ХАМЕЛЕОН (хикәя)
Бик матур хикәя!
Фирүзә Кадыйрова
1
– Роберт, кил әле.
– Ашыга идем...
– Күп вакытыңны алмам.
– Әйе, тыңлыйм сезне.
– Дамир белән тынышмыйсыз, дип ишеттем? Егет бераз сүзсез торганнан соң:
– Кем әйтте? Булганы юк андый хәлнең.
– Алдама инде, Роберт, беләм бит: биш мең сум бурычың бар синең аңа.
Роберт дәшмәде. Иреннәрен кысып, башын түбән иде. Аннан як-якка каранып алды.
– Шул хакта сорарга гына туктаттыгызмы? Мин ашыгам. – диде ул, күзләрен каядыр читкә төбәп.
– Роберт, мин бит сиңа булышырга телим. Хәлеңне бик яхшы аңлыйм. Дамир белән тиз арада дуслашырга, бурычыңны кайтарырга кирәк сиңа. Югыйсә, әти-әнисенең эшне зурга җибәрүләре бар. Әйе, аңлыйм инде, хәзер үк моны эшләргә синең мөмкинлегең юк. Ярый ла башкаларга өйдән атна саен акча, тәм-том җибәреп торалар. Әниең үзе генә шул, өстәвенә кечкенә сеңлең дә бар.
Роберт сүзсез генә авыр сулап куйды. Әтисе аларны ташлап, каядыр китеп югалганда, аңа әле 5 кенә яшь иде. Инде үсә төшеп, мәктәпкә керер вакыт җиткәч, әнисе аны, ата тәрбиясе бирә алмам, дип хәрбиләр укый торган мәктәп-интернатка укырга җибәрергә уйлады. Әлеге мәктәп шактый ерак урнашканга күрә, Роберт өенә айга бер, йә ике генә кайта торган булды.
– Роберт, Роберт, дим, син мине ишетәсеңме? – укытучысының тавышы егетне уйларыннан бүленергә мәҗбүр итте.
– Мин аңа барысын да кайтарам. Әни икенче атнага акча җибәрәм, диде.
– Әниеңне борчымаска иде инде, Роберт. Беләсең бит, ул болай да сезнең өчен көне-төне авыр эштә бил бөгә. Сиңа мин үзем булышам.
– Ничек?
– Ничек дип, бер яхшы тәкъдимем бар. Игътибар белән тыңла. Эш җип-җиңел. Сиңа бары тик бер укытучының дәресен бозарга гына кирәк булачак һәм вәссәлам. Шуның белән синең бөтен бурычларың үзеннән-үзе юкка чыгар...
– Аңламадым? Ничек инде бозарга? Сез ни сөйлисез?!
– Яле, каушама син. Аннан гына берни булмас. Сиңа да, укытучыга да. Кайберәүләр үзләрен артык әллә кемгә куя башлады монда... Акылга утыртырга кирәк. Минем белән андый шаярулар барып чыкмас!
Роберт ни әйтергә белми аптырап калды. Дөресрәге, ул үз колакларына үзе ышанмады.
– Юк, юк... Мин, мин... Мондый адымга бара алмыйм, гафу итегез.
– Шулаймыни? Һм, ну, үзеңә кара, Роберт... Узган атнаны гына спортзал тәрәзәсен таш атып
җимерүеңне оныткансың ахры син?
– Мин ватмадым аны, сез кем беләндер бутыйсыз, – диде малай, берни аңламыйча.
– Юк, син ваттың! Штрафын да син түлиячәксең! Дөресрәге, әниең түлиячәк. Рәхмәт әйте инде ул сиңа. Молодец, улым, дияр.
– Сез нидер бутыйсыз...
– Мин берни дә бутамыйм, Роберт, берни дә. Яле, уйлап кара, кемгә ышанырлар? Сиңамы, әллә миңамы? Роберт, ниһаять, нинди капкынга килеп капканын аңлап алды. Укытучысына каш астыннан карап, йөзен чытып куйды. Күз алдына әнисенең көне-төне эшләп яргаланып беткән куллары, моңсу-уйчан, талчыккан йөзе килеп басты.
Юк! Болай да күп михнәт күрде аның әнисе улы аркасында,бу хәбәрне дә җиткерсәләр, йөрәге түзмәс...
2
Такси машинасы җәһәт кенә борылды да тузан туздырып китеп тә барды. Резидә кара сумкасын кысып кочаклап, яшел коймалы зур мәктәп каршында, ятим бала төсле, берүзе басып калды.
Керергәме, юкмы, дип бераз икеләнеп торганнан соң, кыяр-кыймас кына, кечкенә нәфис бармакларын капка келәсенә сузды.
Мәктәпнең ишегалды шактый зур иде. Таш плитә җәелгән юлның як-ягына ямь-яшел келәм булып чирәм түшәлгән. Бераз читтәрәк аллы-гөлле чәчәкле түтәлләр урын алган. Тынлык, кеше-фәлән күренми. Бераздан мәктәп бакчасы ягыннан кулларына сусипкечләр тоткан җыештыручы апалар килеп чыкты. Аларны күрүгә, Резидәнең җанына җылы йөгерде: тирә юньдәге тынлык аның күңелендә хөкем сөргән киеренкелек халәтен көчәйтеп, эчен пошыра башлаган иде инде.
Резидә апалар белән ягымлы исәнләште. Алар да кызга карап елмайдылар, баш кагып сәлам бирделәр. Шуңадырмы, Резидәгә бераз көч кереп киткәндәй булды, ул адымнарын кыюлата төште. Әмма, берничә адым атлауга, әздән генә абынып егылмый калды: туфлиенең үкчәсе кечкенә генә чокырга туры килгән икән... Кыз, берәрсе күрмәдеме дип оялып, як-ягына каранды, әмма аның абынганын күрүче булмады ахры. Баягы апалар чәчкәләргә дип алып чыккан суларын сибеп бетергәннәр дә сусипкечләрен янәдән су белән тутырырга дип китеп баралар иде. Шактый ерак булуларына карамастан, Резидә аларның сөйләшкәннәрен ишетеп алды:
– Биология укытучысы булып килергә тиешле яшь кызлары шушы ахрысы инде,– диде озынрак, чандыр гәүдәлесе. Аның әйткән сүзләрен мыскыллау дип табыпмы, икенчесе:
– Ник, яшь булса ни? Исең киткән икән, берсе дә чал сакаллы профессор булып тумый инде. Әнә Сара апаны гына кара. Алмазым көн саен җылап кайта торган иде, җанашым. Имеш, Сара апа дәрескә керә икән дә, үзегез укыгыз, әнә алдыгызда китап дип, чыгып китә икән. Кергәч, дәрес буе балаларны такта каршында тоткан.
– Шуннан?
– Шуннан шул. Әнә бит, математиканы хәзер аннан да яхшы укытучы юк. Әле кичә генә дә җыелышта бик мактаганнар ди. Эшли-эшли өйрәнгәндер инде.
– Менә нәрсә, Сәрия: артыгы белән чибәр ул кызый, белдеңме? Бөтен ир-атларның башын әйләндерер әле, кара да тор. Әнә, Сәйдәшеңә күз-колак бул!
– Имәндә икән чикләвек! –диде Сәрия, пырхылдап көлеп. – Нигә шулкадәр тузынасың дип торам аны.
Резидә бер мәлгә өнсез калды. Әлеге сүзләр кайтаваз булып, байтак кына аның колагында
яңгырап торды. Минем ни гаебем бар соң, дип өзгәләнде кыз. Белмәгән кеше турында нигә шул-
кадәр ямьсез сүзләр сөйләргә инде?
Шулай уйга батып бара торгач, ул мәктәп директоры Илшат Рәхимҗанович белән әздән генә бәрелешмичә калды. Әгәр директор аңа үзе эндәшмәгән булса, Резидә, һичшиксез, аны күрмәгән дә булыр иде...
– Хәерле көн, Резидә, килеп җиттегезме?
– Әйе, – диде Резидә, ялт кына бармак очы белән ике бөртек яшен сыпырып алып. Директор аның киеренке халәттә булуын сизмәде дә бугай. Монысына кыз эчтән генә сөенде. Чөнки нигә елаганын ул үзе дә белми иде. Егерме ике яшьлек, теләсәң, бүген үк кияүгә бирерлек кыз, шушы рәвешле җебеп балавыз сыгып тора димени инде?
Мәктәп директоры Илшат Галимҗанов белән алар беренче тапкыр РОНОда очраштылар. Укуын тәмамлап кайтканнан соң кыз, эш эзләп, район мәгариф идарәсе башлыгы Рәшит Сөнгатов янына килгән иде. Әңгәмәдән соң Сөнгатов аңа Сырлы Тау авылында урнашкан мәктәп-интернатны тәкъдим итте.
Әлеге мәктәп Резидәнең авылыннан кырык биш чакрым ераклыкта урнашкан иде. Күрше-тирәсендә рус авыллары булганлыктан, Сырлы Тау халкы инде күптәннән татарчасын-урысчасын бергә кушып сөйләшергә күнеккән.
Мәктәптә дә дәресләр рус телендә үтә. Шуңа да Резидә башта икеләнеп калды. Чөнки аның авыз тутырып ана телендә сөйләшәсе, балаларга да дәресләрне татарча укытасы килә иде. Әмма соңыннан ризалашырга туры килде. Чөнки бүтән мәктәпләрдә урын юк иде.
Барысын да килешеп, китәргә генә әзерләнгән иде, өлгерә алмый калды, Сөнгатовның ишеген шакыдылар.
– Менә сиңа мә! – дип урыныннан сикереп үк торды Сөнгатов. – Ильшат Рәхимҗанович!
Туры килеп торуын гына әйт әле. Таныш булыгыз, бу мөлаем туташ – Резидә. Дөресрәге, Резидә Ирековна Әхмәдуллина. Миннән узган атнаны гына биология укытучысы табып бирүемне үтенгән идегез. Риза булсагыз, менә сезгә кандидатура.
– Менә ничек,– диде Галимҗанов, елмаеп. – Танышуыбызга шатмын. Үзе риза булса, без инде
ике куллап алырга әзер, Рәшит Идрисович, – диде Галимҗанов.
...Менә хәзер шул мизгелне исенә төшереп бара иде Резидә. Ул вакытта Галимҗановның йөзеннән бер дә елмаю китмәгән иде. Ә бүген ул ничектер җитди. Артык җитди. Бәлки ул хәзер мине үз кул астында эшләргә чакыруына үкенәдер, дип уйлап куйды Резидә.
– Менә бу безнең мәктәп була инде, – диде директор. – Сез мине ачуланмагыз, бүген мәктәп белән таныштырырга уйлаган идем дә, бер шактый гына четрекле мәсьәлә килеп чыкты. Әйдәгез, үзем киткәнче коллектив белән таныштырам.
Укытучылар бүлмәсендә завуч һәм химия укытучысы Зәкия Тимербаевна гына иде.
– Әлфия Мәсгутовна – укыту эшләре буенча директор урынбасары. Сорауларыгыз булса, аңа мөрәҗәгать итә аласыз. Биш минут вакытым бар, кабинетыгызны күрсәтәм дә...
Химия-биология кабинеты карап торышка зур матур, якты бүлмә икән. Галимҗанов ашыгып чыгып киткәннән соң, ялгызы гына калгач, кыз бүлмә эчендә үк урнашкан лабораториягә керде.
Аның күзенә иң беренче булып тәртипсез аунап яткан колбалар чалынды. Кайсыларыныңдыр төбендә куе-кызыл сыекчалары да катып калган...
Китап киштәләрендә бармак калынлыгы тузан. Резидә киштәдән бер китап алды «өф» итеп тузанын кагып төшерде. Әмма, китапны ачарга өлгермәде, аны ишек шакыган тавыш бүлде.
– Керегез, – диде Резидә. Ишектә озынчарак кына буйлы бер ир-ат күренде.
– Таныш булыйк. Исемем Самат, физика укытам. Хәлләрегезне белеп чыгыйм, дип кенә кергән идем. Сезгә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзермен, сорауларыгыз булса, кыенсынмагыз, туры үземә мөрәҗәгать итегез, яме.
– Кызык, – диде Резидә, елмаеп, – нигәдер мәктәп ишегалдына атлап керүгә,мине ниндидер сәер хис биләп алган иде. Курку хисе, димме. Ә хәзер мин бу борчылуларның юкка булганына инана гына барам. Барысы да миңа якты йөз күрсәтә: Әлфия Мәсгутовна, Зәкия Тимербаевна, Илшат Рәхимҗанович... Алар да ярдәм кулы сузарга әзербез, диделәр. Саматның йөзе үзгәрде дә куйды. Бер мизгелгә күзләре әллә нинди сәер булып очкынланды. Ул ирен чите белән генә елмаеп:
– Бигрәк беркатлы кеше икән үзегез. Кисәтергә кирәк, дип таптым үзегезне.
– Кисәтергә? – диде Резидә, аптырап.
– Әйе. Монда һәркем үзе өчен. Әлфия Мәсгутовна синнән инде дәрес программалары таләп иттеме?
– Таләп итте дип, программа төзергә кирәк була, өйрәнгәли тор, диде.
– Менә, әйттем бит мин сиңа! Ә ничек эшлисен өйрәтмәде, шулай бит?
– Юк. Соң мин бит үзем сорарга онытканмын.
– Ярар, борчылма, мин сиңа үзем булышам. Шаккатсыннар әле, кайдан белгән, дисеннәр. Шулай итеп, Самат еш кына Резидәгә ярдәм кулы суза торган булып китте. Тырыша торгач, ике-өч ай дигәндә, кыз мәктәп тормышына тәмам ияләнде. Инде эшләр җайланды гына дигәндә, Резидәнең күңелен тагын борчу биләп алды. Коллегалары кырын күз белән карый башладылар.
Саматтан кала, әлбәттә. Аның белән мөнәсәбәт-ләре яхшы иде Резидәнең. Мәктәпкә дә гел бергә килделәр. Бу дуслыкның ахыры ничек тәмамланасын белгән булсачы кыз...
...Дүшәмбе көн. Сигезенчеләрдә биология дәресе. Арткы партада утыручы шук Мөхәммәтшин дәрес уртасында Резидәне коелып төшәргә мәҗбүр итте.
– Резидә Ирековна, сезгә бер сорау бирсәм ярыймы?
– Тыңлыйм, Айнур, әмма дәрес темасына кагылышлы булса гына, – диде Резидә, мәгънәле карап. Чөнки Айнурның дәрес вакытын сузар өчен махсус килделе-киттеле сораулар биреп утырырга яратуын ул инде сизеп өлгергән иде.
– Сезне Самат Фоатович белән нәрсә бәйли?
– Айнур, мин бит сине алдан ук кисәттем: бары тик дәрескә кагылышлы сораулар гына.
– Ярар соң. Әмма шуны белегез: Самат Фоатович – гаиләле кеше. Бәлкем ул сезгә әйтмәгәндер.
Резидәне ток суккандай булды, баскан җирендә үрә катып калды. Юк, ул Саматка гашыйк түгел. Резидә аны ничектер дус буларак күрде. Әмма хәзер инде ул коллегаларының кырын карашларын, кайберәүләренең хәтта исәнләшми дә үтеп китү гадәтенең асылына төшенде...
Шул ук көнне ул Саматка бүтән бер маши- нада йөрмәячәкләре турында хәбәр итте. Самат Резидәне дәшми-нитми генә тыңлап бетерде дә, елмайган, гаҗәпләнгән кыяфәт белән:
– Ник, өйләнгән булсам ни? Ул безгә ничек комачау итә? Без бит бары дуслар. Әллә инде син коллегалар булып калуыбызны гына телисеңме?
– Әйе, Самат, шулай яхшырак булыр.
– Димәк, мин эшләгән яхшылыкларны шулай аяк астына салып таптарга җыендың инде, ә? Икесенең берсен сайла: йә без элеккечә дуслар булып калабыз, йә коллегалар гына. Әмма коллега буларак, мин сиңа рәхәт көн күрсәтмәячәкмен...
Самат сүзендә торды. Элекке ярдәмчел, ипле дусның шәүләсе дә калмады. Ул көн саен сораусыз-нисез Резидәнең дәресенә керә торган булды. Ахырдан укучылары алдында аннан көлде, «моннан да начар дәрес караганым юк иде әле» ише мыскыллы сүзләр әйтте. Физика укытучысы булуыннан тыш, методик берләшмә башлыгы да иде шул ул. Вазифасыннан файдаланып, кирәксә-кирәкмәсә, Резидәдән дәресләренә үзанализ язуын таләп итте, көн саен ниндидер яңа планнар таптырды... Резидә түзде. Тешләрен кысып түзде. Ә Самат, кызның газап чигүен күреп, ләззәт алды. Ул Резидәнең таяныр кешесе булмавын яхшы белә иде, моннан оста файдаланды.
Коллективтан да аны махсус читләштерде, директор, завуч хакында гел начар сүзләр генә сөйләде. Резидә зарланырга яратмый иде. Башта түзде. Бераздан йөзеннән нур качты. Әнисе, куркып, пошаманга калды. Юк, алга таба болай яшәү мөмкин түгел иде... Бер көнне дәрестә ул укучыларына озак кына карап утырды. Әйе, бер ел эчендә Резидә аларга инде тәмам ияләнгән иде. Никадәр рәхәт иде бит дәрес алып барулары... Берсендә шулай тикшерү килеп төште.
Методистлар аның дәресен карарга керделәр. Бик авыр тема иде, генетика. Болай да юньләп укымый торган тугызынчы сыйныф. Резидә тактага мәсьәлә язды: ак чәчәкне кызыл чәчәк белән кушылдыру. Нинди төстәге чәчәк килеп чыгасы билгеле, әлбәттә, әмма аны бит мисал чишү ярдәмендә табарга кирәк. Х хромосома, Y хромосома дигән төшенчәләр... Артта ләчтит сатып утырырга күнеккән Равилгә кайдан мәгълүм булсын инде алар. Ә тактага нәкъ шул укучыны
чыгарырга куштылар да. Чыкты, бераз башын кашып торганнан соң:
– Резидә Ирековна, ну, ал чәчәк килеп чыга инде, – диде.
– Кайдан белдең? – диде Резидә. – Мисалын да чиш инде. Аннары ышанам.
– Резидә Ирековна, мин бит ни, Ванга! Мисал чишмичә дә әйтә алам. Валлаһи, билләһи, менә ал чәчәк килеп чыга. Ышанмасагыз, әнә ботаник
Ләйсәннән сорагыз, әллә кайчан мисалын чишеп куйды инде, миннән кайчан сорарлар икән, тизрәк әйтер идем дип, кыбырсып утыра. Класс дәррәү көлде. Резидә дә көлде. Ни гаҗәп, методистлар да артыгын төпченеп, теңкәсенә тимәделәр. Иң кызыгы шунда: чәчәк бит чыннан да ал иде. Соңыннан моны Ләйсән, тактага чыгып, мисал ярдәмендә исбатлады.
Ә хәзер ул шушы укучыларын ташлап китәргә җыена. Әйе, ул китәчәк. Аның Самат тарафыннан мыскыллануларга түзәр әмәле калмады. Әйе, Самат җиңде. Тормышың тулы бер газап булачак
диде – вәгъдәсен үтәде.
...Соңгы нокта ахыргы дәрестә куелды. Самат һәрвакыттагыча сорамый-нитми аның дәресенә кереп утырды. Шул ертлачның йөзен күрмәс өчен Резидә күп вакыт такта янында үзе эшләде. Берзаман үзәк өзгеч чинауга сискәнеп китте, класска борылып карады:
– Роберт... Нишлисең син?!
Роберт партадашы Искәндәрнең борынын сугып канаткан иде... Эшнең нидә икәнен Резидә шундук аңлады: иң арткы партада телефонының камерасын туп-туры әлеге егетләргә каратып, кабахәт елмаеп Самат утыра иде...
Дәрес бетүгә, Резидә алдан ук әзерләп куйган гаризасын тотып, директор бүлмәсенә керде. Галимҗанов урынында юк иде. Бик яхшы, болай әйбәтрәк тә. Ул өстәлгә гаризасын куйды да, кеше күргәнче дип, тизрәк чыгарга ашыкты. Менә ул мәктәп бусагасын атлап чыгып килә. Таш юл буйлап бара. Тигез таш юл. Әнә теге чокыр, иң беренче көнне туфлиенең үкчәсе кереп кадалган чокыр. Тирән булган икән... Резидәгә ул кечкенә, сай булып күренгән иде. Кемдер кычкыра. Кем соң бу? Таныш тавыш. Мөһим түгел, кем булса да барыбер түгелмени? Бәлки Резидәнең үз тавышыдыр? Күзен нәрсәдер ачыттыра, бугазына нидер тыгыла...
Сулавы читен. Күкрәк читлегеннән кайнар вулкан атылып чыгарга җыена. Чыкса иде, аһ, чыкса иде! Җиңелрәк булыр иде. Тагы шул тавыш ишетелә. Хәзер инде тонык кына. Резидәнең күзләре берни күрми, ул томан эченә оча... Томан аны йота...
– Резидәү, ач күзеңне, бәбкәм, Резидәү, дим.
– Әни?
– Юк, бу мин, Сания апаң.
– Сания апа? Мин андый кешене беләмме? Беләм. Беләм бугай. Кем соң ул?Ә, фельдшер...
– Сания апа, хәле ничек? – Монысы Галимҗанов иде.
– Хушына килә алмый, балакай.
– Резидә, – диде директор. – Ник әйтмәдегез? Ник миңа барысын сөйләмәдегез, нигә яшердегез? Ишетәсезме, мин аны бүген үк эшеннән куам. Роберт бүгенге кыланмышы хакында үзе миңа бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Миңа барысын да сөйләделәр...
Ул көнне Резидә өенә соңарып кайтты. Хәл кергәнче, фельдшер бүлмәсендә байтак утырырга туры килде аңа. Бер чокыр кайнар баллы лимонлы чәй эчкәч кенә, бераз төс керде үзенә.
Кайтырга дип чыгып барганда, мәктәп ишек төбендә аны Роберт каршы алды. Башы түбән иелгән, ә кулында бер кочак болын чәчәкләре иде.
«Идел» журналы 16+
Теги: хикәя, Идел, Хамелелон, әдәбият
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев