Логотип Идель
Әдәбият

Хатирә яңара язларда 

Шагыйрә, үз туган теленең мәгънәсен, кадерен, тәмен белеп, сүз белән мөкәммәл дәрәҗәдә идарә итә, үзенең уй-хисләрен төрле шәкелгә сала белә, кызыклы темаларга мөрәҗәгать итә, образлы фикерләргә омтыла. 

Шагыйрә, популяр җырлар авторы Гөлнур Корбанова (Хәсәншина) 1979 елда Актаныш районы Пучы авылында туа. 
«Уемның куены» (2006) китабында шагыйрәнең лирик-фәлсәфи шигырьләре, поэмасы һәм балладалары урын алган. «Утлы яшеннәргә кагылсаң» (2007) исемле шигырьләр җыентыгы тыйнак, хәтта яшерен җан халәтен чагылдыра. «Аю булу кыенмы» (2012) китабына балалар өчен табышмаклар, шигырьләр тупланган. 
Шагыйрә, үз туган теленең мәгънәсен, кадерен, тәмен белеп, сүз белән мөкәммәл дәрәҗәдә идарә итә, үзенең уй-хисләрен төрле шәкелгә сала белә, кызыклы темаларга мөрәҗәгать итә, образлы фикерләргә омтыла. 
2008 елдан ТР Язучылар берлеге әгъзасы. Казанда яши.


Бүре баласы 


Кышкы төннең зәһәр салкыннары. 
Ап-ак кына урман юллары. 
Ишетелде урман эчләрендә 
бүре баласының улавы. 

Ул адашкан иде урманында, 
кайтыр юлын мең кат эзләде. 
Кар өстендә 
серле юллар булып 
сызылып калды бүре эзләре. 

Үз юлларын йолдызларга карап, 
айга карап таба юлсызлар. 
Ләкин бүген бар да тып-тын иде, 
сүз дәшмиләр иде йолдызлар. 

Бик еракта, әнә, авыл балкый, 
йортларында кояш-ут яна. 
Барыр иде – 
бара алмый гына, 
бүре булып тугач дөньяга. 

Үз хәлен ул ничек аңлатыр соң, 
бүре телен белми авыллар... 
Туңар инде. 
Яз җитүгә аны 
кар астыннан табып алырлар. 


Туңып барган бүре баласында 
алсу гына өмет яктырды – 
карт бүреләр сүзен хәтерләде: 
«Ул кешеләр гаҗәп акыллы... 

Кеше халкы юллар сала белә, 
урманны да алар булдырган. 
Ә ул урман хәзер 
әнә күпме 
җан иясе өчен йорт булган». 

Шулай булгач, 
кеше аңлар мине, 
ишетмәгән чакта бүреләр. 
Ризык бирер, 
яраларны бәйләр, 
кешеләрне, бөек зат, диләр. 

Бүре килде авыл кырыена, 
талчыгулы иде бу төне. 
Утлар яна кайбер йортларында – 
аны көтүләре түгелме? 

Бүре керде авыл урамына, 
ул кергәнне беркем күрмәде. 
Бераз гына ашап җылынырга 
тели иде бүре йөрәге. 


Йөрде бүре авыл урамында 
очрамасмы диеп, берәрсе... 
Бик тә килде бүре баласының 
кеше дигән затны күрәсе. 

Аһ бүрекәй, нәни бүрекәем... 
Соң шул инде, 
сине күрделәр. 
Нәфрәт уты иде йөзләрендә – 
әллә кеше, 
әллә... бүреләр. 

«Бүре килгән, әнә, бүре килгән! 
Сак булыгыз, зыян итмәсен!» 
Һәм берәве, бик сакланып кына, 
тартты кинәт мылтык төймәсен. 

Ап-ак карлар төште агачлардан, 
кошлар очты ярып һаваны. 
Кар өстендә нәни бүре ята, 
бүре ята... 
башы яралы. 

Кыргыйлыкка кемнән өйрәнәсен 
бүре хәзер белер иде дә... 
...Өзәр булып тимер чылбырларын 
әрнүеннән ярсып эт өрә... 


*** 
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, февраль! 
Рәхмәт укыйм булганыңа. 
Йөрәкләргә кадәр үткән 
салкыныңа, бураныңа. 

Елмайдың да, үпкән булдың 
чеметтереп бит очларын. 
Ак сын булып калган иде 
салкыннардан аккошларың. 

Хәтта кояш кигән иде 
калын-калын толыпларын. 
Җиргә сәлам бирми генә 
узды синең болытларың. 

Синең сулыш, синең тыннан 
кар кешесе була яздым. 
Син булмасаң, кадерләрен 
белер идем мени язның? 

Үзәннәрдән таша-таша, 
шаша-шаша кар киткәнен, 
яктылыкның аклыктан да 
югарырак икәнлеген 

аңлар идем мени, февраль... 
Рәхмәт. Яңа күзләр бирдең. 
Ә югыйсә, мин бит синең 
беркемең дә түгел идем. 

*** 
Сагынып каршылыйм язларны, 
язларның беренче иртәсен. 
Яз килә. Яз көлә. Яз белә: 
дөньяны кояшлы итәсен. 

Һәр җирдә яз йөрер. Урамда 
яз чыгар елмаеп каршыга. 
Кояшын өләшер. Кояшы 
үзендә кимемәс тамчы да. 

Яз йөрер уятып таңнарда. 
Язларда шифалы җил исәр. 
Язларның тылсымлы тавышы 
кагылган җирләрдә гөл үсәр. 

Хатирә яңара язларда. 
Яз килеп, киткәндә кышлардан. 
Бу язлар кемнәрнең ише соң... 
Язларны кемгәдер охшатам... 


*** 
Дөньяларым көязләнә, 
көязләнә, көзләнә. 
Җәй дә китәргә ашыкмый, 
китмәскә үзсүзләнә. 

И, көзләрнең купшылыгы! 
И, көзләрнең ямьнәре! 
Җәйнең хәле ничек икән, 
кыен микән хәлләре? 

Уйлый микән гөлләренең 
китүенә суласын, 
ә шулай да китүләрнең 
кайтуларсыз булмасын 

белә микән китәр җәйләр? 
Ник белмәсен... Беләдер. 
Бар дөньяда – моңлы тынлык, 
бәлки шуңа күрәдер. 

Дөнья тулы тып-тын моңлык, 
дөнья тулы көз генә, 
бакчаларда яфрак-яфрак 
җәй йөрәге өзелә. 

Бу көннәрнең бизәк булып 
күңелдә калырлыгы... 
Көзләрнең матурлыгы да, 
җәйләрнең сабырлыгы... 


*** 
Сездә ни хәл? 
Бездә карлар ява... 
Мамык карын коя гына болыт. 
Үзән өсләренә аклык иңә 
тәү карларның кыюлыгы булып. 

Сездә ни хәл? 
Бездән көзләр китә... 
Кышлар тора өскә ишелергә. 
Җанда җылы булса, кыш салкынын 
җиңел бит ул, җиңел кичерергә. 

Куна карлар, куна, 
учак төсле 
янып торган миләш өсләренә. 
Кышны каршыларга чыккан җирдән 
карап калдым киткән көзләремә. 
Сездә ни хәл? 


Яралы тел 

Гаеп бардыр, бәлки, үзебездә... 
Шушы көнгә килеп җиткәнче, 
без идек ул – кадер белмәүчеләр, 
без идек ул – шөкер итмәүче. 

«Шөкер», – диеп бер әйтерлек чакта 
гел зар булды безнең телләрдә. 
Без үзебез әкрен-әкрен генә 
килдек бугай шушы көннәргә. 

Үз телендә кошлар сайрадылар, 
үз телендә өрде этләре, 
безнең генә күңел түребездә 
туган телгә урын җитмәде. 

Яраланган бер кош кебек күктә 
үкси бүген туган телебез: 
«Сез бит мине туган итмәдегез! 
сез бит мине үги иттегез! 

Баш очында гына эленеп торды 
фаҗигасе шушы көннәрнең. 
Менә хәзер, 
афәт килгәч кенә 
сез белерсез туган тел тәмен». 

Үкси телем сайрар чакларында, 
мең яралар салып бәгырьгә. 
Яраланган килеш тәрәзләргә, 
кыяларга килеп бәрелә. 

Һәм талпына кабат очарына, 
тынып тора бер мәл аннары... 
Дәваларлар иде яраларын – 
тәрәзләрнең юк шул җаннары! 
Үкси телем... 


*** 
Бу якта 
нәкъ шулай алланып таң ата. 
Бу якта 
таңнарда сандугач уята. 
Бу якта 
гөлләрне тибрәтеп җил исә, 
көннәре 
Кояшлы. Болытлы. Төрлечә. 
Кышлары 
калышмый бездәге кышлардан, 
язлары 
бездәге язларга охшаган. 
Болытлар 
тын гына, тын булып агалар. 
Яңгырлар 
нәкъ шулай шыбырдап явалар. 
Каеннар – 
әйтерсең, яшь кызлар. Сөйкемле. 
Бу якта 
барсы да бездәге шикелле. 
Бу якта 
төшәдер туган як искә гел. 
Туган як 
барыбер, барыбер үзгәдер! 
Бу якта 
аһ, күңел шулкадәр сагына. 
Бу якта 
бар да бар, юк туган як кына. 


*** 
Ява карлар, куна карлар 
иңнәремә, 
шөкер итәм бу карларны 
күргәнемә. 
Шөкер итәм бу көннәрне 
күргәнемә, 
көннәр буе нидер эшләп 
йөргәнемә. 
Яратам мин кышның карын, 
бураннарын, 
бураннарның адаштырмый 
торганнарын, 
бураннарның тансык кына 
булганнарын, 
сагындырып урамнарга 
тулганнарын. 
Карлар ява, карлар ява 
ишеп-ишеп, 
аклыгыннан якты кала 
җанга күчеп, 
аклыгыннан аклык кала 
җанга күчеп, 
бу аклыкны таптавы да 
әллә ничек... 


*** 
Кемерово. Һәлакәт. 
Йорт. Урам. Бистә. Шәһәр. 
Интернет. ТВ. Гәзит. 
Яңалык. Язу. Хәбәр. 

Ял. Уен. Батут. Кино. 
Ут. Янгын. Афәт. Төтен. 
Балалар. Гаилә. Халык. 
Китәм. Хуш. Бәхил. Беттем. 

Яра. Җәрәхәт. Газап. 
Бик. Йозак. Ишек. Келә. 
Күп нокта. Өтер. Сорау. 
Ни өчен. Нидән. Нигә. 

Югалту. Әрнү. Хәсрәт. 
Хыянәт. Җәза. Төрмә. 
Сабырлык. Дога. Теләк. 
Балалар. Җәннәт. Хөрмә. 

 

Гөлнур Корбанова 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Шигырь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев