Логотип Идель
Әдәбият

ХАТЫНЫҢ ИРКӘ БУЛСА...

Аяз Гыйләҗев иҗат иткән хикәяне укырга тәкъдим итәбез.

Аяз Гыйләҗевның хикәясен укып алыгыз әле.

     Шәһәр төзекләндерү идарәсенең киң бүлмәсендә биш-алты кеше төтенгә күмелеп утыралар. Идарә начальнигы Хәйретдинов тагын бер мәртәбә сүз сорагач, җыелыштагылар, бүләк күрсәтеп тә бирмичә ымсындырып калдырган балалар төсле моңаеп, бер ишеккә, бер аңа карап алдылар. Кемдер, урындыгына ята төшеп, аягын сузып җибәреп, өстәл астындагы чүп савытын аударды; кемдер тавышландырып иснәп куйды. Ә шактый калын гәүдәле, киң битле бүлек мөдире Сибгатов, ашъяулык хәтле кулъяулыгын төкерекләп, күзен сөртергә тотынды.

    Аның май баскан күзләре үзләреннән-үзләре йомылалар, ә ул йокысы килүен Хәйретдиновка һич тә күрсәтергә теләми. Башлыклар сөйләгәндә уяурак утыруың шәбрәк, янәсе!

  Һәркем тагын бер чыгышны үткәреп җибәрергә әзерләнде, чыгып сөйләүченең олы проблемаларны зур дәлилләр белән ныгытуын ишетмәс өчен, төрле вак-төякләрне уена китерә башлады. Хәйретдинов бу чыгышын да:

  — Халык мәнфәгатен күздә тотарга, хөрмәтле иптәшләр! - дип, беренчесе кебек тантаналы итеп башлауга, Сирай: «Тагын сөял даруын алып кайтырга оныттым, каенанай сүкмәсә ярый инде», - дип, Ибрай: «Борчак ашы эчне бозмасын тагын, әллә нигә ашказаны кычкырып тора», - дип уйланырга керештеләр. Тик аларга озак уйланырга туры килмәде, ораторның тавышы карлыкты. Ул «халык, халык» дип нәрсәдер әйтмәкче булып көчәнсә дә, булдыра алмады, аның бугазыннан ата каз ыславына охшаган бер аваз атылып чыкты. Күзләренә яшь тыгылды, муен тамырлары чыбыркы сабы юанлыгы булып бүлтәйделәр.

     Ул ыслады, чышлады, аннары, бер рәт тә чыкмагач, кулы белән буш графинга төртте дә зур йонлач йодрыгы белән күкрәгенә какты. Бер какты, ике какты һәм... утырды. Әйтмәсә дә, җыелганнарга бу ымның мәгънәсе бик таныш: графинда су бетмәгән булса, тирән фикерләр, изге теләкләр әйткән булыр иде начальник! Бер графин су гына харап итте шул аны. Су бит ул җансыз нәрсә, аңлыймыни ул Хәйретдинов йөрәгенең халык өчен дөрләвен! Нәләт төшкән бугаз аркасында әле аның каршы кешеләре җиңеп чыгарлар. Бергә эшләгән кешеләрең дә каршы булып китмимени кайчакта? Колагыңны шомартыбрак йөртмәсәң, күр дә тор!

    Менә Искәндәровны гына ал! Үзе оста сөйли белмәсә дә, халыкны үз ягына карата язды бугай. Кара әле, кара! Тагын сүз алып маташа бит! Чыннан да, өстәлнең ары башында түземсез кыяфәттә бармаклары белән өстәл кагып утыручы — Хәйретдиновның урынбасары — Искәндәров күтәрелде:

   — Иптәш Хәйретдиновның әйтергә теләгәне болай да ачык, - диде ул нык, ләкин бераз карлыккан тавыш белән.

   - Ул һаман үзенекен сөйли. Әмма мин йөзенче мәртәбә әйтәм, Аръяк урамны асфальтлауны быелгы планга кертмик, дим. Ул урамга әле газ үткәрелмәгән, телефон челтәренең рәте юк. Ниһаять, ул урамнан әһәмиятлерәк, шәһәр хуҗалыгы өчен мөһим булган, халык күбрәк йөри торган урамнарны төзәтәсебез бар! Һәм мин меңенче мәртәбә әйтәчәкмен һәм моңа каршы тавыш бирәчәкмен! Урынбасар утырды. Сибгатов калын иреннәрен тагын җанландырып, елмайган булып Хәйретдиновка борылды. Җыелыш рәисе (үзе үк месткомны да җитәкли) урынында сикергәли-боргалана башлады. Эченнән генә:«Китерде бит Ходай ике тәкәне бер тар басмага», - дип сүгенеп куйды. Җыелыштагылар тагын пошкырынырга, төчкеренергә, тамак кырырга — йокыларыннан айнырга тотындылар. «Тавышка куйыйк!» дип әйтергә берәүнең дә йөрәге җитмәде. Чөнки кемне яклап тавыш бирәсең? Икесе дә зур гына башлыклар, кирәк кешеләр, икесе дә халык мәнфәгате өчен чын-чынлап янучылар.

   Их, Батыркаев өйдә булмады бит! Ул үзе булса, аның белән Уфа шәһәренә тәҗрибә уртаклашырга киткән унике кеше дә булса, болай озак гәпләшмәсләр иде алар. Бәлки, Хәйретдинов та бу мәсьәләне җыелышка куеп маташмас иде. Чөнки ул яклаган Аръяк урамын асфальтлау бик кирәк тә түгел түгелен, әмма бигрәкләр дә оста сөйли инде, каһәр! Ниндидер ләгънәт суккан урам өчен начальство белән әчелешле булып булмый бит инде.

  Начальник яңадан торып басты. Ул, бугазын кулы белән тоткан килеш, сакланып кына сөйләп китте:

  — Аръяк урамны, анда яшәүче халыкларны онытмаска кирәк. Кемнәр тора анда? Яртысы эшчеләр бит, эшчеләр, аңлыйсызмы?

    Тагын нинди файдалы сүзләр әйтер иде ул. Әмма җыелыштагыларга аны ишетү насыйп булмаган икән. Тагын тамагы карлыкты.

   Җыелышны иртәгә кичектереп, озак утырудан оеган аякларын көчкә генә хәрәкәтләндереп, төтен тулган бүлмәдән урамга агылдылар. Башлыклар киткәч үк, хезмәткәрләр болдыр янында, саф һавада, тәмәке кабызып, фикер алышырга керештеләр. Күбрәк Хәйретдинов хакында сөйләштеләр:

— Үзсүзле, принципиаль кеше.

— Теле белән юып куя!

— Халык өчен үлә дә китә инде.

— Тоташтан өч сәгать сөйләде бит, малай. Хәйретдинов өенә кайтып, бер шешә боржом эчеп, түшәгенә яткач, хатыны Иркә ханым уянды.

— Нигә тагын бик соңардың? - диде Иркә ханым йокылы тавыш белән.

— Зур эш эшләдем, - диде ул серле генә. Икесе дә бераз дәшми яттылар. Хатыныннан берәр сүз көтеп яткан ир түзмәде, кычкырып ук уйлый башлады:

— Язын-көзен пычрактан интегә идем. Кышын кар, үтеп булмый. Выжлап кына үтеп китәсе урынга, батып җәфалана идек... Хәзер рәтләрләр инде. Иртәгә барыбер мин җиңәрмен. Батыркаевлар кайтканчы... димәк...

— Син нәрсә сөйлисең?

— Аръяк урамын асфальтлаттырам әле быел.

— Безнең урамнымы? - дип, Иркә ханым ятактан сикереп торды.

— Әйе!

— Ишкәнсең икән ишәк чумарын! Беләсеңме, ул чагында нәрсә булачак?! Көне-төне автомашиналар чабачак. Әллә хәзерге кебек изелеп йоклый алырмын дип уйлыйсыңмы? Шау-шу, тавыш, фу... Нәрсә өчен без, Маркс урамындагы менә дигән фатирыбызны калдырып, монда сөйрәлеп килдек соң ул чагында? Шул тавыш аркасында лабаса! Колак барабаннары ярыла язганга бит инде.

— Иркә, дим, тыңла әле...

— Тыңлыйм менә! Кара әле, оялмыйча нәрсә сөйләп ята! Кем рөхсәт бирде сиңа, кем белән киңәштең? Хәзер үк хәбәр ит, мин риза түгел, диген.

— Анасы, ят инде, анда беркем дә юк, күптән таралдылар.

— Өйләренә шалтырат, иртәгә әллә ниләр булуы ихтимал... Без, гаилә эчендә булган ваклыкларга кереп батмас өчен, сүзне тәмамларга булдык. Соңгы сүзне яңадан иптәш Хәйретдинов алды. Менә ул яланаяк басып тораһәм күкле-яшелле мескен тавыш белән телефон трубкасына кычкыра:

— Искәндәровмы бу? Кхм, кхм! Нәләт төшкән халык, юк ла, тамак. Бу мин әле, малай. Чыннан да, син хаклы икәнсең бит... Асфальт та, чурт та кирәкми... Әйе, әйе, халык мәнфәгатьләре. Әйе, әйе - барыннан да өстен... Шулай, шулай! Өстен шул...

Чыганак: Әдәбиятчы Байгыш

1958

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев