Логотип Идель
Әдәбият

ХӘНИЯ

Юк, илерми: тилерә, үрсәләнә. Әллә серкә очырган арышларның татлы исенә, басу яклап шул исне алып килгән җил канатына иярергә теләвеме? Һай, чыгымчылаган бу күңелне Алтын чишмәнең суларына салып чайкасаң иде дә әрнүле сагыштан шул рәвешле җиңел генә котылсаң иде. Ләә иләәһә иләллаһ, ләә иләәһә иләллаһ...

(Шул исемдәге әсәрдән өзек)

Җан илерә иде.

Юк, илерми: тилерә, үрсәләнә. Әллә серкә очырган арышларның татлы исенә, басу яклап шул исне алып килгән җил канатына иярергә теләвеме? Һай, чыгымчылаган бу күңелне Алтын чишмәнең суларына салып чайкасаң иде дә әрнүле сагыштан шул рәвешле җиңел генә котылсаң иде. Ләә иләәһә иләллаһ, ләә иләәһә иләллаһ...

Туган якка кайткан саен күз-керфекләр көмеш чыкка коенырга гына тора шул, гомер буе шулай булды. Тик бу юлы җан башкача үрсәләнә: ул яралы кош урынына талпына, үзенә урын тапмый, иркенлек, хөрлек таләп итә, каядыр омтыла. Хәерле булсын. Тәтешлегә тора салып берьялгызы кайтып төшүе дә шушы җан талпынышына буйсыну түгел иде микән әле? Арада җәйрәп яткан озын чакрымнар булмаса, үкчәле түфлиләрен кулына тотар иде дә, табанны иркәләгән хәтфә чирәмнәргә, юк, аларга гына түгел, чәнечкеле үләннәргә, ташлы туфракка баса-баса булса да, яланаяк атлап кайтыр иде. Үзе теләгәнчә, үзе яратканча. Яралансын, аяк табаннары сыдырылып, канап бетсен – сызлавы югалтулар белән һичкайчан килешергә теләмәгән җан ярасыннан да көчлерәк булмас иде әле... Сәхнәдә кояш урынына балкып, ничәмә-ничә еллар дәвамында меңләгән, ә бәлки миллионлаган тамашачыны җыры белән юаткан җанның үзен кем, ни рәвешле юата алыр? Табышлары янәшәсендә югалтулар да күп шул, аһ, күп! Алар бәгырьне әрнетә, үзләреннән җибәрми тинтерәтә, менә бирегә кайтып, зиратта дога кылып килгәч, отыры көчәеп, күңелнең бер кылын кырыкка бүлгәләп, җанны талкый. Хәерле булсын, хәерле булсын. Ләә иләәәһә иләллаһ, ләә иләәһә иләллаһ...

– Апау, бәгърем, баядан бирле дога укыйсың түгелме? – Чүп утаган җиреннән әле генә тирә-якны яңгыратып көлгән Фирузаның карашы капыл җитдиләнде, апасының чишмә күзедәй мөлдерәп тулган күңелен үтәли күрергә теләгәндәй, аңа сораулы текәлде. – Әйдә, өйгә кереп рәхәтләнеп чәй эчик. Бакчада эшнең мәңге бетәсе юк.

Шулай диде дә, кулындагы аклы-яшелле перчаткаларын чәчәк түтәле читенә ыргытып, тураеп басты, апасының иртәдән бирле моңсу тоелган йөзенә янә аптырабрак карады. Авырыйм-мазар дип теле белән әйтмәсә дә, нидер бимазалыймы үзен? Гомер бакый балкып торган йөзенә күләгә кунган, иреннәрен ачар-ачмас әледән-әле дога укуы да күпкә китте шикелле.

– Җыйнаулап Салаюадан урап кайтыйк әле, апай. – Хәния, маңгаена шуып төшкән яулыгын кул аркасы белән генә арткарак шуыштырды, түтәл арасындагы сукмактан атлаган шәйгә, теплица ишеген ачып, эчкә үрелеп карады да:

– Кыярларың картаеп ята, ник җыеп тозламыйсың аларны? – диде сүзен бөтенләй башкага күчереп.

Фируза, аның кыяр турында әйткәнен бөтенләй ишетмәгәндәй:

– Авылга өченче көн генә бардык кый, апау?! – диде, гаҗәпсенүен тавышына чыгарып.

Апасы ни өчендер тиз генә җавап кайтармады. Яулыгын салып, бармак очлары белән чәчен рәтләгәндәй итте, башын күтәреп, бер тын күк йөзендә бөдрәләнеп йөзгән күгелҗем болытларга текәлеп торды, чәчәкле туникасының итәген каккалады. Шуннан соң гына телен тибрәтте:

– Тагын барасым килә. Теге юлы әтәү белән, туганнар белән рәтләп саубуллашырга да өлгермәдем. Рәнҗеп калмасыннар.

Сеңлесе, аптырап җилкәсен генә сикертте дә, килешкәнен белдерде:

 – Җәяүләсәк инде, машина белән кереп булмас, кичә шәп кенә явып китте бит.

– Аптырагансың икән! Басу юлыннан тәпиләрбез. Салаватка эндәшим әле, ул да җыенсын.

Хәния шулай диде дә, инде бу сорауны хәл ителгәнгә санап, телефоныннан энесенә шалтырата да башлады.

Фируза үзалдына елмаеп өйгә үтте. Һай, апасының холкы! Башына берәр уй килсә, шуны эшләми калырмы?! Тагын авылга дигән икән, сүз көрәштерүдән мәгънә юк, димәк, авылга! Илшатны көтеп торсалар, көн узып китәр инде... Ярар, «Матиз»ны иярләп, Юдегә тиклем асфальттан җилдерерләр, аннан күз күрер.

Кулларын юып, аш өстәле тирәсендә мәшәләнгән мәлдә, төпчек кызы Гүзәлнең икенче каттан төшеп килгәнен күргәч, Фируза аңа кул изәде.

– Кызым, безгә бутыйлар әзерли тор әле. Минем машина янына бастырып ук куй, онытылырга да күп сорамас.

– Әни, әллә җиләккә барасыз? Мин дә барам! – диде Гүзәл, аннан, әнисенең «әйе» яки «юк» дигәнен көтеп тә тормыйча, ишегалдына томырылды. Өйгә кереп килгән Хәния апасы үз итеп аның аркасыннан чәбәкләп алырга гына өлгерде. Ул:

– Салаватка юл уңаеннан кагылабыз, дидем. Апай, гармунны да эләктерик, яме! – дип эндәшә-эндәшә, зал ягына үтте. Бераздан, үзе белән валерьянка исе ияртеп, сеңлесе янына чыкты, стена буендагы өстәлдә тезелеп торган ат сыннарына, фотокарточкаларга тәүге кат күргәндәй карап торды да, кәсәгә бал агызып маташкан Фирузага борылып елмайды.

– Бу кызуда баллап-майлап чәй эчсәк, агып китмәбез микән? – диде, шкафтан үзе яраткан матур чынаякларны ала-ала.

Алар җор теллелектә бер-берсеннән калышмыйлар иде, сеңлесе дә күзләрен кысып, шаулап көлеп җибәрде дә:

– Чәйсез булмый, запас кирәк, апау, батып-мазар калсак, «Матиз»ны этәргә каян көч булсын?! – диде, тәрәзә аша капка төбенә ымлап.

Көлешә-көлешә чәй эчеп алгач, җитез кыланып, юлга да җыендылар. Тәтешле белән Салаюа арасы кул сузымы гына булса да, зиратка, йорт нигезенә тукталып, чишмә буйларын, урамны урап йөри башлагач, вакытның үткәнен сизми дә каласың аны. Июль азагы димәссең, каен җиләгенең дә, соңга калган җәйгә алданып, һаман мәмрәп утырган мәле: эчендә җаны бар кеше иелеп өзмәсме...

Фирузаның машинасы кечкенә дә төш кенә: аның үзен дә, Хәнияне дә, Гүзәлне дә, Салаватны да сыйдырды. «Мин дә сыям әле монда», – дип, Фирузаның каенсеңлесе Инга да кереп утыргач, язмышына күнгән машина ипләп кенә кузгалып китте.

Бая дөрес фаразлаганнар: таш юлдан җырлап кына барган машина удмурт авылы Юда урамына төшеп борылуга ук чыгымчылый башлады. Кичәге яңгыр авылның такыр юлын боламыкка әйләндергән, җиңел машина белән үтү турында уйлыйсы да юк. Ямь-яшел чирәмле капка төпләре, шул капка төпләрендә шаулап утырган олпат өянкеләр, замана шаукымына бирелмичә, бүгенгәчә үз йөзләрен саклап килгән агач йортлар әкият иленнән төшкәндәй күңелне алгысытса да, авылның картаеп, ятимләнеп, сыктап утыруын күрми мөмкин түгел иде.

– Коелабыз, җәмәгать, килеп җиттек! – дип шаяртты Фируза, машинаны авыл башындагы йорт тирәсенәрәк туктатып.

– Хәзер, чабаталарны алыштырабыз да тәпилибез. – Хәния, ишекне ачып, күкрәк тутырып тирән сулыш алды. – Берәү мунча яккан, кара мунча исе килә! Тәмлелекләре...

– Апау, мунча дисәң, син дөньяңны онытасың... – Артта утырган Салават, ишек шакыгандай, урындык аркасын какты.

Шаулап көлә-көлә, арттагылар да берәм-берәм чирәмгә коелдылар. Шәһәр урамында йомшак кына басып йөрергә яратылган башмакларны озын кунычлы итекләргә алыштырып, кем гармунны, кем кыяр-помидор, сыр, казылык, кара ипи кебек ризык салынган сумканы, җиләккә дигән савытларны бүлешеп тоттылар.

Шулчак, гөр-гөр килеп кузгалган уңайга, каршы яктагы йортлардан ике хатынның атлый-йөгерә үзләренә таба килүен күреп алдылар. Фируза:

– Апау, болар точно синең янга! – дип апасына күз кысты, үзе, теләктәшлек күрсәтеп, тиз генә аның төс-кыяфәтенә күз йөгертеп алды. Хәния гүя урман арасындагы ташландык авылга түгел, яраткан тамашачысы белән очрашуга җыенган: үзенә килешеп торган чалбары, кыска җиңле яшел кофтасы, муенына кыйгачлап бәйләгән яулыгы да, сизелер-сизелмәс кенә буяу тигереп алган күз-керфекләре дә, җыйнак кына итеп күпертеп куйган чәчләре дә һичкем алдында ким-хур булырлык түгел! Тик аякта... Һи, бутый булса ни, ул да авыл баласы лабаса! Мондый итек авыл кешесенең аягыннан, төшсә дә, кышка гына төшеп тора ла ул, аның ни гаебе булсын...

дәвамы бар...

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Хәния Фәрхи, җырчы, эстрада, Айгөл Әхмәтгалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев