Логотип Идель
Әдәбият

ХУШ ДИДЕҢ ДӘ, ИШЕП КАРЛАР ЯУДЫ

Алсу Сәлахова шигыре

***
Хуш дидең дә, ишеп карлар яуды,
Буран купты, купты зилзилә...
Исемеңне ике кабатладым,
Тик ишетте аны җил генә.
Ә кем белә,
Тагын кайчан юллар
Нечкә атлас булып бәйләнер?
Сүтелгән урында бөгәрләнү кала,
Ялгыш уйлар кала керләнеп.
Хуш дидең дә ишеп карлар яуды,
Буран купты, купты зилзилә...
Һәм шаулады дөнья.
Шул вакытта ишетмәдем моны мин генә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шигырь, татар шигърияте, поэзия Алсу Сәлахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев