Әдәбият
ХУШЛАШУЫМ ИДЕ. ҮЗЕМ БЕЛӘН.
Гөлназ Газизова шигыре
Гөлназ Газизова шигыре
Янган күперләрнең дөрләвендә
Язга катыш бәхет иртәли
Үз-үземә илткән юллар аша
Киләчәккә, әнә, тәпили.
⠀
Кешеләрен чүпли, өмә ясап,
Кемнәр кала, кемнәр юл сыза
Кем мөгаллим иде, кем юлдашчы
Кемнәр киртә иде, кем ызан.
⠀
Мин дә анда шундый ярсу идем,
Җаннан юып актык сагышны
Чәчләремә умырзая үреп
Күңелемнән куам мең кышны.
⠀
Боз чатнатып ташу килгән көндә,
Шырпы сызып, калмый бер шигем.
Хушлашуым иде. Үзем белән.
Үткәнемнең ябып ишеген.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев