Логотип Идель
Әдәбият

ХӘЗЕР КАЛА "АШАГЫЗ" ДИП ЯЛЫНАСЫ...

Ландыш Габдрахманова шигыре

Ландыш Габдрахманова шигыре

Ярты кышым узды башта
 базар күзләп.
"Үзе сусыл.Тәмле!"- дигән
Орлык эзләп.
Аннан бик борчылдым кайчан
тишелер дип,
Уңар микән кыярларым 
ишелеп, дип.
Тишелделәр, җанкайларым,
берән-сәрән.
Әй, кайгырдым, тимәсме дип
кырау-фәлән.
Көне-төне бик сакладым
корткычлардан.
(Ай,җәфалана халык шул ерткычлардан).
Чәчәкләре төште бермәл 
түтәл ямьләп,
Ух, сөендем, ашыйбыз,дип, 
 тиздән тәмләп.
Сулар сиптем. Хыялландым
төннәр ката.
Иртән чыксам, чиләк-чиләк 
кыяр ята.
Интернеттан җайлы гына
ысул таптым.
Күрәсезме, ничә банка
кыяр яптым?
Пошаманга төшәм инде
агарсалар.
Бар эшемне харап итеп
таралсалар.
...Бу хезмәткә кыш башыннан 
алынасы.
Хәзер кала "ашагыз", дип, 
ялынасы.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев