КИЧЕРҮ (хикәя)
Адилә Мусина хикәясе
Зилә мәктәптән кайтып кергәндә, әнисе – Халидә – яраткан газетасын укып утыра иде. Үзе белән бер кочак салкын ияртеп кергән кыз аяк киемнәрен тиз-тиз салып, әнисен килеп кочаклады. «Әнием, мин кайттым. Сагындыңмы мине?» – дип, әнисенең битеннән үбеп алды да бүлмәсенә киемнәрен алыштырырга кереп китте.
Халидә табын әзерләде. Кызы бүлмәдән чыкканда өстәлдә парлар бөркеп, ул яраткан пилмән ашы тора иде. Кара-каршы утырып, тәмләп ашаганда, Зилә мәктәп яңалыкларын сөйләде. Әнисе үзе тыңлады, үзе кызының тәмләп ашавын күзәтте. Ире Фәнил дә шулай тәмләп ашарга ярата иде бит. Кызына 7 яшь тулганда, юл фаҗигасенә эләгеп, һәлак булды, мәрхүмкәем, дип уйлады ана. Зилә соңгы пилмәнен кабып йотканнан соң:
«Әнием, тиздән 23 февраль. Без сыйныфта бәйрәм концерты һәм бүләкләр әзерлибез. Ул бүләкне кемгә тапшырырмын икән? – дип сорап куйды. – Түбән очтагы Фәрит абый миңа очраган саен: «Исәнме, кызым! Хәлләрең ничек? Без бит туганнар», – дип гел аркамнан чәбәкләп китә.
Чыннан да, ул безнең туганмы? Әллә аны чакырыйммы икән бәйрәмебезгә? Әни, дим, без нигә әтием туганнары белән йөрешмибез соң?» – дип, пулеметтан аттыргандай, сорауларын яудырды да әнисеннән җавап көтте.
Халидә тиз генә җавап бирергә ашыкмады, уйга чумды. Зиләнең телефоны шылтырады. Кыз әнисеннән җавап ала алмыйча, телефонын тотып, бүлмәсенә кереп китте.
«Әтием туганнары... Бар алар, бар Фәнилнең бертуганнары. Өйләнешкәч, әле дүрт ел чамасы ике бертуган һәм кайнана белән кайната бер өйдә яшәделәр. Өйләре зур, иркен булмаса да, аерылып чыгарга берсе дә ашыкмады. Ул вакытта Халидә авыл кибетендә сатучы булып эшли иде.
Яшь килен булгач, өйдәге эш тә күбрәк аңа эләкте. Килендәшенең ике яшь баласы бик елак булганга, кайнаналарны бик борчымыйк дип, төннәрен әлеге сабыйларны да карашты, юатышты әле Халидә.
Иртән сыер савып, тиз-тиз эшкә җыенганда, килендәше йоклап кала, ә кайнана: «Өлкән килен төне буе керфек какмый бала карады, йокласын, уятма», – дия иде. Килендәше хәйләкәр шул, кайнанасына тәмле телле, ә Хәлидәгә еландай ысылдап, төртмәле сүзләрен сиптереп кенә тора иде. Никтер килендәше үз итмәде аны. Әллә уңганлыгын, бер тиктормый эшләвен ошатмады. Үзен бер башка югары дип сизә идеме, әллә башка сәбәпләре дә бар идеме, кем белгән.... Шулай күпме яшәрләр иде, тик...Тик Халидә дә, ире Фәнил дә, бер вакыйгадан соң, төп йорттан аерылып чыгарга мәҗбүр булдылар.
Ул чакларда кышы да бик салкын килә иде кебек. Кибеттәге мичне иртүк барып ягарга кирәк. Кибет җылынганчы шактый вакыт үтә. Халидә, кибеттәге яшелчәләр, җиләк-җимеш туңмасын дип, ире белән сөйләште дә тауарның беразын өйләренә алып кайтты.
Салкын кибеттә көннәр буе өшеп эшләү үз эшен эшләми калмады, шул көннәрдә бик каты салкын тидереп, хастаханәгә ятты. Аны авырый дип тормаганнар, халыкка әйбер кирәк булгач, килендәше өйдәге тауарны әкренләп саткалаган. Халидә терелеп чыгып, ике көн эшләгән генә иде, кибеткә ревизия киләчәген хәбәр иттеләр.
Йөгерә-йөгерә өенә кайтты ул. Кайнаналары өйдә юк, килендәше өреп-өреп чәй эчеп утыра иде. Халидә, кайтуының сәбәбен әйтеп, килендәшеннән тауар саткан акчасын сорады. Шул чакта килендәшенең күз карашы искә төшсә, әле дә аны эсселе суыклы итә. Нинди генә сүзләр ишетмәде аңардан Халидә. Килендәше акчаны бирмәгәч, Халидә балтасы суга төшкәндәй, кеше-кара күрмәсен дип, як-якка каранып, елый-елый кабат эшенә китте. Ул барып җиткәндә ревизорлар килгән, аны көтеп торалар иде.
Өстенә шактый чыкты аның. Ире Фәнил матур апасына да, абыйсына да ялынып та, әрләшеп тә, тауар саткан акчаны сорады, хәтта алларына тезләнде. Тик хәлләренә керүче булмады: «Үзе рәхәтләнеп туздырган, үзе түләсен!» – дип кенә акырдылар. Халидәнең эшен халык суды тикшерде. «Нинди чара күрик? Нинди тәкъдимнәрегез бар?» – дип сорагач, залда утырган Фәнилнең абыйсы: «Гомерлеккә төрмәгә ябарга!» – дип кычкырып җибәрде. Халык, сүз берләшкәндәй, бердәм булып аңа борылып карагач, Фәрит башын аска иде.
Авылдашлары Халидәнең тырыш, эшчән, уңган икәнлеген, ул авырып ятканда килендәшенең тауар сатуын да белә иде. Алар Халидәне яклап чыкты. Хатын җитмәгән акчасын эшләп түләсен, дигән карар чыгардылар.
Судтан соң, Халидә белән Фәнил бергә, кулга-кул тотынышып чыктылар. Алар бик алҗыган, туганнарының сүзләренә рәнҗегән иде. Икесенең дә өйләренә кайтасы килмәде. Бер-берсенә карашып торганнан соң, Фәнил: «Миннән калма!» – диде дә йөгерә-атлый түбән очка таба юл тотты. Халидә аның артыннан көчкә җитеште.
Фәнил Шамил абыйларга кереп киткәч, Халидә ни уйларга да белмәде. Тик ире артыннан ияреп ул да керде.
Шамил абыйлар чәй эчеп утыралар иде. Аларны да өстәл янына чакырдылар. Халидә шул чакта гына үзенең инде икенче көн ашамаганлыгын исенә төшерде. Шамил абый да Миңлегөл апа да яшьләргә артык сорау бирмәделәр, алар барыннан да хәбәрдар иде. Фәнил алардан күршедәге иске өйләренә яшәргә кертүләрен сорады. Берсүзсез ризалаштылар.
Төп йортка кайтканда караңгы төшә башлаган иде инде. Фәнил өйгә керүгә, үзләренең бүген үк өйдән аерылып чыгасыларын әйтеп, киемнәрен җыя башлады. Халидә дә киемнәрен төенләде. Өйдәгеләр берсе дә бер сүз дәшми аларны күзәтте. Фәнилнең әнисе – Зәйтүнә карчык ике кашык, ике чынаяк, бер кош-табак, тоткасы төшкән кәстрүл, ике тәлинкә, иске генә чәйнек, бер ипи, тоз китереп куйды.
Шулай итеп, яңа тормыш башланды. Алар чыгып, ике-өч атна үтүгә, килендәше белән абыйсы Мәскәүгә барып киенеп кайттылар. Өйдә бала карап яткан хатынның, атлар көтүче абыйларының Мәскәүгә кадәр барырлык, ире белән икесенә дә баштанаяк киенергә җитәрлек, шулхәтле акчаның каян алганлыклары аңлаган кешегә билгеле иде.
Фәнил белән Халидә ялны белмичә бик тырышып эшләделәр. Бурычны капладылар. Әкренләп булса да зур йорт салдылар. Бала туды. Тик бер генә мәртәбә дә әйбер сорап туган йортка бармадылар. Бөтен әйберне үзләрендә булдырырга тырыштылар. Авылда иң зур алмагач бакчасын да, умарталарны да, беренче «Урал» мотоциклын да алар булдырды.
Халидә дә бер авызы пешкәч, бөтен эшнең алдын-артын уйлап эш итәргә, үз сүзен туры итеп, ныгытып әйтергә өйрәнде. Авылдашлары аның туры сүзеннән бераз курка да иде, тик кеше хәтерен калдырмыйча җайлап әйткән сүзе, киңәше өчен аны яше-карты хөрмәт тә итте.
Яшь киленнең алтын булганлыгын, аның ата-ана хакын хаклап яшәгәнен, кайнана-кайната алар аерылып киткәч кенә аңлады. Озакламый олы уллары да төп йорттан аерылып чыкты. Тик туганнар йөрешмәде. Кайнана-кайната йортында туры килгәндә, бик сирәк кенә сүз катыштылар. Фәрит Фәнил янына әйбер сорап килгәләгән булды, әмма энесе сөйләшсә дә, аны кичерә алмады.
Менә шулай, балалар да туган икәнлекләрен дә белмичә үсеп бара. Халидәнең уйларын кызы бүлде:
– Әнием, сыйныфташым шылтыратты. Күршеләре, Фәрит абый, каты авырып киткән, ди. Терелмәсә, мин бүләгемне кемгә бирермен инде?
– Терелер, Аллаһ боерса, яше барса да, таза кеше әле ул.
– Әнием, хәл белешергә бармыйсыңмы? Аны бәйрәмгә чакыруымны да әйтер идең. Килә алырмы икән?
– Барырмын, кызым. Бәйрәмгә дә чакырсам, терелә дә терелә инде ул.
Кыз, шатланып, бүлмәсенә кереп китте. Ә Халидә: «Күпме яшисебез калгандыр инде. Аллаһы Тәгалә гөнаһлыларны гафу итәргә кушкан», – дип сөйләнә-сөйләнә, иренең абыйсы Фәритнең хәлен белергә җыена башлады.
Адилә Мусина
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев