КИРЕ КАЙТУ (ахыры)
Хикәянең ахыры
Хикәянең башы: http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/kire-kaytu-rmis-latyypov
Хикәянең дәвамы: http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/kire-kaytu-khikyane-dvamy
Әтисе белән әнисен җирләгәндә дә мондый төшләр кермәгән иде бит. Әмма хәзер инде нишлисең? Йоклый гына күрсен ире. Болай да йөрәге бик сау түгел, үлеп китмәгәе... Наҗиянең колагында кызының мескенләнеп кенә «Ачыгыз!» дип әйткән тавышы яңгырап тора иде. Ул, хәтта шүрләп, ишеккә таба карап-карап алды. Кызының өрәге йөридер... Фарук чыкса, куркыр, яхшылык белән бетмәс...
«Бер дә чыдар әмәлең калмаса», - дип фельдшер хатын көчле йокы даруы биргән иде. Ул иренә «чыгып йөрмә!» дип каты гына әйтте дә, «су эчеп ал» дип иренә шул төймә даруны эчерде. Үзе дә бер төймәне эчте.
...Фарук ничек итеп йоклап киткәнен сизми дә калды. Уянгач, үзенең шулай йоклый алганына гаҗәпләнде дә әле. Пәрдә ярыгыннан якты керә иде. Башы бераз гына авыртып тора иде. Әмма ни генә булса да, төн узган. Наҗия янында түгел иде. Ул алданрак уянды микәнни? Тукта әле, зиратка барам дигән иде, әллә нишли күрмәсен тагын. Фарук ашыгып киенә башлады.
Ничек йоклап китте соң ул. Шунда аның күзе өстәл янындагы кырлы стакан һәм даруларга төште. Даруны алып укыды – йокы даруы.
Аңлашылды... Димәк, хатыны кичә шуны эчергән. Шунда ук каяндыр, өйалдыннан бугай, хатынының берөзлексез нәрсәдер кабатлап елаганын ишетте. Мышык-мышык елап, берөзлексез нидер кабатлый иде хатыны.
– Китмәгән икән! Ярар, Аллага шөкер! – Фарук тиз-тиз киенде. Күлмәген киеп ятканда, хатынының илереп елап җибәргәненнән йөрәге жу итеп китте. Яртылаш киенгән килеш йокы бүлмәсеннән атылып чыкты. Өй ишеге төбенә кадәр ачык иде. Фарук тышка атылды һәм бусага төбендә шаккатып басып катты.
Тышкы ишек тә ачык иде. Баскыч төбендә чәчләре-башлары тузгыган, йокы киеменнән генә хатыны утыра. Алдында – Назгөл. Ул бер кулы күтәрелгән, берсе төшкән хәлдә катып калган, тәне яртылаш бәзгә төрелгән. Күзләре яртылаш ачык килеш катып калган. Хатыны, аның чәчләренә төшкән ябалак-ябалак карларны куллары белән сыпыра, тәнен бәзүзе берөзлексез сөйләнә:
– Кайттыңмы, кызым? Белдем мин синең кайтасыңны, кайтканыңны ишеттем дә. Чыгармадым шул мин әтиеңне, үзем дә кертмәдем! Шундый каты бәгырьле булган шул әниең!
Туңа күрмә тагын, киен әле, төрим әле аякларыңны. Чәчләреңә кар куна күрмәсең, син бит минем яраткан кызым. Әйдә, ач әле тутырып күзләреңне, балам! Туганда да шундый идең бит син балам, әле һаман да бәбәем бит әле син миңа. Үз кулларым белән үз ишегем төбендә катырып үтердем шул мин сине!!! Фарук аяк астында җир шуыша башлагандай итеп хис итте. Җегәре китеп, агач баскычка гөрселдәп тезләнде:
– Наҗия? Бу төшме? Ул исәнмени?
Ул кызына таба үрелде. Назгөлнең куллары таш кебек иде. Наҗиясе, аны күргәч, куркып кычкырып җибәрде:
– Кит-кит! Кызым туңа! Тимә аңа!
Кызның тәненә уралган бәз чишелеп төште,
Наҗия ашыга-ашыга кызын төрә башлады:
– Берәүгә дә бирмим кызымны. Үзем алып керәм, бар кит!
– Наҗия! Ул бит үлгән! Нишләдем мин, нишләдем! Ул бит исән булган, кайткан булган, катып үлгән! Мин бит... Мин бит колагыма ишетелә, дип уйладым!!! Ник тыңладым мин сине!
Фарук, кулларын сузып, хатынының өстенә килә башлады:
– Син... Син ник чыгармадың мине!!! Ник чыгармадың? Мин бит әйттем, әйттем сиңа ул каайткан дип!!! Хатыны, куркуыннан тилереп елап җибәрде:
– Кичер! Кичер мине!!! Кичер, кызым! Әтиеңне чыгармадым, син бәбкәемне өшетеп үтердем!!!
Фарук, нишләгәнен аңламыйча, кызының мәетен хатыны кулыннан тартып алмакчы булды. Тегесе бирмәде, чытырдап кызына ябышты. Фарук, ишегалдындагы яңа яуган карга башын бәреп, илереп кычкырып җибәрде:
Кичер, кызым! Мин сине үтердем бит, мин үтердем сине!
***
Ис тиеп мәрткә киткән кыз кабер янында Хәйдәр йөргәндә үк аңына килә башлады. Ярыктан кергән саф һава тәндәге агуларны алып чыгып китә бара иде. Әмма бик хәлсез һәм бетерешкән организм аңга килә алмый озак азапланды. Аңга килеп бетәрлек хәлдә дә түгел иде ул. Сулыш кысылган, кан йөреше акрынайган кыз мәеттән берни белән дә аерылмаслык хәлдә иде. Әмма яшь организмның яшәр көче калган иде әле – саф һава аны кире бу тормышка әйләндереп кайтарды. Кыз, кайда ятканын аңлап та бетермәде, әмма чеби йомырка эченнән чыгарга кирәк икәнен ничек белсә, ул да бу ябык җирдән котылырга кирәклеген аңлый иде. Шуңа да, шул бичара чеби кебек үк, берничә тапкыр чыгарга омтылыш ясап карады. Аның шул чүпрәк аша типкән көчсез генә тавышын ишетте дә инде Хәйдәр. Кыз тәнен ураган чүпрәкләрдән бик озак арына алмый азапланды. Ирләр кызыл балчыкка тыгызлап урнаштырган ләхет такталарының нәрсә икәнен дә, алардан ничек котылырга икәнен дә белмичә, күп вакытын һәм көчен сарыф итте. Ул, йомырка кабыгын чукып чыгарга азапланган чеби кебек, бераз чәбәләнеп ала да, тагын аңын җуя... Аннары тагын ниндидер омтылыш ясый, тагы китеп бара... Бик озак азаплангач кына ул такталарның берсен кубара алды һәм шунда гына үзенең кайда икәнен бераз аңышты. Билгеле, җирләгәннәрен аңламады ул, әмма җир астында ятканын белде.
Курку дигән әйбернең тамчысы да юк иде – бу халәттән узган иде кыз. Аңлап эшләде дип әйтү дә дөрес түгелдер. Бары тик үзәккә үткән салкыннан котылу кирәген белә иде организм. Ул тырышып, ярдәмгә чакырып карады. Кабер астыннан кычкырган мескен тавыш зираттан ерак китәрлек түгел иде шул. Тактаны куптаргач, салкын кабер эченә бәреп керде. Кыз, соңгы көчләрен җыеп, бик кысан гына ләхеттә яткан килеш такталардан котылыр өчен бәргәләнде. Көч-хәл белән кабергә шуышып чыга алды ул. «Әни, әни!» – дип тә, «Әтием!» –дип тә ярдәм сорады. Аны беркем дә ишетмәде. Кабердән чыга алмыйча, бик озак азапланды кыз. Ләхеткә сөялгән такталарга басып менеп җитәм дигәндә генә, кабер эченә берничә тапкыр егылып төште. Егылып төшкән саен ул бер кавымга аңын җуя, әмма яшәргә теләк аны ка- бат уята. Ул кабат өскә үрмәли башлый...
Авыл эчендәге зиратка җирләгән булсалар, салкыннан котылырга теләп, пычранып беткән ак чүпрәгенә уранган кызны, бәлки, кем дә булса күрер иде. Әмма, күрәчәгенә каршы, авыл читендә урнашкан зиратка озатканнар иде шул кызны. Шуңа да мең газаплар белән койма аша үрмәләгән һәм авылга юнәлгән кызны күрүче дә булмады. Ул бераз бара, егыла, үрмәләмәкче була, бер мизгелгә ятып тора, әмма тагын тора, җанны өшеткән салкыннан капланырга теләп чүпрәккә урала һәм тагын китә... Үз акылында эшли дип тә әйтеп булмый, әмма баш миендә үлми калган күзәнәкләр өенең кайда икәнен һәм анда котылу икәнен белә, шуңа да кыз әти-әнисе янына кайта... Авыл эте Дүрткүз генә сизенде тыкрык яныннан кайтып барган кызны, кешеләрне уятырга теләп, буылып- буылып өрде. Төнлә өргән эткә хуҗалары да игътибар итмәде шул – кирәкмәгәндә дә өрә торган гадәте бар иде маэмайның.
Кыз мең бәлаләр белән капкадан кергәндә организмны соңгы көчләре ташлап китеп бара иде инде. Ул бикле ишекне берничә тапкыр тартып карады һәм шунда егылды. Соңгы көчләрен җыеп, әнисен, әтисен чакырды, хәлсез тавышы белән ишекне ачыгыз, дип кычкырды. Башы белән ишеккә берничә тапкыр бәрде. Организмнан ис тигәне чыгып бетеп бара иде инде. Кыз үзләренең тәрәзәсен күрде һәм аңлады: тәрәзәгә бәрә алса, ул котылачак. Әмма ул биек, анда кадәр әле барып җитәсе бар. Кыз, ишек яныннан тәрәзәгә таба шуышырга кирәклеген аңлады. Аз гына калды. Тагын бераз гына шуышса, өйдә аны коткарырлар. Аның бит әле яшисе килә. Кызга акылы кайта башлады: кабер эченнән, караңгы зираттан котылып шушында кадәр кайткач, ишегалдында үлеп калу ярамый иде. Ул тәрәзә янына килеп тә җитте, тезләнә дә алды, әмма пыялага кадәр берничек тә үрелә алмады.
– Әни! Әни... мин бу...
– Әти... ачыгыз...
Коткаручы юк иде.
Кыз бәләкәй йодрыклары белән тактага суккалады, башы белән бәргәләргә тырышып карады. Актык сулышы чыкканга кадәр ул үзенең исән калачагына ышана иде. Әмма аның актык өмете акланмады. Кызның соңгы тыны газиз, әмма аны кабул итмәгән өе нигезендәге ташка кунып калды.
***
...Кызга тагын бер тапкыр җеназа укыдылар. Фарук та, Наҗия дә моны күрә алмады. Наҗия кызының мәетен бирмичә бик каты дулагач, районнан кайткан табиблар аңа ниндидер укол кадап йоклатты да шәһәрдәге психик авырулар сырхауханәсенә озаттылар. Фарукны исә район хастаханәсенә алып киттеләр, ул йөрәге тотып егылган иде.
Мәрткә киткән кызны үле дигән нәтиҗә чыгарган һәм ялгыш белешмә биргән фельдшердан сорау алгач, аны район үзәгенә алып киттеләр.
...Кызны җирләргә бөтен авыл җыелды. Кешеләр бер-берсе белән сөйләшмәде дә – бу хәл барысына да шулкадәр начар тәэсир иткән иде, әйтер сүз тапмадылар. Айдар инде үзенең дә моңа катнашы барлыгын ишеткән иде, бөтен кеше аңа агулы күзләр белән гаепләп карый кебек тоелды. Әгәр мин шулай дип әйтмәгән булсам, ни булыр иде икән дип битәрләде ул үзен. Исен җуйган кызны җирләп куярлар иде дә, ул шул кабердә чынлап та үлгән булыр иде. Ә болай? Әнисе акылдан авышты, кабат кайта алырмы ул акылына, әтисе йөрәге белән егылган...
Кызны җирләгәннән соң кешеләр авылга кузгалды.
– Керткән генә булса соң? – диде ирләрнең берсе. Озак дәшми уйланып барды ирләр. Шунда берсе җавап бирде:
– Фарук ишекне ачкан булса да, берни дә үзгәрмәс иде, дип уйлыйм мин, егетләр. Ул бит инде зиратта катып яткан, шуңа аңына килгән. Уйлап кара – киемсез килеш авылга кадәр кайткан...
Барыбер гомерлеген алган булыр иде, үләр иде ул.
– Ә Наҗия?
– Кабердән кайткан кызын күргәч, барыбер акылдан язар иде. Фарук та йөрәге белән егылыр иде. Шулай язган булган...
Ирләр артыннан шактый ара калдырып кайтып барган Хәйдәр беркем белән дә сөйләшмәде.
Төнлә кәнсәдә каравыл торганда, Фарукка шылтыратып, кызың исән түгел микән, такта шыкылдаган тавыш ишетелде, дип әйтергә теләгән иде ул. Юләр дип әйтерләр дип, шылтыратканнан соң да, кире уйлады.
Менә хәзер ул да кара кайгыда иде. Бу гөнаһың белән якты дөньяда ничек яшәргә кирәк?
5 ноябрь, 2020 ел
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев