Логотип Идель
Әдәбият

Җомга (хикәя)

Алмаз Хәсәнов хикәясе

Җомга көнен төрле кешеләр төрлечә көтәдер. Күбесе өчен бу көн – киләсе ял көннәренә ишек, озын эш атнасының тәмамы булып тоела. Гомумән, җомга шәфәкънең беренче кызыл нурлары сыман, безнең өчен нәрсәгәдер нокта куюны белдерә. Әмма Чаллыдагы Илмир исемле инженер өчен җомга – киресенчә, яңа таң сыман якты тормышның башлануын ишарәли иде. Тәрәзә каршында уйнап йөргән балалар, машиналарын боздан чистарткан агайлар, кибеткә чыккан апалар – барысы да монда калыр. Ә Илмир инде киләсе җомгада чемодан тотып бөтенләй төрле дөньяга – Массачусетс штатының арендага алган яңа фатирына аяк басачак. Бәләкәй чактан бирле ул андый хәятне кинодан гына күргән, әмма хәзер ул тормышның менә-менә башлануын күзалдына да китерә алмый. Бер кыска һәм шул ук вакытта озын атна калып бара...

Әле күпме эш өелеп тора: әтисенә яңа шкаф кертешәсе, энесенә бүлмәне чистартып бушатасы, авылга кайтып, әби-бабалары белән саубуллашасы... Бу исемлекнең әле башы гына, бүтән мөһим эшләр дә җитәрлек. Кыскасы шул – йөгереп йөреп, бу озын атна тиз генә үтәргә тиеш. Туганнары арасында Илмирның яңалыгына ныграк куанган кеше энесе булгандыр:

“Минем абый Америкага күчә! Аннан миңа шәп бүләкләр җибәреп торачак! Ул анда инженер булып күп акча алачак!”

8 яшьлек баланың күңелен төшермәскә тырышты Илмир, еш кайтырмын, почтадан чын комикслар җибәрермен дип, хәтта бүлмәсен бүләк итеп, малайны да яңа дөньяга илткән сыман булды. Әти-әнисе Илмирның “китәргә булдым” дигән хәбәрен авыррак кичерде. Атасы, хисләрен күрсәтмәскә тырышса да, берничә көн уйга чумып йөрде. Инде улы чит илгә иртәгә китәсе сыман, киңәшләр дә биргәли башлады.

“Америкада, улым, һәр нәрсәнең үз бәясе бар диләр, шуны онытмаска кирәк”, – дип, Русия белән беренче караштан сизелми торган, әмма мөһим аерма турында да сүз кузгатты.

Илмир АКШ турында ун тапкыр күбрәк ишеткән, укыган. Әйе, анда бушка эшләү юк, эшче дә, эш бирүче дә һәрнәрсә өчен түләргә мәҗбүр. Тик бу һәм бүтән үзенчәлекләр Илмирны, киресенчә, үзенә ныграк тарта иде. Әнисе исә улының китәчәген баштарак бөтенләй кабул итә алмады. Бер-ике көн үтәр, үзгәрешләрдән куркып ниятеннән кире кайтыр, дип көтте. Илмир инде Мәскәүдән эш визасын алып кайткач та, калыр, дип өметләнде. Кабул итүнең биш стадиясе бар, диләр. Башта каршы килү, аннан ачулану. Әнисе дә, икенче этапка күчкәч, Илмир өстенә сүзләрен чәчте генә.

– Улым, син бит анда беркемне дә белмисең. Кем ярдәм итәр, хатының түгел, анда чакырасы кызың да юк бит хәзер! Сине илең үстерде, укытты һәм шулай итеп, аннан баш тартасыңмы?

Әнисе аргументларын таба белде, әмма улы аларга каршы торуда көтелмәгән ныклык күрсәтте. Яңа тормыш, тигез чиста юллар, милләт культурасына кергән елмаю, рәхәт өчен яшәү – болар барысы да Илмир өчен гомер баскычында өскә таба бер адым иде. Әмма, бөтен аргументлар арасында иң мөһимен, иң көчлесен әнисе күтәрмәде. Аңа каршы Илмирның җавабы да табылмас иде. Кабул итүнең өченче стадиясе – сәүдә. Яңа тормыш башларсың дип, ата-ана улларына Чаллыда аерым фатир алырга тәкъдим итте. Бу тәкъдимгә Илмирнең исе дә китмәде. Әллә кайлардан арендага алган бүлмә туган шәһәреңдәге аерым фатирыңнан сөйкемлерәк икән. Ни булган ди, дөньяда күпләр фатирны арендага ала, үз почмагың булдыру – тормышның төп максаты түгел. Киресенчә, ул бер җиргә бәйләп куя. Дөнья күрергә кирәк, Ходай биргән гомереңдә бар мөмкинлекләрне кабул итәргә! Авырлыклар булыр ул, аларның хәл итү үзе бер кызык ла... Улының болай фикерләвен аңлагач, әнисе озак кына сөйләшми йөрде.

Хәзер инде ул да: “Берүк анда сак йөр, татар кызын табырга тырыш инде, яме...” кебек фатиха сүзләренә күчте.

Кабул итте! Көтелгән җомгага алты көн калгач, авылга кайту бурычы куелды. Саубуллашу моңсулыгын юл буе күзаллап кайтты Илмир. Әбием елар инде, бабай – ачуланыр. Ишектән аларны тәмле коймак исе белән елмаеп торган әбисе каршы алды. Оныгының китүе турында белмиме икән әллә? – Китәргә булдың, диләр, ә? Ну, дөньяны да күреп кайтырга кирәктер, – дип, Илмирга кытыршы кулларын сузды бабасы. Чәй эчәргә утырдылар. Табын артында янә бабай сүз алды. – Эх кайнатма тәмле! Теге алмага җитмәсә дә... Кызым, хәтерләсәң, бакчада бер тәмле алмагач үсә иде. Мин үзем аны өй артыннан казып алып, кояшка күчереп утырттым бит. Яңа тормыш башлар, тәмле алмаларын күбрәк бирер дип уйладым. Эх, әниең сүзен тыңламадым шул, өй арты шартларына ияләшеп, ямьле генә үскән агач бакчага ияләнә алмады. Ник дисәң, өй нигезенә терәлгән тамырлары бер якка гына үскән, ботаклары да кояш эзләп өскә тартылган иде, ә бакчада аларны терәтеп куярга туры килде, тамырлары да җайлашып китә алмадылар... Шул урында әбисе дә яңа мунча артында калган алмагач турында сүз кыстырасы иде, әмма картына күз ташлап алгач, дәшми калуны хуп күрде, сүз әйтергә җыйган тынын борыныннан гына чыгарды. Әйе, мунча артындагы алмагач, бакчага Икенче көнне Илмир Айсылу белән күреште. Мөнәсәбәтләрен күптән түгел генә өзгән булсалар да, бу очрашу икесе өчен дә бик мөһим иде. Айсылуның таныш зәңгәр курткасы, зур кара күзләре шундый ук матур, йөрәкнең тирән хисләрен уятырлык иде. Алда көтелгән ерак сәфәр, бер-береңнән ерагаю хисе элегрәк аерылышкан кешеләрне сихри рәвештә дуслаштыра да ул. Кафеда торт ашаганнарын яшьләр сизмәде дә. Элек сөйләшмәгән уртак сүзләр килеп чыкты, күчергәч, рәхәтләнеп үсеп китте бит. Менә табындагы кайнатма шуның алмаларыннан бит инде! Картлар, сүзсез калып, бер мәл оныкка карап куйдылар. Илмирга ни, коймакка кайнатма ягып, соңгы тапкыр ашагандай, тәмләп чәйләп утыра. Тәрәзәдән миләш ботагына утырган чыпчык күзгә ташланды. Нечкә ботагында авырлыгыннан кар ишелде, чыпчык як-якка карап, калган карны канаты белән туздырып, очып китте. Ашаганнан соң гына килә торган ләззәтле тынлык сәгате башланды. Саубуллашканда бабасы Илмирга алма кайнатмасын тоттырды.

“Әбиең күчтәнәче. Тегендә ашап, безне искә алырсың, яме!” – дип, оныгының җилкәсен кагып алды.

Машинада аларны “Күңел” радиосыннан татар җырлары озата кайтты. Бу җырлар тирә-яктагы манзарага бик килешеп тора: тәбәнәк таулар, ап-ак агачлар, тегендә-монда күренгән авыллар – күзне йомсаң да, гармун аһәңе, җыр моңы бу күренешне төп-төгәл сурәтләп бирер иде. Икенче көнне Илмир Айсылу белән күреште. Мөнәсәбәтләрен күптән түгел генә өзгән булсалар да, бу очрашу икесе өчен дә бик мөһим иде. Айсылуның таныш зәңгәр курткасы, зур кара күзләре шундый ук матур, йөрәкнең тирән хисләрен уятырлык иде. Алда көтелгән ерак сәфәр, бер-береңнән ерагаю хисе элегрәк аерылышкан кешеләрне сихри рәвештә дуслаштыра да ул. Кафеда торт ашаганнарын яшьләр сизмәде дә. Элек сөйләшмәгән уртак сүзләр килеп чыкты, уңайсыз дәшмәү дә булгалады. Илмир Айсылуның моңсу икәнен күзәтте. Күп кенә дуслары Илмирга ак көнләшү белән карасалар, Айсылу нигәдер жәлли иде аны. Бу хисне сизеп алган егетнең йөрәге кинәт эреде. Бөтен дөньяда ул бер үзе шундый ялгыз, әллә кайларга китәргә мәҗбүр кеше дип тойды. Тормыш бу мизгелдә икегә бүленде: җомгага хәтле һәм җомгадан соң. Җомгадан соң ни көтә – беләсе дә килми. Шунысы ачык: чемоданнан башка бер нәрсәне дә алып китеп булмый. Ә алып китәсе килгән шундый күп икән... Әтисе дөрес әйтте: һәр нәрсәнең үз бәясе бар. Өйгә кайту юлындагы тукталышта:

“Ярар, мин монда утырып кайтырмын инде”, – диде Айсылу.

Саубуллашу сүзләрен әйтмәскә, ишетмәскә тырышты кыз. Трамвайга утырырга да Илмирны шул кафеда сөйләшкән хәлдә истә калдырырга... Илмир йомшак кына: “Әниләреңә сәләм әйт” – дип, тукталышта берүзе басып калды. Җомгага хәтле өч көн калып бара иде...

Алмаз Салават улы Хәсәнов 1993 елның 29 апрелендә Чаллы шәһәрендә дөньяга килгән. Казан милли тикшеренү техник университетын (КАИ) тәмамлагач, туган шәһәренә әйләнеп кайта ул. Хәзерге вакытта “КамАЗ” җәмгыятендә инженер булып эшли. "Эш буенча командировкаларга еш йөрергә туры килә, шунда күргәннәрне фотога төшереп, фикерләрем инстаграмга язып барам, – ди Алмаз. – Язу – хобби кебек бер шөгыльгә әйләнде. Әлегә күбрәк русча иҗат итәм. Ана телендә яза башларга ниятем бар. Бу хикәя идеясе Urbantatar үткәргән татарча тренингның соңгы этабында туды. Әдәби язуның кыскача теориясен өйрәнеп, үзебез сайлаган темага хикәя иҗат итү бурычы куелган иде безгә. Мөһим тема сайладым, төп фикеремне кыскача, әмма анык белдерә алдым дип уйлыйм”.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: хикәя, әдәбият, кире кайту

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев