Логотип Идель
Әдәбият

КИТТЕ…  (Моңсу хикәя )

Күземне ачмыйча, капка төбен көрәгән тавышны ишетеп ята идем. Быел кар күп яуды шул. Ике җирдә көриләр. Берсе безнең өйнең каршы ягында, икенчесе – үзебезнекендә. Энекәштер инде... Нигә уятмады икән? Йокласын, аргандыр, дигәндер. Казаннан соң кайтырга туры килгән иде.

Күземне ачмыйча, капка төбен көрәгән тавышны ишетеп ята идем. Быел кар күп яуды шул. Ике җирдә көриләр. Берсе безнең өйнең каршы ягында, икенчесе – үзебезнекендә. Энекәштер инде... Нигә уятмады икән? Йокласын, аргандыр, дигәндер. Казаннан соң кайтырга туры килгән иде. Кинәт, башыма капка каршында калдырган машинам комачаулый торгандыр әле, дигән уй керде. Торырга кирәк. Каршы яктагы кар шыгырдату туктап калды. Аннан: – Айдар, Алмаз машинасы бугай бу, кайтты мәллә? Әле кичә генә Илһамны озатып йөри иде бит. Ну, халык та галәмәт күп иде инде, малай! Карадыңмы телевизордан?.. – Ничек карамыйсың ди, Разим абый. Бөтен халык өстенә төшкән кайгыны. Үлгән хәбәре килгәннән бирле, вакыт туктап калган кебек булды. Дөньяның яме юк, әле менә бүген дә шулай. Кулдан юньле эш килми. Көчкә көрәккә тотындым. Мал-туарны да карамый булмый. – Шулай. Минем дә көннәр шулай уза. Аның якты истәлеген догаларымнан калдырмыйм. Шәп тә җырлый иде бит, малай! – Шәп кенәме соң?! 
– Әйе! Карале, Айдар, «Әрәмәлек»не җырлаганы булдымы икән аның? Мин җырлый торганны, ә?.. – Әйтә алмыйм. Абыйдан сорарга кирәк. – Шулай шул. Ул беләдер... – Җырласа да, синең кебек үзәкләргә үтеп керерлек итеп җырламагандыр. Ул бит, урман эчендә утырган авылда үскән, әрәмәлекне күргәне булгандыр да, ләкин безнең яктагы кебек куе, киң әрәмәләр арасында йөрергә туры килмәгәндер. Шуңа күрә әллә ни кыра алмас иде ул «Әрәмәлек»не җырлап. Ә менә «Карурман»ны шәп сыздыра. Ай шәп җырлый ул аны, Разим абый! Әйеме?! Үзең дә беләсең... – Бәлки шулайдыр... әрәмәле җирдә үсмәгәч... Әмма минем җырлау да шул әрәмә биеклегендә һәм чыбыгының сыеклыгында гына шул, күрше. Аныкы күкләргә аша торган күкрәүле, шаулы, моңлы! Син, Айдар, мине котыртып торма, яме, минем җырлау Илһам-былбыл кырыенда чыпчык кебек чыркылдау гына. – Аның сыман консерваториядә укысаңмы, Разим абый?! – Ә менә анысы башка нәрсә!.. Дөрес әйтәсең, күрше! 
– Разил абыйлар кырыенда торучы Галимулла абый укыган булсамы?! – ...Ничек дип әйтәсең әле, укый торган җирне? – Консерватория! – Әйе, менә шунда, әйтмә, үзем беләм... Шаляпин булыр иде! – Шаляпинны да уздырыр иде. Ә Мотыйк Рафисы, Мотыйк Рафисы?! – Ул инде болай да Илһам Шакировның репертуарындагы бөтен җырларны үзе шикелле итеп җырлап йөрде. – Йә Мөслим Магомаев, һич югында Киркоров... – Күп бит безнең авылда талантлар! Әнә, тагын берсе чыгып килә, – дип, көрәген күтәреп, миңа күрсәтте Разим абый. – Петросян! Икесе дә рәхәтләнеп көлешеп алдылар. – Бу араларда бер дә көлгән юк иде әле, күрше. Әйбәт кенә кайттыңмы? Кичә генә Илһам җәсәде янында басып тора идең, инде менә кайтып та җиткәнсең... – Әйе, Разим абый. Кайгы-сагыш йөздән киткәне юк әле. Күңел Илһам абыйның китүен кабул итә алмый. Соңгы җыры җанны елата. – «Мәңгелеккә китеп барам» дип җырлый бит. Үзенең кайчан да булса китәчәген белеп, язып калдырган. Бәгырьне кисә, тураклый сүзләре, тавышы, аһәңе... – Илһамдай бөек булып булмас, ләкин халкың, милләтең каршында, әти-әниең, авылдашларың алдында Илһам Шакиров сыман, вөҗданың, намусың кушканча, пакь булып калырга мөмкин. Һич югында шуңа ирешү һәр кешенең бурычы. Шулчак капкадан чыгып килүче киленебез Илүзә күренде: – Алмаз абый, чәй дә эчмәгән килеш, монда чыктыңмыни инде? – Борчылма, Илүзә, чәй качмас, башта күрше белән күрешү – савап булыр. – Разим абый да качмас, ул гел менә безнең каршыда тора. – Хәзер керәм. Ни... – ...Синең аның белән байтак күрешергә, гас трольләрдә йөрергә туры килгәндер әле, әйеме, күрше? – О-о, Разим абый, сөйли китсәм, бер көн җитмәс, искә төшкәннәрен генә әйтеп үтим әле. 
– Абый, – дип бүлдерде мине энем, – урамда гына сөйләп бетерерлек түгел синең ул истәлекләреңне. Разим абый, безгә кер, өйдә, чәй артында гөрләшербез. Әйдәгез, Илүзә юкка чакырмый, коймак пешереп йөри иде, инде өлгерткәндер дә... 
Разим абый заманында колхозыбызның агрономы булып эшләгән кеше. Мин белә-белгәннән бирле иген кырларының уңышын күтәрү буенча бар көчен биргән, белемен кызганмый йөргән үз эшенең остасы инде ул. Аңа сокланып, безнең дә агроном буласы килгән чак лар бар иде. Монысы бер хәл: ә менә аның кебек егетләр урам иңләп җырлап йөрүләре, мәңге онытылмаслык булып истә калды. Күз алдына китерегез. Илле бишенче еллар. Минем кебекләргә сигез яшь. Авыл егетләрен армиягә озаталар. Әйткәнемчә, иңгә кулларын куеп сафка тезелгән Разим абый кебек егетләр, урамнан «Шахта»ны җырлап килә. Урам тар боларга. Сул яктан гармун тартучы егетләр ташка абына күрмәсеннәр, үләнгә сөрлегеп егылмасыннар дип, аларны утаучы малайлар бара. Сафтагы егетләрнең берсе өстә җырлый – тавышы нечкә, икенчесенеке калын – аста яңгырап, җыр галәмәт көчле чүли. Без – бала-чага – артларыннан ияреп барабыз, ләкин җырның сүзен белүчебез юк. Бары тик безгә аның бер сүзе генә таныш – «шул» дигән җире. Шул төшенә кушылып булмасмы, дип көтәбез. Башка җире – «лай-лай-лай». Менә җиттек дигәндә, егерме биш егетнең тавышына, арттагы кырык баланың «шул»ы кушыла. Үземнең күргән бар: янәшәдәге өйләрнең салам түбәләре күтәрелеп куя иде. Әле бит безгә егермеләп авыл кызы да кушыла, яшьтәшләр, алар да безнең кебек иңгә-иң куеп җырлап бара. Мондый бердәмлеккә, мондый дуслыкка, мондый рухка кем каршы килә алсын! Бернинди дошман тыгыла алмый мондый илгә! Башлары ике булса – килеп карасыннар!.. 
– Менә, – дип башладым мин сүземне. – Беренче мәртәбә Илһамны тугызмы, унмы яшьтә сезнең ындыр артында күрдем, күрше. – Шыттырырга тотынды, – дип, Разим абый, энекәш белән киленебезгә көлемсерәп карап куйды. – Петросян, дидекме әле?  
– Билләһи, алдамыйм. Күрше Шәңгәлче авылында концерт була дигән көн иде. Нинди концерт, кемнәр килә – ул чагында андый сораулар бирү юк инде. Кем килсә дә, карыйбыз. Еш килмиләр... Мин кичтән үк әтидән рөхсәт сорадым: «Кыр бакчасындагы бәрәңгенең төбенә өеп бетерсәң, барырсың», – диде. Кыр бакчасы ул елларда сезнең ындыр артында гына иде. – Әйе, аннан бүлгән чаклар да булды... – Иртүк тордым да, матикны алып, бакчага йөгердем. Кояш чыккан, көн аяз, эшкә тотындым. Ару-талу дигәнне уйлаган да юк. Ул вакытта күпме җиргә утыртылганы хәтердә калмаган бәрәңгенең – ундүрт сутыйлап кына булгандыр әле. Тырышам. Миңа бит концертка барырга кирәк – бер үзем. Энекәшләр кечкенә. Әти-әни эштә, булышучылар юк. Бу йөкләмәне миңа үтәп бетерергә дә димәгәндер инде?.. Байтак эшләгәннән соң карыйм, «Сәкинә» тыкырыгыннан бер абый белән апа кеше килеп чыкты. Апа дигәне абыйның иң өстенә башын терәгән дә җырлап бара. «Айлы төн»... сүзләре онытылган... «йоклый гөлләр, кошлар тынып калган, ә мин йоклый алмыйм, сине уйлыйм һаман...» – дип әллә нинди һиндстан җырына охшаган көйне җырлый бу. – Карале, шул җырны исеңдә калдырдыңмы? – Әйе, күп еллар үткәч мин ул җырны теге апа җырлаганын таныдым, Разим абый. – Карале, Айдар, бу чын күргән шикелле итеп сөйли бит. – Кемнәр булып чыкты инде алар? – Ашыктырма. Соңрак әйтермен. Әйе, менә шул җырны җырлап чыктылар болар тыкрыктан. Мин, кызыксына төшеп, тиз-тиз матигымны уйнатып, яннарына якынайдым, өйгән булып. Якыннанрак күрәсем килә бит «һинд киносын». Шулвакыт, теге апа, капылт кына җырыннан бүленеп минем янга килде дә, башымнан сыйпап: – Үскәнем, башыңа кызу кабар, бар, өеңә кайт, мондый эссе көндә кояш астында эшләргә ярамый, эш качмас, – дип әйтеп салды. Һәм алар, җырларын дәвам итеп, ындыр артлатып, Шәңгәлчегә таба юл тоттылар. Мин, әлбәттә, эшемнән туктамадым, башыма зур гына әрекмән яфрагы капладым да өюемне белдем. 
Нихәтле тырышсам да, әлсерәү үзенекен итте, суга сусаудан өйгә юнәлдем. Инде каршыма, матигын тотып, әнием дә килә иде. – Бар, кайт инде, улым, аргансыңдыр. Өстәлдәге катык синең өчен, яме, – диде. Әллә башымдагы әрекмән яфрагына күзе төштеме: «Маладис!» – дип тә өстәде. Кичен мине үзләре белән концертка алып бардылар. Сәхнәсе – ачык машина әрҗәсе иде. Кеше арасыннан тыгылыбрак карасам, теге, бакчада башымнан сыйпап киткән апа – 
Әлфия Афзалова, ә абый кешесе – Илһам Шакиров булып чыкты. Менә, Разим абый, мин Илһам абыйны һәм Әлфия апаны шуннан бирле беләм. – Без ул вакытта тумаганбыз да икән әле, – дип шаккатып куйды киленебез. – Үзләренә дә бу вакыйганы сөйләгәнем булды, – дип сүземне дәвам иттем. – Нәрсә диләр соң? – Хәтерләмиләр. Үз гомерләрендә күпме баланың башыннан сыйпаганнардыр? Күпме сабыйның?! Куллары белән, җырлары белән дә әле! – Җырлары белән, дигәннән, – дип элеп китте фикеремне күршем. – Менә синең әтиең – Наил абый, авылда иң беренчеләрдән булып, радио-телевизор алып, күпме пластинкалар тыңлатып, күпме артистлар чакыртып, концертлар куйдыртып, халыкны шатландырды. Илһамнар, Әлфияләр күп килде безнең авылга. Наил абыйны шәхсән беләләр иде алар. – Рәхмәт, Разим абый. Бездә ул вакытларда чыккан барлык пластинкалар бар иде шул. Аларны әйләндерә торган радиола да алды әти. Ә мин көне-төне «Баламышкин»ны уйнатам. Ул җырны баянда бигрәк тә шәп итеп Рифкать Гомәрев уйнавында ишетеп, таңнар калдым. Бер җирендә Гомәрев аны баянында өстән аска кадәр сыдырып төшә иде дә, шул җиреннән яңадан өскә кадәр сыдырып менә иде. Гаҗәп инде, билләһи! Ә Рәфкать Гомәрев уйнаганда Илһам абый җырлый гынамы соң – өзә үзәкне! Берсендә химия-технология институты актлар залында узган «Саз» ансамбле концертында мин «Өнсә» җырын җырладым. Илһам Шакиров тамаша залында утыра, дигәч, дулкынлануымнан тавышымны югалттым. Тамагым шартлап ярылырдай булып кипте. Су эчеп карасаң да файдасы юк икән андый чакта. Хурга калып, көчкә җырлап чыктым. Тамашачы кул чапкандый булды булуын. Андый вакыттагы хәлемне үзем генә чамалыйм – җир тишегенә кереп китәрдәй идем. Соңыннан сый табыны да әзерләнгән иде. Шунда бөтен кыюлыгымны җыеп: «Илһам абый, юньләп җырлый алмадым бит», – дип, елардай хәлгә җитеп, сүземне әйтә алдым. Ә аның: «Андый чаклар үземдә дә күп булды, энекәш», – диюе күңелгә җан өрде. Югыйсә, эстрададан бөтенләй китәр дәрәҗәдә идем бит. Разим абый, тын да алмый тыңлап торган җиреннән уянып киткәндәй итте: – Әйе шул, кайвакытта минем дә тамакка әллә ни булып куя – тавыш чыкмый. Чыннан да кибә, су эчсәң бетәр төсле, ләкин – юк. Синең дә, Илһамның да андый чаклары булгалаган икән. – Үзең дә шулар затыннан икәнлегеңә куанып утыр, – дип шаяртып алды Айдар. – Бераз җырлап алмыйсызмы соң «Әрәмәлек»не? – Юк, без үзебезчә «кайгы көннәре» игълан итик. Илһамны, аның бөеклеген искә төшереп, сөйләшеп кенә утырыйк. – Менә өчпочмак та пешеп җитте! Илүзә табынга куйган өчпочмакларыннан борынны ярып, затлы тәм исе бүлмәгә таралды. Барыбыз да Илүзәгә рәхмәтләр яудырып алдык. – Күрше, син яшьтән үк үзеңне аның янәшәсендә йөргән кебек итеп сөйлисең. Чыннан да шулаймы соң ул?.. – Әлбәттә. Менә тагын бер очрак. Мин бит Авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәч, әтинең сеңлесе – Динә апада тордым. «Коммуналка» дип аталган бер коридорга дүрт бүлмәле, барысына бер кухнялы шундый кысан җирдә, андагыларны тагын да кысыбрак яшәргә, укырга туры килде. Рәхмәт инде апага. Ят итмәде. Зарланмады. Үзенең дә укучы кызы – Роза да бар бит әле. Менә шунда яшәгән чак. Күрше бүлмәләрдә руслар һәм Сарман районындагы Теләнче Тамак авылыннан килгән Самат абый гаиләсе яши иде. Менә шул Самат абый белән Илһам Шакиров Теләнче Тамак мәктәбендә бергә укыганнар. Кайвакытта, ул бүлмәдән радиода җырлаган кебек, Илһам тавышы ишетелә иде. Мин шуны аера алмый коридорда йөрим. Әллә Шакиров үзе килгән, әллә радиодагы концертымы? Беләсе килә. Беләсе генә түгел, күрәсе килә. Берзаман күрәм, коридорда Илһам бара, телсез калдым. Күрешкәч, «Алмаз» дип исемемне генә әйтә алдым. Ул анда, әлбәттә, башка вакытларда да килгәләгән, ләкин мин өйдә булмаганлыктан, кул бирешүләр бүтән насыйп булмады… Шул чактагырак вакытларны әйтәм. Мин бераз уйланып тынып тордым. Шунлыктан берсе дә бу паузаны бозарга бозмады. Килен генә: – Үзегез мине мактадыгыз, ә үзегез бер дә ашап утырмыйсыз... Тәмле түгелме әллә өчпочмак? – дип кыстау сүзләрен әйтеп алды. – Илүзә, синең аш-су, тәмле ризыклар пешерергә бик оста икәнлегеңне беләм, ә менә картайгач, артыгын ашап булмый икән шул. – Шулайдыр, Разим абый, яшь чакта булмаган, ә хәзер – үтми дисең инде. Берәү яшь чакта китап җыя икән дә китап җыя икән, ләкин үзе аларны укымый, ди. Нишләп җыясың соң аны укымагач, диләр икән... Пенсиягә чыккач вакыт күп була, шунда укырмын, ди икән. Менә пенсиягә дә чыккан, теге китапларыңны укыйсыңмы соң, дип сорагач, күз бетте, дип әйткән. Син дә шуның шикелле, ашый алмый башлагансың. – Ул вакытта ашарына да юк иде бит... – Илһам абыйның да үзеннән: «Чабата үреп, шуны сатып, тамак туйдыра идек», – дигәнен ишеткән булды. Кәрҗин дә үргәннәр... – Ул сугыштан соңгы елларда күргән-түзгән ачлыкны сөйләп бетерерлек түгел инде, искә төшермәвең хәерле, – дип күршебез сүзне икенчерәккә борды. Мин дә шуны сизеп, башка нәрсә турында сөйләп киттем. – Соңрак, телевидениедә эшләгәндә, Илһам абыйны бер җыры белән киносыман итеп төшерергә туры килде. «Җырланмаган әле безнең җыр» дип атала иде ул. – Шәп, бик шәп җырлый ул аны, – дип кабынып алды Разим абый. – Аның шәп итеп җырламаган бер генә җыры да юк, – дигән фикерен ассызыклап әйтеп куйды энем. – Монысы аеруча нык килешә иде аңа. Шуңа бик яхшы сюжет уйлап чыгардым. Кинооператорлар да ошаттылар, шуңа күрә дә нык бирелеп төшерделәр. 
– Абый, күрдем бугай мин ул фильмны телевизордан... – Күргәнсеңдер. Алдан, Күн авылында тимерчелек бар икәнен белеп, анда барып тимерчесе белән сөйләшеп куйдым. Аннан соң авыл халкы белән күрешеп, кайбер нәрсәләрне килештем. Халык белән күмәк төшү дә сюжетка керергә тиеш иде. Билгеләнгән көнне киттек Илһам абыйны алып шул авылга. Тимерче, алачыгын ачып, инде күриген тартып учагын кыздыра... Без килеп керәбез. Операторларга баштан ук төшерә башларга әйтелгән. Илһам абый инде төшә башлаганын белми, аңа әйтелмәгән, әмма әлеге дә баягы җырны магнитофон аша яңгыратабыз. Беләсезме, мин үзем дә ул чаклы җайга килеп торыр дип уйламаган идем, җыр аның тавышы белән язылган бит. Илһам абыйга кушылып җырлыйсы юк. Ул, күрик бавына тотынып, берничә мәртәбә учакка һава өрдертте дә, озын саплы кыскыч белән күмер арасын актарырга тотынды. Өйрәтеп торасы да юк. Анда без тимерче белән тырма тешләре тыгып куйган идек. Илһам-тимерче шуларның берсен эләктерергә азаплана башлады. Эләктерә генә алмый бит – кулы калтырый... Әллә каушады, әллә кулы пешә. Кыскычын ташлап, тимерче сузган бияләйләрне киде һәм шалт итеп, бер тешне эләктерде дә. Ут кебек кызган тимерне сандалга куеп, чүкеч белән очын төяргә тотынды. Кулы кулга йокмый, ниндидер осталыгы бар үзенең!.. Чүкечен бер кызган тешкә чүкеп, бер сандалда биетеп, тимерчегә кай төшенә сугарга кушып тора кувалдасы белән. Ул бит әле һаман төшерәләр дип уйламый. Монысы булды дигән сыман, тешне җәһәт кенә сулы тимер ләгәнгә тондырды. Чыжылдап су фонтаны гына күтәрелеп калды. Яңадан, күрикне бер-ике өрдереп, икенче тешне уттан эзли башлады. Аңа: – Булды, булды, Илһам абый, молодец! – диделәр. – Нәрсәсе булды? – дип аптырап карап тора бу операторларга. – Төшердек, менә дигән кадрлар! Илһам-тимерчегә алкышлар яуды. Соңыннан Илһам абый менә нәрсә диде: – Минем әтинең тимерче булганын белеп төшердеңме моны? – ди. 
– Билләһи белмәдем, – мәйтәм. – Менә шуны искә төшергәч, кулларым калтырады. Аның язмышы күз алдыма килде. «Халык дошманы» дип, тырма тешләре ясаган җиреннән кулга алып китеп, безне ятим калдырдылар бит. – Илһам абый, күңелеңә яра салганмын икән, гафу ит! – Юк, рәхмәт кенә әйтәм мин сиңа, дустым. Рәхмәт кенә... Шуннан соң без шушы җыр яңгырашы астында урамга чыктык. Авыл халкы күп җыелган иде. Киң юлны иңләп, авыл үзәгенә таба Татарстан әләменә карап барабыз. Җыр күкрәкләрне киңәйтә, күзләребез күкләрне иңли, дәртле җырга кушылып атлаган адымнарыбыз ныклы... Илһам абый үз тавышына кушылып, аны тагын да ныграк көчәйтә. Бу рәвеш безнең бергәлекне, халыкның бетмәс-төкәнмәс көчле рухын күрсәтергә тиеш иде һәм без ул максатка ирештек тә! Җыр берләштерә дә, җыр юата да, җыр дәртләндерә дә, сәламәтләндерә дә, нурга да илтә! Илһамыбыз белән бигрәк тә... Шулчак бер капкадан мәет күтәргән төркем килеп чыкты. Нишләргә? Көтелмәгән хәл бит бу... Авыл халкы үлем-китем булуын нигә кисәтмәгән? Җырыбыз тынды, без матәм кайгысына уралып, җеназа күтәргән ирләр артыннан киттек. Кем булды икән ул? Хатын-кызмы, ир-атмы? Аны сорар хәлдә түгел идек без. Илһам абый, араларыннан берсен табып, кесәсендәге бар булганын санап тормыйча, кемгәдер хәер бирде. Дөнья менә шулай ул… Бу вакыйгага инде егерме бишләп ел узды. Мин бу хәлне начарга юраган идем. Алай булмады. Илһам абый әле шуннан соң менә күпме еллар халкыбызның күңелен җырлары белән сихәтләде, дәвалады, рухландырды, юатты, шатландырды. – Мин дә нәкъ синеңчә уйлыйм, күрше, – дип ныклы тавыш белән әйтеп куйды Разим абый, чәен кабып. Сагышлырак, күңелсезрәк вакыйга сөйләп ыргыттым шул. Нишлисең, дөньяда гел уйнап-көлеп кенә яшәп булмый. Менә үзе дә якты дөньяны ташлап китеп барды. Бераз озакка сузылган тынлыктан соң ул: – Кызык кеше идеме Илһам Шакиров? – дип сорады. 

– О-о! Ничек кенә әле! Аның бу сыйфатын җитмеш яшьлеге уңаеннан республика буенча концертлар куеп йөргәндә күп күрергә туры килде. Мин анда алып баручы буларак катнаштым. Ул җырлап бетергәч, чыгам да сәхнәгә кулларымны сузып: – Илһам Шакиров! – дим. Шулай бит инде концертны алып баручыларның гадәте – халык шашып кул чапканда кабат чакырышлы. Әй чыга бу: – Белмиләр иде! – дип. Үзе көлә. Берзаман мин аның үзен дә кызык иттем! Кайбер җырын җырлап бетергәндә озак итеп сузып тора торган гадәте бар иде аның. Берсендә, менә туктый дигәндә, моның шикелле тавыш белән алдырып, сәхнә артында дәвам иттем. Минем дә кулда микрофон бар бит. Халык күрә авызы ябылганын, ә тавышы һаман бара. Каушап калды абзыебыз. Үземнең тын да мәңгелек түгел, озакка бармый – бетә. Шунда аның кебек атлап чыгам да: – Фонограммага җырлый, – дим. – Син икән әле, кыланчык, – ди. Үпкәләми. – 
Тагын шулай итәрсең, яме, башка вакытта да, – 
ди. Аның концертларында үзенә пародия җырлаган да күп булды. Тагын Салаватның бер концертында кызык ясадык. Катнашырга Илһамны да чакырган. Мин дә шунда. Студентлары да байтак. Концерт юньләп әзерләнмәгәнме, программасы да төзелмәгәнгәме – рәте-башы юк баштагы чыгышларның. Артистлар сәхнә артында: «Хәзер кем чыга соң инде?» – дип өелешеп торалар. Салават миңа бу җитешсезлекне тиз генә җайга салырга кушты. Кыен булса да, мондый хәлдә «черки дагалаган кеше» бит инде абзагыз. Тәртипкә тиз керттем программаны – концерт гөрләп китте. Башта Салаватның берничә студенты җырлый да, мин чыгып көлдерсәм көлдерәм тамашачыны, көлдермәсәм – Салават җырлый. Илһам абый да бар бит әле. Беләм, аны Салаватка хәтле сәхнәгә чыгарырга ярамый, чөнки Шакиров җырлавыннан соң Фәтхетдиновныкы пүчтәгрәк булып яңгыраячак. Кызык та ясыйсы килә, Илһам абый да мәзәкчән кеше. «Хәзер чыгарасыңмы?» – дип, студентлардан соң минем касыкка төртә башлый. «Әйе, – мәйтәм, – әйе!» Тоттым да шулай иттем – Салаватка хәт 
ле Илһамны чыгардым. Ну җырлап та күрсәтте инде, малай, «Карурман»ны! Салават артта нишләргә белми өтәләнеп йөри. «Кем чыгарды аны, кем чыгарды?!» Белә, югыйсә, мин икәнне. Килми яныма. Ниһаять, Илһам җырын сузып бетергәч, акылын җыеп сәхнәгә чыкты да, җырчыны олылап, исем-фамилиясен, әтисенең исеме – Гыйльметдинне дә әйтеп, мактаулы дәрәҗәләрен дә тезде. Әлбәттә, якын дусты икәнлеген дә ассызыкларга онытмады һәм... миннән сорамыйча, кабаттан студентларын җырлатырга тотынды. Башы эшли егетнең! Ни дисәң дә, ул да бит сәхнәдә яшәп, каешланып беткән артист! Сәхнәдән чыккач, Илһам абый минем яннан берәүгә дә сиздерми, күзен кысып үтте. Мин дә җавапка шулай иттем. – Артистлар арасында да шундый «этлек»ләр ясау бармыни ул? – дип сорап куйды күршем. – Ничек кенә әле! – Абый, Разил абыйны депутат итеп сайлап йөргәндәге теге кызыкны сөйлә әле! – Мәктәп ишегалдында Илһам Шакировны каршылаунымы? – Әйе. – Разил Вәлиев белән алар күптәнге танышлар, дуслар бит инде. Разилнең Мәскәүдә укып йөргән чакларыннан бирле. Илһамның шул вакытларда башкалабызда концертлары булганмы, әллә пластинкага җыр яздырып йөргән чагымы, кем белгән. Шунда Разилне табып, тулай торагына килгән һәм бер көйгә сүзләр язуын сораган. Бу эшкә вакыт бик аз бирелгән – икеме, өчме сәгать. Өлгерсәң – даһи, өлгермәсәң – беттең... Язган бит бу моңа. Ошаткан Илһам! «Дулкын» дип аталган шигырьгә менә дигән җыр туган: «Чем кара карлыгачлары, Гөнаһсыз иде яры...» – Шул җырмыни инде ул?.. – дип Разим абый кабынып куйды. – Шул. – Абый, хәзер Разим абыйны елатасың. Ишегалларында көн саен җырлап йөри ул аны. – Җырласын, шәп җыр бит: «Ник шунда гына калмады, Ник дулкын китте ары?» – Ни... Түбән Камага Разилнең сайлау кампаниясен куәтләп җибәрү өчен Илһам Шаки ров үзе киләм, дигән. Менә аны каршыларга дип Түбән Каманың бөтен җитәкчеләре, мәктәп укытучылары, милли киемдәге чәкчәк тоткан кызлар, Разил үзе һәм тыгыз сафның кырыендагылар – без – Илһам Шакировны көтәбез. Ә ул һаман күренми. Күзебез киң итеп ачылган капкада. Разилнең телефоны колагыннан төшми – Илһам белән сөйләшә, күрәсең... Килеп җитәләр, ахрысы – Разил тыныч. Мин, мәктәпләрдәге очрашуларга күп йөргәч, андагы керү юлларының байтак икәнен беләм. Шуңа күрә, карашым олы капкага гына төшми. Артка, янга, кырыйларга да күз төшерәм. Сизәм, каршылаучы «олы абзыйлар» Илһам Шакировның бик тә шәп иномаркага утырып киләчәгенә шикләнмиләр. Үзем дә мондый күренешне инкарь итмим. Әйбәт бит инде чыннан да шулай булса! Берзаман артыбызда дырылдап килгән машина тавышына игътибар иттем. Борылып карасам, моннан ун еллар элек баянчы Илфират Гыйззәтуллинга үзем унике ел йөргәч саткан, инде хәзер үзе ун гына ел йөрмәгәндер, ямаулык өстенә ямаулык ябыштырган минем «буханка» – УАЗигым килә. Тормозларын чыелдатып туктады бу безнең янда. Моңа берәүнең дә игътибары булмады. Күзләр һаман олы капкадан керәчәк, ким дигәндә «Мерседес» яки «БМВ»да 
иде. Нишләп килеп чыккан әле «УАЗ»ик монда? Рульдә чыннан да Илфират икәнен таныдым. Янәшәсеннән, акрын гына ишек ачып, Илһам Шакиров чыгып килә. Төште. Илфират аны култыклап алды да, җитәкләп безгә таба кузгалдылар. Илһам абый, үзенә арты белән торган халыкка карап: – Болар нишләп торалар? – ди. Мин әйтәм: – Сине каршылыйлар. – Менә бит мин. Килеп җиттек, очып, – ди. Шулчак тантана сафы безгә таба борылды. Китте сөенү, шатлану, куану, күрешү, кочаклау, бер сүз белән әйткәндә – Илһамны зурлау, хөрмәтләү, күкләргә чөю. – Бик әйбәт килеп чыкмаган бу каршылау... – Нишлисең, хакыйкать!.. – ди Разим абый. – 
Аның мондый хәлләргә бик исе китми бугай, әйеме? – Юк, әлбәттә. Гади халык чын күңелдән, ихластан каршылый. Ә түрәләргә – вазифа… Үзе сөйләгәне бар: «Әгәр мине кем дә булса 
мактый башласа, мин качам. Яратмыйм купшы сүзләрне», – ди. – Бик үзенчәлекле кеше икән Илһам. Югыйсә, кайберәүләр бик ярата ич мактауны. – Шулай, Разим абый. Ул мондый чакта Ростроповичны мисалга китерә. – Кем инде ул? – Виолончелист. Теге идәнгә терәп уйный торган зур скрипкада уйнаучы. Дөрес әйтәмме, абый? – Дөрес. Ростропович виолончелист кына түгел, пианист та, дирижер да, композитор да, педагог та, бер сүз белән әйткәндә, ХХ гасырның иң күренекле музыканты. Берсендә ул Илһам ага Мәскәүдәге юлчы-инженерлар институты залында концерт куйганда, тамаша башланыр алдыннан сәхнә артына керә. «Исәнмесез, мин Ростропович, – ди. – Сәхнә артыннан гына булса да, концертыгызны тыңлыйсым килә». Беренче бүлек ахырында «Карурман»ны тыңлагач, «Бу җырың белән мине үтердең», – дип, Илһам Шакировны үзенә кунакка чакыра. – Иң шәп җырлаган, минем дә тәнемне чымырдата торган җыры ул аның, – дип хисләрен әйтеп салды Разим абый, минем сөйләвемнең бу төшенә җиткәч. – Бар бит кешенең тавышында, җанында шундый әсир итә торган аһәң!.. Берәү дә шуны сүз белән аңлатып бирә алмый, шулай бит, Алмаз?! – Шулай. – Моның өчен Илһам булып туарга кирәктер. Газаплар кичерергә, сагышка батарга, михнәткә чумарга, ачлыкны кичәргә, кимсетүләргә түзәргә, әтисезлекне... – дип тезеп киткән авырлыкларны санарга керешкән Айдарны бүлдереп, Разим абый үзенең еламсыраган тавышын кыстырды: – Анысын без дә кичердек, энекәш, үзегез беләсез, без дә әтисез үстек. – Шуңа күрә сезнең барыгызның күңелендә, җаныгызда моң ята. Энеләрең Равилдә дә, Назимда да, апа-сеңелләреңдә дә, үзеңне әйткән дә юк... Күршенең тамагына тыгылган ачы төерен йотып җибәргәнен көтеп тормый, сүземне дәвам иттем. Илһам абыйның сөйләгәне бетмәде бит әле. «Икенче көнне Спорт сараендагы зур концерттан соң, ул әйткән төгәл вакытка – сәгать тугызда мин инде Ростроповичларда идем. Галина Павловна Вишневская – җырчы, СССРның халык артисткасы мине бик тә купшы кичке күлмәктән каршы алды. Хуҗа кеше шундук фатиры белән таныштырырга тотынды, әлбәттә, мактанып: «Монысы америка кухнясы» – андагы газ плитәләре ничек кабына-сүнә, нинди лампочкалары яна, өстәлләре борыла-күтәрелә-төшә. Табында гел татар ризыклары: зур бәлеш, чәкчәк, гөбәдия. Миннән башка тагын өч-дүрт кунагы бар иде. Әңгәмә, башлыча, гел аның танышлары турында булды: Билли Брант, Жорж Помпиду һәм башка дәүләт җитәкчеләре, эшлеклеләре белән дуслыгы хакында. Ә менә музыка мәсьәләсендә аңлашу уртак иде. Шуңа күрә бу өлкәдә мин сынатмадым. Мин аңа Ватанны ярату турында сөйләдем, үземнең халкымның сәнгатен, мәдәниятен сөюемне белдердем. Һәм Рәсүл Гамзатовның сүзләренә таянып: «Әгәр дә үз халкыңның тарихына мылтыктан атсаң, киләчәк сиңа туптан атачак!» – дидем. Үз халкыңның тарихын яхшы белергә кирәк – аның шагыйрьләрен, галимнәрен, полководецларын. Әгәр белсәң, горурлыгың артыр. Әгәр инде белмәсәң, горурлыгың булмас, горурлыгың юк икән, димәк, милләтең дә юк дигән сүз. Шундый тәгълимат. Ленин, ялгышып, һәлакәт ясаган. Җирне – крестьяннарга, фабрикаларны эшчеләргә биргән, ә зыялыларны куып тараткан. Нәтиҗәдә, барыбыз да томана калганбыз!» Разим абый Илһам абыйның Ростроповичта кунакта әйткән сүзләреннән аһ итә: – Җырчы гына түгел, көчле сәясәтче дә булган бит! – Ә син ничек уйладың? Ул җырлый гына белә, дипме? – Мондый сүзләр өчен аңа рәхмәт әйтмәгәннәрдер... – Әлбәттә. Аның миңа тагын бер вакыйганы сөйләгәне бар. Йөгертеп кенә әйтеп үтәм. Үзбәкстандамы, Төрекмәнстандамы гастрольдә йөргән чагы икән. Партиянең көчле вакыты. Илһамның күп концертлар куеп, дәүләткә зур табыш китерә торган еллары. Моны, тегендәге концертларын өзеп, хөкүмәт концертына бер җыр башкарырга дип, Казанга чакыралар. Нихәтле артистлар эшсез ятачак, күпмегә план үтәлми, юл газабы – гүр газабы дигәндәй, Мәскәүдәге түрәләргә мактану хисендә – менә син кайт та кит... Акыллары алтын икән, ди дә кайтмый егет. Менә шуннан соң аңа байтак вакытка сузылган кырын карап йөрүләр башлана: мактаулы исемнәр мәсьәләсе, фатир һәм фәлән-төгәннәр... Мондый нәрсәләргә аның мохтаҗлыгы бар, сүз дә юк. Ләкин ул ялынып-ялварып йөрүләрдән өстен. Мактау лы исем, дигәннән... Ул бит инде болай да халыкныкы! «Түрәләрнеке» дигән мактаулы дәрәҗә юк бит. Берзаман, әле мин филармониядә режиссер булып эшләгәндә, зур концерт программасы әзерләп, Уфага юл тоттык. Сценариен да үзем яздым. Сюжет болай бара: иң беренчеләрдән сәхнәгә Илһам «Өммегөлсем»не җырлап чыга. Кисәк аның күренүен халык көтми бит әле – гөр килеп алкышлар башлана. Бер куплет та бетми, янында Әлфия Афзалова пәйда булып, бии-бии җырлый башлый. Килештереп җырлауны аңа куш инде – кул чабулар бермә-бер арта. Шуннан соң Хәмдүнә күренмәсенме?! Үтә дә дәртле җыр яңгырый. Илһам, Әлфия аңа кушылып җырлаган булып килештерәләр. Әйе, әйе, сәхнәдән берәү дә китми, җыелалар гына. Ниһаять, Эмиль Җәләлетдинов, Вафирә Гыйззәтуллина, Римма Ибраһимова, Флера Сөләйманова, Рөстәм Маликов һәм башкалар, һәм башкалар чыга... Филармониянең җырчылары барысы да – яшьләренә кадәр тамашачы алдында. Алкышлар, алкышлар, алкышлар... Сәхнәгә кем чыкканын әйтеп торышлы түгел – халык барысын да таный. Менә шундый рәвештә, бер сәгать тә ун минут буе, тәнәфескә кадәр музыкаль шоу – театрлаштырылган тамаша бара. Ә тәнәфестән соң, кирегә таба – 
яшьләрдән башлап Илһамга чаклы берәмберәм җырлау финалга китерә. Менә шундый программа алып барган идек Уфага. Безгә кадәр сәгатьләрдә шул ук мәдәният сараенда башкорт дусларның концертлары булган икән. Аларның тамашачысы гардеробта киенә, безнең концертка килгәннәр чишенә. Русча бер сүз белән әйтсәк – бардак. Дөресен сөйләсәм гаеп итмәссез – аларның концертын караган тамашачы аз иде. Ә безнекенә – фойеда йөрешле түгел – тыгын. Миңа шулвакыт: «Концертыгызны Башкортстанның мәдәният министры килеп караячак», – дигән хәбәрне җиткерделәр. Зур кешене каршы алырга кирәк бит инде. Кем каршыласын – мин! Бездән андый дәрәҗәдәге кеше юк. Халык арасыннан көчкә таптым моны. Миңа шелтә белдерә: «Нинди башбаштаклык бу?» – ди. Янәсе, халык күп, моңа йөрешле түгел. Киресенчә шатланырга кирәк бит инде, халыкның күплегенә. Мин аңа башта Илһам Шакиров янына кереп чыгарга киңәш иттем. Ярар, диде дә каядыр югалды. Көтәм-көтәм, күренми. Аптырагач, Илһам абый янына кереп: – Мәдәният министры күзеңә чалынмадымы? – дип җиңелчә генә сорадым. – Юк, андый комачаулап йөрүчеләрнең күренмәве хәерле, – диде. Ярый, минем чакыруым дөрес булсын дип, тынычландым. Ә ул концертны да карап тормаган, качкан икән. Ишеткәндер, концертыбызның үзләренекенә караганда шәбрәк икәнен. Бәлки мөһимрәк эше килеп чыккандыр, министр, чүтеки. – Соң, шунда кереп сөйләшеп чыкса ни була инде? Илһам пүчтәк кеше түгел бит! – дип пошынып куйды күршем. – Ничек инде министр башы белән вакланып йөрсен, – дигән киная ыргытты энем. Миңа бу чатаклыкны төгәлләп: – Нигә шундый урыннарга малай-шалайны куялар икән? – дияргә генә калды. – Нинди кыяфәттә качты икән ул анда, күрәсе иде... Сөйләшмичәрәк торган тынлык Айдарның кече улы Айбулатның укудан кайтып керүе белән өзелде. – Нихәл, энем? Бишенче сыйныфтамы әле син? Укулар ничек бара?.. – Әйбәт, Алмаз абый. Тырышам. – Гармуныңны тартасыңмы? – Көн саен. – Разим абыеңны «Әрәмәлек»кә җырлата аласыңмы инде? – Мин уйнаганга җырлаганы юк әле. Ул гел син кайтканны көтә. Әңгәмәгә әтисе кушылды. – Хәйран гармунын кулына ала башлады әле. Вакыты булганда абыйсы да булыша. – Айбулат, Илһам Шакиров дигән җырчыны белә идеңме? – Ничек белмисең инде?.. Аның җырлаганын гына яратам мин. 
– Һәм Алмаз абыеңны, шулай бит, – дип өстәде әтисе Айдар. – Шулай. – Менә шул Илһам абыйны мәңгелек дөньяга озатып кайттым бит әле, энем. – Телевизордан күрдем мин сине. Кешеләрнең чуты-кырые юк иде. Елыйлар... Мәктәптә дә җырларын яңгыраттылар. Күңелсез булды. – Син аның җырларын өйрән, яме – уйна да җырла! Зур Кеше булырсың. – Ярар. Мин авыр уйларны юып алырга теләп, Илһам Шакиров турындагы тагын бер истәлекне сөйләргә булдым. – Ә сез, беләсезме, Илһам абыйның кушаматы ничек? Кисәк бирелгән сорауга әңгәмәдәшләрем аптырап миңа карап тора башладылар. – Былбылдыр инде, – диде Айбулат. Мин аның җавабына сокланып тордым да, ләкин үзем җавап бирергә тиешле мәгънә андый булмаганга, серлерәк итеп: – Юк, – дидем. – Ә ничек? – диделәр барысы да бертавыштан. – «Күке». Аптыраулары тагын да артты. Мин аның үзеннән сорадым бу турыда. Кире какмады. «Каян белдең инде аны тагы?» – дип кенә әйтте. Бу кушамат аңа бабасы Шакирдән калган. Шакирнең бәләкәй чагы. Урамда уйнап йөргәндә яныннан бик карт әби үтеп бара икән. Аның авыру икәнлеге бөтен авыл кешесенә мәгъ лүм, хәтта Шакир дә ул турыда белә. Шакир моннан сорый: «Әби, кая барасың, хәлең авырдыр бит?..» «Менә, улым, урманга барып күкедән сорыйм әле, күпме гомерем калган икән? Кешенең яшен күке санап бирә, дигән гыйбарә бар, диләр», – ди. Малай аптырап кала – ничек инде күке кешенең күпме яшисен санап бирә алсын... Кызыксынып, артыннан ияреп китә малай. Озак барасы түгел, аларның авылы урман эчендә. Әби бер җирдә туктый да, агач очларына карап: «Күке, күке, син кайда? Әйт әле, минем күпме яшисем калган? – дип кошкайны чакыра. Җавап бирүче юк. Әби тагын күкегә дәшә. Тагын тынлык. Шакир, әбине кайгыга салмас өчен, куак артыннан «күкели» 
нәсер башлый. Әбинең яше ул вакытта ничә булгандыр, аны малай белми, йөзгә җиткәч, туктый. Менә ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз – юк, шул әби йөзгә хәтле яши. Шуннан бирле алар токымына «Күке» кушаматы ягылып кала. Кызыкмы? Моңа хәтле авызын ачып тыңлап утырган Айбулат: – Мин дә урманга барып, күкедән сорыйм әле, мин ничә яшькә кадәр яшим икән? – Ярар, ә мин куак артына качып, сиңа ике йөзгә кадәр күкеләрмен, – дип әтисе безне көлдерде. Мин: – Бу кушамат Илһам абыйга бик килешә, – дидем дә, боларның ярым шаярулы сүзләренә әһәмият өстәргә булдым. – Карагыз, күкенең тавышы бик моңлы. Ул шулхәтле моңлы, аны тыңлап тору күңелләрне тынычландыра. Дөньяда бар да имин сыман булып китә. Илһам Шакировның җырлавын тыңласаң да шулай. Бимазаламый аның тавышы – сыйпый, назлый, иркәли генә. Аның башкаруындагы Мостай Кәрим сүзләренә Сара Садыйкова язган «Өченче көн тоташ кар ява»сы мине аеруча тетрәндерде. Филармониядә режиссер булып эшләгәндә, нигезендә шушы җыр булган бер уй килде. Карале, мәйтәм, «Кырык биш ел тоташ җыр ява» ява дигән исем астында Илһам абыйның барлык җырчы туганнарын җыеп, зур концерт ясап булмасмы? Филармония җитәкчеләре белән сөйләшеп, мин бу идеяне тормышка ашырырга керештем. Иң авыры – Мәшһүрнең үзен күндерү иде. Ни гаҗәп, бу фикеремне ул авызымны ачу белән хуплап алды. Мин әйтәм: «Халык әйтүе буенча Кыям абыең үзеңнән шәбрәк җырлый диләр, аның уллары да җырга бик оста икән... Һәм үзең, аннан соң катнашырга теләгән бүтән туганнарыңны җыябыз да шаулатабыз татар дөньясын!» Матур итеп, әлеге дә баягы исем белән афиша бастырып эләргә өлгермәдек – билетлар сатылып беткән иде инде. Чөнки колак радиосы өлгеррәк. Бу концерт шулкадәр зур уңыш белән барды, хәтта филармониядән моны берничә мәртәбә кабатлауны сорадылар. Ләкин эшли алмадык. Кыям абыйның һәм улларының төп эше җырлау түгел бит. Үзләренең вазифаларында җаваплылыкны тою бу токымның абруе булып чыкты. 
Мин боларны сөйләгәндә Разим абыйның бик тирән уйга чумып утырганын сиздем. Һәм бу сиземләвем дөрес булып чыкты. Ул кисәк кенә менә мондый сорау бирде: – Алмаз, әйт әле, чыгармы татардан тагын бер Илһам Шакиров? – Белмим... – Шулайдыр шул... Менә сездән соң сезнең кебекләр чыктымы? Юк бит. Шәһәр салып куйдылар да барлык яшьләр шунда агылды. Фатир алалар, тормышларын көйлиләр – җайлы бит. Сезнең кебек җәфаланып укып йөрмиләр. – Сүзләреңнең куәтен җөпләп, Илһамның ничек укыганнарын сөйлим. Мин музфакта укыганда, вахтер Сания апа бар иде. Элегрәк бу бина пединститутныкы булганчы, консерваториянеке саналган. Шул елларда монда студент Илһам Шакиров та укыган. Менә шул апа сөйли: «Илһамны күргән саен сорыйм: «Нигә берәр юньлерәк кәчтүм алып кимисең? Инде радиода да җырлыйсың бит», – дим. «Әй, апа, анда җырлаган өчен күп акча бирмиләр шул», – дия иде. Шулай, укыганда ук танылды ул. Тырыш булды. Филармониядә эшли башлагач та ара-тирә кергәләде укыган җиренә. «Илһам, нишләп өйләнмисең?» – дип сорыйм. «Үземнең дә торыр урыным юк бит әле», – ди. Аннан соң торыр урыны булгач та шул сорауны бирәм. «Әй, өенә кайтып кермәгән, көне-төне җырлап йөргән кешегә кем кияүгә чыксын», – дия торган булды. Менә шулай, тегесе булсын, монысы кирәк дия-дия, филармониягә план тутыра-тутыра, өйләнер вакытлары үтте дә китте аның. Тәки ялгызы калды. Югыйсә, муенына асылынып күпме кызлар йөрде янында». Менә шулай сөйли иде Сания апа аның турында. Минем дә Илһамның үзеннән: «Бәхетлеме син?» – дип сораганым булды. «Мин дөньяда иң бәхетсез кеше», – дип җавап бирде ул. – Бәхет – чагыштырма нәрсәдер ул, абый, – дип әйтеп куйды энекәшем. – Өйләнеп гаилә корган, фатирлы булган, балалар үстергән кешеләргә бәлки тормыштан күп нәрсә өмет итмичә, тыныч кына яшәүләре зур бәхеттер. – Дөрес әйтәсең, энем, шулайдыр. Әнә, Илһам абый да танылып, бөек булып, халык кочагында коенып та, үзен бәхетле дип санамый. 
Мин хәзер менә шуны уйлыйм: бәхетсезлектән туа сагыш, ә сагыш – моң дигән сүз. Сагышка сеңеп яшәү моң тудыра. Күршебез Сарманай Рәмзиле шундыйлардан иде. Хәерчелектә, мохтаҗлыкта, авыр тормышта яшәделәр, ләкин сер бирмәделәр. Гаиләләрендәге барлык балалар моңнан туган дип әйтергә була. Яшьли әтисез үстеләр бит. Безнең урам буенча төшик, өй борынча ятимнәр... Ялгыз апалар. Кемнеңдер ире сугышта ятып калган, кемнекедер читтә бәхет эзләп йөреп кайтмаган, ә монда өй, урам тутырып балалар үсә. Ничек үсә? Кайда йөриләр? Ни эшлиләр?.. Зәй буена төшеп балык тоталармы? Суга батып үлмәсләрме? Колхозның яшелчә бакчасына һөҗүм ясамыйлармы? Каравылчы Хөснимәрдән абыйларын үртәп, кишер талап маташмыйлармы икән? Аһ, ул абзый бит болай да авыру... Ә бәлки болында юа җыялардыр? Әллә ындыр артында кукы әрчеп ашыйлармы?.. Түгел икән, әнә тавышлары инеш буеннан ишетелә – марля белән сөзеп балык тоталар, ди. Аһ, шайтаннар, әбиләренең кирәк-яракка җыеп куйган марляларын урлаганнардыр әле. Бер төркеме койма кырыендагы бүрәнәләр өстенә җыелып, күрше малае Җәүдәтнең кара ипие өстенә тоз сибеп чыккан телемен авыз суларын агызып карап торалар икән. Синең энең, Разим абый – Равил аннан: «Җәүдәт, бер генә каптыр әле, сугышканда яклар идем», – дип сорый икән. Каптырыр бар, Җәүдәт. Үзе ашап бетерә. Равил түзми, үзләренә кереп китә, черек бәрәңгедән көлчә итеп пешерелгән кабартма алып чыга. Аны шулай тәмле итеп ашавын тасвирласаң, авыз суларың китәр. Ә минем Миңлевафа апа пешергән көлчәне шулкадәр ашыйсым килә. Бирмиләр генә. Әнигә кергәч елыйм: «Нигә син шуны пешермисең?» – дип, «Әй, бала!» – ди әни, – алар бит юклыктан пешерәләр, ә синең өчен әле арыш ипиебез булып тора», – ди. Шуннан соң әни миңа зур итеп бер телем кисә дә, өстенә сытып кына май яга һәм болай ди: «Бар, чыгып башта Мәгъсүмҗанга каптыр – ул бигрәкләр ятим, аннан соң берәмберәм башкаларга да тешләтерсең, – дип әйтә. Ә үзе мин шулай итәр микән дип тәрәзәдән карап тора. Менә шулай үстек – моңлы балалар булып, сагыш йотып. – Айбулат, әле син һаман тыңлап утырасыңмыни. Дәресеңне хәзерлә! – дигән тавыш айнытып җибәргәндәй була. 
– Тагын бераз гына тыңлап утырыйм инде. – Утырсын, – диде энем, җылы гына итеп. – 
Илһам абый турында сөйләшү аның өчен тормыш дәресенең иң үтемлесе. – Анысы шулай, – дидем мин стенадагы сәгатькә карап. – Әле кичке ун да тулмаган икән, – дип өстәдем. – Әйе, йөз елга бер генә туа андыйлар. Ул безнең җыр сәнгатенең, мәдәниятебезнең хәзерге чорындагы намусы һәм вөҗданы! Илһам Шакиров беркайчан да акчага баш имәде, ул халкына баш иде, аңа мәдхия җырлады. Хәзерге җырчылар бу мәсьәләгә анык карасыннар! Хәер, эш кисәтеп куюдан үткән бугай инде... Әйе, «йолдызлар» күп, Илһамнар – юк… Шулаймы, Разим абый? – Шулай! Энекәш, бераз киеренкелек туганны сизеп, телевизор кабызды. Илһамны озату мәрасименең ахыргы өлешен күрсәтәләр. Анда кайгылы тынлыкны ертып, соңгы җыры яңгырый: 
Бу дөньяга килгәч инде Китмәенчә юк шул чараң... Мин бит тере йолдыз сыман Балкып янар өчен озак Мәңгелеккә китеп барам. 
Җир гаменнән мием чатный, Йөрәгемдә сызлый ярам... Мин бит заман ярын йотып, Иблисләргә ләгънәт укып, Мәңгелеккә китеп барам. 
Тәүге таныш офыклардан Ерагая һаман арам... Мин бит сөю җырын җырлап Ил халкының күңелен нурлап, Мәңгелеккә китеп барам. 
Йөрәк өзгеч сагышлы минутлар... Мин кыенсынып кына әңгәмәдәшләремә карадым. Разим абый кулъяулыгы белән күз төбен сөртә... Айбулат уйлары белән түшәмгә карап баккан... Энем, тын гына уйланып, күңеленнән елый иде. Аш бүлмәсендә кайнашкан Илүзә дә – куллары белән йөзен каплаган... Мине әйтәсе дә юк... бәгырь йомшак... Җырның соңгы сүзләреннән яңгырап калган моңга ияреп: «Китте...» – дип кенә әйтә алдым.

Алмаз Хамзин

Фото:pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев