Логотип Идель
Әдәбият

Әкият иленнән килгән кыз (хикәя)

Иртән Ания будильник тавышыннан өстәлгә башын салып, урындыкта утырган килеш кисәк кенә уянып китте. Аның кырыенда иртәнге кояш нурлары астында ялтырап картина ята иде. Ания үткән көндә нәрсә булганын искә төшерде дә елмайды.

Хаҗиева Айлия Айдар кызы 2005 елда Саба районы Тимершык авылында дөньяга килә. Тимершык урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы. «Илһам» бәйгесенең 2016 һәм 2019 еллар лауреаты, «Глаголица» премиясенең 2017 һәм 2019 еллар дипломанты, «Алтын каләм» конкурсы җиңүчесе. Хикәяләр яза.

 

Кайчакта, ялгыз калып, Ания иҗат эшләре белән мавыгып, төрле уйларга бирелеп утырырга ярата. Нәкъ андый мизгелләрдә ул үзен бик бәхетле итеп тоя. Үз бәхетен тоя белгән кешеләрне матур сүзләр һәм мизгелләр дә бәхетле итә ала. Бәхет турындагы уйларын буяулар ярдәмендә кәгазьгә күчерә ул. Күбрәк диңгез ярын, дулкыннарны, су өстендә очып йөргән акчарлакларны ясарга ярата. Әмма ул картиналарын сатмый, туганнарына, дусларына гына бүләк итә.
Бүгенге эшеннән аны әнисе туктатты.
– Кызым, сиңа эш табарга кирәк инде, – дип, кызы янына килеп утырды ул. –Югары белемең бар, теләгең дә юк түгел, ә үзең өйдә утырасың. Гомер буе рәсем ясап, диванда аягыңны бөкләп утыра алмыйсың бит, ә?
Ания дәшмәде... Калын кәгазь битенә диңгез буенда еракка, якты киләчәккә карап басып торган, кулына бала тоткан бәхетле ананы ясавын дәвам итте. Әнисенең сүзе бетмәгән иде әле.
– Киләчәккә планнарың нинди? Нигә дәшмисең, кызым, берәр сүз әйтче!
Ания эшеннән туктады да, әйберләрен тәрәзә төбенә куйды, аннан әнисенә карап:
– Әни, беләсең бит инде, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләргә телим. Эш табарга вәгъдә бирәм. Берничә җиргә мөрәҗәгать иттем, алмадылар... Борчылма, башкасына урнашып карармын, – диде.

– Шулаймыни? Бакчада түгел, ятимнәр йортына тәрбияче булып урнашып булмасмы икән соң? Минемчә, бик әйбәт эш! Безнең йорттан ерак түгел балалар йорты бар. Ник шунда барып карамаска?
– Белмим инде...
– Син белмәсәң, мин беләм! Менә иртәгә шунда барып кайтырсың.
– Ярар, – диде Ания. Аның өчен әни кеше әйткән сүз – гел дөрес, хаклы сүз, гел чынлык.
Икенче көнне Ания балалар йортына юл тотты. Ишегалдына кергәч, икенче каттагы тәрәзәгә күтәрелеп карады ул. Аңа бер кыз карап тора иде. Алтын сыман саргылт чәчләрен, алмаз ташлар сыман үткер карашлы зәңгәр күзләрен, борын очындагы күп санлы сипкелләрен һәм колак очларындагы матур алкаларын күрмәскә мөмкин түгел иде.   
Балалар йортына керүгә, ашханәдән килеп кабартма исе борынга бәрелде. Идәнгә бизәкле таш плитка җәелгән, аяк киемсез басарлык түгел, боз дисәң дә боз. Тәрәзә төпләрендә кып-кызыл яраннар күзгә ташлана. Тәрәзә янында ук кәнәфи-диван урын алган, алар каршында пыяладан ясалган тәбәнәк өстәлдә журналлар таралып ята. Алар белән танышырга өлгерми калды – директор Галия Илдаровна Анияне каршы алырга ук чыккан иде. Ике куллап алабыз, диде ул. Инде эшкә урнашу өчен кирәкле кәгазьләрне генә җыясы калды. Ул тәрбияче булачак!
Беренче эш көне гадәттәгечә үтте. Хезмәттәшләре белән танышты, дуслар табарга да өлгерде, балалар да аңа тиз ияләштеләр. Шулчак почмакта үз гаме, уйларына бирелеп курчак белән уйнап утырган кызчыкка игътибар итте ул. Таныш кебек. Ә... әйе! Беренче килгәндә тәрәзәгә текәлгән алмаз ташлар кебек зәңгәр күзле сары чәчле кыз!
Яныннан балалар таралгач, һаман да урыныннан кузгалмыйча тыныч кына утырган кызның янына килде.
– Сәлам, нигә син өр-яңа матур курчаклар белән түгел, шушысы белән уйныйсың?
– Чөнки бу минем иң якын, бердәнбер дустым. Ә чын дусларны ташламыйлар, башкаларга алыштырмыйлар. Аның исеме Алисә. Мин аңа барлык хыялларымны, эчке серләремне сөйлим, ул миңа ышана һәм мине аңлый.
– Ә мин Ания булам, сезнең яңа тәрбиячегез. Ә синең исемең ничек?

– Мин... – дип кыз каушап калды. –  Мин синнән куркам, сиңа ышанмыйм. Исемемне әйтәсем килми.
Бу җавапка Ания, тәгаен, әзер түгел иде. Әмма тыныч булып, ул яңа сорау бирергә булды:
– Ә нигә син курчагыңның исемен әйттең?
– Чөнки Алисә – мин түгел. Аның исемен әйтергә ул үзе кушты.
– Ярый соң. Ә нигә синең белән башка балалар аралашмый, дус түгел?
– Беренчедән, алар минем белән түгел, ә мин алар белән дус булырга теләмим. Ә икенчедән... Ә икенчедән, сиңа моны белергә кирәкмидер.
Шушы сөйләшү Аниягә беренче эш көненең иң истә калган мизгеле булып тоелды. Ул бер мәлгә аңлады: бүгенге көннән башлап аның төп максаты балалар йортында эшләү генә түгел, ятим калган кыз белән дуслашу, аның ышанычын яулау иде. Әмма ничек? Бу сорауга җавапны ул иртәгәдән эзли башлар.
Икенче көнне иртән Ания кибеткә кереп йомшак аю сатып алды.
Ул уенчыкны кызчыкка сузгач, ул үзенең диңгез сыман зәңгәр күзләре белән Аниягә карап елмаеп:
– Рәхмәт, Ания апа. Якын дус берәү генә булырга тиеш, ә ул миндә бар инде. Аюны башка кешегә бүләк ит, яме, – диде.
Ания бүләк белән ялгышса да, аңа кыздан «рәхмәт» сүзен ишетү насыйп булды. Әйе, бу аның өчен кечкенә генә сөенеч иде. Әмма моның белән генә канәгать калмады, эшеннән кайтканда юл буе кызга нәрсә бүләк итим икән, дип уйланды. Гениаль, әмма шул хәтле гади фикер аңа фатирының ишеген ачып кергәндә генә башына килде. Ания ул кызның портретын ясый ала ич! Беренчедән, кыз бала үзенең сурәтен күрүенә шат булачак, икенчедән, үз кулларың белән ясаган бүләк – иң яхшысы бит инде.
Ания кайтып керүгә эшкә чумды. Аның ашыйсы да, эчәсе дә килмәде. Башта хезмәттәшеннән телефон аша кызның фотосын сорап алды. Шуннан эшкә кереште. Профессиональ рәссамнәр кебек, битнең һәм җилкәләрнең бар сызыкларын дөрес итеп сызды, төсләрнең дә иң кирәкләрен, яктыларын сайлады. Ания тырыша-тырыша кызчыкның калын саргылт чәчләрен, моңсу зәңгәр күзләрен, нечкә ал иреннәрен ясады. Бернәрсәне дә онытмады, тырышты. Картина тагын матуррак булсын өчен портрет янына сирень чәчәкләрен өстәде. Искиткеч гүзәл рәсем төнге сәгать икегә әзер иде.
Иртән Ания будильник тавышыннан өстәлгә башын салып, урындыкта утырган килеш кисәк кенә уянып китте. Аның кырыенда иртәнге кояш нурлары астында ялтырап картина ята иде. Ания үткән көндә нәрсә булганын искә төшерде дә елмайды.
Шул ук елмаю һәм шул ук кояш нурлары астында ул киенеп, ашап-эчеп, әзерләнеп эшенә юл тотты. Балалар йортының ишеген ачып кергәндә дә, сабыйлар белән исәнләшкәндә дә, Аниянең йөзеннән елмаю китмәде. Бу – өмет һәм бәхет елмаюы иде.
Ниһаять, картинасын тотып, кыз янына килде. Ул, курчагы Алисәдән күзләрен алып, Аниягә сораулы карашын төбәде.
– Сәлам, Ания апа, ничек хәлләрегез? – дип сүзен башлады кыз.
– Мин хәлемнең ничек икәнен бүген, мөгаен, синең сүзләрең хәл итәр, – диде Ания һәм кызга портретны күрсәтте.
– Вау! Ничек матур! Бу минме?
– Әйе. Мин аны сиңа бүләк итәм.
– Чынлапмы? Рәхмәт, – дип, кызчык Анияне кочаклап алды. Ания бу мизгелдә бәхетеннән үзен күкнең җиденче катына күтәрелгәндәй хис итте.
– Бу рәсемгә син мин ярата торган сирень чәчәкләрен ясагансың, – диде кыз шатланып. – Минем бу чәчәкләрне яратканны ничек белдең?
– Сиреньнәрне мин үзем дә бик яратам. Алар сиңа шушы сурәттә бик килешеп тора.
– Миңа мондый матур һәм яхшы бүләк беркайчан да биргәннәре юк иде. Мин Сара булам, – дип кулын сузды кызчык. Аниянең сулышы капты. Кыз исемен әйтергә булды бит!
– Сара... Бик сирәк очрый торган исемле дә икәнсең... Үзең дә бик зур кеше булырсың инде, әйеме?
– Чынлапмы? Ә минем рәсем ясарга өйрәнәсем һәм рәссам буласым килә. Өйрәтерсеңме?
– Әлбәттә!

Шуннан рәсем дәресләре башланып китте. Ул көнне Сара ак кәгазь битенә берсеннән-берсе матур күбәләкләр генә төшерде...

– Беләсеңме, Ания апа, нигә мин башка балалар белән дус түгел?
Ания, белмәгәнен күрсәтеп, башын селкеп куйды.
– Алар әкият иленнән килгәнемә ышанмыйлар. Мин монда яшәргә тиеш түгел, бу җиргә очраклы рәвештә генә килеп эләктем. Әти-әниемнең кайда икәнен белмим, ә мине монда алып киттеләр. Туган ягыма, әкият илемә кайтырга тиешмен!
Ания Сараны кызганудан бәреп чыккан күз яшьләрен тыя алмады, кызчыкны кочагына алды. Сара сүзләрен дәвам итте:
– Ә минем туган ягымда ничек матур... Зәңгәр чиксез диңгез, кайнар ком,  ярдагы пальмалар, банан агачлары, төрле-төрле хуш исле чәчәкләр, зур-зур горур таулар һәм бу дөньяга карата мәхәббәт һәм яхшылыктан балкып торган кешеләр... Болар барысы да минем әкият илендә. Әти-әнием белән бик бәхетле идем мин. Тик бөтен дөнья бер мизгелдә ишелеп төшкәндәй булды... Үземне хәзер беркайчан да алай бәхетле хис итә алмамдыр...
Сараның бу сүзләре Анияне бик гаҗәпләндерде. Ул ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Зурлар кебек фикер йөрткән кызчыкны ничек тә булса юатырга, тынычландырырга кирәк иде. Ания Сараны кочаклап, тыныч кына:
– Синең бәхетең өчен мин көрәшәчәкмен! – диде.
Тик моның өчен нәрсә эшлисен Ания белми иде әле.
Кичен балалар йорты директоры Галия Илдаровна янына кереп чыгарга булды ул. Сара турында сорашты.
– Сара –  Төркиядән. Казандагы танышларына кунакка кайткач, юл һәлакәтенә очрыйлар. Әти-әнисе вафат була, Сара ятим кала. Бу фаҗигадан соң аны бирегә китерделәр, – дип  сөйләде Галия Илдаровна.
Директорны өнсез калып тыңлады ул. Кабинетыннан чыккач та, Сараның аянычлы язмышын уйлап, йөзен куллары белән каплады.  
Балаларның йоклар вакыты җитте. Барысы да үз бүлмәләренә урнаштылар, урыннарын җәеп, юрган астына кереп яттылар. Монда килеп эләккән сабыйларның һәркайсының үз бәхетсезлеге, әмма алар бөтенесе дә, тормыш ачысына карамыйча, һәр төн төрле хыялларга, якты киләчәк турындагы уйларга бирелеп, елмаю белән йокыга китәләр һәм шул елмаю белән бергә уяналар да. Ятимнәр йортындагы һәр бала бу якты дөньяда башка кешеләр кебек яшәр өчен, үзләрендә көч һәм дәрт тапканнар, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә өйрәнгәннәр. Бер караганда, ул ятим балаларга беркем өмет итми һәм ул өметне бирми, ләкин нәкъ балалар йортында тәрбияләнүчеләр бу дөньяны бизәп тора, чөнки алар, безгә юк-бар тоелган гади нәрсәләргә карап та соклана беләләр, үзләрен, табигатьне, җан ияләрен, галәмне, Аллаһны могҗизага саныйлар.
Сара да нәкъ шундый бала. Тик аның инде ватанына кайту өмете сүнгән. Көн саен шул әкият илен исенә төшерсә дә, ул анда кире кайтмаячагына инанган. Әти-әнисе, алар белән булган фаҗига турында уйлап, мендәренә кайнар күз яшьләрен аз тамызмаган. Менә бүген дә карават янәшәсендәге өстәл лампасын сүндерергә дип кулын сузды. Шулчак бүлмәгә Ания керде. Сараның караваты янына килеп утырды да:
– Сара... –  дип  пышылдады.
– Ания апа, борчылма, мин инде йоклыйм.
– Юк, йокларга ашыкма. Мин сине бик кызганам...  
– Ания апа, мине кызганырга кирәкми. Һәр кеше үзенчә бәхетле. Тик бәхетне тоя һәм күрә беләргә кирәк. Кайбер кешеләр бернигә мохтаҗ түгел, бөтен кирәк-яраклары да, якын кешеләре дә бар. Тик алар үзләрен бик бәхетсез итеп тоялар. Үз бәхетеңне күрә белмәү иң начар авырулардан куркынычрак.
Ания кечкенә баланың шундый акыллы сүзләр әйткәненә гаҗәпләнде. Әйе, Сара инде тормыш ачысын күргән, үлемнең, якын кешеләрне югалтуның нәрсә икәнен бик яхшы аңлый, Шуңа ул кайбер олыларга караганда да түземле, үзен кулда тота белә.
Сара дәвам итте.
– Ания апа, минем бәхетем кемдә икәнен беләсеңме? – дип сорады ул.
Ания уйга калды. Ул кызчыкны бик кызгана, аны нигәдер бәхетсезгә саный. Аптырап кына:
– Бәхетең, бәлки, үзеңдәдер? – диде.
– Әйе, дөрес әйтәсең, бәхет минем кулда. Тулы бәхет өчен туган илем генә җитми бугай... Ания апа, син миңа шундый ошыйсың! Хәтта үз әнием кебек хис итә башладым. Мин сине яратам, – дип, Сара Анияне кочаклап алды.
«Әкият иленнән килгән кызны бәхетле итү» миссиясе Аниянең җилкәсенә төшәчәк. Аның төп максаты Сараны туган иленә – Төркиягә алып барып кайту иде. Тик Аниягә аны рөхсәт итмиләр бит: Сара балалар йортында тәрбияләнә.
Берничә көннән ул Галия Илдаровна кабинетына керәчәк. Аниянең нияте нык. Директорга ул: «Мин балалар йортыннан Сараны үземә балалыкка алырга телим!» – диячәк.
Аларның әле барысы да алда. Мәшәкате дә, сөенече дә... Әмма бүген кояш Ания белән Сара өчен генә яктырта иде, чөнки бар яктылыкны, матурлыкны бәхетне тоя белгән, киң күңелле кешеләр үзләренә тарта. Бүгенгә алар икәүләшеп ак киндергә матур төсләр сайлый-сайлый сары комлык, ак дулкыннар сурәтен төшерә...

Айлия Хаҗиева

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев