-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
ИСЛАМ ФИНАНСЛАРЫ БУЕНЧА email-курслар УЗАЧАК Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты 5 февральдән башланып китәчәк яңартылган “Ислам буенча финанс белеме 3.0” email-курслары ачылачагы хакында хәбәр итә.
-
БҮГЕН ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНУЫ КӨТЕЛӘ Төнлә республика буенча урыны белән томан төшәчәк.
-
БЫЕЛ ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР "ПАНОРАМА" КИНОФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК Татарстанда туган телләр айлыгы башланып китте.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
-
Исерек 3 кешенең гомерен өзгән Исерек водитель гаебен таныган. Ләкин...
-
ЗИНИРА РАМАЗАНОВА ТОРМЫШЫН НӘРСӘДӘН БАШКА КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРМИ? Бүген популяр җырчы Зинира Рамазанованың туган көне!
КҮКЛӘРДӘ ЙОЛДЫЗЛАР ҖЕМЕЛДӘР...
Үтәр ул – җырлар да, еллар да.
Тын калыр вулканнар,
Исәр җил.
Зыр килгән бу урау дөньяда
Юлларым – бердәнбер.
Мин шушы ялганга мең күнеп,
Мең тапкыр ярлардан ташландым.
Юлымны, җырымны – үземне
Мең кабат яңадан башладым.
Башландым өр-яңа җил булып,
Сарылдым карурман иңенә,
Ташландым упкыннар иркенә,
Талпындым офыклар чигенә...
Чигенә-чигенә вакытлар,
Күчәрен югалтса Җир шары,
Үрләрем күкләрдән югары,
Мин көзге йолдыздыр нибары.
Мәңгелек туктаса юлыннан,
Җилләре тышаулап елларын.
Мин – көзге бер йолдыз, күкләрдән
Нур булып илереп елармын.
Үтәр ул – чорлар да, җырлар да,
Сулкылдар да тынар әрнүләр.
Кем түләр яралар бәһасен,
Сагышым хакларын кем түләр?
...Җил йөрер куралар тузгытып,
Күкләрдә йолдызлар җемелдәр...
Лилия Гыйбадуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз