Логотип Идель
Әдәбият

КҮЛ

Нәбирә Гыйматдинова хикәясе

Нәбирә Гыйматдинова хикәясе

 

-1-
       Ул кая барып бәрелергә дә белмәде: ап-ак тәрәзә пәрдәләрен йолкып-йолкып төшерде. Юарга кирәк... Кичә генә кигезгән чәчәкле мендәр тышларын салдырды. Юарга кирәк.... “Тансык кунаклар” кайта!  Әгәр кодрәтеннән килсә,  хатын  аларның юлына  ком-таш түшәр иде. Тылсым иясе түгел шул, түгел. Әнисе балаларны үзенә алып китте. “Күзенә дә күрсәтмим, капкамнан  башын  гына  тыксын, уклау белән сугып ярам!” -  дип тузынган карчыкка ни кыланса да килешә, заманында ул кара айгыр җигеп өй борынча халыктан сөт җыйган, бидоннарны арбага туп кебек кенә чөеп аткан “Аю Зәйтүнә” иде. Ә менә Айсылу әнисенең тискәрегә әйләндереп кигән “күлмәге”: эчендә  өермә бөтерелсә дә тышка чыгармый, йөрәгенә бикләп бастыра иде. Тик бу юлысы чүпрәк-чапрак  юып кына тынычланыр микән? Уңган хуҗабикә, гадәттә, кунак-фәлән көткәндә иң әүвәл өен җыештыра, Айсылуга исә, уйлап баксаң, пакъне тагын да пакъләрлек  сәбәп тә юк, беренчедән ул беркемне дә өзелеп-өзелеп чакырмады, икенчедән, бүлмәләр болай да ялт иткән, әнисе балаларны киендергәндә ачу белән бәргән йомшак уенчык - куян баласы  гына идәндә аунап ята иде.  Хатын  пәрдәләрне кире элде, мендәрләрне кабартып-йомшартып карават башына өйде. Алай да, суыткычтан эретергә ит алып куйды. Көтмим дигәч тә, кешене коры кашык тоттырып буш табынга утыртмас ләбаса! Зәйтүнә кортка капка төбеннән үк себерке белән ку дип өйрәтә. Ничек куасың ди! Бу аның да йорты! Биш ел аерым яшиләр, һәм шушы биш  елда, мөгаен,  янасы янгандыр, учактагы кисәү, оф дип өрү белән, яңадан кабынмас та бәлки. Ир хәзер аның өчен җиде ят, ләкин улы белән кызына ул - ата! Алар арасына чөй кагалмый Айсылу. Баштагы мәлләрдә  искиткеч  авыр иде. Кояш сүнде, дөнья караңгыланды, көн яктысын  гүя  зур  авызлы  аждаһа йотты. Менә шунда хатынны “Аккош” күле коткарды. Югыйсә иреннән аерган да шул шул ук күл иде!
      ... Беркөнне Мансур аңа кәгазь сузды:
       - Җанкисәк, укы әле, мин бизнес-план төзедем, - диде. - Иренмәгән кешегә авылда шөгыль күп. Әйдә, “Аккош” күлендә балык үрчетәбез!
       Айсылу тиз-тиз генә күз йөгертте. Ире - таркалган күмәк хуҗалык хисапчысы,  саннар белән бик оста “уйный”: чыгым фәлән йөз мең тәңкә, хет иртәгә арыш капчыгы хәтле кесәләр тектер - табыш исә өчләтә артык иде. Әмма акылга сай адәм дә мондый эшкә тәвәкәлләмәс, чөнки кайчандыр аккошлар  канат  чылаткан  сулык  яшел  мүк белән капланган, ул күптән инде ташландык хәлдә иде. Мәгәр суы чиста дисәң дә бу “план” мәңге тормышка  ашмас, яшь гаиләнең “бюджеты” бик сай иде. Әмма зурдан купкан хыялый ир бөтен ягын да исәпләгән, акча мәсьәләсендә аңа әбисе ягъни “Аю Зәйтүнә” булышачак икән!
       - Әби  үзәктәге  фатирымны  сатам,  ди. - Мансур  канәгать иде. - Барыбер анда күчмим, ди.
       Менә сиңа яңалык! Болар икәүләшеп, яшертен генә “бизнес” оештыралар икән лә. Хуп,  Мансур  яшьлек  тилелеге  белән (кайчакта ире азагын уйламый иде) капкынга каба, ә әнисе соң, әнисе, нәрсә файдалы, нәрсә зыянлы икәнен чамалаган карчык үз ихтыяры белән суга акча саламыни?! “Фатир ашарга сорамый, оныклар үскәч аларга яздыртам” дигән кешенең, күр,  фикере үзгәргән!
       Мансурның  “хыял-планы”  канун белән расланмаган, сыздың-боздың һәм вәссәлам! Шуңа күрә Айсылу аның белән бәхәсләшмәде.  Монда әлеге ниятеннән әнисе баш тартырга тиеш, ул бит “спонсор” иде. И-и, алтмыш өч яшьлек “Аю”ны үгетләп кара син!
       - Иреңә аркылы төшмә! - Сүзен кыска тотты әни кеше. Көчләр тигез түгел: арканның бер очында дүрт кул, икенче очында ике генә кул, тегеләр тартса, Айсылу җиңеләчәк иде, шуңа күрә ул, ничарадан бичара, төркемгә кушылды. Ирле-хатынлы җирле үзидарә рәисе Авзал абый янына керделәр. Ул башта аларның ниятен хуплады:
       - Чистартсаң, күл көзге төсле ялтырый. Минем аңа эч поша иде инде. Сасый, мескенкәем. Ну бит һәммә нәрсә акчага терәлә, акчага, туганнар. Астан чишмә тибә, диләр иде картлар. Давай, эшләгез! - дигән түрә, иртәгәсен гел кирегә сукалады:
       - Рөхсәт бирәлмыйм, туганнар! Күл - халык милке, күлгә халык хуҗа!
       Мансур - шырпы, чәчрәп кабынды:
       - Фатир сатылган, техникага заказ бирелгән, ә син халык дисең! Нинди халык ул?!
       - Исемләп саныйммы? - Рәис бармагын бөкте. - Безнең Йосыф Аланда  өч йөз шәхси хуҗалык, һәрберсендә икешәр җан иясе диик. Миншакирлар, Фатыймалар, Әнсәр, Гөлсем һәм дә һәм... Әй, нишләп мин сезнең белән әчелешле булам соң! Давай закон белән барабыз, клубка халыкны дәштерәм, әгәр дә ки авылдашлар без риза дисә, пыжалысты, күлне көне-сәгате белән сезгә тапшырабыз!
       “Колак радиосы” авылны өч сәгатьтә аякка бастырды. Соңгы елларда бернинди  үзгәрешсез генә тереклек итәргә күнеккән адәм баласы өчен бу җыелыш табышмак иде. “Ферманы кабат яңарталар микән? Балалар аз дип мәктәпне ябалар микән? Су бетә микән?” ише фаразларның кайсы хак икән дип килсәләр... бәрәч-пәрәмәч! монда тончыккан күл турында сүз кузгаталар, имеш!  Айсылу шикләнмәде: халык: “Бездән ник рөхсәт сорыйсыз,  теләсәгез  нишләгез, хет Әдрән диңгезен чистартыгыз”, - дияр. Юк шул, юк, ялгышты хатын. Ире сәхнә түреннән:
       - Абзый-апалар, мин күлне чүп-чардан арындырып балык үрчетергә керешәм, - дип сөйләргә генә тотынган иде, рәт арасыннан дулкын “йөгерде”: яулыклы һәм кәпәчле башлар уңга-сулга “чайкалды”.
       - Нәрсә ди Хафиз малае?
       - Бәрәч, күл минеке диме?
       - Балык сатам ди, балык!
       Мансур чыш-пышларга игътибар итмәде, дәртләнеп-дәртләнеп “бизнес-планы” белән таныштырды.
       - Балык үтемле тауар, үзәктәге кафе-ашханәләр белән килешү төзим, базарда  сатам.  Алла  боерса,  чыгымнарны өч елда каплыйм мин. Сезгә дә эш булыр, абзый-апалар. Биш-алты кешедән бригада сымаграк төркем туплыйм. 
       Үзидарә  рәисе каядыр ашыга (гомумән, ул гел ашыга   иде!)  иде, лапылт-лапылт атлап сәхнәгә менде дә:
       - Туганнар, давай, тавышка куйыйк. Кем дә кем Хафиз малае Мансур Хәкимовка сасыган күлне  бирәбез ди,  кулларыгызны күтәрегез! - диде.   
       - Чур, ашыкма син! - Беренче рәттәге утыргычка җәелгән Саттар урыныннан торды. Залга карап басты:
       - Җәмәгать, тилибизордан күрәсездер, капкорсаклар илне талый. Шыр сөяккә калды ил.  Мисаллар күп. Кай төштә урманга керергә курка ди бәндә, агачларга нумир сукканнар ди, сөялсәң - төрмәгә яптыралар ди. Инде безнең Йосыф Аланына да  килеп җиттеме бу шаукым? Хәзер Хафиз малае күлебезне кесәсенә бөкләп тыгамы? Шәхси милек хәтәр нәрсә, җәмәгать! Мансурга - акча, ә безгә шымытыр! Мин катгыян каршы!   
       Саттар абзыйның кушаматы “шымчы” иде, ул эт өрсә дә, өстәгеләргә жалу сырлый, әлеге гадәте өчен авылда аны өнәмиләр иде, ә бу юлысы абзыйга беркем дә:       
       - Чәпчемә әле, авызыңны яп, - димәде, киресенчә шымчыны хуплап Хасибулла абзый урыныннан калыкты:   
       - Дөрес, Саттар! Ничу! Күл - упшый, барыбыз да аның хуҗасы. Мужыт минем  анда  коенасым  килер. Рөхсәт ит дип, Мансур энекәшкә ялыныйм шту ли?      
       Әлеге тамашага аптырап сәхнәдә таптанган Мансур көчәнеп кенә елмайды:
       - Коенырсың, Хасибулла абзый. Башта чистартыйм.
       - Эһе, коенырсың! Минем күл дип сугып ботымны сындырырсың, каһәр. Саттар яшьти, безгә “шымытыр” ди, хак әйтә. Примир, синең керемеңнән миңа ни файда? Тфү!
       Мансур әз генә каршылыкка очраса да, чыгырыннан чыгып ярсый иде. Монда да түзмәде, кулын бутый-бутый кычкырды:
       - Син, ялкау эт! Коймаң ауган, сараең ишелгән. Ишегалдына кәкәй итмәссең, әбрәкәй ясап бирермен, шул булыр сиңа миннән файда! - Шушы җәнҗалдан  тәм табып шырык-шырык көлгән Саттар абзыйга да тамызды ул. - Сиңа жалу язарга тонна-тонна кәгазь кайтартырмын!   
       Рәис беләгендәге сәгатенә чирткәләде: 
      - Туганнар, мәҗлескә соңарам. Давай, тизрәк бер-бер  хәл итегез!
       Җыелыштагылар таба төсле  кызып  чыжлаганда   гына клуб ишеге ачылды һәм эсседән бит алмасы кызарган әнисе “Аю Зәйтүнә” “иңде”. Утырмады, туп-туры түргә узды.
       - Җиләктә идем. Сез һаман сүз боткасы куертасызмы, халыклар, - дип ул күзе белән залны “сөзде”. - Әһә, корчаңгылар күл дигәч шатыр-шотыр кашынырсыз  дигән идем аны.  Эрләмәгән-сукмаган, менә сиңа ыштанлык. дия иде мәрхүм бабай. Минем балалар күлдән бүген үк байлык чумырганмыни, ни  кыланалар, әстәгым!  Әйдә, Авзал, кул күтәрт, кайсысы каршы икән? Үзем саныйм!
       Сугышса   алып  ир-атны  да җиңгән ана аюның үткен тырнагына эләксәң, эһ тә дими, ботарлап ыргытачак иде. Бая гына тел шомарткан агайлар да шүрләп утыргычка сеңде хәтта.
       Халык таралышты, ләкин “көрәш” белән яуланган “җиңү” Мансурны сөендермәде. Ир уфыра-уфыра йодрыгы белән маңгаен төйде:
       - Уф, уф! Аңламыйм, нишләп берсе дә мине хупламады? Аңламыйм! Үлгән күлгә җан өрәм бит инде! Тирә-як матурая, һава сафлана. Әби якламаса хана иде миңа!
       - Син сәхнәдә “мин дә мин” дип мактандың, ә халык “без” дип сөйләшкәнне ярата, - диде Айсылу. - Йә инде, йөрәгеңне бозма, ике кешене “бөтен авыл” дияргә ярамый.     
       -  Һа,  нишләп алайса шул “бөтен авыл” ике тинтәкнең сүзен җөпләгәндәй дәшмәде.
       - Җөпләмәде, ниятеңә төшенеп бетмәде, ахырдан ничә кеше “молодец” дип кулыңны кысты ич. - Хатын көйли-җайлый ирен көчкә генә тынычландырды.   
       Мансур эшкә батыр иде, атна дигәндә үзәктән яллаган эшчеләр белән күлне  актарып  ташлады.    Астан ничә кат ләм белән томаланган ике чишмә дә типте. Азат елгасыннан торба сузып, су агызгач, “Аккош”, чынлап та, көзге кебек ялтырады. Ире Лаештан кисмәк-кисмәк “балык малайлары” китертте.
        - Җанкисәк, карп, тазамаңгай (тостолоб) лар әрсез нәрсәкәй, ашатсаң - көзгә тиклем симерәчәк, - диде Мансур. - Ачкүзләр ымсынмасын өчен сакчы куярга мәллә? Хәзер үк, әнә, иснәнәләр. Кем дисеңме? Хасибулла! Тал чыбыгына кармак беркеткән, килә балык каптырам дип ыржаеп.
       Айсылуның тәне чемердәде. Тавыш-гауга белән тапкан малның ни бәрәкәте!
       - Син аны кудыңмы? - диде ул.
       - Кумадым. Аның чыбыгына  җүләр  кәрәкә дә эләкми, тик утырсын күзен күгәртеп.
       Иртә уңмаган  кич уңмас, кич уңмаган  һич уңмас диләр, хак икән.
       Эшләр җайланды, тиздән уңыш җыярбыз дип хыялланганда гына “бизнес” янды. Таң белән әнисе тәрәзә шакыды:
       - Торыгыз, тор! Балыклар тончыккан!
       Йокылы-уяулы икәү күлгә чаптылар. Андагы котычкыч күренештән яшьләр тораташ катты: күл өсте үлгән балык белән тулган, яр буе үлгән балык белән тулган... Мансур кулын күтәреп һавага кизәнде, әйтерсең ул күкне урталай ярмакчы иде.
       - А-а-а-а! Агулаганнар! Хуҗалыкның иске складында аммиак селитрасы калган  иде,  шуны сипкәннәр, мөртәтләр! Капчыкларын да суга ыргытканнар, мөртәтләр!
       Район полициясе тикшерде, тик мондый явызлык кылган адәм актыгын без күрдек диярлек шаһитлар табылмагач, “дело” ябылды. Шуннан соң Мансур арлы-бирле сугылып йөрде-йөрде дә:
        - Җанкисәк, бүтән күлгә тотынмыйм, - диде. - Аръяктагы Дөя Гарифҗан вахта белән Себердә эшли. Кырык көн чиләнсәң - кырык көн ял, ди. Аена йөзәр мең түлиләр, ди. Акча тупласак, терлек-туарны ишәйтербез.
       Әмма акча урынына күңелсез хәбәр генә ирештерделәр. Дөя Гарифҗан сүзен ерактан ук уратып башлады.
       - Мансур  ялсыз-нисез  генә ике смена эшлим ди, сеңел. Авылдан тәмам гайрәт чикте, ди. Син яшә инде, сеңел, үз җаең белән. Бала-чага тигәнәк кебек  әрсез,  тиз яфрак яра, тиз чәчәк ата. Зәйтүнә апа үстерешер, ярдәменнән ташламас.
      Хатын Дөянең тел төбеннән үк сизенде:
       - Турысын әйт, - диде.
       - Кыегы-турысы шул, - диде Гарифҗан. - Бер чәчбие авылдашка чат ябышты. Знамы  егет  чибәр, буй дисәң -  буй, төс дисәң - төс. Мансурга нәрсә диим соң, сеңел?
       Дөньяда  мең тапкыр кабатланган кыска гына теләк бар: “Бәхетле булсын!”  Тик  Айсылуның  шулай  дияргә теле әйләнмәде, бу мизгелдә ул үзе бәхетсез иде... Әнисе хыянәтче кияүнең дүрт санын да “сындырып” чокырга күмгәч, яулыкка төргән акчасын кызының учына сонды.
       - Чурту матыр! Ир дип сыктама! Күлне арула да балык чәч! Эш белән барысы да онытыла!
       “Барысы да” әлбәттә, Мансур иде. Тиз генә онытылмады шул, онытылмады. Муеннан мәшәкатькә чумса да, сагыну белән рәнҗү чиратлашып бәгырьне телгәләде. Суын алмаштыргач күл галәмнең моң-сагыш  белән  өретелгән сыңар күзенә охшаган иде. Ул хатынның сердәше дә, юанычы да булды, күпме генә яшь түксәң дә, сыйдырды, “мин тулдым” дип, тамчысын да ярга какмады.
       Сакчы итеп яллаганнармени, иртә-кич “Аккош” тирәседә Хасибулла абзый буталыр иде, аптырагач Айсылу аңа кармак бүләк итте:
       - Вакытыңны бушка үткәрмә, балык тот! -  
         Абзый уңайсызланып артка чигенде:
       - Юу-ук, сеңелем, мин бит эчпошканнан гына йөрештерәм. Балыкка нәфесем юу-ук сәпсим дә.
       - Тикмәгә генә эчең пошмыйдыр, әйеме, Хасибулла абзый? Кайчакта вөҗдан газабы күсе  кебек эчтән кимерә.
       - Ниткән вөҗдан ди! - Итәгенә ут каптымыни, Хасибулла авылга элдерде, ләкин  ярты юлдан кире борылды. Каракның бүреге яна диләр, яна икән, яна...
       - Кимерә, сеңел, кимерә. Мансурга булата күлгә мин ашлама тондырдым, аңа булата. - Хасибулланың кыяфәте кызганыч иде. - Кармакка җүнле балык эләкмәгәч, җәтмә белән сөзмәкче идем дә...  Мансур ыштанны салдыртып суга кертеп бастырды да... тешләде берсе... Оят  инде, сеңел, тешләде теге нидән... Өч көн акырдым, билләһи. Аллаһ та җәзалады үземне, төнлә йоклатмый, үле балыклар  колак  төбендә җылый. Палитсиәгә җәвит итәсеңме әллә, сеңел?
       - Бу хакта беркемгә дә сөйләмә! - диде хатын, һәм кармак таягын ир бәндәсенә сөяде. - Мә, балыкчы, миннән рөхсәт, иң эреләрен чүплә!


-2-
       Кунаклар кайтты. Айсылу, ни гаҗәп, тыныч кына табын әзерләде. Гүя аны  иссез-хиссез  роботка  әйләндергәннәр дә, берничә бурыч йөкләп (каршы ал, ашат-эчерт, мунча як!) кешеләр арасына җибәргәннәр иде. Әмма бу “робот”та җан бар, күз бар, колак бар иде. Җан сизде: Мансур бәхетеннән исермәгән, күз күрде: ир шактый талкынган, яңагы суырылып, эчкә баткан. Колак ишетте:  дөньяга  яңгыраган элеккеге тавыш тоныкланган... Атлап йөрүләренә хәтле салмак. Ә көндәш үтә дә әрсез иде, юл киемнәрен чишенеп ташлады, майка белән кыска балаклы джинсы чалбар киде һәм танышырга дип кул сузды:
       - Без - Талия Әнисовна булабыз, эре нефть оешмасының склад мөдире.
       Иртән генә: “Каушамыйм!” дип күңеленә беркеткән Айсылу чыр аңа карады. Көндәшнең йөзе учлап-учлап кара борыч  сипкәннәрмени, шау сипкел иде.Әрсезнең кулы һавада асылынып калды...
       - Бәлеш кайнар, ашагыз, - диде хуҗабикә. - Мансур, мин балалар белән әниләрдә кунам.
       - Карале, син... - Ир аның артыннан чыкты. - Зур эшләр майтарасың икән син. Дөя, астыртын, күл турында ник бер ычкындырсын. Соңгы айда гына белгертте, астыртын. Син кушмагансыңдыр. Авыл сиңа күсәк күтәрмәгән, авыл сине ярата.
       - Мин дә яратам! Синең сымак балык өчен кешене шәрә килеш суга бастырмыйм! -  Кисәк кенә хатынны өермә бөтереп алды. Әй, ул тиз генә тынмасын, шул арада иренең тутырмасын тутырып өлгерәсе иде! Биш ел буе йөрәкне әрнеткән шеш, ниһаять, тишелсен иде! Әмма Айсылу хәл белешкән күршесенә сөйләгәндәй:
       - Безнең халык ярдәмчел, балык сөзгәндә дәррәү булыша, - диде.
       - Хасибулла абзый исәндер бит?
       - Аллага шөкер, исән.
       - Кыздым, әйе. Катырак җәзаладым. Ахырдан үкендерде дә... - Мансур гыжлап сулый иде. - Күлдән тиз биздердем...
       - Бизмәде ул, көн саен килә.
       - Йокларга  иртәрәк, әйдә, шул яклардан әйләник, җанкисәк. Сагындым, - дип “җиде ят” аяк киеменә иелде.
 Саташкан! Бу күрше түгел лә! Исен җыйган хатын:
       - Синең җанкисәгең яныңда, миңа бүтән алай эндәшмә, - диде.
       Әнисе кич буе “тел тегермәне”ндә сүз тарттырды:
       - Нинди әкәмәт заманда яшибез соң? Хатыны иренең сөяркәсен бәлеш пешереп сыйлый, йомшак  түшәк җәеп йоклата! Без яшь чакта көндәшләрне урамнан да йөртмәделәр. Өстенә сыер бугы чәпиләр иде. Чатан Минниса Кәрим икенчегә өйләнгәч көндәшен башы белән сазга чумырган иде. Башкалар кеше иренә ымсынмасын өчен сабак иде болар. Минме, мин кияүне аздырган өстерәлчекнең битен тырнар идем!
       - Әни-и, егерме беренче гасырда кем ир бүлешеп сугышсын, - дигәч, Аю Зәйтүнә отыры ярсыды:
       - Ата-бабаларның гореф-гадәтләрен санламыйсыз, яшь тинтәкләр! Аздыгыз! Әнә Барыйның  аерылган хатыны Фәридә яшь үгезе белән ирендә кунакта ята. Ике хатын бакчада карлыган чемлиләр, ди. Көлешә-көлешә. Ике ир мунча ягалар, ди. Баҗай да баҗай диешеп. Үлеш, ахырзаман! Син дә шулар кебек кыйланма тагы! Ку, артларыннан көл очыра-очыра ку!
       - Әни, әгәр Мансур китмәсә?
       - Нәрсә?!
       - Гафу ит, ялгыштым, дисә? Дүрт аяклы ат та абына, ә ул кеше, әни, кеше! Миңа да аңардан башка кыен, әни-и!
       - Улама! - Аю Зәйтүнәнең талканы коры иде. - Китмәсә, койрык белән кайтмас иде! Бер-бер этлек уйлыйдыр, өйне сатып минем өлешемне бир, дияр, азгын эт!
       Күзгә йокы эленде дигәндә генә әнисе янтыгына төртте:
       - Үзегезгә сыптыр. Йорт хәтле йортны  көндәшкә калдырып йөрмиләр! Их сезне, егерме беренче гасыр хәсрәтләре!
-3-
       Айсылу сыерын саугач ярты чиләген пыяла савытка бушатты. Мансур иртән җылы сөт эчә иде. Әкрен генә басып савытны аш бүлмәсенә кертим дисә,  иренең буыла-буыла йөткерүе бусага төбенә “кадаклады”.
       - У-у-у! - Бу йөткерүгә ризасыз авазлар да кушылды. - У-у-у! Һаман кәһ тә кәһ! Йоклатмадың!
       - Йокла! Син - караватта, мин - диванда. - Мансурның тавышы сүрән иде. - Дарулар кайда?
       - Сумкада! Дару гына җиңәлми, чирең куәтләнә. Колхозницадан акча сорыйк. Бизнесы бар икән, димәк, бай!
       Диван шыгырдады, балалар сикереп уйный-уйный аның пружинасы искергән иде. Мансур сумкада казынды бугай.
       - Шайтан алгыры, каплар буш, эчеп бетергәнмен икән, - диде.
       - Акча сорыйк! - Киң караваттагы “сипкелле мөдир”нең үз “кайгысы” иде. - Сине дәваларга хәттин акча түктем. Алга таба никадәр түгәсе. Без ни өчен кайттык монда?!
       - Кем сиңа  кайт, диде, кем?! Иярмә дидемме? Мин балаларымны сагындым. - Ир озак кына ютәлләгәч, янапмы, куркытыпмы: - Өйдәгеләргә минем чир турында авыз гына ач, бәреп үтерәм! Акча дип сүз генә кузгат, икенче тапкыр бәреп үтерәм! - диде.
       Айсылу “мин өйдә!” дип хәбәр иткәндәй каты гына идәнгә басты.
       Бүлмәдәгеләр шымайды. Нинди чир икән ул, Ходаем?! Суынган бәлеш калдыгы  табасы белән өстәлдә тора иде, хатын аягүрә генә ашарга тотынды, ә үзе ни-нәрсә чәйнәгәнен тоймады. Нәкъ шундый ук “тамак өянәге” иренең Себердә кемгәдер (хәзер исеме билгеле - склад мөдире Талия Әнисовна икән) ияләшүен ишеткәч кузгалган иде, ул чакта Айсылу үз-үзен белештермичә чүмеч белән генә бер кәстрүл  аш  чөмерде. Тап-таза ир нишләп авырый икән? Әллә Айсылуның рәнҗүе чир булып төенләнде микән? Хатын аңа  тамчы да начарлык теләмәде ләбаса! 
       Ефәк эчке күлмәгенең киң итәген җилфердәтеп кухняга “мөдир” керде.
       - Иртән ач карынга файдалы, - дип графиннан су агызды. - Камыр ризыгы тазарта, артык мавыкма, билең юаная, корсагың бүлтәя, бахыркаем.
       - Мансур үзгәрмәгән, - диде Айсылу, аңа берникадәр “керпе” булып чәнчергә вакыт, югыйсә бу әрсез кемсә җилкәңә менеп атланачак иде. - Һаман гайрәтле арслан Мансур. Шәт, сине өченче тапкыр бәреп үтермәс, кызганыр. Ник чирли ул? - Хатын шыкы-шык таба төбе кырды. Менә, үзе  дә гайрәт чәчә башлады.
       - Башта пычагыңны куй! - “Мөдир” шөлләде. - Куркыныч халык сез! Себердә кырык биш градус, вот и салкын тиеп үпкәсе ялкынсынды.
       - Күпме кирәк?
       Көндәшләр тиз “аңлаша” икән!
       - Пока ике йөз мең. Йортыгыз, о-о, нинди зур! Яртысы Мансурныкы, шулаймы? Уртак малның өлешен соңынтын түләрсең, бахыркаем.
       “Уртак мал” пошкыра-пошкыра ишегалдында юына иде, “операция” тиз башкарылды: “сипкелле мөдир” төргәкне сумкасына шудырды.
       - Хәзер үк Себерегезгә китегез! - диде Айсылу.
       - Китәрбез, бахыркаем, китәрбез. Әллә Мансур синең белән калыр дисеңме? Икесенең  берсен  сайла дисәләр, ул миңа тез чүгә! Чөнки миндә ир-атны һуштан яздырырлык шарм бар! Сипкелләрем белән дә сөйкемле мин! 
            Ир керде, чөйдәге сөлгегә сөртенә-сөртенә:
       - Балалар әбидәме? - диде. - Сагындым, барып киләм.
       - Өч сәгатьтән паровоз “әйдәгез!” дип кычкыртыр, сакалбаем! Җәтрәк йөр! Мин җыенам, - дип кызулатты “мөдир”.
       Айсылу да җыенды. Беренче тапкыр ул ирен стансага машина белән озаткан иде. Ямансу, әмма җиңел, чөнки Мансур кайтырга дип китә, ә бүген аны капкадан чыгарып җибәрүе дә үлемгә тиң иде. Юк йомышын йомыш итеп  хатын ярты көнен үзәктә уздырды. Төштән соң чәр-чәр кесә телефоны чәрелдәде.
       - Син кайда? - диде әнисе. - Тегеләрнең эзен әллә кайчан тузан каплады бит инде!
       Кемгә, йә кемгә күңелдәге әрнүеңне бушатырга? Һәркемнең үз савыты тулы. Күл! Әйе, ни түзгән дә сабыр күл! Кичәдән бирле балыкларга җим сибелмәгән иде, Айсылу базарга сугылды. “Кызылканатлар ач”, - дип иң кайгырткан кеше Хасибулла абзый иде, ул да булышыр. Бер уңайдан җим белән хатынның сагышы да сибелер, бәлки.

     ...Камыш арасында икәү утыра иде. Мансур уң кулын Хасибулла абзыйның җилкәсенә салган да туктаусыз сөйли дә сөйли.
       - Шыпырт, энем, - ди тегесе. - Балык шаулаганны яратмый. Сүзеңне җанкисәгеңә калдыр. Шыпырт!
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев