КҮЛӘГӘЛӘР
Таныма син мине бу юлы чит диеп, Үтеп кит. Карама хуҗасыз караңгы тәрәзгә.
Римма Фәррахова шигырьләре
Таныма син мине бу юлы чит диеп,
Үтеп кит. Карама хуҗасыз караңгы тәрәзгә.
Бу дөнья язмышы – синеке, минеке,
Ташла әле кәртләрең, кирәкми безләргә күрәзә.
Кирәкми. Туктама нур эзләп
Шәмнәре сүнгән бу ызбаның,
Ялгызак булса да, саф әле
Һавасы без торган дөньяның.
Бары да күптәннән ап-ачык –
Кешеләр битлекләр кияргә күнеккән,
Дөньяның һавасын җаныма тутырып,
Һәр яңа көнемдә төн йөртәм.
Ышанам мин чөнки – төннәрнең аклыгын
Үзенә алырлар Иделдә дулкыннар,
Бу – минем хакыйкать, югыйсә,
Дөньяда һәркемгә битлек бар.
Килбәтсез бу шакшы битлекләр,
Син аны салып ат чоланга,
Бу дөнья күпләрне тудырып, юк итә,
Яшибез хакыйкать мәңгелек булганга.
Үзгәрмә. Үзгәртмә үзеңне.
Кемнедер гаепләп зарланма,
Һавасын җаныңа тутыр да,
Юлга чык. Бу шундый замана.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев