-
«Кырык дүртнең май аенда» фильмына кастинг узачак «Кырык дүртнең май аенда» фильмы Нурихан Фәттахның тууна 95 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышлана.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Татарстанда «Хәтер Маршы-2023» акциясе башланды Акциядә катнашучылар лекцияләр һәм музыкаль-әдәби композицияләр ярдәмендә Татарстан укучыларына Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында сөйләргә ниятли.
-
Милли китапханәдә Сальвадор Дали, Казимир Малевич һәм башка танылган рәссамнар эшләре буенча фикер алышачаклар Дискуссия Альфрид Шәймәрдановның «Айның караңгы ягы» шәхси күргәзмәсе кысаларында оештырыла.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Кариев театрында берьюлы өч премьера Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Кошлар сайравына сөю салдым
Илсөяр Илдус кызы Шиһапова тумышы белән Яшел Үзән районы Зур Өтәк авылыннан. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетында режиссура бүлеген тәмамлый. Мәскәүдә сәхнә теле белгечлеген үзләштерә. Сценарийлар, шигырьләр яза. Тамашачы аны режиссер Рөстәм Рәшитов төшергән «Тапшырылмаган хатлар» фильмында яңгыраган «Галия җыры» аша (композитор Эльмир Низамов) яхшы белә.
Илсөяр Шиһапова – Казан дәүләт мәдәният институтының телевидение кафедрасы доценты; сәхнә теле, дикторлык осталыгы белгече. Педагогика фәннәре кандидаты.
Нигезем төшкә керә
...Шәһәрдәге таш фатирдан мине
Эзләп тапты авылымның җаны.
Х.Әюп
Алучысы табылганга
Кош тоткандай сөенеп,
Авылдагы өйне саттык
«Аллага шөкер» диеп.
Әби-бабайны җирләүгә
Узар-узмас бер атна,
Нәселебез күрке – нигез
Күчте башка кулларга...
Саттык йортны җиңел генә,
Уйлап тормыйча артык.
Зур эш эшләгән кешедәй,
Таш калага юл тоттык.
Аякка сарылып калды
Чүгәләп йөргән чирәм.
«Син дә кайтмаска китәсең», –
Дип шаулады карт имән.
Эленеп калды сарайда
Бабайның чалгылары,
Хуш ис бөрки сандык тулы
Әбинең сабыннары.
Озатып калды еламсырап
Яшьлекләр узган келәт.
Күзне йомсам, бабам йөри
«Авылым» көен көйләп.
Самавырга чыра телә
Ак яулыклы әбием...
Ыңгырашкан сыман булды,
Йозак элгәч, нигезем...
Үксеп калды арттан Акбай
Яңа хуҗалар көтеп.
Хыянәтем өчен мине
Карашы белән сөзеп...
Озатып калды моңсу гына
Бабай ясаган капка.
Әйтте сыман: син, энекәш,
Калдырдың безне ятка!
Бабаңнар салган нигез бу,
Атаң тәгәрәп үскән,
Кайгысын да, шатлыгын да
Тигез күтәргән, түзгән.
Әнкәң төшкән килен булып,
Басып ак мендәрләргә.
Сагынып кайда кайтырсың,
Зарларыңны сөйләргә?
Төшкә керә көн дә нигез
Шәһәрдән эзләп табып.
Кем баеган әле җирдә
Туган нигезен сатып?!
Бар да уза
Узмас дигән төннәр уза.
Килә, китә бәла-каза.
Һәр нәрсәнең ахыры бар,
Тузмас дигән башмак туза.
Газапның да чиге була.
Галәм киң ул, иркен сула.
Түкми-нитми саклау өчен
Кисмәкнең капкачы була.
Кайчак юктан күңел тула.
Тулсын, аннан җиңел була.
Агы-карасыннан күкнең
Дөньяларга ямьнәр тула.
Үтәлмәстәй киртәләр дә
Өмет тулы күңелләрдә
Юкка чыга булмагандай,
Сукмак ярып бәхетләргә.
Илсөяр Шиһапова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз