-
«Черек күл»дә «Мәдәни чәршәмбе»: акустик дуэт тыңларга һәм кофе ярдәмендә картина ясарга чакыралар Казанның җәмәгать киңлекләрендә «Мәдәни чәршәмбе» проекты дәвам итә. Чираттагы чара бүген «Черек күл» паркында узачак.
-
"Зәкят" хәйрия фонды һәм Казан мәчетләре корбанлыкларга гаризалар кабул итә Мөселманнар өчен зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме якынлаша. Быел Корбан гаете 9 июльгә туры килә. Мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең изге әмерен – тугрылыкны, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен, буйсынучанлыкны гәүдәләндерүче корбан чалу йоласын үтәячәк.
-
Россиядә чүп-чарны сортларга аерып җыю мәҗбүри булачак Россия Дәүләт Думасы депутатлары икенче һәм өченче укылышта икенчел ресурслар белән эш итү турындагы закон кабул итте. Ул гражданнарны икенчел чималны аерым җыярга, ә компанияләрне мондый ресурсларны утильләштерү белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәчәк.
-
Әнкарада Гаяз Исхакыйның кызы, профессор Сәгадәт Чагатай искә алынды Танылган язучы Гаяз Исхакыйның кызына багышланган очрашуны “Гаяз-Таһир-Төркистан- Идел-Урал” вакфы белән берлектә язучы, журналист Роза Корбан оештырды.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
КОТКАРУ
Мәктәптән кайтып барам. Як-ягымда нинди матурлык, аяк астындагы ефәктәй кар баскан саен шыгыр-шыгыр килә. Мин нинди бәхетле! Шушы гүзәллекне күрә, тоя алуым, үз авылымда үз аякларым белән атлап, кышкы саф һаваны сулап баруым белән бәхетле!
Шундый матур уйлар белн өйгә дә кайтып җиткәнмен. Әни пешергән тәмле ризыкларны ашагач, чәйләр эчкәч, әзрәк эшләп тә алырга кирәк бит инде. Әти белән мал карарга чыгып киттек. Печннәр төшереп, тирес кенә түгәсе калган иде. Әти җылы сарайга яңа туган бозау янына кереп китте. Мин аны көтеп тормадым, тиз генә сарай түбәсеннән иртә беләнгә җитәрлек печән төшердем дә, тиресне чанага төяп, бакча башына таба киттем. Тиреслеккә җитәрәк, койма почмагында ниндидер бер«түмгәк» күзгә чалынды. Кызыксынуым көчле булганга, шунда атладым. Ул йорт куяны баласы булып чыкты, шундый кечкенә, күзләрендә яшь тамчылары... Калтыранган әлеге сөйкемле җан иясен кулыма алдым. Нишләгән икән соң бу бичаракай? Тиресне тиз генә өеп куйдым да куянкайны куеныма сыендырып, өйгә йөгердем.
Әти дә, әнием дә – яхшы кешеләр. Алар инде минем нинди дә булса маҗараларга юлыгып торуымны беләләр. Хәзер дә миңа таба күзләрен текәделәр. Аларга куенымнан куян баласын алып күрсәттем. Куянкайны аяклары өшегән бугай. Дәрес әзерләп утырган җиреннән энем дә йөгереп килде. Без аның белән чиратлашып куян баласын җылытырга булдык. Әни ниндидер май сылап, куянкайны аякларын бинт белән бәйләп куйды. Куянкайга да җан керде: калтырануы кимеде сымак...
Шулвакыт энем: «Абый, Мәхмүт абыйлар куян асрый бит, аларныкы түгел микән?» – диде. Шундук, куян баласын минем куенга яшереп, күршегә чаптык.
Диләрә апа белән Мәхмүт абый тәмләп кенә чәй эчеп утыралар иде. Без дә аларга кушылдык, чөнки табында тәмлүшкәләр күп иде.
Мәхмүт абыйга куян баласын күрсәттек. Танып алдылар: аларныкы икән! Безгә рәхмәтләр
укып, тәмле-тәмле күчтәнәчләр биреп чыгардылар.
Миңа бүген никтер бик рәхәт иде...
Инсаф Гатауллин, Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең VII сыйныф укучысы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз