Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Котылган

    – Янгын! Янабыз!!! Урамнан ишетелгән бу сүзләрдән аш бүлмәсендә кайнашкан Мәдинә ишеккә йөгерде. Ни булган, нинди янгын, дигән куркудан аягына кияргә дә онытты. Ул ишегалдына чыкканда, күршеләренең агач өеннән кара байрак булып кара төтен күтәрелә, өйнең бер почмагы дөрләп яна иде. Мәхшәрнең әле башы гына булып, янгын сүндерүчеләр килеп өлгермәгән, кешеләр коедан, урамдагы чокыр-чакырлардан яңгыр суларын ташый, «Янгын!», «Тизрәк!», «Әйберләрне чыгарышыгыз!» дип кычкыра; шифер түбә шарт-шорт янып, төрле якка атыла иде. Мәдинә аһ итте. Күзләре белән күршесе Данияне эзләде. Дания күренмәде. Ул өйдә, ут эчендә калган төсле тоелды. «Дания, Дания», – дип кычкырып, янган өйгә кермәк булды, әмма кемдер якасыннан тотып алды: «Юләр! Янасың киләме?!» Бу кеше Мәдинәнең ире иде. Мәдинә табан асларын ерта-ерта су ташыган арада янгын тагын да көчәйде. Ишегалдында – мунча, кош-кортлар сарае. Йортның арткы ягында, ул корылмалардан да якынрак урында – Мәдинәләрнең йорты. Арада – тимер челтәр койма. Янгын тагын да көчәйсә, афәт бу койма аша узып, Мәдинәләрнең йортына күчәчәге, аларны да харап итәчәге көн кебек ачык иде.

    Дания бу йортта ялгызы гына яшәде. Торагы шактый ук тузган булгач, бераз төзәтү эшләрен дә ниятләп йөрде. Ләкин соңрак, ялгызына гына бу эшләр шактый ук мәшәкатьле тоелып, йортны сатарга, районнан фатир алырга булды. Ул яшәгән бистә шәһәргә якын булганлыктан, бакчасына, җиренә кызыгып, бу ихатаны яхшы бәягә сатып алырга теләүчеләр шактый иде. Мәдинәләр кая китсәләр дә, йорт ачкычларын һәрвакыт Даниягә калдырып йөрделәр. Мәдинәләрнең яңа өйгә күченүләренә икенче ел. Хуш исле нарат өйдә иркен, рәхәт иде. Йорт сала башлаганда, икенче малай туды. Быел аңа ун яшь. Бик күп тир, мал, вакыт сарыф ителеп салынган йорт, әлбәттә, бик кадерле булды. Әле һаман да йорт эшләре төгәлләнеп бетмәгәнлектән, соңгы айларда да төзелеш белән мәшгуль иделәр. Зур хыяллар белән эшләрне тәмам итеп яткан бер вакытта барысы да ялкын эчендә калырмы?! Әле алар сөенергә дә өлгермәде... Әле алар монда ял итәргә дә өлгермәде... Мәдинәнең йөрәге өзелде... Бөтен тормышы күз алдыннан үтте... Менә аның күбәләк кебек очып йөргән бала чагы... Мәктәпкә керер алдыннан, җәй көне әнисе Мәдинәне өч айга әбисе янына кайтарды. «Бу җәйдә әбиең янында булырсың, аннары мәктәпкә барырсың, кызым», – диде. Мәдинә бу хәлгә сөенде, ул әбисен сөя, әбисе янында аңа тыныч, рәхәт иде. Һәр иртәдә күмәч исенә уянганда ул әбисенең кояш кебек балкыган йөзен күрде. Аннары яңа пешкән күмәч өстенә май, бал ягып чәй эчәрләр иде. Кечкенә Мәдинә нинди сораулар бирсә дә, сорауны ничә кат бирсә дә, әбисе ачуланып карамый, үскәч белерсең әле, дә дими, елмаеп сөйләр иде. Мәдинә ул җәйдә әбисенә ияреп су буена казлар илтеште, урамда яшьтәшләре белән уйнады. Бер көнне урамда уйнап йөргән чагында көчле давыл чыгып, яшенле яңгыр башланды. Ул яңгыр уйнап йөргән балаларны куркытып өйләренә таратты. Мәдинә өенә йөгергәндә, туплар ярылган төсле, кинәт-кинәт күк күкрәде, баш очында ялтйолт яшен уйнады. Яшене көчле иде, чатырдап, күкләрне ерткан төсле булды. Давыл агачларны бөкте, Мәдинәнең күзләренә тузан тутырды. Яңгырның эре тамчылары тама башлаганда, ул өенә кайтып өлгерде. Әмма өйдә кеше юк иде, яшеннән куркып, чоланга качты. Яшен өй эчләрен ялт-йолт китерде. Озак үтмәстән, бакчадан ашыга-ашыга яңгырда чыланган әбисе керде, Мәдинәне эзләде. Чоланга качканын күргәч: «Яшеннән курыктыңмы, кызым? Курыкма, чык монда. «Ләә иләәһә иллә лаһ, Мүхәммәдүр расүлүл лаһ», – дип әйт, балам. Аллаһы Тәгалә шул доганы әйткән кешене уттан саклар. Иншалла». Һәм әбисе үзе дә «Ләә иләәһә...» дия-дия, тәрәзәләрне япты, пәрдәләрне каплады, утларны сүндерде. Мәдинә дә әбисе артыннан шул доганы кабатлый-кабатлый качкан җиреннән чыкты. Бу вакытта аңа яшен ул кадәр үк куркыныч тоелмады. Бераздан яшен үтте. Янә кояш чыкты. Икенче көнне иртә белән йокыдан уянгач, әбисе белән бабасының үзара сөйләшкәнен ишетте: «Кичә күрше Сәфәргалиләрнең өйләренә яшен кергән икән. Түшәмнәре, янмаса да, каралган. Суыткычлары да эшләми, ди. Итләрен безнекенә куеп торырлар». Шул хәлләрдән соң әбисе өйрәткән кичәге дога, тылсымлы һәм коткаручы сүзләр булып, Мәдинәнең күңеленә мәңгегә уелып калды. Бу доганы ул, әбисеннән кабат-кабат әйттереп, ятлады. Мәдинәнең кояш шикелле әбекәе туксан дүрт яшенә җитеп вафат булды. Әбисе дөньядан аерылган вакытында да шул аятне кабатлаганын Мәдинә әнисеннән ишетеп белде. Аятьнең «Аллаһтан башка иләһ юк. Мөхәммәд (с.г.в.) – Аллаһның илчеседер» дигән татарчасын белгән уналты яшьлек Мәдинә әбисенең соңгы сүзләрен үзенчә шәрехләде. Димәк, әбием шул яшенә җитеп, Аллаһның барлыгына тәмам инанган, ышанган, моңа үзенең дәлилләре дә булгандыр, юкка гына намазлар укымагандыр, дип фикерләде. Бу аның безгә васыяте дә булгандыр, дип нәтиҗәләде. Менә яшьлеге... Никах... Ире... Ике баласы... Еллар буе төзегән йорт... Яңа йортта нибары ике ел гомер... Ялкын чигенергә уйламады. Ашыга-ашыга Мәдинәләр йортына якынайды. Кемнәрдер ялкын янаган йорттан әйберләрне чыгарып калырга ашыкты. Яңа йорт әле ярымбуш хәлендә булса да, урамга киемнәр, юрган-мендәрләр, вак-төяк җиһазлар өелде. Мәдинә иренең: «Документлар кайда?» – дип кычкырганын да ишетмәде. Күз алдын куе төтен басты. Ыс, янгын исе сулышын кисте. Мәдинә буылды, йөткерде, йөрәге бар көче белән күкрәгенә какты. Бу янгын гүя аның йөрәгенә күчкән иде. Котсыз чынбарлыкны күрмәс өчен Мәдинә күзләрен чатырдатып йомды. Хуш... Хуш... Кояштай балкып, күз алдына әбисе килде. Күңелендә аның сүзләре яңарды. «Кызым... Ләә иләәһә иллә лаһ, дип әйт... Иншалла... Кызым...» Әлеге сүзләр бер йотым саф һава шикелле тоелды. «Ләә иләәһә иллә лаһ»... – диде Мәдинә. «Ләә иләәһә иллә лааһ! Ләә иләәһә иллә лааһ! Ләә иләәһә иллә лааһ! Йә Аллаһым! Үзебезне, йортыбызны уттан коткар!» Мәдинә аягының җәрәхәтләнгәнен дә сизмәде, башыннан яулыгының шуып төшкәнен дә күрмәде. «Ләә иләәһә...» – дип кабатлый-кабатлый, ялвара-ялвара йорт тирәсен әйләнде. Янә кабатлады. Янә ялварды. Янә әйләнде. Аның бу ялваруы шулкадәр ихлас иде. ...Дөрләп янган түбә янып бетә язган өйнең уртасына ишелеп төште. Янгын, гүя эшен төгәлләгәндәй, тынычланып калды. Районнан кайтып, өендә фаҗигага юлыккан Даниянең кайгылы тавышы ишетелде. Бәхеткә, ул исән иде. Әйләнә-тирәдә шау-шу дәвам итте. Мәдинәләрнең йорты имин калды. Янгын аларның йортына кагылмады. Бүгенге көненең нибары бер сәгать вакыты тулы бер гомергә тиң булды. Мәдинә бер утка, бер суга төште. Мең кайгырды, мең сөенде. Яшәлгән гомерен бер сәгать эчендә тагын бер кат яшәгән төсле булды. Дога көчен үз мисалында күрде, тойды, шаккатты. Бу аның тормышында үзе генә аңлый алырлык иң зур кичереше иде.

    Гөлнур Корбанова

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ФОТОБӘЙГЕ: «ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ