КОЯШЛЫ КӨНБАГЫШЛАР
Мин синең тавышны таң тугач Былбыллар моңыннан ишеттем.
Гөлзилә Фәһим кызы Фәхретдинова (Гафурова) 1996 елда Балтач районы Алан авылында дөньяга килгән. Арча педагогия көллиятен, читтән торып КФУны тәмамлаган. Теләче районының Шәтке авылы башлангыч мәктәбендә балалар укыта. Балачактан ук иҗатка гашыйк Гөлзилә. Көллияттә укыганда ук уку йортының «Тамчылар» иҗат түгәрәге актив әгъзасы була. Туган як, гаилә, мәхәббәт турында язарга ярата. Шигырьләрендә ихласлык ярылып ята. Бүген «Кояш кызы» тәхәллүсе белән иҗат итә. Арча районының Гариф Ахунов исемендәге (2012), Габдулла Тукай исемендәге (2014) премияләр лауреаты, яшь язучыларның «Иделем акчарлагы» бәйгесендә (2015, 2016, 2017 еллар) призлы урыннар ала.
***
Кояшка төбәлдем нигәдер
Йөзеңнең чалымы чагылды.
Мин аек исерек шикелле
Сурәтле кояшка табындым.
Мин синең тавышны таң тугач
Былбыллар моңыннан ишеттем.
Бер гади һәм гашыйк җан үзем
Ә сине үземә иш иттем.
Мин синең күзләрне күлләрнең
Иң тирән төбеннән шәйләдем.
Уйларым буйыйлар күңелне
Төшереп исемә җәйләрем.
Мин сине болында тирбәлгән
Иң гүзәл чәчәккә тиңләдем.
Син диеп тауларга йөгердем,
Син диеп кырларны иңләдем.
Яшисең син минем күңелнең
Иң назлы, иң серле түрендә.
Йолдызлар язалар исемең
Сөюгә манылган күгемдә.
***
Мин май кызы, йөрәгеңне синең
Кайнар учак белән төрәмен.
Иңнәреңә килеп сарылам да,
Күзләреңә карап көләмен.
Мин май кызы, сине ялкыннардан
Ташкыннарга алып саламын.
Кояш нурын өзеп аламын да,
Йөрәгеңә сөю язамын.
Мин май кызы, ташкын хисләр белән
Күңелеңә килеп кагылам.
Яз җилләре сыман назлы булып,
Яннарыңа синең агылам.
Мин май кызы, синең күзләреңдә
Язгы гөлләр булып тирбәләм.
Язгы сулыш белән исердем дип,
Яннарыңнан гына җибәрмә...
***
Бер касә бәхетем учыма алдым да
Атладым тынлыкка уралып.
Күзләрдә төпсез күл. Уйларым җырлы юл.
Күкләргә карадым тын алып.
Күкләргә карасам, чагыла бар дөньям,
Болытлар уралган тирәмә.
«Ашыкма, ялгышма...» – акылым киңәше.
Һаман да бер үк сүз иләнә.
Бер касә бәхетем учыма салдым да
Күкләргә тапшырдым канунны,
Мин бары бәхетле булырга тырышам
Читлектә яшәве арумы?!
Арумы билгеле таләпкә буйсынып,
Сыгылып, яшьләрең кибүе?
Болытлар ясалган күңелем төзәтәм,
Килешә чәчәкләр чигүе.
Бер касә бәхетем учыма алдым да
Гөлләргә урадым уйларны.
Бер адым атладым, җиңүдән таң калдым,
Йомшаргач күңелем кыллары.
***
Көн туа, төн туа.
Арада боз туңа.
Яшерен сер туа күңелдә.
Катламлы боз сыман
Күңелләр үзгәрә.
Дерелдәп туңуым бүген дә.
Яз үтә, җәй үтә.
Көзләрдә ни көтә?
Ни көтә тормышлар чигендә?
Уйларга бирелеп,
Бер елап, бер көлеп,
Саташып йөрүем бүген дә.
Арада боз туңа.
Зәңгәрсу төс кулда.
Зәңгәрсу төс иңә җаннарга.
Бүген дә күңелдә,
Синең дә, минем дә,
Мең сорау уяна таңнарда.
***
Күңелем былбылы тын калды.
Йөрәккә шып та шып моң тама.
Җил йөри урамнар куйнында,
Төнемдә күңелгә шом сала.
Юл кыры үселгән ак каен
Тасвирлый гыйшыгым сүрәтен.
Язларда коела яфрагы,
Беткәндер хисләрең куәте.
Чәчләрем чуалап җил уйный,
Күңелем чаптарын котырта.
Килә дә сереңне пышылдый
Табигать – җил искән минутта.
Күңел тын. Әрнеми. Еламый.
Көннән-көн елышам тынлыкка.
Төшемме? Өнемме? Аңышмыйм.
Чумамын билгесез юклыкка.
Бар дөнья туктаган бер мәлдә,
Шык та шык тәрәзгә җил кага.
Күңелем сырлаган төшемнән
Уянып киләмен мин яңа.
УЙ
Шәһәрнең тынгысыз шавына
Кердем дә адаштым мин бүген.
Ничәшәр борылыш, мең ялгыш
Эчкерсез идем бит мин үзем.
Урамнар тум-тулы шау белән
Һәрберсе каядыр ашыга.
Мин атлыйм уй дигән калада
Я йөрәк, бул сабыр, ашкынма.
Һәр адым, һәр күргән мизгелдән
Тәм табып, ямь табып барамын.
Уй дигән урамнар, биналар
Күңелдән әкият язамын.
Кердем дә адаштым уй дигән
Чиксезлек шәһәре эчендә.
Каядыр ашыгып чабырга
Юк әле теләк тә, көчем дә.
КИРӘК ТҮГЕЛ
Якын килмә миңа, кирәк түгел,
Оныт миңа юлны бүгеннән.
Буйсынмамын сиңа мин моннан соң,
Синнән түгел, качам үземнән.
Мин бәхетне инде бер татыдым,
Җитте миңа, башка кирәкми.
Йөрәгеңнән искән салкын җилең,
Җылы хисләремне сирәкли.
Синең белән күзаллаган бәхет,
Бер мизгелдә сүнде хыяллар.
Минем күңел тора хәзер таштан,
Үткәннәрем гүя кыялар.
Күз яшьләре ярсу, шаулы елга,
Кыя төпләреннән агучы.
Күңел бүген бер юату эзли,
Киләчәккә өмет багучы.
Ә син миңа сукмагыңны суыт!
Оныт җирдә минем барлыкны!
Ә мин үзем! Бары үзем ямыйм
Күңел төбендәге ярыкны.
КӨНБАГЫШЛАР
Мин кояшка кулым суза алмыйм,
Мин бары тик аңа сокланам.
Мин бары тик көнбагыш чәчәге –
Кояштан нур, җыр һәм моң алган.
Мин кояшка охшаш. Охшаш кына...
Ул биектә, ә мин түбәндә.
Көнбагышлар бик күп булган кебек
Иҗатчылар минем тирәмдә.
Көнбагышлар үзенә бер матур,
Көнбагышлар үзгә бер дөнья.
Үзем шикеллеләр белән булу
Иҗат өчен якты юл миңа.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев