Логотип Идель
Әдәбият

"Кәтәнә" (бәян)

Нәбирә Гыйматдинованың "Кәтәнә" бәяненнән беренче бүлек.

Нәбирә Гыйматдинованың "Кәтәнә" бәяненнән беренче бүлек.

-1-

Гүя ул җәядән тарттырылган ук иде, урман авызына барып та «кадалды». Эчендә йөзләгән агач үскәнмени, үтереп колак шаулады, ә моның азагы гелән-гелән хәерсез тәмамлана: шулай бар куәтенә йөгерсә – тән кыза да, йөрәк, тамырларда кайнарланган канны сугарып өлгермәгәч, монысы артык дип тышка «бәрә» һәм хыянәтче борын үзеннән-үзе юешләнә иде. Хуп, борын кибәр, колак тынар анысы. Менә бит әле шушы хәлендә дә җитеште.

Ир аяк очына гына басып авыл ягына күз салды. Әһә, җил этәмени, камка бөҗәккә охшаган тимгелле-тимгелле кызгылт машина ничек тиз җилдерә! Котылдык дип сөенәләр микән? Әйдәгез, әйдә, бәбәкләрегезне тондырып үлем кочагына атылыгыз! Әгәр сез имәннең калын җилкәсенә ышыкланып Габделнур атлы Газраил сагалап торганын сизсәгез, мөгаен, Зиреклебаштан мәңге купмас идегез.

Агач артына поскан ир мылтыгын алга сузды. Асфальт юл әйләнгеч дип, авыл халкы кыр тузаны суласа да, җәйге коры көннәрдә чакрымнарны кыскартып үзәккә басу ягалаш урман кырыеннан йөри иде. Бу мәрхәмәтсез җаннарга, билгеле, ис-тын чыгармыйча гына авылдан тизрәк табан ялтыратырга кирәк иде. Рас, алар мәрхәмәтсез, алар Габделнурның күкрәген ярып, бәгыренә хәнҗәр белән чәнчеп китеп бара иде...

Урман борылышында «камка» кисәк кенә тизлеген киметте. Агач-куакларның бүлтәйгән юан тамырлары юлны чуарлап бозганга күрә, монда алай

бик юыртмыйлар, әмма пырдымсыз ир-ат «тамырлар»ны тигезләп, әлеге араны яшен тизлегендә уза иде. Һи, «шырпы тартмасы» сезне алай очындырмас шул! Руль боргалаган бәндәсе дә камырдан әвәләгән «батыр» гына! «Их-ма, карлыгач кайда оя корган, – дияр иде мәрхүм атасы. – Тизәк исеннән тончыган абзар түшәмендә! Мондый асыл кошка алмагач куагын сайлыйсы ла!» Габделнур да әтисе кебек ирексездән: «Их-ма!» – диде. – Их-ма, Фәридә, калдык-постык тимердән җыештырган «Ока»лар сиңа төсмени, җаный?! Синең өчен дип, мин ишегалдына өр-яңа джип кайтарып бастырдым. Ызба кадәр ул, хет аркылыга, хет буйга утыр!»

Болар әллә юри әкренәйде микән? Хуш, ашыкмагыз, ашыкма: яшәүнең тәмен-рәхәтен тоеп калыгыз. Соңгы сулышларыгыз бу, соңгы көлүләрегез! Башта тәгәрмәчләренә атып тишәсе булыр. Аннары алар үзләре үк «кысан тартма»дан сикереп төшәчәк. Ә Газраил якын, бик якын, аның кочагы ачык, аның кочагы киң: икесен дә сыйдырачак. Чү, «камка» нәзек кенә итеп төчкерде дә, мөгезсез маңгае белән кечкенә генә түмгәкне «сөзде».

Габделнур әз генә башын калкытты. Күз белән үлчәсәң, ике араны егерме-утыз адым тоташтыра иде. «Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына» дигәндәй, менә бит, үзләре туктады. «Эш» җиңеләя: «тәгәрмәчләр белән «сугышасы» да юк. Әнә, оясында пырхылдашкан казлар кебек, кулларын селки-кага икәүләшеп машина тирәсендә чабышалар. Их, хатын, хатын! Авылның иң азгын айгыры Мансурга ияреп кайларга олагасың, йа?! Бәхетеңнән исермә, ерак китәлмәссең, нибуч...

Мансур «тартма»сының моторында казынырга тотынды, ә Фәридә, алсу төстәге кулъяулыгы белән аның тирләгән маңгаена мана-мана:

– Исеңдәме, бервакыт, – дип нәрсәдер сөйләргә кереште. Габделнур, тыңларга дип, колагын шомрайткан гына иде, шул чакта имән яфракларын шыбырдатып агачка байгыш килеп кунды һәм сытылып-сытылып елый башлады. Каһәр суккыры, аның тавышы тып-тын урманның бәгырен актарды: дистәләгән эреле-ваклы кошлар кушылып чыркылдашты, кукшаңгылар яман уылдашты, үләннән-үләнгә озын ботлы чикерткәләр сикереште, аларның

һәркайсы елак кошны кызгана төсле иде. Байгыш исә нәкъ Габделнурның баш очындагы ботакта тирбәлә иде. Ир йодрыгы белән һавага кизәнгәч, ул тагын да катырак сыктап, имәннең очына ук кунаклады. Ир эсселе-суыклы булды. Әтисе дә шулай елый иде. Йокысыннан капыл уяна да... Төннәрен Тимерҗан солдат бер мескен затка әйләнә, ә көндез аңардан да гайрәтлерәк ир-ат дөньясында юк иде.

Фәридәнең сыңар сүзен дә ишетмәде «аучы». Инде машина да җанланып, күңелле генә гүелдәде, инде качкыннар да «тартма»га төялеште. Ә Габделнур тораташ иде. Мылтык дәшмәде. Байгыш сагышы ирнең бөтен җегәрен суырган шикелле иде.

Борын төбеннән генә выжылдап «дошманнар» үтте, мең дә беренче мәртәбә имәнне тузан болыты каплады... Кош та тынды, йөрәкне авырттырып тәгәрәгән ачу ташы да ватылды-уалды... Әмма комы юылмады, бәгырь яраларына тулып, әчетте-әрнетте. Нишләп ходай аны дуамал итеп яраткан икән? Вакыт-вакыт акылы күчәреннән ычкынган Габделнур үз-үзен тыялмый, гүя аның күкрәгенә эт кыяфәтендә алагаем зур шайтан оялаган, һәм шул кабих котырып-котырып өрә иде. Берәр гаделсезлек күрсә дә, ир шырпы сызып ташлаган салам кибәне төсле дөрләп кабына, акылга сыймаслык җүләрлекләр эшләп ташларга әзер була иде. «Асам, шартлатам, яндырам» ише янауларның, әлбәттә, берсе дә тормышка ашмады, «тел бавына» эленеп җилдә генә «кипте». Бүген дә, күр, чып-чынлап ярсыган иде, монысында ул ниятеннән тыйлыкмаска тиеш иде, чөнки Фәттах малае азына-азына аның бакчасындагы бердәнбер алмасына – Фәридәгә үрелде.

Кич иде инде. Чәче-башы тузган Мансурның хатыны Айзирә капкадан гына:

– Синеке белән минеке турыдан гына кача-а! – дип сөрән салгач, Габделнур, ау мылтыгын кыстырып, урманга чапты. Моның ахыры ни-нәрсә белән тәмамланыр – хөкем итәрләрме, төрмәгә ябарлармы дип уйламады, башы бер генә юнәлештә «эшләде»: «Атам!»

Атмады... «Син җебегән!» дип үзен дә әрләмәде. Атасын искә төшереп

җебеткән байгышка да ачуы сүрелгән иде. Аллаһның күктән иңдергән иң каты җәзасы – табышмак холык, диләр. Нишләп Кодрәт иясе әүвәл аның күңелендә таулар җимерерлек өермә кузгата да, аннан, маңгай чәчен сыйпап искән йомшак җил ясап куя икән? Ник ул бертөрле генә түгел: йә усал, йә зәһәр? Менә аңа кырык яшь. Ә үлчәсәң – кырык мыскал акыл юк.

Габделнур ухылдап имән төбенә сузылды. Аркасы лычма су иде. Борын гынамы соң әле, икенче чире дә бар, анысы да холыкка бәйле бугай: ярсыганда гәүдәсе яна-яна да, ахырдан ут алмыйча интектергән чи утын кебек тирләргә тотына иде. Өстән кар бөртекләре хәтле генә мамык кисәкләре «яуды»: байгыш томшыгы белән канатларын чистарта иде. Гадәттә, бу кошлар көн яктысында сукырая һәм төнлә генә ауга уяна иде. Ир әкрен генә торып югарыга карады. Ябалакның ерткыч нәселдәше аңа илтифат итмичә, һаман казына иде. Атна саен урман айкаган, андагы киек-кошларның һәркайсын таныган Габделнур:

– Әллә соң син... – диде. – Әллә соң... байгыш кыяфәтендәге әтиме? Аның төсле үк җыладың бит, – диде.

Мәрхүмнәр кырык көн якыннары белән күрешер өчен кайта-китә йөриләр ди, имеш. Ир мылтык түтәсе белән әкрен генә имәнгә сукты. Кош, нишлисең тиле, дигәндәй, ризасыз гына тамак төбе белән чыркылдады. Тиле башта – тиле уй! Габделнурның акылы кителгән, ул бөтен булмышы белән җүләр иде. Ай тулганда тәҗрибәсез байгыш баласы көн белән төнне бутый, нибарысы шул гына!

Ә Фәридә – аның атып кына төзәлмәслек зур ялгышы иде. Тик ир моны һаман танымады, һаман, йөрәген пешерә-пешерә, мичтән яланкул утлы күмер состы.

Җиңеләйтер шәт, су коенырга иде. Берочтан күлнең камышлар белән каймаланган аулак урыннарын әйләнәсе булыр. Быел кыр үрдәкләре ишәя микән?

Ул имәнгә таянып, тирән итеп сулагач яктыга чыкты. Иелеп бармагы белән тузанлы юлда ярылып яткан тәгәрмәч «бизәге»н сөртте. Бу эзләр кайларга кадәр сузылыр икән? Үзәктә генә төпләнерме икәү? Әллә Казан калаларына ук

таярмы? Их, уйлата шул, уйлата! Тизрәк суга чумасы иде. Тәнгә авыр, тир акты. Аннан битәр – җанга авыр.

Габделнур үпкәсен чәнчетеп йөткерде. Җитәр, тәмам тоз кебек эреде! Байгыш көнләшсен, әйдә, аңардан да уздырып ела тагы, мәми авыз!

Елга ярында, нәкъ ул ияләшкән төштә, күңелле генә сызгырып Кадыйр утыра иде. Габделнурның йөзе чытылды. «Хәсрәт! Бик тансык идең инде син, – диде ул, эченнән генә җенләнеп. – Баягы ачуы да басылмаган, хәзер аңа икенчесе өстәлә, каһәр. Моның белән сүз алышмавың хәерлерәк, – дип, ул кире борылган гына иде, аркасы белән «исәнләштеләр»:

– Ни хәл, җизни?!

– Бер көе! – Аягына тимер аскан сыман чалыш атлап Габделнур ихтыярсыз яр астына төште, каенесе белән бармак очларын тидерер-тидермәс кенә күреште.

– Тоталмадыңмы? – диде Кадыйр, ирен чите белән генә елмаеп.

– Кемне?

– Бүреләрне түгел инде.

– Тыныч әле син, җегет. Бәлки тегеләр анда җан тәслим кылгандыр, ә?

- Охшамаган.

- Нәрсә «охшамаган»?

- Аткан кешегә дим, җизни. Күзләрең сата. Ну шәп юыртасың! Көңгерәмени!

– Тизлекне секундлар белән санадыңмы?!

– Күрдем.

Габделнур мылтыгын комга кадап каенесенең күлмәк изүеннән эләктерде:

– Ыржайма, дивана сарык! Күргәч, нишләп үкчәмә бастырып килмәдең?! Ник аларны коткармадың?! Кызган баштан икесен дә йомдырсам, җә?!

Кадыйр аңардан ычкынып читкә тәгәрәде.

Коену дәрте беткән, кыр үрдәкләренең саны да кызыксындырмый иде, торам дип калкынган Габделнурны каенесе кинәт кенә җиргә «кадаклады»:

– Чын дөресен беләсең киләме, җизни? Сез авылыгыз белән мине чирле дисез, әйеме? «Савыты тулмаган» дисез. Анысы Зиреклебашта сине дә санламыйлар, алай гынамы, яратмыйлар, җизни! Мин кире шәһәргә сыпыртам, ә сиңа монда яшисе дә яшисе. Өченче көн мин сиңа йомыш белән кердем. Рәхмәт, ачык йөз белән каршыладың. Апа өчен арт чүмеченә типсәң дә ачуланмас идем.

– Анысы... Кем сине Фәридәгә була гаепли әле? Мин дә чынын-хагын әйтим алайса. Син йортыма иңгәч, яхшы хәбәр көткән идем. Апаң белән икебезне килештерергә килгәнсеңдер дип өметләндем. Ну түлке сиңа аркан гына кирәк икән.

– Мин сиңа шәпләп төшендердем бит инде, җизни. – Кадыйр аның янәшәсенә чүгәләде. – Тормыш тәрәзәгезнең пыяласы чатнаган иде, салкын иде сездә, туңдыра иде. Ир белән хатын җылысы юк иде. Син үзең гаепле җизни, ата караклар да кул сузарга кыймаган җинаять эшләдең: туй алдыннан гына дустыңның кәләшен урладың! Алар бер-берсен ярата иде!

– Һаман шул иске җыруыңны җырладың инде! Без Фәридә белән унөч ел дус-тату яшәдек. Соңгы арада аны нинди чебен тешләгәндер.

– Һи, дус-тату, имеш. Тавыклар көлдермә, җизни. Мансурны атам, дип янауларыңны апа көненә ничә тапкыр ишетә иде икән? Аркан сорап кергәч тә миңа да һәр сүз саен, атам да атам дип кыстырдың.

– Сезнең ул мактаулы Мансурыгызга ядрә әрәм анысы...

– Онытма, җизни, мин Казанда иң тәҗрибәле тикшерүче идем. Беләсеңме, нишләдем? Син келәттә аркан караштырганда өйалды ишеге төбенә сөягән мылтыгыңның патроннарын кесәмә яшердем. Алты данә иде алар. Шуңа син урманга элдергәндә мин тыныч идем. Мәйтәм, бармагы белән атар микән бу, мәйтәм.

Габделнур мылтыгын сындырып, «ядрә оясы»н карады. Буш! Ул Кадыйрга кизәнмәкче иде, кулы, чүпрәк төсле һавада асылынды. Башында шөрепләре шылдырый дисәң дә, каенесе закон кешесе иде. Ир, бармак буыннарын бүлтәйтеп йодрыгын йомарлады:

– Мин ул бәдбәхет Мансурыгызның болай да муенын чәйнәп өзә идем!

– Хи-хи, әзрәк чамаңны бел инде, Габделнур абый. Дастыйн Мансур син кәтәнәне туп төсле болытларга чөя иде, хи-хи!

Тамагын тырнаса да «йотты» бу мыскыллауны ул, «йотты».

Егет теше белән каерып бака кабырчыгын ватты:

– Менәтерә безнең елга буенда нинди деликатес! Диңгез ризыгы! Кытайлар үлә моның өчен. Кыздырып ашасаң – авызыңда эри!

– Тыгын, ашказаның эшкәртсә! – Габделнур аяк астында аунаган «диңгез ризыгы»н тибеп-тибеп очырды. Кадыйр битенә сибелгән «ком бураны»н кул арты белән сыпырып:

– Аргы якка йөзмәкче идем, җизни, – диде. – Елганың иңе ничә аршын икән?

– Синең кебек колгалар өчен озын димәс идем, ике-өч тапкыр колач саласыдыр, ә менә безнең ише кыскаларга... – Ир әллә егетне, әллә үзен үрти иде. – ...Ярты сәгатьләп азапланасыдыр.

Йә, аңа үртәлеп торасымыни?! Ичмасам мылтыгы да мескен таяк хәлендә генә. Хәзер елга ярларын ишеп деңкелдәтәсе иде! Утлы ядрәләр белән бергә меңгә таркалып хәсрәте дә чәчелсен иде. Йөдәтмәсен иде ул Габделнурның чабуына тагылып. «Хатын – коры хәсрәт, алар авыл тулы, бүген берсе китсә, иртәгә икенчесе килә», – диләр. Йортыңа килер, хак, ә йөрәккә ничек үтеп керер? Аны Фәридә күгәргән йозак белән бикләде. Бикләде дә ачкычын үзе белән алып качты.

– Аркан кайда?

Монысын ул сүз ясап кына сорады, аңарда мал кайгысы түгел иде.

– Монда, җизни, – диде Кадыйр, янындагы капчыкка суккалап. – Югалмады, шушы көннәрдә кайтарам, яме?

– Рәхәтен күр, – диде ир һәм яраланган аю кебек үкереп яр өстенә ыргылды. Элек суда кыр үрдәкләре чупылдаса, ул ниндидер бер рәхәт тойгы кичерә, мөгаен, борынгы бабаларыннан күчкән аучы дәрте кузгала иде, ә бу юлысы Габделнур артык дикъкать итмичә генә камышлык тирәсен урады. Сәер,

ел саен шушында үрчегән-ишәйгән үрдәкләрнең өне-тыны юк, берәрсе аларны өркетте микән? Кызылтау урманындагы һич тоттырмас хәйләкәр төлке бугазлаган дисәң, ул җирән кош-корт симергәч кенә ялманып йөрер иде. Болай да күңелсезләр күлмәге кигән ир өчен дөнья уптым илаһи караңгыланды. Алда озын күләгәсе зурайган иде, ул аны карашы белән үлчәп:

– Их, синең белән буйларны алмаштырасы иде! – диде.

Бөтен бәхетсезлек нәкъ менә аның «буе бер карыш» гәүдәсе аркасында кебек иде. Ул – кәтәнә, әйе, кәтәнә! Ник Габделнур шуңа хурлана икән, җә? Имән дә өскә таба үсми, баксаң, урманда ул иң чыдам, иң нык агач, аны хәтта корт та басмый. Хикмәт буй озынлыгында икән, нигә алайса кәтәнә ике арыш капчыгын иңнәренә асып ташыганда мактаулы «колга» Мансур ярты сәнәк күтәреп билен чатнаткан иде. Һы, туп кебек чөя имеш. Кем-кемне болытларга сылар иде әле монда!

Кинәт ярым йокымсыраган камышлар җанланды: берәү «эһ-эһ» дип көчәнә-көчәнә ярга үрмәләде. Габделнур таныды: атасы белән изгән, атасы белән баскан: Мансур малае! Тик кайсысы? Төп йорттагысымы, чит «оядагысы»мы? – аермады. Кара син, ул ялгызы гына сызланмый икән әле. Качкын Мансур ике хатыны белән ике улын да хәсрәт бишегендә тирбәтә икән.

– Нишлисең? – диде ир, кырыс кына. Көндәшенең «калдыгы» аның тешен сызлата иде.

– Балык каптырмакчы идем. – Малай кармагы белән бергә үзе дә суга чумган ахырысы, өс-башы юеш иде. – Чиртмәде нигәдер.

– Кыр үрдәкләрен син куркыттыңмы?

– Юк, абый, алар кичәгенәк пырх-пырх һавага күтәрелде көтүләре белән. Абый, мин арырак китеп тотам.

– Җитәр, күсәк, тай моннан!

Базда үскән бәрәңге сабагы сыман аксыл чырайлы малайга кадәр Габделнурдан калкурак иде. Ходай буй өләшкәндә Мансурлар нәселе кара таңнан чиратка тезелгән диярсең, валлаһи!

– Тукта, исемең кем?

– Сәлим.

– Кайсы әнкәдән син?

– Айзирәдән, ул бит берәү генә!

– Тел шомартма, бар, анаңны юат анда.

«Берәү генә...» Монда хәзер һәркем берәр-берәр данә генә. Хәер, кемдер кем беләндер парлашып икегә әйләнде, ә кемнеңдер янындагы «сан»ын сызып ыргыттылар...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: бәян

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев