Логотип Идель
Әдәбият

Кәтәнә (икенче бүлек)

Нәбирә Гыйматдинованың "Кәтәнә" бәяненнән икенче бүлек.

Нәбирә Гыйматдинованың "Кәтәнә" бәяненнән икенче бүлек.

-2-

И Аллам, нишләде ул, нишләде?! Нигә Кәтәнә йортына әләк илтте? Габделнур бер шырпыдан кабынып дөньясын утта көйдерә диләр иде, дөрес икән: әнә буеннан да озынрак мылтыгын сөйрәп урманга очты. Мансур күлмәк-чалбарларын эзләгәндә бөтен купе-шкафны актарган, мендәр сүрүләрен, юрган тышларын бүктәре белән идәнгә койган иде, хатын шуларны таслап-төреп кире тартмаларга тутырмакчы иде, сул кулын көзән җыерды. Бармагын уа-уа язгач, ул, әлеге шөгылен ташлап, улының урын-җирләрен җыештырырга кереште. Сәлим иртүк балыкка киткән иде. Тик монда да эшен төгәлләп бетермәде, өстәлдәге чынаякларны юарга дип, савытка су салды. Бер әйбердән икенче әйбергә ташлануы һич кенә хәтерсезлектән түгел, аңа хәрәкәтләнергә кирәк, аңа җебемәскә кирәк, әгәр шушы минутларда катса, йөрәгендә мәңге эремәслек боз кисәге укмашачак иде.

Әмма күпме генә өй эчендә чабулап йөрсә дә, җанына тынычлык иңмәде. Иңмәс тә иде! Анда – урман авызында, ирләр сугышканда ничек сабырлык саклыйсың ди! Кемнең кулында утлы корал – шул җиңгән батыр. Иң әүвәл Мансурны яралар Кәтәнә. Ул – төз ата, ярты чакрымнан куянның колагын кисеп төшерә, диләр. Аннан соң Фәридәсенә төзәр... Ай Алла, алтын чылбыр белән бәгырь җепселенә бәйләгән бичәсенә тияр микән Габделнур? Аның төсле хатынын кадер-хөрмәттә яшәткән ир заты илләрендә тумаган ди күршеләре. Ялгышты Айзирә әләге белән Кәтәнәне котыртып, ялгышты. Вай, мондый аяныч азак юрадымыни хатын! Фәридә белән Мансур акылга килеп, һәр икесе гаиләсенә кайтмасмы, дип өметләнгән иде лә.

Авызын турсайткан Сәлим ишектә күренмәсә, йөрәге бер дулый-дулый, бер туктар дәрәҗәгә җитеп сизелер-сизелмәс кенә типкән хатын ирен коткарырга дип урман юлына чабасы иде.

– Вай, ник тиз әле син, олан? – диде ул, идәндәге әйберләрне җыештырган итенеп. – Шкафны тәртиплим мона.

– Кәтәнәнең тыгылмаган җире юк! Камышлыкка ул баш, имеш. Үрдәкләрне юри качырдым мин, таш бәрә-бәрә Садыйкыйлар авылы күленә кудым.

– Шунда барып аулар инде әлсә. – Айзирәнең шатлыгы эченә сыймады. Кеше үтерсә, Габделнур үрдәкләр белән булашмас иде, чын мәгәр! И Аллам, чиксез рәхмәт сиңа!

– Һы, тыгылдырырлар ди алар Кәтәнәне! Андагы сулыкларга полицай Вәкил Сафин хуҗа ди. Әни, әни! Кәтәнә ник әниеңне юат диде ул? Син чирләдең мәллә?

Айзирә ни хәтле генә яулыгына төренсә дә, елый-елый кызарган күзләрендәге сагыш дәрьясы артык тирән иде шул. Үсмер малай аңламас дип, яшереп маташу файдасыз, аңлар, шәт. Иртәме-соңмы авылның «изге күңелле» хатыннары аңа бу хакта өстәп-күпертеп, хәтта ки, кызганып сөйләр.

– Вай олан, вай, кем чирләсен, ди! Берсәк чигәм чатный. Сиңа сүзем шул: бүгеннән син йортка төп хуҗа. Атаң китте, олан. Монысында сәфсимгә китте.

Адәм баласының йөрәге кырык җеп белән тегелер, ди. Әнә, Сәлим дә сабый килеш үк аның берсе өзелде дә... Улы башын аска иеп:

– Самирларгамы? – диде.

– Арырак, олан.

– Кая?

– Фәридә апаң белән ул, олан.

– Җир читенә олаксын!

Гарьләнгән малай караватына ауды да, баштан-аяк юрганга төренде. Айзирәнең ир югалту кайгысы бу баланыкы белә

иде. Әгәр аналы-уллы хәзер икәүләшеп учына яшь коеп утырса, кем тормыш арбасын тартыр? Абзардагы терлек-туар яшәү чыганагы иде, гәрчә йортта сыңар салам селкетмәсә дә, Мансур хезмәт хакының яртысын малларга азыкка биреп бара, алыпсатарлар олау-олау печәнен, капчык-капчык бөртеген капка төбенә генә китереп аудара иде. Элек Айзирә күмәк хуҗалык амбарында үлчәүче иде, колхоз таркалды, анда үлчәр әйбер бетте, хатыннар һәммәсе дә Кәтәнәгә ялланды. Габделнур иске ферма биналарын сипләп-ямап сыер-бозау асрый иде. Сукыр тиенгә хөкүмәткә эшлисеңме, авыл баена бил бөгәсеңме – бер үк шайтан ялы тарыйсың дип, ул да «әртил көтүе»нә кушылмакчы иде, Мансур тузынды:

– Сиңа ни җитми, миңгерәү тавык?! Тамагың тук, өстең – бөтен, акчага тилмермисең!

Хатын, билгеле, ире белән бәхәсләшмәде, ул аңа буйсынган карусыз кол иде, әмма шушы юаш җанның да, кайчакта җидегә төйнәлгән төенчеге чишелә дә, эчендәге әрнү-үртәлүләре энҗе бөртекләре кебек җиргә сибелә иде:

– Шул инде, шул... Минем һәр як җитеш. Билдә гомер сәләмә алъяпкыч. Кыз чактагы күлмәкләрне юам да киям, юам да киям.

– Аның каруы ир бәхетенә тиендең!

– Ул бәхетне өч кыз-катынга бүлгәч, өлешем чәнти бармак хәтле генә, – дигән иде Айзирә, инде анысыннан да мәхрүм калды.

– Сәлим, хуҗа кеше көпә-көндез йокы бүсми. Бакчадагы печәнне кабарт, асты да кипсен. Быел кышка малларга син азык әзерлисең. Бүтән балык димә! – Айзирә тавышын күтәреп юри кычкырып сөйләде. Әтиле ятим аның бердәнбер таянычы, әгәр улы сынса – яшәү ямен җуячак иде.

Үсмер тибенә-тибенә юрганын аяк очына шудырды.

– Балыкка йөрим дигәч, йөрим! Кәтәнә кем әле миңа!

– Вай, оланым, мин сиңа Габделнур турында әйтмим лә! Син йортта чын хуҗа!

– Ишеттем, әни! Хәзер безне әдәбияттан кем укытыр икән? Фәридә апа белән кызык иде.

Буыннары сыгылган Айзирә әз генә идәнгә тезләнмәде. Бу бала әтисез нишләрбез дип тары бөртеге кадәр дә кайгырмый, баксаң, ул укытучы апасы өчен көенә икән! Мансурның гына түгел, укучысының да йөрәгенә ут үрләткән ул хатында нинди тылсым, нинди көч бар икән?!

Фәридә белән Мансурның мәхәббәт тарихы бик кыска иде: мәктәптә укыганда ук яратышканнар. «Элгәрегә иске тун элгәннәр ди, яшь чакта кем-кемне үпмәгән дә, кем-кемне кочмаган!» – дип Айзирә юкка гына тынычланган икән, менә нишләделәр...

Хатын билен турайтты һәм баягы тавышына икеләтә тимер чыңы өстәп:

– Дөнья мөгаллимәләргә корымаган, алмаш табылыр, – диде. – Кушканны эшлә, олан!

Балага фәрман бирүе җиңел, ә менә «оныт» дип үзеңә минут саен такылдасаң да – файдасыз иде. «Алай да урман тирәләрен караштырырга иде... Кан-фәлән юк микән?..» Ул яулыгын салып каккач яңадан бәйләде. Сәлим үләннәрне очырта-очырта сәнәк белән печән әйләндерә иде, Айзирә аның күзенә чалынмас өчен күрше карчыгының ишегалды аша гына кырга чыкты. Быел Габделнур чәчкән кукуруз, хуҗасына охшап, буйга тартылмады. Орлыгымы, туфрагымы куәтсез иде. Кәтәнә хәсрәтеннән куырылып яр буенда утыра микән әле дип, хатын туры шунда ашыкты. Әйе, Габделнур тычкан сагалаган мәче кебек камышлыкка текәлеп оеган иде. Айзирәне күргәч тә язылмады, башын чак кына кыегайтып карап куйды. Әйтерсең, аны мең энә белән чәнчеп җәзалыйлар, ирнең шома йөзендә дулкын-дулкын газап җыерчыклары «биешә» иде. Кәтәнә мыгырданды:

– Тагын ни инде синең? Улың өчен мыжгыйсыңмы? Үрдәкләрне биздерде тәки, маңка! Камышлыкта гүпчим дә балык эләкми, вак маймычларны кошлар чүпли.

– Әй, олан өчен түгел лә! Никләр сине йөрәксеттем икән?! Ачуланма инде. Аларның аягын тышауларга син кем дә, мин кем?

Габделнурның күзләре усал елтырады:

– Ничек «син кем дә, мин кем?!» Без аларның гаиләсе! Әгәр атсам, болай

сайрамас идең!

– Атмагансың, Ходай тыйган бит әле. Рәхмәт сиңа, Габделнур канатым.

– Сиңа да барасы иде, күз алдыңда кабих Мансурның баш чүмечен чәрдәкли идем!

Юаш – юан бау ишәр, ди. Айзирә дә гайрәтләнде:

– Вай, карап торып үтертермен менә!

– Сөйрәлчек иреңне яклама хет!

– Ирләр сөйрәлчек булмый, кыз-катын кәмәшенә хастыр бу сүзең, канатым!

– Җә, хыянәтче алайса! – Габделнур кых-кых көлде, ә үзенең йөзе үзгәрмәде, гүя газап битлеген аңа җилем белән ябыштырганнар иде.

Хатын тагын Кәтәнәне «төзәтте»:

– Алай димәле, Габделнур канатым. Бер-берсен яраталар икән, яшәсеннәр сана. Тик мин шуңа аптырыйм, унөч ел буе ничек сиңа-миңа түзгән соң алар?

Габделнур колак төбендә безелдәгән чебенне куган сыман Айзирәгә селтәнде:

– Ну тәтелдек икән үзең! Вакытың күп икән – фермага кил!

– Анысы минем ихтыярда! Суга итәгеңнән балык уылдыгы чәчмәдең, оланны кыерсытма!

– Алар икәү, кайсысын?

Габделнурның бу кинаясе хатынның үкчәсен кызган тимер белән өткәндәй булды, шуның әрнүе басылсын өчен ул маңгае белән офык капкасына килеп бәрелгәнче чабарга әзер иде. Килеп бәрелгәч тә, бер мәлгә аңны җуеп, дөньяның шушы күңелсез хәлләреннән арынып торасы иде ул. Кәтәнә ырдым-бәрдем генә сөйләшә.... Кәтәнә – кәефсез, ул, орлыктан тулышкан көнбагар сыман башын аска салган... Ә үзенең теле әче, үтеңне сыта! Икәү янәсе, кайсысы янәсе. Вай, Айзирә аңардан бәхетлерәк икән: аның Мансур төсе – улы бар! Буй-сын, чәч, кыяфәт – нәкъ ата күчермәсе! Зәңгәр күзләренең буявына кадәр ата бүләге! Каршы урамда да мондый «күчермә» кабатлана. Әйдә, әйдә,

тагын бәгыреңә кан саудыр, хатын! Еллар аша үрелеп тагын шул көннәргә кул тидер! Юк, йөрәгеңә тидер, кабат үлеп терелсен! Вай, нишләп ул элеккеләрдән уела да суела соң әле?! Аның бүгенгесе хәтәррәк лә: мал-туарны ничек кышлатыр? Абзарлар да сәләмә, мунча төзиләр иде, түбә калае кыйбатмы икән? Ирсез тормыш – ватылган арба, көчәнә-көчәнә этсәң дә тәгәрәми.

Урман авызында җил генә сызгыра иде. Хатын юлга чүмәште. Бармаклары белән тәгәрмәч эзләрен бозды-сызды. Кечкенә «Ока» машинасын Мансур өч атна элек үзәктәге салоннан кайтарткан һәм хатынын бер тапкыр да утыртмаган иде. Урындык җылысын кем өчен саклаган икән?.. Кем өчен... Фәридәсе өчен... Чү, монысы нәрсә? Дүрт читләп төрелгән шакмаклы дәфтәр бите аңа үтә дә таныш иде. Беркөнне Мансур укучыларның иншасын тикшергәндә, Айзирә аның киштәдәге китапларын кузгатып, тузан сөртте, һәм шунда, китап эченнән идәнгә кечкенә төргәк-кәгазь очып төште. Әй, күз агы тәгәрәдемени, агарынган Мансур җәлт кенә эләктереп аны чалбар кесәсенә яшерде. Андый чакта кайсы хатын-кыз кытыкланмас иде икән? – Айзирәнең дә көнчелеге уянды, Әнсария сөйдергеч бөтие ясаткан дип, тәмам чиргә сабышты. Хәйләсе дә беркатлы иде:

– Балаклары тапланган, юыйм, – дип, иренең чалбарын салдырып алды, кесәсен тикшерде, ләкин «бөти» «аякланган» иде.

Хатын кәгазьне ертам дигәндә генә борылышта машина тавышы ишетелде. Авылдашларының күзенә чалынсаң – эш харап, исемен кат-кат елгада чайкап «агартырлар». Ул куян төсле дер-дер калтырап имән артына посты. Машина якынайган саен якыная иде. Менә ул шып туктады. Суларга да куркып агачка елышкан Айзирә үз колагына үзе ышанмады. Аның саташуы иң соңгы ноктасына җитте ахрысы: Мансур белән Фәридә сөйләшә!

– Шушында син моторыңны көйләдең, сөеклем. Тирләгән идең, маңгаеңны сөртергә дип кулъяулыгымны алганда төшкән инде кәгазь...

Фәридә иңри! Йөрәген югаткан диярсең.

– Миңа бир дә бир дидең, җаным. Унөч ел мин саклаган ярамады, ә!

Мансур уфтана.

Димәк, Айзирә учлаган нәни төргәк бөти түгел! Димәк, ул Әнсарияне бәнахакка тиргәгән!

– Кичер, сөеклем!

– Кичермәгән кая! Просто, яшьлек истәлеге иде, җаным. Өйләнешәбез дигәч, мин аларны синнән башка гына сайлаган идем. Сюрприз булсын, мәйтәм. Фәридәм сөенсен, мәйтәм! Начар фал бу, җаным.

«Җаным, сөеклем...» Авыл кешесе шулай төчеләнә микәнни? Хәер, алар бит укытучылар... Әй, төчесе ни, әчесе ни, Айзирәгә дә шулай назлап-иркәләп эндәшсеннәр иде әле!

– Сөеклем, мал дип бетеренмик инде. Артыбыздан куа чыксалар, нишләрбез. Тизрәк китик! Бала-чага җиләккә йөри, аларның күзе очлы, берәрсе тапкандыр.

– Эһе, баш бәласе түгел. Просто яшьлек истәлеге итеп киярбез дигән идем, җаным, – дип Мансур чупылдатып Фәридәсен үпте. Бит алмасыннанмы, ирененнәнме, Айзирә күрмәде. Калын имәннең тәрәзәсе юк иде шул. Хатын исә мондый иркәләүләрдән гел дә мәхрүм иде. Саклаган Мансур, кәгазьдәге ядкәрен дә, наз-сөюләрен дә мөлдерәмә килеш Фәридәсе өчен саклаган. Ирләр буш мичкә төсле коры диләр тагы!

Качкын юлчылар озак юанмады. Мөгаен, тотылырбыз дигән курку аларны ашыктыра иде. Изрәде Айзирә, изрәде, риза-бәхил дигән төсле бердәнберен ятларга тоттырды. Югыйсә ажгырып каршыларына чык та, Фәридәсен этеп ек бит инде! Көрәш бит инде ир бәндәсе өчен! Ә нигә Кәтәнә көрәшмәде икән соң? Аңарда утлы корал иде, аңарда тау хәтле нәфрәт иде.

Хатын кытыршы имән кайрысын тырный-тырный үкседе. Табылдык күлмәк җиңенә шуган иде, агач төбеннән яктыга үрмәләгәч, ул аны ачу белән җиргә салып таптамакчы иде, кызыксыну җиңде: бу икәү нәрсә дип өзгәләнде икән? Ул дүртпочмакка бөкләнгән кәгазьне сүткән иде, каш-керфекләрен ялкын көйдергәндәй, чытырдатып күзен йомды. Хәтерне туй көне кисеп узды. Загста балдаксыз гына язылышты алар. Мансур алтын кыйммәтләнде, диде. Ә монда... уч төбендә балдаклар! Берсе зур, берсе кечкенә... И-и, унөч ел ир башың белән

вакланып шуларны яшер инде! Әле ир-атның сере юк, эчендәге – тышында, диләр. Хәзер генә илергән хатынның күңеле тантана итте. Менә, сез хыялланган зиннәтләр кемгә насыйп! «Начар фал», – ди Мансур. Әһә, киләчәгенә шик белдерә. Хыянәт табы зурая-зурая җаныңны каралтса – берни белән дә юалмассың, канатым. Балдак югалту, бәлки, язмыш кисәтүедер, кем белә...

Баядан бирле күктә оешкан карга көтүе бер түбәнәя, бер югары ыргылып ниндидер мәкерле уй кора иде. Кинәт кошлар яман каркылдашып имәнгә ябырылды. Яфрак коелды, ботак чыртлады...

Каргаларның байгышка һөҗүм иткәнен аңламаган хатын коты алынып авылга табан йөгерде.

Кулындагы алтыннар үлән арасына тәгәрәде...

(дәвамы бар)

Нәбирә Гыйматдинова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар әдәбияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев