Логотип Идель
Әдәбият

Кыска юл (хикәя)

Күзне элпә каплады. Моңарчы төгәл чик буенча бүленгән күк белән җир бербөтенгә әйләнде: җирне күктән, күкне җирдән аерып булмый башлады. Офык югалды. Чиксез бушлык өстен сыдырып-сыдырып искән җил колакта шаулады. Йөзгә пыяла тузаныдай вак һәм үткен кар сипте. Аның үкерүендә әледән әле урман шаулавын, кыргый этләр улавын яисә үсмер җаныбызның үрсәләнеп үксүен ишетергә мөмкин иде.

Аның каруы, теш сызлавы бетте.

Яңактагы шеш кимемәгән әле. Учымны терәтәм –җылы бәреп тора. Кабарынкы иреннәрдән җан киткән. Тешләп карыйм –берни тоймыйлар. Авызда –ачкылтым дару, ватылган сөяк һәм оеган кан тәме. Мине Кукмарага кайтарасы ПАЗдан иң элек таныш өн атылып чыкты:

–Ой-йо! Син түгелме соң бу? Аннары Рүзәл тулаем күренде.

Без –авылдашлар, сыйныфташлар, дуслар һәм башкалар. Исемлекне әллә ничаклы тартып-сузарга мөмкин. Икебез дә тугызда укыйбыз. Урта рәттәге беренче парта күп дәрестә уртак максатка хезмәт итә. Әйтик, «Диңгез явы» уйнауга.

Безнең авыл ике төбәк чигендә урнашкан. Шуңадырмы, күрше Нократ Аланы шәһәренә (ягъни, бирегә) барып кайтуны Толлы халкы абзар артын урап керүгә тиң күрә. Кыскасы, мондый очрашулар – гадәти күренеш.

– Йолкыдылар теге тешне, –дидем.

–Иң бәхетле чагың, алайса, –дип кызыкты ул.

–Аңламадым.

–Элгәреге газап та онытылмаган, шул ук вакытта, инде бер җирең авыртмый да. Капма-каршы хисләр арасындагы искиткеч халәт.

–Без бәхетне төрлечә аңлыйбыз икән. Үзең нишләп йөрисең?

–Район газетасына барган идем. Гонорар бирделәр. Яңа телефон аппаратына җитәрлек.
– Сезнең телефон бар бит инде.

– Бусы минем бүлмәдә торачак. АОН (шалтыратучының телефон номернын автомат рәвештә ачыклау системасы. - авт) белән. Кем шалтыратканын күрергә. Кызлар, туда-суда булса, төребкәне үзем алачакмын.

– Шәп, –дидем, ПАЗ ишегенә үрелеп. – Йә, күрешкәнче!

Рүзәл моңа күзләрен акайтты:–Иптәшкә бармыйсыңмыни?

–Автобус ун минуттан китә.

Ул тәкәллефсез генә сәгатенә бакты.

–Тугыз минуттан, –диде, аныклап. – Өлгерәбез.

Миңа бу тәкъдим ошамады. Ләкин мин ризалаштым.

Без кибеткә чаптык.

Борын төбендә светофорның кызылы янды. Гомернең утыз секунды каравыл кычкырып җан бирде. Барып җиткәнче тагын ике минутны әрәм иттек. Аннары ике минут телефон сайладык. Бер минут касса төбендә таптандык. Кайтыр юлга өч минут утыз секунд калган иде әле. Ягъни, кирәгеннән артык. Борын төбендә янә светофорның кызылы янды. Ләкин бу юлы тукталып тормадык.

– Өлкәннәр сүзен тыңларга кирәк, –диде сыйныфташ. –Ә алар һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш, дип өйрәтә.

Бәхеткә, автостанциягә төп-төгәл вакытында кайтып өлгердек. Бәхетсезлеккә, автобустан барыбер җилләр искән иде инде.

Безнең бер дә көләсе килмәде.

– Расписаниене тәфсилләп карарга кирәк, –диде Рүзәл.

Ләкин расписаниенең тәфсилләп карарлыгы юк иде. Нократ Аланыннан Кукмара ягына, ягъни, безнең район үзәгенә, автобус кичке дүрттә генә юлланачак. Кукмарадан Толлыга, ягъни, безнең туган авылга, автобус иртәнге алтыда, төшке бердә һәм кичке биштә җибәрелә. Ягъни, такси ялласак, бердәгесенә җитешәбез әле.

– Син нәрсә, –диде дустым, исе-һушы китеп. –Син таксиның күпме торганын беләсеңме?

–Белмим, –дип дөресен әйттем мин.

–Ну вот.–Күпме соң?

–Белмим, –дип дөресен әйтте ул да.

Ачыкладык: такси хакы –җитмеш сум икән. Ун чакрымлык юл өчен кыйммәтрәк, билгеле. Ләкин мин моңа риза идем. Җитмәсә, ике кеше утыз биштән атышачак.

– Син нәрсә, – диде Рүзәл. –Акчаны кем шулай әрәм-шәрәм итә инде?

– Дүрттәгесен көтәбезме? Биштә Кукмарадан китә. Алтыга авылда булачакбыз.

– Юк, алай кичкә калына, –дипкырт кисте авылдаш. –Нишләргә?

Аңа утыз ике тешен күрсәтеп елмаерга ә дигән ара җитте. Шулвакыт, искә төшеп, мин дә яңагыма орындым. Оюыннан кызык табып, иренемне чәйнәп бетергәнмен. Хәзер, даруның көче беткәч, чи яра сулкылдап-әрнеп тора иде.

– Шәп! –диде Рүзәл, ниһаять. Ул, фикер очын югалтырга курыккандай, ашыга-кабалана сөйләде. –Нигә без Кукмара аша кайтырга алгысынабыз соң әле? Нократ Аланыннан Шөнгә кадәр автобус сәгать саен йөри. Киров өлкәсендә билет хакын үзең беләсең. Шалкан бәясе. Аларның Шөненнән безнең Толлыга кадәр өч-дүртчакрым ара. Кыска юлдан җырлап кына җәяү үтәрбез!

Миңа аның тәкъдиме ошамады.

Сул колакны уң кул белән кашып маташу кебек иде бу.

Шулай дип әйттем дә:

–Ярар.

Без автостанциядән билет алып чыктык.
Ул, чыннан да, бик арзанга төште.

Ишекне шап итеп ябуга:

–Слушай! –диде Рүзәл, «эврика!»рухында. –Без җитмеш сум отышта калдык бит!

–Шуннан?

–Ул бит барыбер тотыласы акча иде.

–Шуннан? –дип кабатладым мин, пошаманга бирелеп.–Әйдә, аңа берәр мәгънәле, яхшы нәрсә сатып алабыз.

–Мәсәлән?

–Мәсәлән, колбаса.

Һай, бу безнең балачак, үсмерчак. Туксанынчы еллар. Яңа гасыр башы. Тоташ юклык. Өстә –абыйлардан калган кием-салым. Кибеттән азык-төлек алу турында уйлау да юк. Үзебезнең бәрәңге. Ипи. Сөт. Авыл белән шул хәл. Ил белән үк, димәсәң.

Кыскасы, без дәррәү куанышып базарга чаптык.

Бу юлы, әлбәттә, бик тырышсаң да, автобуска һичничек соңарырга мөмкин түгел иде.

–Яшен ике тапкыр бер урынга сукмый, –дип куәтләде дустым.

Ләкин каһәр суккан ПАЗ табигать белеменнән искиткеч надан булып чыкты.

Колбасабызны тотып калдык.

Һәм алдагы илле минутны, урыныбыздан бер карышка да кузгалмыйча, тукталышта гына уздырырга сүз куештык...

Аның каруы, көне гаҗәеп матур иде.

Салкынча язгы сафлык.

Кытыршы кар өсте зеңләп тора. Анда,кызган табага баскандай, кояш нурлары сикеренә.
Март кояшы барыбер үзгәчә карый шул.

Яратып карый. Һәр якта кошлар чыр-чуы. Күк шундый зур, шундый аяз! Чиста!

Өч-дүрт очкыч эзеннән кала очсыз-кырыйсыз киңлектә бер генә тап та, бер генә төртке дә юк.

Бары –ап-ак очкыч эзләре...

Зәңгәр илаһилыкның җөеннән сүтелгән урыннары гүя...

Йа Хода, ничек матур бу дөнья!

Йа Хода, ничек күңелле бу яшәү!

Сау кеше өчен бөтенләй рәхәткә тиенеп туймас көннәр якынлаша. Нәкъ минем кебек, Шөн уртасында Рүзәл дә өнсез калган иде.

Тирә-юньне барлап алганнан соң ул күкрәк тутырып сулады да:

–Сыерчык бураны –кышның Ватерлоосы, –дип куйды.

Без авыл буйлап киттек. Каршыга сыңар кеше-кара да очрамады. Кайда бу халык? Якты күздә өйләрендә посып утыралар микәнни? Юлыбыз Толлы ягына каерылгач кына җил өтек-төтек авазлар китерде:

–Дәвәнәй!..

–Җаппашмайт!..

Икебез берьюлы тавыш килгән тарафка борылдык: безнең яшьләрдәге үсмер малай чаттагы йорт түбәсеннән кар төшерә; ә аста, койма читендә исә, кечкенә карчык, йодрыкларын болгый-болгый, аңа нидер аңлатамы, аны нигәдер әрлиме иде...

Басу читендәге тиреслеккә җиткәч юл бетте. Каршыбызда тоташ аклыкбасып калды.

–Ой-йо, –дип маңгаена сукты Рүзәл. –Мин кыш турында бөтенләй онытканмын бит.
Хактан да, басу таптап кына җәй саен монда юл салына иде. Ни Казанга, ни Кировка аның, билгеле, кирәге юк. Межа бит. Ул безгә, ике авыл халкына гына кирәк. Анысыда, күренгәнчә, җәйдә генә. Ә хәзер – кыш. Дөресрәге –яз башы. Хәер, барыбер түгелмени? Кәҗә сукмагы да юк, ичмасам.

–Сәгать ничә? –дип сорадым мин.

–Өч, –диде юлдашым.

–Безнең автобус хәзер авыл башыннан әйләнеп, кире Нократ Аланына кузгалачак. Артка нашатырь сөрткәндәй йөгерсәк, өлгерәбез әле. Ул, дүрттән калмыйча, шәһәргә барып җитәчәк. Дүрттә исә Кукмарага автобус бар.

Рүзәл йөзен чытты:

–Син нәрсә? Тегендә –кырык, монда –кырык, уртада –ун... Туксан чакрым ураргамы?! –диде, тугыз бармагын тырпайтып. –Авылың кул сузымында була торып?..

 –Яхшырак тәкъдимең бар әллә?

–Бар.

–Нинди?

–Әйдә, колбаса ашыйбыз.

Иң беренче эш итеп колбаса дугасын урталай сындырдык.

Аннары, авызга зур-зур кисәкләр тыга-тыга... аклыкка кереп киттек.

Без башта кызыл гаскәргә каршы психик атакага күтәрелгән Каппель корпусы кебек ныклы, ышанычлы адымнар белән төз-туры бардык.

Аннары кар билгә җитте. Җиңнәргә, чалбар балагына, оекка кереп тулды. Адымнар авырайды. Ботинканы әледән әле нәрсәдер аска, тирәнгә суырып ала башлады. Аны зәмһәрир салкын эченнән актарып, табып, тартып чыгару мең газапка әверелде.

–Беләсеңме, моңарчы иң зур хыялым –туйганчы колбаса ашау иде, –дип еш-еш сулады Рүзәл, кар еруыннан бүленмичә. –Дүрт тапкыр каптым менә. Һәм гарык булдым. Калганын нишләтәсе?

Колбаса хәзер, чыннан да, артык йөк иде.
Җавап урынына үз өлешемне читкә томырдым.

–Ә мин ташчы булырга хыялланам, –дидем, нигәдер. –Яисә, һич югы, рәссам. Юк, ташчы, мөгаен. Тегесе бигрәк абстракт нәрсә...

Дустымнан:

–Хыялланырга кирәк, –дигән хуплау сүзе ишеттем.

–Үзең күрәсең:хыяллар тормышка аша.

Шул мизгелдә колбасаның икенче өлеше дә җил уңаена очты.

Озакламый безне Чапаев дивизиясе кырып салды гүя. Бөтенләй аяктан яздык. Шуышып баруга күчтек. Башта беребез юл ярды. Аннары икенчебез. Хәлдән тайган саен урыныбызны алыштык.

Бер калышкан чагымдамин Рүзәлгә күтәрелеп карадым. Ул иң элек телефон аппаратын метр ярым алга тотып ата, аның артыннан берешәрләп ботинкасын ташлый, шуннан соң гына үрмәли-үрмәли үзе аларны куып җитә иде. Куып җитә дә, ачы сүгенеп, шушы ук алгоритмны яңабаштан кабатлый иде.

Отыры караңгы төште.

Күзне элпә каплады. Моңарчы төгәл чик буенча бүленгән күк белән җир бербөтенгә әйләнде: җирне күктән, күкне җирдән аерып булмый башлады. Офык югалды. Чиксез бушлык өстен сыдырып-сыдырып искән җил колакта шаулады. Йөзгә пыяла тузаныдай вак һәм үткен кар сипте. Аның үкерүендә әледән әле урман шаулавын, кыргый этләр улавын яисә үсмер җаныбызның үрсәләнеп үксүен ишетергә мөмкин иде.

Отыры гөлт итеп йолдызлар кабынды.

Баш өстендә яңадан күк хасил булды.

Бераздан кемдер җен куәте белән үкчәмә ябышты:

–Син дөрес якка бармыйсың!

–Күтеңне өйрәт!

–Сулга каер!

Баягы тавыш кинәт тынгач кына шуышудан туктарга булдым. Көч-хәл борылып утырдым. Ун-унике метр читтә шәйләнгән тоныккүләгә, карашын
8миннән аермыйча, төпсез күккә кизәнде. Аның сулышы ярыйсы ук тигезләнеп өлгергән иде:

–Әнә Тимер Казык йолдызы. Ул һәрвакыт төньякта. Шөн дә Толлының төньягында урнашкан. Димәк, кирегә, әнә, Кассиопея йолдызлыгына таба барырга кирәк.

Мин күләгәнең бер өлешен таба алмадым:

–Телефоның кайда соң?

–Моннан егерме-утыз метрда гына. Кирәк булса, барып ал, бүләк итәм. Кызлар, туда-суда.

–Ул беркавым дәшми торды. Уйланды, ахры.

–Иярмәсәң, бәхил!Һәм үзенә өр-яңа юл ярып китте.

Мин урынымда утырып калдым.

Чөнки аның тәкъдиме миңа бер дә ошамады.

Нәүмизләнеп өскә бактым. Күк йөзе тулы якты кыйпылчыклар иде. Кайда нәрсә күрде ул? Кайсыларын атады? Боларны ничек аерып бетерергә мөмкин? Исеме буенча гынамы?

Мин кай арада рәхәтлеккә чумуымны аңышыпта бетермәдем. Кинәт бөтен сыным буйлап җылылык йөгерде. Күз алдымда утлар биешергә тотынды. Җаным авыр гәүдәмнән купты гүя: үземдә илаһи җиңеллек тоеп, баш өстемдәге йолдызлар арасына талпындым...

Ләкин мине шунда ук сугып төшерделәр.Ул өстемә ятып гыжылдый иде:

–Бирешәсе түгел! Ишетәсеңме? Бирешергә ярамый! –Тиз генә яңаклап алды. –Беркайчан да бирешергә ярамый! Айныдыңмы? Тор! Тор!..Авырсынып кына күзләремне ачтым. Авырсынып кына көрсендем:

–Ярый син бар әле.

Без барыбер зур юлга чыгып җиттек.

Бераз чалышканбыз икән.

Исәпләп бетермәгәнбез: авылны ышыклап утырган тау башына кадәр дә бер-ике чакрым бар иде әле...
Ерак караңгылык эчендә башта тонык кына мотор тавышы оешты.

Аннары ул якынайды, аныкланды.

Мин арка мие белән танып-тоеп алдым: Кукмарадан Толлыга кайтучы кичке автобус иде бу...

Тилереп кул болгавыбызга карамастан, ПАЗ безне битараф кына узып китте. Аны озатып җибәрүгә Рүзәл чалканлап карга ауды. Һәм соңарган язның иртәләгән басынкы кичендә җемелдәшкән йолдызларга багып:

–Шәп! –дип ихлас күңелдән ләззәтле өн чыгарды.

Минем йөрәк төбендә кинәт теш сызлап куйгандай булды.

Шулвакыт мин дустыма озын гомер теләдем.

Рүзәл Мөхәммәтшин

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар әдәбияты Рүзәл Мөхәммәтшин Кыска юл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев