-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Кызлар колагына
Идеаль ир
И тырышабыз хатыннар
Ирне камил итәргә.
Өйрәтәбез үзебезчә
Аны тормыш көтәргә.
Саран булмасын, акчаны
Алып кайтсын ул көрәп.
Күзләрен дә читкә түгел,
Гел сиңа торсын төбәп.
Чибәр дә булсын, акылы
Ташып торсын үзеннән.
Әниең яратуы да
Күренсен күзләреннән!
Бүләкләрен кызганмасын,
Чәчәкләр бирсен гел дә,
Күңелеңне күреп торсын
Матур сүз әйтеп көн дә!
Хәмер суын да капмасын,
Тәмәке дә тартмасын.
Иртән синең уянуга
Сузып торсын кәһвасын…
Өйгә кайткач, үзе юсын
Керле күлмәк якасын…
Таләпләре көн дә арта –
Мескен ирләр чыдасын!
Ирне тәрбиялим диеп
Онытмагыз чамасын:
Идеаль ир булып беткәч,
Өйдән чыгып качмасын!!
Хатыннар колагына
Зарланганчы гел кемгәдер,
Ачыйк серләрен тизрәк:
Хатын булып яшим дисәң,
Булырга кирәк зирәк!
Хатын булып яшәп була,
Тыя белсәң телеңне.
Кулда тоталырсың шунда
Яныңдагы иреңне!
Хатын булып яшәп була,
Әгәр «күпне» күрмәсәң!
Иргә килгән хәбәрләргә
Рөхсәтсез үрелмәсәң!
Хатын булып яшәп була,
Чисталыкны сакласаң.
Башкалар барда иреңне
Төлке кебек мактасаң!
Яшәп була хатын булып,
Белмәмешкә салышсаң!
«Синнән генә була ул!» – дип,
Иргә берәз елышсаң!
Кирәкмәгәндә – кысылмый,
Һәм дәшми кала алсаң!
Гомер юлында иреңнең
Уң кулы була алсаң –
Шул чакта сиңа – мәртәбә,
Шул чакта сиңа – тәхет!
Ир хатыны булып яшәү
Китерер бары бәхет!!!
Нурисә Мөхәммәтова
Фото: iStock/Gettyimages.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз