Логотип Идель
Әдәбият

КЫЗЫМА

Кызым йоклый, төшләр күрә. Төшенә ниләр керә?

Кызым йоклый, төшләр күрә.
Төшенә ниләр керә?
Киң аланда чирәмнәрдән
Яланаяк йөгерә.
Ул аланда бик сөйкемле
Тәти соры бүреләр.
Болыт кебек бәрәннәргә
Алар һич тә тимиләр.
Ә бәрәннәр чирәм утлап,
Үсәләр таулар чаклы.
Арысланнар жираф белән
Уйный икән курчаклы.
Диңгездә төсле балыклар
Матур җырлар сузалар.
Ак җилкәнде шук көймәләр
Берсен берсе узалар.
Йокла, кызым, күзләрең йом,
Әлли-бәлли көйләрмен.
Уянгачтын, сиңа яңа
Әкиятләр сөйләрмен.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев