-
Язучы Марат Кәбиров шатлыгы белән уртаклашты "Бүген иң бәхетле көннәремнең берсе. Эшләрем уңып тора, Аллаһка шөкер. Ләкин мине иң бәхетле иткән вакыйга..."
-
Фатих Сибагатуллин белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле Бүген төнлә Дәүләт Думасында Татарстаннан элеккеге депутат, Нурлат муниципаль районының элеккеге җитәкчесе Фатихх Сәүбән улы Сибагатуллин вафат булды.
-
«1100 еллык форумы»нда көнүзәк социаль проектлар белән 100-гә якын мөселман катнаша 2022 елның 23-31 июлендә Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак. «1100-еллык форумы»нда катнашу өчен 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла.
-
XX Дөньякүләм «Әдәби марафон»: 18 яшькә кадәрге катнашучылар җыела 1 июль көнне XX Дөньякүләм «Әдәби марафон» проекты башлана. Проект 18 яшькә кадәрге катнашучылар өчен генә үткәрелә.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Иртәгә юк мәңгелектә
Ләвәнт Булут - милләте буенча төрек кешесе, пенсионер, татарча бик яхшы сөйләшә һәм хәтта шигырьләр яза. Шигырьләрне инде шактый күптән язса да, үзен шагыйрь дип санамый. Левент әфәнде үзе әйтүе буенча, ул шагыйрь булу кебек зур җаваплылыкны үз өстенә ала алмый.
Журналистика өлксендә "бөтерелгәннәр" аны танып белә. Левент Булут шактый танылган татар журналисты Алсу Хәсәнованың - ире иде. Алсу Хәсәнова "Ватаным Татарстан" басмасы хезмәткәре иде. 2015 елның 29 апрелендә яман шеш авыруыннан вафат булды.
Алсу Левент бей өчен хатыны гына түгел, дусты, кардәше, сердәше дә булган. Алсуның вафатыннан соң Левент бей шигырь язмый булдыра алмый инде. Аның өчен бу күңелен бушатырга, юанырга бердәнбер чарага әйләнә.
Мин Алсуны көн дә искә алам, ул минем төшләремә бик еш керә... Төшләремдә аны бәхетле итеп күрәм. Бу минем юанычым, - ди ул. Чыннан да шигырьләрдә хисләр бик көчле бирелә. Образлар төрек шигърияте традицияләренә якын.
Күк йөзенә;
Очыртгычлар очырдым,
Кәгазьдән очкычлар юлладым,
Өсләренә;
Хат яздым,
Шигырьләр яздым,
Җырлар җырладым,
Бәетләр көйләдем,
Сөйгәнемә сагыну куштым һәрберсенә,
Бәлки сиңа барып җитәр дип...
02.02.2018
Иртәгә!
Иртәгә синең туган көнең,
Ләкин, Иртәгә юк мәңгелектә.
Бәлкем дә син,
Анда яңадан тугансындыр.
Шулай да,
Туган көнең котлы булсын,
Йолдызлар сиңа яктылык,
Болытлар юлдашын булсын.
Ай йөзлем, айдан матурым,
Йөзен елмай,
Оҗмах өен булсын...
19 Март 2017
Син соңгы юлыңа якын идең,
Китә идең...
Икебез дә чарасызлыктан еладык.
Син соңгы минутка кадәр көчле идең,
Беркемгә дә сер бирмәдең,
Беркемгә сиздермәдең,
Бары минем янымда еладың...
Мин шул кадәр көчсез идем ки,
Китеп бер читкә, ялгызым еладым...
Күздән яшь түгелмәс бәлки андый чакта,
Ләкин тын алуын елар,
Кулларың, бөтен гәүдәң елар.
Күз яшьләренең тамчысы
Йөрәк тибешеннән хис ителер.
Тамагыңа таш булып утырган төер елар...
Яратканың, сине яраткан моны аңлар.
Теләсәң дә, яшереп калып булмый...
“Башкасының җан ачысын аңлый белгән – кеше” дигән шагыйрь*.
Чарасызсам, мин кем булам икән?!
Син йоклаганда еладым,
Син янымда булмаганда да гел күз яше түктем.
Син китә идең, туктатып кала алмадым – еладым,
Син киткәч еладым,
Синсез калу, чарасызлыктан да авыр булды – еладым.
Ах, чарасызлык...
Аны аңлатырга сүзләр җитми.
Мин кал дисәм дә,
Син калырга теләсәң дә,
Хәтта бер дә китәргә теләмәсәң дә,
Мөмкинсезлек,
Кулдан берни килмәү,
Чарасызлык...
Син барында,
Икебез дә бәхет тулы икән,
Йөзләребез, күзләребез сөенечтән көлгән мәлләрдә,
Дөрес булыр иде микән язу?
Бәхетле минутлардан,
Шул аңламлы мәлдән заман чәлү...
Син киткәннән соң керештем мин язарга.
“Беләм, син миңа күрсәтми генә елыйсың” дия идең бит...
Хәзер син юк,
Бу сүзләрне әйтмәс миңа инде беркем.
Исемә төшереп елыйм хәзер,
Яшермим мин яшьләремне берәүдән дә.
Яздым, язмасам, елаячак идем, дигән шагыйрь**.
Булмый никтер алай,
Мин булдыра алмадым;
Һәм яздым, һәм еладым...
Күз яшьләрем инде хәзер ирекле,
Эчендә син булган һәр нәрсәдә елыйм,
Һәр җырда, һәр шигырьдә, һәр рәсемдә елыйм...
Читенсенми, яшеренми елыйм.
Менә тагын тамагыма төер утырды...
20.11.2018, Әнкара.
• * Лев Толстой
• ** Тургут Уйар
Кич, моңнын икенче исеме,
Иссен җил,
Таралсын һәсрәт,
Җил белән тирбәләнсен чәчләрең.
Ай туды,
Йөзең кебек якты.
Син килдең,
Һич бетмәсен төн
21.07.2017, Әнкара
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз