Логотип Идель
Әдәбият

ӘЛИФ, БИ, ТИ, СИ... («Әлиф» спектакленнән соң...)

(«Әлиф» спектакленнән соң...)

Күзләргә тула да, яшь булып тибә ул –
Ком да ком. Бу чүлдә җан да юк, өрәк тә.
Хәтернең сүсәргән биштәре төбеннән
Берәмләп чүплимен бер дога кирәктә...

Сусаган дәрвиш мин ком йоткан буранда –
Күпкатлы нотыклар җилләргә ияргән.
Телемдә – васыять (иртәрәк түгелме?) –
Бәхиллек бирегез, егылсам иярдән...

Бәхиллек бирегез – чүлләрдә түл җыйган
Бүреләр кайраса төн ката тешләрен.
Дога дип ятлаган борынгы хәрефләр
Коткарыр кебек тә... рас килсә төшләрем.

Учлардан чәчләрне пешереп ала да...
Ком да ком... Иртәгә – ил белән казасы...
Әлиф, би, ти, си дим... Бер генә дәвергә!
Чигенсен арткарак җеназа намазы...

фото: чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев