-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Лилия Сәләхетдинова. "Өмет"
Өмет
Бик күптәннән шигырь язганым юк,
Тормышыммы төптән үзгәрде.
Әллә инде үзем башка хәзер,
Никтер яшьләр басмый күзләрне.
Йөрәк әллә ничек әрнеп тибә,
Чыгармыйчан тышка хисләрне.
Ак кар эреп, чирәм күренгәндә
Кабатламый янә үткәнне.
Ул елларда күпме рәнҗү, үпкә,
Билгесезлек белән, күр әле.
Айлар – елдай, көннәр айдан булган,
Кемдә диеп язмыш йөгәне.
Анам күпме сагышларда янган,
Шундый бала тугачтын чирле.
Табибларның сүзе булган каты:
Сукыр булыр, йөрмәс һәм тиле!
Ләкин атам – ирлек көчен җыеп,
Назлап кына төреп үземне:
«Беркайчан да баш тартмабыз, – дигән –
Нинди булса да ул безнеке».
Хәтерлимен (нәни идем әле)
Әтиемнең абыйсы килде.
Миңа дәште, ә мин җавап бирдем,
Телем аңламады, билгеле.
Әмма әйтте: «Менә күрерсез, – дип –
Бу кызыгыз сезнең өметле.
Сөйләшәчәк, акыллары да бар,
Сабыр булу кирәк, билгеле».
Шул сүзләре миңа көчләр бирде,
Абый сүзен аклыйсы килде.
Ихтыярын җыеп, көн саен бу
Чирле бала сүзләр өйрәнде.
Мәктәпләрдә укып белем алу,
Шигырьләрем язу тәүгене.
Әниемнең күзләрендә – шатлык,
Шуны күрү бәхет түгелме?
Әйе, чирле, әйе, йөремимен,
Тик аңлыймын кеше белмәсне.
Үткәндәге шул табибны табып,
Тик бер сорау килә бирәсе:
«Карагызчы, абый, яки, апа,
Сез бу эшкә лаек кешеме?
Өметләрне сүндерергә теләп...
Хәзер яшәү авыр түгелме?»
Тик Аллаһтан ярлыкавын сорыйм,
Хаталанмый гына яшикче.
Сау-сәламәт булсын бар кешеләр,
Саклыйк берүк хәзер яшьләрне.
Кайгыртыйк без, вакытларын алар
Юкка-барга әрәм итмәсен.
Шул чагында чын табиблар булыр,
Ихлас күңел белән эшләрлек.
Үләреңне төгәл белгәндә дә:
«Яшисең!» – дип, өмет өстәрлек.
31.03.17
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз