Логотип Идель
Әдәбият

ӘҮЛИЯЛАР ШӘҖӘРӘСЕ

Әгәр дә әүлия икән, ул могҗиза күрсәтергә тиеш, ягъни аның гамәлләрендә хикмәт чалымы – изгелек балкып торсын: берләре – ярдәменә мохтаҗларны савыктырсын, икенчеләре – кешеләргә тугры сүзләр сөйләсен, әмма гамәлләрендә бозыклык табылмасын! Андыйларны изгеләр буларак кабул итәрбез. Бары тик юкка чыгаручылар түгел, бар кылучы хаклык иясе икәнлекләрен танытсыннар! Аллаһы Тәгаләнең бездән олы теләге бар: Иман! Иман ул – ышану гына түгел! Иман ул – хак сүз, тугры сүз, ялганны сөймәү, һәрдаим изгелектә булу! I

Әгәр дә әүлия икән, ул могҗиза күрсәтергә тиеш, ягъни аның гамәлләрендә хикмәт чалымы – изгелек балкып торсын: берләре – ярдәменә мохтаҗларны савыктырсын, икенчеләре – кешеләргә тугры сүзләр сөйләсен, әмма гамәлләрендә бозыклык табылмасын! Андыйларны изгеләр буларак кабул итәрбез.

Бары тик юкка чыгаручылар түгел, бар кылучы хаклык иясе икәнлекләрен танытсыннар! Аллаһы Тәгаләнең бездән олы теләге бар: Иман! Иман ул – ышану гына түгел! Иман ул – хак сүз, тугры сүз, ялганны сөймәү, һәрдаим изгелектә булу!

I

– Ничек болай? – дип аптырап калды Сакин, озын буен сак кына бөгә төшеп. – Көтелмәгән хәл!

– Котчыккысыз!– диде Вәлишанов, аның сүзләрен куәтләп, күңел йомшагына мөлаемлек ятьмәсен салып.

Ә ул һәрвакытта да төп шикелле кала белде. Авыр кузгала, катлаулы уйлый. Фикерләре дә, сүзләре дә – бәдәне кебекләр, хәтта муены да бөгелмәс кеше. Аңа һичкем сүз әйтәлми һәм моңа Вәлишанов үзе дә ирек бирмәячәк...

Миңа аларның сүзләре көлке дә, кызыклы та сыман тоелды.

Сакинның инде күптән Төркиядә яшәвен, Вәлишановның, Чаллыда гына утыра белмичә, XVI гасыр шагыйре суфи Аллаһияр әйтмешли, «кипкән кабак кебек шалтырап» Казан белән ике арада йөрүләре исемә төште...

Мин тагын да: «Ничек болай?» – дигән Сакинны хәтергә китердем. Ә аннары: «Котчыккысыз!» – дип әйтеп куйган Вәлишановны.

Янымда гына мөхтәрәм ике апа кеше (хәер, миңа апа булгач, укучылар өчен әбиләрдер инде алар) дөнья бетереп сөйләшеп маташа иделәр. Берсе, сары чәчлесе, йөзгә-сынга затын югалтмаганы:

– Анда ирен «марҗа» эләктерер дип уйлагандыр инде? Ире үлеп, кырыгын уздырды да, кырык беренче көн булды дигәндә – үзе дә аяк сузды, кайтмас җиргә сызды. Гомергә бер генә тапкыр да җанашын читкә куймады, итәгеннән ерак җибәрмәде! Эшендә бер сәгатькә соңарсамы – бетте, әзләп барып, табып алып кайтканнары да аз булмады, – дип, әле кызып, әле ачуланып, тагын да гүяки үпкәләп һәм кызыгып, хәтта сокланып сөйли торды.

Икенчесе, чәчләре агарганы, йөзенә еллар чалымы утырганы, аңа хәйранда багып-багып, тоташ карап ала. Һәм анысы да сүз ябыштыра:

– Бәхетле булганнар икән!

– Булганның булганы гынамы соң!.. – Беренче ханым һаман да сөйли.

Минем аңлап алуымча, Анастасия исемле бик тә чибәр хатын яшәгән икән дә, аның ире булган, Фәрһат исемле, татар. Яшь аермалары да җитәрлек икән, югыйсә.

Ире әллә егерме еллапмы өлкән булган?..

Алай ук түгелдер инде, анысы! Ун-унбиштер? Сорасам?..

– Срамата шул, срамата! Иренә җитмеш иде, ә моңа – илле дә тулмаган! Икесе дә чибәрләр, япь-яшь нәмәрсәләр, диярсең, билләһи!.. Син, Сара, безнең

Валентинаны беләсең бит?

– Гомергә Анастасиягә кызыкты, Фәрһатеннән аерыр өчен ничә кара марҗадан дару эзләтте. Настенькабыз орчык тоткан әбигә әверелде дә калды: ул итагать, ул тәртип, ул оялу – боларны аңарга Ходай үзе биргән, диярсең!..»

Автобус килмәде. Соңарды. Табул тимер юл вокзалында беренче тапкыр гына каңгырып калуым түгел иде, анысы. Өйрәнелгән. Хәер, соңгы дистә елда монда бөтенләй дә килмәдем. Әмма элекләрне еш йөрелгән. Кайвакытларда Сакин белән Вәлишанов минем юлдашларым була иделәр. Һәм сүзләре дә, һаман да шушы: «Ничек болай?.. Көтелмәгән хәл!.. Котчыккысыз!» – дип, юклы-барлы сөйләшүләрдән генә гыйбарәт иде кебек хәтердә калган.
Казанда алар белән сирәк очраша идем. Ә Табулда – һаман бергә йөрдек. Белә идем: икесендә дә дуслык кадерен белү юк! Җае чыкса, мине ике тиен бер акчага сатып та җибәрәчәкләр. Аларга үз кадерләре – кадер, үз кемлекләре – кем. «И минем бөекләрем!» – дия идем мин аларга. Ярата иделәр ул сүзләремне, кояштай балкып китә торган иделәр.

«Пазик» автобусы килеп туктады. Аның алдыннан гына бер-ике кеше:

– Такси, такси,– дип, шәһәргә кадәр илтеп куярга юлчы эзләп мөрәҗәгать иттеләр. Ашыкмадым. Мине анда һичкем көтеп тормый иде.

Без, өч пассажир, автобуска күтәрелдек. Башка юлчылар булырлар сыман түгел иде. Димәк, әле тиз генә кузгалмаячакбыз. Өч кеше өчен шәһәрне «Пазик» урап килеп йөрмәс бит инде? Бездәге халыкның мантыйгы шундый. Юләрләр юк. Телеңне тыеп, ашыктырмыйча көтәргә туры киләчәк.

Теге ханымнар сөйләгән Анастасияне мин беләм дә кебек тоела башлады. Кара чәчле, ак йөзле себер марҗасы һәм татар...

Ә Фәрһат Казан кешесе булып чыкты. Кызганыч, ул инде гүр иясе икән. Монда, шәһәргә, педагогика институтына укыту эшләре белән җибәрелгән. Утыз бишме, кырыкмы яшьләрендә булган. Аңа студентка кызның күзе төшкән, күңеле ябышкан.

Һәрхәлдә миңа шулай аңлашылды. Ханымнардан кайтарып сорый алмый идем. Ничектер, әдәпсезлек була кебек. Аннары, сүзләре колагыма кермәсен дип, урамда да читкәрәк китеп торган идем. Монда да, автобуста, урынны эчтәнрәк алдым. Алар шофер янындарак калдылар.

Әмма кызыклы, гыйбрәтле язмышлар күңелдә кызыксыну дәртен уята беләләр. Урынымнан күчәсем, ханымнар белән танышасым, аралашасым, аларга сораулар бирәсем килә. Шулай да, тыелам. Әдәп хисен саклыйм, имеш. Кеше сүзләрен тыңлаштырып йөрергә ни хакым бар? Шунда «ничек болай» белән «котчыккысыз»ны исемә төшердем. Күңелемә елмаю йөгерде.

Бервакытны шулай, Сакин белән икәү, Табулның авылча өйле урамнарына киттек. Май ае иде. Халык бакча казый. Ә минем җырлыйсы килә. Бернишләтеп булмый күңелне. Аз-азлап шыңшыйм. Көй үзенекен итә. Урамнан Сакин белән атлыйбыз. Ул да җырлаштыра. Аннары:

– Әйдә, булмаса! – дип әйтеп куя.

Без ак күлмәкле, затлы галстуклы, милли кыяфәтле ике татар, пинжәкләребезне җилкә аша салып, иңгә-иң алышып, шунда җырлап җибәрмәбезме? Халыкча җырны. Безнең бу хәл әллә табигый, әллә сәер иде. Табулда, үзен руска биргән, бары тик русныкы гына дигән шәһәрдә татарча җырлап барабыз урам буйлап, тәмам яңгыратып! Гармунчыбыз да булса иде...
                
«Бакчага ямь керә,
Хуш исләр бөркелә,
Сиреньнәр яз ямен тарата...»

   Җыр арты җыр китә. Хисләр – тыелгысыз, күңел чәчәкләр шавы белән бергә күперә. Кайдадыр, койма артында, бер яшь рус ире сүгенеп аваз сала. Аны марҗасы кисә: «Они – татары! На своей земле! Дурак!» – ди. Ире коймага менмәкче. Хатыны тагын да кисә: «Они – татары!» – ди. Ә безнең исебез дә китми. Татармы син, русмы – «ну и что», имеш! Дөнья барыбыз өчен дә тигез яратылган. Аның белән син дә, мин дә идарә итмибез. Дөньяда без вакытлыча гына яшибез. Аның, дөньяның, үз хуҗасы бар! Бу җирләрнең, язның, ямьнәрнең хуҗасы!..
Автобус инде кузгалырга тиеш иде. Ялыктыра башлады. Күкнең читен ертып маташкан таң инде әрсезләнә барды. Әүвәлдә – вокзал алды мәйданы, ары таба – калкулыкка аша барган асфальт юл шәйләнде, аннары – карагайлар да күренә башлады. Һәрьякта сирәк агачлы тайга урманы иде. Июнь аеның кыска төне югалып, тиздән кояш тантана итәчәк.

– Бу – соңгы автобус, шуңа озак тора. Иртәнгә кадәр бүтәне булмый, – диде ханымнарның сары чәчлесе. Минем белүемчә, аның исеме «Сара» иде. Борылып, йөземә карап әйтүенә сәерсенмәдем. Чит-ят җир кешесе икәнлегемне сизенгәнен генә уйлап алдым. Җавап буларак: «Таң атты инде. Безнеңчә – «иртәнге вакыт» җитте», – димәкче идем, ханымның иптәше:

– Каян киләсез?– дип сорады.

Казаннан икәнемне әйттем. Алар хәзер нинди эш белән йөрүемне белешәчәкләр. Шулай кабул ителгән бит инде.
Әмма аптыратасы итмәделәрме – үзара көлешеп кенә куйдылар. Моның белән нәрсә белдерергә телиләр иде икән? Әллә: «Нечкә күңелле, йомшак холыклы адәм», – диделәрме? Һәрхәлдә язучылары Якуб Зәнкиев казаннар хакында шундый фикерләрне «Иртеш таңнары» романында каләм очыннан кәгазьгә төртеп уза.

Имеш, себерләр – каты холыклы, ныклы, батыр кешеләр, ә без, казаннар, – җебекләр, шунда! Бу инде үзләрен геройга санауларыннан шулай.

Һәм мин нигәдер тагын да ханымнарның баягы сүзләрен исемә төшердем. Фәрһат белән Анастасия вакыйгасында, әгәр дә катнашырга туры килсә, берәр Себер кызына, юк, хатынына, ошар, күңеленә ярар идемме икәнне уйладым. Бу, әлбәттә, юлда алҗудан, күңелгә йокы иңеп тә, черем итәргә җаем юклыктан шулай саташу галәмәте иде. Акылымның алышынуын тиз тоеп өлгердем. Тайга агачларына карадым. Таудан «сөйләнеп» менеп барган автобусыбыз инде туктар, инде сүнәр сыман иде. Әмма ул, тырыша торгач, сырт башына күтәрелеп, шунда ук иңкүлеккә таба киң сулышта йөгереп төшә барды. Тизлеге арту күңелгә җиңеллек бирде. Агачлар арасында куе томан, ә очларында – кояш нурларының кайнар ялкын очлары әрсезләнә иде. Миңа моңсу, хәтта сагышлы булып китте.

«Пазик» безне автовокзалда калдырды. Апалар җәяү генә киттеләр. Мин урамда кая атларга белми торам. Якындагы эскәмиядә урын бар. Шунда утырдым. Юл биштәремне кочып, беразга уйга бирелеп, күзләремне генә йомган идем, каршыма машина килеп туктады. Сыек зәңгәр төстәге УАЗ, ягъни, халыкча әйтсәк, «Бобик» икән. «Полиция» язулы.

Ишегеннән чыгып, миңа таба якынайган полицай кыяфәткә яшь кеше иде. Ул, әле җитмәсә, пистолет кобурасын төзәткәләде. Имеш, кораллы! Аннары сул ягындагы резин таягын барлады. Ул аның гәүдәсе өчен озын иде. Шушы рәвешендә килеп җитеп һәм каршыма туктап, катгый тонда сорап, паспортымны таләп итте.

Бирдем.

– Исемегез кем?– диде ул аны ачып, сурәтемне охшатмыйчамы?

– Анда язылган! – дидем, бераз гаҗәпләнеп. Әмма шунда ук искәрергә өлгердем: ул бит тәртип саклаучы, ә мин үземне дорфа тотам!

– Исемегез?

– Нариман! – дидем. – Гафу итегез, дорфа җавабым өчен!

Ул миңа ачу белән карап куйды. Гүяки: «Итагать иясе булып кыланабызмы?» – дия иде.

– Фамилиягез? – Бу юлы тавышы йомшаграк чыкты.

– Халитов! – дидем, тәрбияле кеше кебек урынымнан тора барып. Ул аяк өсте сөйләшә, мин дә шулай булыйм, хөрмәтемне күрсәтим, имеш.

– Басмагыз! Утырган килеш калыгыз! – дип әмер итте полицай.

– Ихтыярыгыз, – дидем. Әтиемнең исемен әйтергә әзерләндем. Утырган хәлемдә селкенергә дә тиеш түгел идем. Чөнки чит-ят җирдәмен. Мондагы гадәтләрне белгән юк. Аннары, агара башлаган чәчле кеше бу вакытта урамда нишләп утырсын?

– Каян килдегез?

– Казаннан!

– Ни эш белән?..

– Максатыгыз?..

– «Яхшылар»ны өйрәнү!

   Ул аңламады бугай? «Яхшылар» дип себер татарлары үзләренең изгеләрен, әүлияләрне атыйлар. Монда ул «яхшылар»ының астана-каберлекләренә соңгы бөек ядкәрләре буларак карыйлар, гаҗәеп дәрәҗәдә нечкә, борчылулар тулы мөнәсәбәт күрсәтәләр. Аларга игътибарсызларны, золымлы гамәл итүләрне өнәмиләр. Бу полицай ул хакта каян белсен инде? Хәзер тагын да сораулар бирәчәк, ни-нәрсә хакында сүз сөйлим – шуларга бәйләнәчәк. Гадәттә шулай бит инде!
Әмма ул һаман да кузгалмаска, урынымда калырга әмер бирде дә, паспортымны кулында тоткан килеш, «Бобик» янына китте. Анда, ишекне ачып, әле рациядән, әле тагын да берәүгә турыдан сөйли, аңлата башлады. Кул ишәрәләре күренеп калды. Һәм менә полицай минем янга иптәше белән бергә килде дә:

– Безнең алдан барырга туры килер! Протокол төземи булмый, – диде.
Мин, аптырап, карышмакчы идем, ике яклап эләктереп тә алдылар, машиналарының арткы ишегеннән кертеп утыртып, ул арада бикләп тә куйдылар. «Минем ни гаебем?» – диясе килә, әмма кече күңеллелек күрсәтеп, мескенлеккә төшәргә теләмим. Һәрдаим үземне мәһабәт сурәттә тота алуым табигатемнән килә, тырышуымнан түгел. Шунлыктан кече күңеллелек миңа батмый, ямь бирми...

Тиздән полиция идарәсенә китерделәр дә рәшәткә артына ябып та куйдылар. Хәзер беркетмә төзергә тиеш иделәр. Әмма шул ук сержант килеп, бил каешымны, кесәмдәге акча янчыгымны һәм телефонымны алды да, тыныч калуымны теләпме:

– Иртән капитан үзе була. Протоколны ул төзи, – диде. – Ял итегез!

– Минем гаеп нәрсәдә? – дидем, үз хокукларымны белгән кешедәй.

– Күрербез, – диде сержант, китеп барышлый. – Күрербез! Гаебегез юк икән – борчылмагыз!

II

Капитанның йөзендә авыр салкынлык иде. Ул миңа гүяки: «Каян килеп чыктың башыма бәла?» – дигән сыман карап-карап куйды. Өстәл артына китерелеп утыртылган җиремнән торасым, моннан чыгып китәсем килде. Ә моның өчен сорауларына туры җавап бирергә тиеш идем. Бернинди вак җанлылык, кече күңеллелек күрсәтәсем, сорауларына сораулар һәм аңлатмалар белән ярдәм итәсем килмәде. Югыйсә, бутарга тырышу дип бәяләячәкләр! Шулай ук үземне түбән куюларын да теләми идем. Аңлыйм: полицай – тирания вәкиле, аның алдында адәм баласы мескен, вак һәм ихтыярсыз булырга, үзен ким тотарга тиешле. Моны борынгы заманнарда ук грек философы Аристотель аңлатып язып калдырган. Мин аңа ышанам. Әмма табигатемә хилафлык итү дә уемда юк. Капитанның бар хәрәкәтләрен тоеп, аңлап өлгерергә тырышам. Йөзендә ә ул ризасызлык билгеләрен җуймый саклый. Мине сорау алу өчен өлгереп җитмәгәнгә саный. Аны юк-бар фикерләреннән арындыра аламмы соң?.. Моның өчен мин елмаймаска, сабыр булырга, сүзгә күчмәскә, ялынмаска тиешмен!

Капитан, язуын калдырып, миңа күтәрелеп карады. Күз карашларыбыз үзара ябышып калдылар. Һәм менә ул елмайды. Ә мин бирешмәдем. Сабырлыкта һәм тынычлыкта булдым.

Хәзер ул башка юлны сайларга, мине бүтән яклап кузгатырга тиеш иде. Соравын күзалларга өлгердем. Менә: «Сез нәрсә инде?» – диячәк, һич югы!

Һәм минемчә килеп чыкты.

– Сез нигә тәртип бозасыз, гражданин, ничек әле? – диде.

Җавап бирергә тиеш түгел идем. «Гражданин» икәнмен, аларча булсын, профессорлыгым да, фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәм дә, язучы, шагыйрь аталуым да исәпкә алынмасын, хуш! Хәер, боларны аңлатырга, искәртергә тиешменме? Юк! Интернет челтәрендә минем хакта бары да бар. Үзенә дә барчасы билгеле. Әллә кайчан карап, укып, тикшереп куйганнар кемлегемне!

– Сорауга җавап бирегез! – диде ул, әмер итеп. – Нигә җавап бирмисез?

– Ә мин аңламадым, иптәш капитан! – дидем мин, әмма күңелдә уй иде: «Ничек әйтергә: «господин» дипме, әллә башкачамы?»
Һәм ул вакланып торасы итмәде. Кемгәдер ым какты. Әйтте:

– Паспорты кая? Әйберләре?

Борылып карадым. Артымда-янымда биш полицай басып торалар, йә сугып җибәрергә, кыйнап ташларга, яки башкача эш итәргә әзер сыман иделәр. Шуңадыр капитанның әмерен төшенмәделәр.

Миңа инде шом йөгерергә өлгерде.

– Дамир Фәрһатович, хәзер, монда иделәр алар! – диде шунда берсе һәм уң яктагы, олы һәм киң өстәлгә тартылып, аның аскы тартмасын ачты. Ул арада мин:

«Дамир Фәрһатович! Дамир Фәрһатович!» – дип кабатлап, шушы исемнәрне йөрткән кешеләрне күңелемдә барларга тырышып маташтым... «Сарман Дамирны беләм! Акылы һәрвакыт үзе белән. Талантлы шәхес. Андыйлар дөнья йөзендә сирәк була. Эшләгән эшләре, язган хезмәтләре һәм әсәрләре һәрвакыт мәгънәле иделәр. Димәк, бу Дамир да начар кеше түгелдер? Дамир... Дамир? Әйе, классташ Дамир... Тагын да, студент еллардан, бүлмәдәш Дамир. Җырлады, биеде, рәсемгә оста булды, үзен пөхтә тотты, нәшрият директор иде...»

– Менә шушылар!

Капитанның өстәленә паспортымны һәм кесәмнән алынган вак-төякләремне, акча янчыгын, юл биштәрен, чалбар каешымны китереп куйган кеше теге, иртәнге сержант түгел, башка полицай иде. Бусы чандыр һәм озын буйлы сыман. Мәрхәмәтлерәк кебек күренә. Кыска, базык буйлылар көнчелекле, үчлеклерәк булалар.

Бу андыйлардан түгелдер кебек ышаныч тудыра. Буйлы адәмнәр кысынкылыкны сөйми торган иде.

– Монда «Нариман Халитов» дип язылган. Шулаймы? – диде капитан, паспортымны ачып, һәр сәхифәсен җентекләп өйрәнү төсен чыгарып.

– Казаннан гастрольләргә килдегезме? Ни эш бетереп йөрисез? – Ул ярым көлемсерәде. Аның теленнән төшкән «гастрольләр» сүзен дөрес аңлап өлгерсәм дә, белмәгән төс чыгардым да:

– Фәнни командировкага! – дип җавап бирдем.

– Ул хәзер шулай аталамыни? – диде капитан, көлемсерәп. – Фәнни командировка! Табалар бит сүзләрен дә. Бер дә алдатып тормыйлар.

Һәм менә шуннан соң гына шиккә бирелдем. Йөрәк урыныннан төшеп китте. Аларның мине кем беләндер бутаган булулары бик тә ихтимал. Әгәр дә шулай икән, тикшерү эшләре озакка сузылырга мөмкин, хәтта... Хәтта кеше гөнаһын өстемә аударып, мине зинданга салулары да бар. Азмы андый хәлләр дөнья йөзендә булып тора? Димәк, бу хәлдән чыгу юлын табарга тиешмен! Миннән гайре һичкемне ул мәсьәлә кызыксындырмаячак. «Фәлән Фәләнович исемле җинаятьче Табул шәһәрендә тоткарланды» дигән хәбәр инде ил челтәре буйлап таратылгандыр да?

– Сез әйткән «фәнни командировка» нәрсәдән гыйбарәт инде? Хәзер «ачылсагыз» да ярый! – диде капитан. Аның йөзе бик тә җитди һәм «тишелдегез, гражданин» дигән төс белән йөгертелгән иде. Өметенең акланмавын хәзер аңлата башласам – эшләр тагын да хөртиләнәчәк, анысы. Әмма башка юлым да юк. Шулай да «таралып китү», «җәелү» ярамас!

– Мин менә унбиш ел инде, бәлки күбрәктер дә, ныклап исәпкә алып карасам, «Себер әүлиялары», сезнеңчә әйтсәк – «яхшылар», менә шулар белән кызыксынам. Әлегә игътибарга алырлык ачышларым юк. Җаваплардан бигрәк, сораулар күбрәк. Монда килүем дә шул: аларның урыннарын зыярәт кылу теләгендә идем...

Сүзләрем күп булдылар. Полиция адәмнәре өчен һичбер әһәмиятләре юк. Аннары, алар андый тарихларны фәнгә санамыйлар. Безнең заман өчен бары тик сәнәгать-җитештерүгә, яңа технологияләргә бәйле эшләр генә фән, мәдәни-тарихи мәсьәләләр түгел! Чөнки мәдәни-тарихи мәсьәләләр әле болай, әле тегеләй аңлатыла, сөйләнелә. Кайчандыр булып узган, яшәп, эзләр калдырган ул кешеләр, вакыйгалар хәзерге заман өчен берни түгел!

Мин шулай фикерләргә тырыштым. Холкым богауларын бушандырмауда бу бик тә кирәк иде. Беренчедән, үземнең «бушка җил кузгатып» йөрүемне аңларга, икенчедән, капитанның биреләчәк сорауларын, миңа карашын алдан сиземләргә тырышырга, өченчедән, бәхәсләшеп-аңлашып җәфаланмаска тиешмен. Шуңа да акыллы булып калырга иттем.

– Сез, казаннар, киләсез дә, бездән, Себердән, төяп алып китәсез, – диде капитан, паспортымны читкә куеп. – Үзегездә беткәннәрмени?

Шунда уйларымның, фаразларымның, аңымның хаталы икәнлеген төшенеп өлгердем. Хәтеремне яңарттым. Себер татарлары гына түгел, монда һәркем шулай уйлый: алар «Олы җирне» бар яктан туендырып яталар! Нефть, газ, икмәк, дару һәм башкалар белән! Ә тарих, мәдәният – боларын инде әйткән дә юк! Алдынгы фикерле язучылар кайдан? Себердән! Тарихи шәхесләр кайдан? Себердән! Дөньяның бөек тәгълиматлары монда, Себердә җитештерелә, галәм машиналары моннан, Себердән чиксез киңлекләргә юл ала. Ә без – анда, Мәскәүдә, Казанда, «Олы җирдә», алар хакын ашап, алар бәхетен кимереп яшәп ятабыз. Менә мин дә ун елдан артык монда, педагогика институтларында булгалап, лекцияләр сөйләштереп, укытып йөреп, докторлык диссертацияләре яклату советларында әгъзалык итеп, җиде фән кандидаты әзерләп биреп, конференцияләрдә докладлар ясап, бәйрәмнәренең түрләрендә утырып, рәхәттә яшәп, кунак-муйнак уеннарында хөрмәттә гизгәнмен. Инде тагын нишләп йөрим? «Яхшылар»ны зыярәт кылам, имеш. Юк, алай гына түгел! Борынгы кулъязма китапларын да барлыйм, әһәмиятлесе очраса – фотосурәткә күчереп алып та китәм. Болармы җинаять түгел? Болармы Себер халкын талау түгел? Әллә башкачамы? Бу эшләрем фән өчен башкарыламы? Асылын үзем дә яхшы белмимме?

   Ярый әле моңа кадәр бер генә кулъязма китапларын да үзем белән алып китмәгәнмен... Тукта-тукта! Хаталанма! Синдә бер китап бар, тыйбб гыйлеменә бәйле. Кулъязма! Менә шул китап... Шул китап... Хәер, аның сиңа кирәге булмады. Фәнни җитәкчелеккә күрсәтеп, аларны кызыктырып карадың, сәхифәләрендә төрле дару ясау тәртипләре тасвир ителүен әйттең, әмма дарулар уйлап чыгару эшен җайга салуда дөнья җимереп сөйләнеп йөргән федераль университет ректорына кадәр: «Боларның хәзерге заман өчен һичбер әһәмияте юк, хәзер электрон технологияләр заманы» – дип, фикереңне кире какты. Шулай да, китапны тотып карагач: «Бездә моны укучылар бар. Калдырыгыз! Күчермәсен алырбыз!» – диде. Нариман ул сүзләргә хәйран калырга тиеш иде, әлбәттә. Чөнки: «Андый китапларны аңлаучы, белүче, өйрәнүче кеше – менә мин, үзем, Нариман Халитов бит инде! Ни сөйли бу ректор?» – диде акылы. Җирәнү билгеләре йөзенә чыкты.

   Һәм ректор бүлмәсеннән тизрәк чыгып китү җаен карады. Алар, югыйсә, яшьтән үзара танышлар иделәр, студент вакытларында да дус булып йөрделәр. Төзелеш отрядында да бергә эшләделәр. Ә ул, шушы дусты, аның, Нариманның, хезмәт хакын да үзләштерде. Эшләгәне өчен ул җәйдә Халитов акча алмады. Командирлары аңа: «Синең акчаңны дустыңа бирдем. Тапшырыр!» – дип әйтте. Нариман аны ничә эзләп карады, тапмады. Ә аннары?.. Ә аннары – төкерде! «Кеше хакын ашаган кеше бәхетле булмый!» – диде. Күрәсең, бу мәкаль хаталы булган. Димәк, сафсата! Ул «дусты» менә хәзер дәүләт органнарында зур түрәләр рәтендә йөрде дә университетка фән кандидаты хәлендә ректор итеп китерелеп утыртылды. Һәм ул тиз арада үзен илдәге иҗтимагый халәтне аңлаучы буларак игълан итте. Димәк, волюнтарист түгел! Һәм аның икенче игъланы университетны дөньякүләм киңлектә таныту, илнең вузлары арасында беренче унлыкка кертү белән бәйле иде. Ул бу хакта кат-кат әйтте. Волюнтаризм белән, ягъни насыйпча, Ходай биргәнгә – сөенеп, юк икән – көенеп яшәү рәвеше белән көрәшәчәген дә искәртте. Әмма бармы ул андый көч, университетны танытырлык егәр профессурада һәм студентларның йөрәгендә, зиһенендә, аңында – боларны уйладымы? Юк кебек. Чөнки рухи егәрне тирания юкка чыгара. Ә «дусты» шул тираниянең идарә алымнарына таянды да инде. Нариман, ярты гомерен профессор булып эшләп уздырган кеше, аңарга шуларны да әйтергә, төшендерергә дип кергән иде. Әмма аңлата алмаячагын белеп чыкты. Үзен «дусты»ның танымавы да аны рәнҗетте. Һәм менә хәзер генә уйлап куйды: «Бәлки хәтере яңаруны сиздерәсе килмәгәндер? Шуңа да буталып сөйләшкәндер?.. Әйе шул! Башкача мөмкин түгел!»

– Дөрес сүзгә җавап юкмы?

Капитанның бу сүзләре икенче тапкыр кабатландылар. Нариман акланырга теләмәде. Телче-диалектологлар Себер татарларыннан бер генә сүзне теркәп алып китсәләр дә, шушы мантыйк белән бәяләгәндә, ул да караклык инде. Әмма халыкларны – халыклар, мәдәниятне – мәдәниятләр өйрәнергә тиеш түгелмени? Бәлки элек яраган, ә хәзер – юктыр? Һәр халык үзенекен үзе өйрәнеп, башкаларга шул белемнәрен сөйләргә тиештер? Әлбәттә, идеалда – ул шулай! Әмма үз-үзеңне бәяләү генә аз, сине башка халыклар да күрсен!

– Безнең ничәмә әкиятебез, дастаныбыз, әсәрләребез Казанга китеп барды. Казан татарларының рухи байлыгына әверелделәр. Ә хәзер инде изге китапларыбызга, яхшыларыбызга тотындыгыз! Кайчан, ничек туктарсыз – билгесез!..

  Ул сөйли торды. Әгәр дә моннан егерме биш ел элек бу сүзләрне ишетсәм, ничек шатланыр идем. Ә бүген мин хәйран иттем. Үземне чыннан да җинаятьче буларак таный барып, заманаларның үзгәреп, Себер халкының үз мәртәбәсендә үсүен, әмма шул ук вакытта мин-минлекле сыйфатка керә баруын тойдым.

«Кирәге бар иде ул яхшыларыгызның! Җибәрегез, хәзер үк поездга утырам да кайтып китәм!» – диясем килде. Әмма болар профессор сүзләре түгел, малай-шалай акылында гына кайный ала торган фикерләр иделәр.

– Ничек килсәгез, шулай кайтарып җибәрергә тиешбез без сезне! – диде капитан Дамир Фәрһатович һәм полицайларына әмер итте:

– Хәзергә кертеп ябыгыз! Язмышы хәл ителер бүген-иртәгә! – диде.

Мин каршылык күрсәтмәдем, хәтта ертык сүз дә әйтмәдем. Чөнки акылым хәйранлыкта иде.

дәвамы бар...

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев