Яңалык/Эксклюзив
-
БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
-
СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
-
«ТАТАР МОГИКАНЫ» - ФАТИХ ӘМИРХАН Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.
-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
"ӘЛЛӘ НИЧЕК КЕНӘ ҮТӘ ГОМЕР..."
Әллә ничек кенә үтә гомер.
Сөйгәннәрдән булмый сөелеп.
Сыглып кына төшсәң авырлыктан,
(Дошман булса җан әрнемәс иде!)
Дуслар тора эчтән сөенеп.
Әллә ничек кенә үтә гомер,
Изге табынганын, чүп була.
Җандаш таптым диеп җан сөенсә,
Ул бөтенләй сиңа чит була.
Әллә ничек кенә үтә гомер,
Йөгереп китәр чакта юл булмый.
Йөрәгеңне салсаң учларыңа,
Кулларыңнан алыр кул булмый.
Әллә ничек кенә үткән гомер,
Дөрләп янган еллар көл булган.
Бер гөрелте үткән ташкын булып,
Учак урыннары юылган.
Әллә ничек кенә үтә гомер,
Кай ярларга учак ягасы?!.
Бәгыреңне салган учак урның
Юып калмас микән
Ташкын-гөрелтенең яңасы?..
Әллә ничек кенә үтә гомер...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз