Мамонтлар
Ә аларны үлеп беткән диләр… Адым саен бүген «мамонтлар»… Беркөн килеп, соң сәгате сукса, Җитәр микән кәфен, табутлар?!
Ә аларны үлеп беткән диләр…
Адым саен бүген «мамонтлар»…
Беркөн килеп, соң сәгате сукса,
Җитәр микән кәфен, табутлар?!
Мылтык төзик, әйдә, барчасына –
Качмасыннар Кызыл китапка!
Шайтан белсен гөнаһ-савапларын –
Ни язылыр безнең хисапка?!
Мамонтларга әверелер аккош,
Сандугачы, җәнлек-киеге.
Безгә нәрсә, җырлап яшибез лә
Тартылганда гармун күреге!..
…Колакларга ишетелде ят өн:
– Әй, мамонтлар, сезнең чиратмы?
Ни кылырбыз, бер көн Җир-анабыз
Хәтерләтсә олы зиратны?
Ерткыч куллар, гамьсез табаннардан
Ермачланса яшәү тәртибе –
Бусагага килеп тешен кайрар
Мамонтларның ачы тәкъдире.
Ә аларны үлеп беткән, диләр…
Кырылганнар ласа бахырлар!..
Җан ялгарга җан җылысы көтә
Мамонтларны күргән тамырлар…
Гөлүсә Баттал
«Идел» журналы 16+
Теги: Шигырь
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев