Логотип Идель
Әдәбият

МЕДАЛЬСЕЗ ҖИҢҮ

Нурфәт физкультура дәресендә бигрәк тә йөгерергә яратмый. Урамга алтмыш метр йөгерергә чыксалар, аннан күптән җилләр искән була инде. Ә укытучысына бары тик бер генә җавап килә: «Нурфәтнең аягы авырта». Дәрестән качуның мең төрле сәбәбен уйлап тапса таба, тик йөгерү ярышларына бармыйча, шома балык кебек оста котыла ул. Иртән идәндә Нурфәтнең аунап яткан сумкасын күргән әнисе дә улының укырга йөрмәвенә аптырый башлады...

Рәфидә Галимҗанова Саба районы Явлаштау авылында туып үсә. КФУның журналистика бүлегендә өченче курста белем ала. Шул ук вакытта «Идел» журналының веб-редакторы. Хикәяләр, шигырьләр яза. Кулына фотоаппарат эләксә, табигать кочагына ашкына. Соңгы өч елда йөгерү белән мавыга. Хәтта марафоннарда катнаша! Әлеге тема, билгеле, иҗатында да чагылыш таба.  

Нурфәт физкультура дәресендә бигрәк тә йөгерергә яратмый. Урамга алтмыш метр йөгерергә чыксалар, аннан күптән җилләр искән була инде. Ә укытучысына бары тик бер генә җавап килә: «Нурфәтнең аягы авырта». Дәрестән качуның мең төрле сәбәбен уйлап тапса таба, тик йөгерү ярышларына бармыйча, шома балык кебек оста котыла ул. Иртән идәндә Нурфәтнең аунап яткан сумкасын күргән әнисе дә улының укырга йөрмәвенә аптырый башлады. Көн-төн эшләп, улына игътибары да җитмидер инде. Укытучы, мәктәп директорыннан да улын «мактаган» хатлар еш килгәли. Ата-аналар җыелышында да Нурфәттән башка исемне белмиләр, ахрысы. Улының соңгы арада компьютер уеннары белән җенләүнен яхшы аңлый ана. Шуңа күрә күрә еш кына башы белән төсле экранга кереп китәр дәрәҗәдә утырган малаен төрле яклап орышты:


– Әнә, иптәшләреңә кара, ичмасам! Район күләмендә уздырылган ярышларда йөгереп, беренчелекне алып кайтканнар, ди!


Ул әнисенең чәчрәп чыккан ачулы сүзләренә йөзләренең помидор кебек кызарулары! Ә юк, җәйнең кызу вакытында алма бите кып-кызыл булган кебек, Нурфәтнең дә кабартмадай матур битләре нәкъ шул җәйге алманы хәтерләтә иде. Ул әнисе алдында хурланырга яратмады, каршында түбән оч ут дошманы – Айрат яки усал Рифат торса, билләһи, кыйнап атар иде! Хәер, Нурфәтнең булдыксызлыгында ул малай-шалайларның ни гаебе бар соң?


Әнисенә тел-теш тә тидерергә өйрәнеп үскән малай түгел ул Нурфәт. Йөгерүне яратмаганлыктан гына харап булмыйлар, лабаса! Әнә, компьютер уеннарын күзен дә йомып уйный ала ул, карап кына тор! Ә Айратның әле аныкы кебек кыйбатлы компьютеры да юк! Шул уе белән җанына тынычлык кердеме Нурфәт күтәрелеп карады:


– Әни, мин бит спортчы түгел, ә программист булырга җыенам! Ул физкультура дәресе миңа нәрсәгә кирәк?


– Әтиең дә йөгерү буенча алтын медальләр генә алып кайта торган иде. Ул синең дә спортчы булуыңны теләде, – дип бер читтә ялтырап, күзләрне камаштырып торган медальләргә кызганып карап алды да, кайнап чыккан чәен сүндерергә ашыкты. Чәй кайнарга ашыкмаган булса, малаеның кирәген озаклап биргән булыр иде. Бу юлы Нурфәткә бәхет елмайды. Ул компьютер дөньясына чумып, дәртләнә-дәртләнә уйнавын дәвам итте.


Ә иртәгесе көнне, намусы кушыпмы, беренче дәрескә – физкультурага барырга уйлады. Әтисенең зур җиңүләре турында озак уйланды.


Буе кечкенә булганлыктан, рәтнең койрыгына барып басты. Күкрәк киереп: «Санау тәмам!» – дип кычкырганда, укытучы Зариф абыйсының мыек очы селкенеп куйды. Нурфәтне беренче тапкыр күргәндәй карады да, тамагын кырып:


– Бүген санауны иптәш Бәдретдинов төгәлләгәч, көн хәерле булыр инде! Бүген эстафета буласын да белеп килгән ул! – диде. 


Егетләр этешә-төртешә киенү бүлмәсенә йөгерешсәләр, кызлар Нурфәтне әйләндереп алдылар:
– Әйтәм аны бүген кояш чыккан! Нурфәтебез килгән бит! – дип чыйнаклады Ләйсирә.


– Ул атна буе физкультурага килмичә, йөгерешкә әзерләнгәндер. Тиздән зур ярышлар көтә бит,  – диде Зариф, читтән генә боларны күзәтеп.


Кызлар чыркылдап көлеп җибәрделәр. Ә Нурфәт сер бирмәде, башында кайнаган уена чумып, егетләр артыннан иярде.


Алда зур ярышлар көткәнен белә иде ул, ләкин әнисе әйтмешли, әтисе кебек зур урыннар яулый алырмы? Кызларга үч итеп булса да, йөгерәчәк Нурфәт!


– Нурфәт, әйдә, синнән башлыйбыз! – дип, Зариф абыйсы киң куллары белән аның җилкәсенә кагылды. Нурфәт күзләрен шар ачты да, эчендәге куркуын җиңеп: «Мин?» – дип сорады. Аның тавышы кызларныкыннан да нечкәрәк чыкты булса кирәк, класстагы кызлар гына түгел, дәресне тикшерергә чыккан директор да көлемсерәп карап куйды. 


– Синең йөгергәнеңне күргән юк, бакча артында гына шөгыльләнеп ятмыйсыңмы икән?


– Әйдә, әйдә! – диешеп, егетләр дә Нурфәткә көч биреп торды.  Егетнең уку башында йөгергәне бар иде. Тик соңгы арада бакча артына гына чыккалады шул. Сыбызгы тавышы ишетелү белән, Нурфәт бар көченә кузгалып китте. Финишка җиткәндә тирләп пешеп, тәмам хәлдән таеп килеп егылды. Бәхетенә, нәтиҗәләр буенча, ул Айраттан кала, бөтен егетне дә уздырган иде. Нурфәтнең болай тиз йөгерүенә сокланган кызлар да сүзсез калды. Кулын артка куеп, мыек астыннан үзалдына сөйләнеп йөргән директор да якынрак килде. Зарифны үз янына чакырып алды. Алар кызып китеп, ярышка кемне җибәрәселәре турында сөйләштеләр. Ярышның зона этабы күрше районда башланып китә икән. Танылган спортчылар да килүе көтелә. Алар мәктәпнең алдынгы спортчыларына мастер-класс күрсәтәчәк, үзләре турында сөйлиячәк, диде директор. Бер мәктәптән өч кенә егет чакырылганын белгән Зариф, директор каршына Айрат, Рифат һәм Нурфәтне тезеп бастырды.


– Айрат белән Рифатның баруын хуплыйм, физкультура дәресен бар дип тә белмәгән Нурфәтне җибәреп, дөрес эшлисеңме? – дип сорады директор Нурфәткә караш ташлап. 


– Үзегез күреп тордыгыз бит, югары нәтиҗә күрсәтте егетебез!


Директор эндәшмәде. «Үзеңә кара, син җавап тотасың», – дигәндәй, мыегын сыйпап алды да, мәктәпкә кереп китте. Нурфәт аның әйткән сүзләрен йокларга ятканда төрле басым белән әйтеп карады. Ул мизгелдә үзенең сәләтле булуын исбатлыйсы, барысына да күрсәтәсе килү теләге уянды.

***


Ярышта егетләр кемнәрне генә күрмәделәр! Танылган спортчылар аларга уңыш серләрен чиште, кызыклы уеннар, квест уйнаттылар. Тик Нурфәт бер уенда катнашканнан соң, хәле китеп, эскәмиягә барып утырды. Тезен кочаклап, үзалдына сөйләнде:


– Йөгерәләр, имеш! Зур кеше булганнар, имеш! Нәрсәсе бар инде аның?! Йөгереп, кем кеше булган инде, йә? Бүтән катнашмыйм да ярышмыйм да. Компьютер уенында ул чын җиңү! 


Сүзен әйтеп тә бетермәде, каршына килеп баскан берәүне күреп, сискәнеп китте. Тезеннән башын күтәреп караганда шәүләнең башта гәүдәсенә, аннары аягына карады. Аның каршысында инвалид арбасында гаҗәеп чибәр егет утырып тора иде. Нурфәт шул вакытта үзенең уналты еллык тормышында кичергән авырлыкларны күзаллап үтте. Әтисенең телефон алмавын газапка санамаганда, бер авырлык та кичермәгән малай икән бит! Башын тезенә салып, тормышыннан ник зарланып утыра соң әле ул?! Таныш булмаган егет аңа якынрак килде. Кулларын сузып, танышырга теләвен белдерде:

– Мин Нәфис булам.

– Ә мин Нурфәт! – диде, күзен ала алмыйча.

– Бүген уеннар бик кызык булды, әйеме?

– Болай ярыйсы инде.

– Ә син нишләп катнашмадың?

– Әй! – дип кулын селтәде ул теленә сүз таба алмыйча.


– Син бит бәхетле егет, Нурфәт! Синеке кебек бәхет шушы түгәрәк җир йөзендә меңләгән кешедә юк. Юк, мин бу исемлеккә үземне кертмим. Мин дә бәхетле! Аякларым булмаса да, минем куллары, колагым, күзем бар. Ә беләсеңме, мин кечкенә чакта кем булырга хыяллана идем?


– Кем? – дип зур күзләрен түгәрәкләндереп аңа карады.


– Менә синең каршыда йөгереп үткән спортчы булырга. Әйе, ышанмассың. Ләкин кеше чиксез хыялларына ышанып яши бит ул. Ә минем хыял белән чынбарлык янәшә бармады. Тауларга менү – минем кечкенә генә максатым иде, югыйсә. Тик мин биек таулар гизә алмыйча, җирдә генә калдым. Ә син... Син бик бәхетле егет, Нурфәт. Бүген үк шул тауларга менеп, туган җиреңнең гүзәллеген үз күзең белән күрә, үз колагың белән кошлар тавышын ишетә, кулың белән сәлам юллый аласың. Алар – синеке. Ә бу тимер арба – ул һич тә минеке түгел. Минеке – хәрәкәтсез аякларым...


Нәфиснең сөйләвендә әйтеп һәм күрсәтеп булмаган бер хис ярылып ята иде. Аны Нурфәт тә сизде. Тәне чымырдавына түзмичә, туңа башлап, кулларын уды. Аңа әйтеп бетергесез оят һәм кыен булып китте. Каршында басып түгел, ә утырып торган авыру егетнең самими күзләренә карау белән, тормышның үзен күрә алды. Ә аның тормышы  шундый матур һәм иркен икән бит!

***


Нурфәт икенче көнне үк физкультура дәресенә ашкынды. Бүген йөгерәсе бар шул аларның, ярышларның икенче этабы башланган иде. Зариф абыйсы куанып, Нурфәт белән кул биреп исәнләште. Егетнең килүе бигрәк тә кызлар өчен куаныч булды. Ярыш башланганчы, кемнедер эзләп маташты да, тапмагач, әнисенә шалтыратты:


– Әни, әни! Ишетәсеңме? Мин бүген чыгыш ясыйм, әни! Килерсең ярыймы, әни?


Улының бәхет катыш тавышына: «Юк», – дип җавап бирергә мөмкин түгел иде. Шуңа күрә эшен калдырып, район мәйданчыгына кузгалды әнисе. Катнашучы батыр егетләр шактый җыелган иде. Шулар арасында кечкенә буйлы малаен да табып алды. Әнисе янына йөгереп килгән малае башта сүзен башлый алмады. Аннары әнисенең колагына пышылдады:


– Әни, бирегә арбада утырган егет киләчәк. Әгәр урыны синең янга туры килсә, хәбәр бирерсең әле, яме? Ул бик яхшы кеше, әни, бик яхшы!


Ярыш бик озакка сузылды. Бер генә егет тә үзенең урынын бирергә ашыкмады. Шуңа күрә аларны күзәткән җанатарлар арасында да кискен көрәш булып алды. Һәр ана баласы өчен борчылса, тренерлары да үз спортчылары өчен ут йотты, билгеле. Шулвакыт ярышлар төгәлләнеп, җиңүчене билгеләргә костюм кигән зур абзыйлар мәйдан уртасына чыгып бастылар. Кулларында ялтыраган медаль йөзе күзләрне камаштырды. Нурфәтнең әтисенеке кебек иде алар. Аларга карап, иреннәрен тешләп куйган егетләр кулларын йодрыклап, теләк теләделәр. Бер-бер артлы егет исемнәре яңгырады. Беренче урынны Нурфәт алганын бөтен мәйдан ишетте булса кирәк. Берара тынлык хасил иткәннән соң, әнисе сөенеченнән түзми, торып басты да «Ура!» дип аның каршына йөгерде. Малайның, дус-ишләре янында читенсенеп, бите кып-кызыл булды. Ә Зарифның бәхете эченә сыймады. Медале муенында ялтырап торганда егетне төрле яклап мактарга кереште. Ни генә булмасын, Нурфәттән дә бәхетле егет юк иде. Бүләкләр тапшырылгач, микрофон бирүләрен сорады. Әнисе конверт калынлыгына бер сөенеп куйган иде инде. Телевизорлары искерде шул. Уйларында яңа телевизорны саклап йөрткән ананы малаеның сүзләре аяктан екты. Нурфәт башта калтыраныбрак сөйләсә, соңыннан чын егетләрчә җитди кыяфәт ясады:


– Әйе, мин җиңүче! Ләкин мин шушы мәйданда йөгереп, беренче урынны алып, иптәшләремне калдырып, җиңүче булган кеше түгел! Ә мин – үз тормышымда җиңүче! Мин шул рәвешле яшәргә өйрәндем. Сезнең арада минем өчен бик таныш та булмаган, ләкин якын иптәшемдәй хөрмәтле кешем утыра. Исеме – Нәфис аның. Нәфис күңелле егет минем бу тормышыма күземне ачмаса, мин менә болай сезнең каршыда башымны иеп, горурланып басып торыр идемме икән? Юктыр, чөнки берничә көн элек аякларымны кочаклап, шушы тормышымнан зарланып утырганда, ул килде дә, бер җөмләсе белән тормышка карашымны үзгәртте. Ул вакытта бу тормышта бәхетле кеше – спортчы түгел, ә үз колагы белән ишеткән, үз аягы белән шушы җиңүне яулаган, барысын да үзе эшләгән – намуслы кеше икәнен аңладым! Мин бүген, теләгем булса, биек тауларга менеп, авылны яңгыратып, кычкыра, сикерә алам. Ә ул алай итеп йөгереп менә алмый. Әгәр рөхсәт итсәгез, мин бу җиңү акчаларымны тиздән аның аякларына ясалачак операциягә бирер идем. Нәфис тиздән үз аяклары белән тауга менәчәк! Ә үземә дигәнне акчаны мин үзем эшләп алачакмын әле! 


Бу мизгелдә Нурфәтне бар кеше дә чын егет итеп кабул итте. Ул кулларын күтәрә-күтәрә сөйләгәндә кызлар авызларын ачып тыңлап торды. Ә көндәш егетләре, шулай ук түбән оч Айрат та кыенсынды. Туктаусыз кул чабулардан соң, Нурфәт мәйданга Нәфисне чакырды. Ике егет мәйдан уртасында кочаклашып, бер-берсенә бүләк тапшырдылар. Нурфәт егеткә үзенең медален киертсә, Нәфиснең бәхеттән балкыган йөзе иң зур бүләкләрнең берсе иде. Менә бит ул җиңү! Юк, йөгерештә беренче булып килү түгел, ә тормышның үзендә яулаган зур җиңүнең берсе, кадерлесе иде бу...
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев