-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
МИЛЛИ ҖАНЫМ
Наҗар Нәҗми шигыре
Әниемнең карыныннан,
Әтиемнең барлыгыннан
Бар булган ул йөрәк каным.
Шул канымның йөрешендә,
Йөрәгемнең тибешендә
Милли җаным, милли җаным.
Атам-бабам гомер сөргән,
Кеше булсын, дип үстергән –
Җирдә ыру-тамырларым.
Шул җиремнең сулышыннан,
Рухымнан, булмышымнан
Килә минем милли җаным.
Ул җир үзенчә серләшә,
Туфанчалап та сөйләшә
Су буенда үскән талым.
Кыркып алсаң бит талларын,
Сарыккан батыр каннары –
Татар каны – милли җаным.
Гомер буе кешелекле,
Кешеләргә изгелекле
Җирем-суым, аткан таңым.
Башкаларга охшамаган
Башкага холкын такмаган
Мәңге тыйнак милли җаным.
Титул өчен сатылмаган,
Сузылмаган, тартылмаган,
Саклап калган ул дүрт санын.
Гасырлар буе таланган,
Кимсетелгән һәм тапталган,
Җәберләнгән милли җаным.
Үзенчә ул горур, бөек,
Күкрәк сукмас кәпәч чөеп,
Үз акылы – акыл аның.
Мин имансыз булыр идем,
Чәчкә кебек сулыр идем,
Синнән башка, милли җаным.
«Идел», N8, 1990 ел
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз