Логотип Идель
Әдәбият

МИЛӘШЛӘР КУЕ ТОМАН ЭЧЕНДӘ... (Сергей Есенин шигырьләре)

Көтүче мин. Торыр җирем – Хәтфә басу мижасы.

Фәнил Гыйләҗев тәрҗемәләре

***
Көтүче мин. Торыр җирем –
Хәтфә басу мижасы.
Шаулы киек оя корган
Итәкле тау кыясы.

Болытлар сары күбектән
Үрә челтәрле җәймә.
Чү! Тын урман ышыгында
Нарат серләшә мәллә?!

Эңгердә яшел тирәкләр
Чык эчә нурга чумып,
Мин – көтүче; хәтфә болын –
Үз өем, ятам кунып.

Хуш ис бөркеп, имәннәрем
Инешкә кул изиләр.
Сыерларым ишарәләп
Үз серләрен сөйлиләр.

Һичбер кайгы-хәсрәтем юк –
Төпчеккә ятып кунам.
Инештә тәхәрәтләнеп,
Ал таңга дога кылам.

***
Сиптер, тальян, сип моңыңны кыюрак!
Узган яшьлегемне хәтердә яңарт!
Тавышланма, усак, тузан кума, юл!
Сөйгәнемә ирешсен лә
Минем шушы җыр.

Ул да ишетсен лә, ул да моңлансын!
Ул да бер сагынып, утрып еласын!
Кайда син шатлыгым? Кайда насыйбым?
Безнең яшьлек җырланылган
Иң моңлы җырым.

Ак син, җыр, хислерәк, агыл яңгырап.
Бу тормыш булалмас барыбер баллырак.
Яшьлектәге дәрман, гайрәт, горурлык
Тальян моңына ияреп
Җырлап торырлык.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шигърият Сергей Есенин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев