Логотип Идель
Әдәбият

МИН - АЛЛАҺНЫҢ КОЛЫ

Мин Аллаһның кылы Мин Ул булып елыйм

Мин Аллаһның кылы

Мин Ул булып елыйм

Таң атканда сайрап үлгән кошлар булып

Кар алдыннан шытып чыккан уҗым булып

Шәфәкъ булып

Мин Ул булып уйныйм

Һәм яңгырыйм үксеп

Мин – ташкын

Мин – дога

Мин – тулы

Мин тулы бер җылы

Рәхәтлектән туган

Мин – җыр

(рәхәтлектән туган)

Аның җыры

(Ул Үз җырын сиңа багышлый)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев