Логотип Идель
Әдәбият

МИН БИТ НОЯБРЬ СЫМАН

Равил Фәйзуллин шигыре

Мине май дип белдең, ахры,
Мин бит ноябрь сыман.
Кояшым аз, күгем тулы - 
Салкын яңгыр да томан.

Мин үзем дә белми торган
Бер сәерлектә яшим.
Челләләрдә кайчак өшим,
Кышларны ярып яшьним.

Үзем дә кайчак төшенмим
Күңелемнең хәлләрен.
Көтәм җылы ләйсән яңгыр,
Чыга зилзиләләре. 

(Равил Фәйзуллин)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев