Әдәбият
МИН БӘЙСЕЗ, БӘХЕТЛЕ, ИРЕКЛЕ...
Мин көткән халәт бу, курыккан.⠀ Ирекнең өр-яңа баскычы.⠀
Мин көткән халәт бу, курыккан.⠀
Ирекнең өр-яңа баскычы.⠀
Читлектән коткара яшьлекнең⠀
Киңлеккә чакырган тавышы.⠀
⠀
Сагынып үтелгән язларның⠀
Җәй белән алмашкан дәверен⠀
Үземне җиңүгә багышлыйм,⠀
Калса да җуелмый хәтерем.⠀
⠀
Ирекнең көченә гашыйклык,⠀
Коткара һәр яклы тозактан.⠀
Бу сөю газабын таратты⠀
Сагыну нәкъ синең тарафтан.⠀
⠀
"Сагынмам." - диелгән вәгъдәңне⠀
Нинди көч боздырды? Үзеңме?⠀
Исеңә төшергән шул мәлдән⠀
Мин бәйсез, бәхетле, ирекле...⠀
Адилә Әхмәтҗанова⠀
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Теги: шигырь, шигърият, иҗат, яшьләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев