-
Коронавирус йоктыручылар саны арта Пандемия башланганнан бирле республикада 155 185 коронавирус очрагы теркәлгән.150 591 кеше сәламәтләнгән
-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
МИН - ХАТЫН-КЫЗ!
Гүзәл зат
Син – хатын-кыз, диләр миңа,
Аңлый алмыйлар холкым.
Иртән – кояш, кич – болыт мин,
Йә салкын мин, йә ялкын.
Син – гүзәл зат, диләр миңа,
Белмиләр чын дөресен.
Кирәк икән, ташны ярып,
Утка-суга керермен.
Ханбикә дә түгел үзем,
Фәрештә дә түгелмен.
Мин – гап-гади татар кызы,
Җырга гашыйк күңелем.
Мин – хатын-кыз! Кемдер өчен,
Апа, сеңел, әнимен.
Бар җылымны назга төреп,
Кадерлидер күңелем.
Син – хатын-кыз, дигән чакта,
Уйланам шулчак торып,
Беркем мәңге чишә алмас,
Калыйм табышмак булып!
Эльвира Фәнис кызы Әхмәтова 1978 елның 9 маенда Әгерҗе районы Кырынды авылында дөньяга килә. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, телевидение, радио, мәгълүмат агентлыгында эшли. Медиа тармагында егерме ел буена эшләү дәверендә
төрле вазифалар башкара. Бүгенге көндә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары. ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре. Гаиләдә ике бала үстерә. Иҗатка тартылуы нәселдән килә. «Әбием Фәүзә Әхмәтова шигырьләре район газетасында да басыла иде. Туганым Кырынды кызы Рәфилә Алиева – шагыйрә, җыентыклар авторы. Туганнан туган энем Раушан да шигырьләр, көйләр иҗат итеп, үзе башкара иде. Кызганыч, чечен сугышыннан кайтмады. Студент елларымда Алабугада яшәп иҗат итүче шагыйрь – туганым Фазыл Шәех белән эшләп алу бәхете тәтеде. Күзләре күрмәгәч, ул күңелендә туган юлларны әйтеп тора, мин яза барам. Авылдашым, язучы- шагыйрь Габдулла Галиев иҗаты да минем өчен үрнәк булды», – ди автор.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз