Логотип Идель
Әдәбият

МИН КЫЗ КЕШЕ

Кемгә – диңгез, кемгә – галәм – Тик йөрәгем белән беләм. Бармак күрсәтсәң дә көләм. Җан кесәңдә...

Кемгә – диңгез, кемгә – галәм –
Тик йөрәгем белән беләм.
Бармак күрсәтсәң дә көләм.
Җан кесәңдә...

Мин кыз кеше.

Көләм бармак күрсәтсәң дә.
Бар дөньяны үзгәртсәң дә
Кайчак көлмим. Иң киредән
Дә кире мин.

Мин кыз кеше.

Һич бу дөньяныкы түгел:
Иң сизгере минем күңел.
Яшерен һөнәр – өйрәтү гел –
Әнкәң сөйләр.

Мин кыз кеше.

Тынлыктан да тирән көйләр,
Хуш ис, тәртип тулы өйләр...
«Иң ирекле кол ул», – диләр.
Колга тотыл.

Мин кыз кеше.

Җиңәргә теләсәң, отыл.
Кайчакта күмер дә – утын.
Һәвәслектә – наз бер йотым.
Галәмдәй аз.

Мин кыз кеше.

Һичберсе оныта алмас
Сүзләрдә – кырык кыллы саз.
Шул такыр җәй, шул челлә яз.
Ярдәм чакыр.

Мин кыз кеше.

Кирәк чакта гаҗәп тапкыр.
Иң чыдам һәм иркә батыр.
Чиксез беркатлы һәм сактыр.
Гыйшык яклы.

Мин кыз кеше.

Мин – кыз кеше.
Минем эшем –
Олы илһам һәм матурлык.
Сагышларны таратырлык,
Таң ике тапкыр атарлык,
Сугыш башлап, туктатырлык,
Дошманыңны яратырлык
Көчең бармы?

Ә минем бар.
Мин кыз кеше.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев