Логотип Идель
Әдәбият

МИН МАТУР ТҮГЕЛ ШУЛ...

Әле кайчан гына «мәхәббәт», «гашыйклык» дип йөрүчеләрне аңламый идем. «Романтика», «җавапсыз мәхәббәт» сүзләре дә бик сәер яңгырый иде.

Ләйсән Абдрахманова

Әле кайчан гына «мәхәббәт», «гашыйклык» дип йөрүчеләрне аңламый идем. «Романтика», «җавапсыз мәхәббәт» сүзләре дә бик сәер яңгырый иде. Гомумән, бу турыда тыңларга да, сөйләргә дә яратмадым. Башка кызларның: «Минем егетем бар, кичә төне буе аның белән телефоннан сөйләштем, кара, ул миңа нәрсә бүләк итте, без бүген кич йөрергә чыгабыз», – дигән сүзләренә көлеп кенә карадым, чөнки ул хакта тыңлау кызык түгел иде.

Иптәш кызларымның: «Карарбыз әле, Язилә, үзең ничек булырсың икән?» – дигән сүзләрен колагыма да элмәдем.

Вакыт үтә торды. Әллә үзем үзгәрдем, әллә әйләнә-тирәм шундыйга әйләнде, кая гына күз салсам да – мәхәббәт. Укый торган китапларымда да шул. «Мәхәббәт» дип кенә язсалар да бер хәл, монда егет белән кызның сөйләшүләрен, очрашып йөрүләрен, хәтта кочаклашуларына кадәр тасвирлыйлар бит! Хәтта әдәбият дәресендә дә шундый әсәрләр өйрәнәбез. Аларны дәрестә сөйләү түгел, эчтән генә укырга да оят. Хәтта «егет» дип әйтергә дә оялам, «малай» дип сөйлим. Мин «малай» дигән саен, укытучым «егет» дип төзәтә. Ул төзәткән саен, мин кызарам. Бер бүлекне сөйләп бетергәнче, тирләп чыгам... Метрода да, автобуста да «шул бетмәгән» мәхәббәт. Инде 15 яшемә җитеп тә, гашыйк булмавым үземә дә сәер тоела башлады.

Димәк, матур түгелмен, миңа шуңа карамыйлар. Әмма гашыйклык төрлечә килә икән! Берәүләр, кеше күрсен дип, мактанып йөрсә, икенчеләр эчтән генә куана, хисләрен көндәлегенә генә яза.

Мин икенче төркемгә керәм булып чыга. ...Беренче сентябрь иде. Мәктәпкә барганда, автобус тукталышында күземә бер егет чалынды. Зәңгәр күзле! Моңа кадәр әлеге тукталышка һәр көн диярлек килеп йөрсәм дә, бу егетне беренче күрүем иде. Озак кына карап тордым. Әмма дөньямны онытып, егеткә мөкиббән китеп торуымны яныбызга килеп туктаган автобус бүлдерде. Халык агымына ияреп, автобуска этелеп кердем. Юлда барганда да уемда шул егет булды. Менә мәктәп... Тагын шул ук кабинет, парталар, укучылар. Берни дә үзгәрмәгән. Янымда контроль эшләрдә «булыш әле» дип аптыратучы Саттаров утыра. Шул ук укытучылар...

...Икенче көнне мәктәпкә әтием илтеп куйды, аннан авырып киттем, башта – хастаханәдә, аннан өйдә яттым... Шулай итеп зәңгәр күзле егетне башка очратмадым мин. Менә бүген инде ноябрь. Тышта суык, куллар өши. Ара-тирә кар очкалый, буран чыгарга җыена, ахры. Кәеф юк, күңелдә ниндидер төшенкелек.

Башымда – томан. Кемдер ярата мондый кара көзне, әмма мин сөймим: караңгы тиз төшә, бик салкын, гел кәбестә кебек төренеп йөрергә кирәк. Ләкин менә нәкъ ноябрь иртәсендә автобус тукталышында мин кабат АНЫ күрдем! Ул – арткы, ә мин алгы ишектән автобуска кердек. Юл буе күзәтеп бардым үзен, ә ул минем барлыгымны да сизмәде бугай: колакчыннарын киеп, нидер тыңлый иде. Ерактан гына булса да, аның янәшәдә икәнен тою шундый рәхәт иде! Әмма бер тукталышта көтүе белән яшьләр килеп керде дә күз уңыннан АНЫ югалттым. Автобустан төшкәндә ул юк иде инде... Мәктәп капкаларын ачып, атлар-атламас кына белем йортыма юл тоттым. Беренче дәрес – алгебра, ә мин аны яратмыйм. Белмәүдән түгел, сыйныфташларымнан математиканы беркем дә яратмаганга, минем дә укыйсым, башкалардан акыл белән аерылып торасым килмәгәнгә генә... Укытучы дәрестә биквадратлы тигезләмә чишәргә өйрәтә. Әмма, бу биквадратлы тигезләмәнең беркемгә дә кирәкмәве аяныч иде: кемдер рәсем ясый, кемдер икенче дәреснең өй эшен күчерә, ә минем артымда гына утыручы Алсу белән Әдилә пышын-пышын нидер сөйләшә. Кеше сөйләшүен тыңларга ярамый, әмма әлеге сөйләшүне ишетмәү мөмкин түгел иде. – Алсу, син күрдеңме аны? Ул шундый чибәәррр! – Ничек күрмим ди инде, Әдилә... – Ә ул миңа күз кысып китте! – Сиңа түгел, миңа күз кысты ул һәм миңа елмайды, Әдилә! Бу сөйләшү озак кына башымнан китмәде. «Нинди егет икән ул?!

Исеме ничек икән?! Ул, чыннан да, Әдилә белән Алсуга күз кыстымы икән?» дигән сораулар озак кына минем башымда бөтерелде. Биквадрат тигезләмәләр бөтенләй онытылды. Дәрес буе Әдилә белән Алсу сөйләшкән егетне уйлап утырдым. Дәрес беткәнне белдереп, кыңгырау шалтыравын да, яныма Алинәнең килеп басуын да сизми калганмын. – Язилә, калдыр инде шул алгебраңны. Әйдә, мин сиңа бер егетне күрсәтәм. – Нинди егет инде тагын, Алинә?! Мәктәптәге егетләрне күреп туйган инде. Башымны катырма!

Әмма Алинә, ашыктыра-ашыктыра, мине мәктәпнең беренче катында урнашкан ашханәгә алып төште. Ә анда кызлар җыелган. Баксаң, Әдилә белән Алсу сөйләгән егетне көтүләре икән. Әнә ике-өч егет кереп килә. Ә берсе... нәкъ менә мин теге көнне күргән, гашыйк булган егет иде! Аны кызлар уратып алды. Шулчак миңа әллә ни булды, күкрәгемне яндырып, көнчелек уты кабынды.

Әйе, аның минем егетем булмавын яхшы аңлыйм, әмма башка кызларга елмаюына, алар белән көлешүенә чыдый алмыйча, дөпдөп атлап, яңадан икенче катка менеп киттем... Соңрак исә аның Гадел исемле булуын, унберенче сыйныфта укуын һәм Мәскәүдән күченеп кайтуын белдем. Мәктәптәге бөтен кызлар да Гадел тирәсендә бөтерелеп йөри. Мин көнләшәм, әмма башка кызлар кебек килеп танышырга кыюлыгым җитми... Ашханәгә бары тик аны күрү өчен генә төшә башладым. Башкаларга сиздерми генә, аның зәңгәр күзләренә карап тору шундый рәхәт!.. Ул да миңа карап куйса, кинәт кызарынып, дулкынланып китәм. Көн үткән саен, аның янында булу теләге артканнан-арта барды. Булышасы, һичьюгы кечкенә генә шоколад тәкъдим итәсе килгән вакытлар да була. Әмма кыюлыгым җитми. Тыелып калам да, үземне берни дә булмагандай тотарга, артыгын көлмәскә, сиздермәскә тырышам. Безнең аралар бик ерак шул.

Ул Җир шары булса, мин – шундагы меңләгән ромашканың бик үк матур булмаган бер таҗы гына бит... ...Без автобуста бергә кайтып йөри башладык. Бергә дип инде, бер автобуста. Аның миннән башка да фанатлары күп. Ә мин кем инде?!.. Шулай итеп, аны ошатканымны берәү дә белмәде, бары тик көндәлегем генә бөтен серемне үзенә сыйдыра барды. Гадел белән аралаша башлавымны төрлечә күзаллаган чаклар булды, әмма болай булыр дип башыма да китермәдем.

...Җомга иде. Кич белән дус кызым Алинә тимераякта шуарга чакырды. Дөресен әйтим: тимераякта шуарга яратмыйм, бармаска киреләнеп тә карадым, тик Алинә бик үҗәт – ризалашырга туры килде. Кичке сәгать алтыда очрашырга килештек. Мин килеп җиттем. Көтәм-көтәм, ә Алинә юк та юк. «Кире кайтып китеп булмый инде», – дип, прокатка тимераяклар алдым. Шулчак чираттагы кешеләр арасында таныш йөз күренеп киткәндәй булды. Бу Гадел иде! Һәм ул – үзе генә!!! Игътибарны үземә артык җәлеп итмәс өчен, тиз генә тимераякларымны киеп, бозга чыктым. Минем бик үк яхшы шумавымны Алинә генә белә иде, әмма бүген Алинә юк. Бик әйбәт йөргән кеше төсле тураеп бастым да шуып киттем... һәм шапылдап, бозга барып төштем. Артымда кемнеңдер көлүе һәм «Әйдә, булышам» дигән сүзләр ишетелде. Борылып карасам, кулларын сузып, Гадел басып тора. Сер бирмәскә тырышып, тизрәк торып бастым.

– Ник көләсең, әллә үзең бик яхшы шуасыңмы? – Юк ла, ачуланма. Шуганда, алгарак иелеп барсаң, егылу ихтималың азрак. – Ярар, үзем дә беләм мин! Бар, шу! – Киреләнмә инде, Язилә. Әйдә бергә шуабыз. Тимеракта шуу авыр түгел ул. Әле ошап та китәр үзеңә.

Мин дәшмәдем...

Кыенсынып кына, башымны күтәрдем һәм, үземә төбәлгән зәңгәр күзләрне күреп, әллә нишләп киттем. Бу күзләрдә оялу да, шатлык та, соклану да – бөтенесе дә бар иде. Гадел, кулларымнан җитәкләп алды да мине боз буенча шудырып алып китте. Бер дә курыкмыйча, шудым да шудым... Гүя мин шумыйм, ә очам! Әйтерсең лә иңнәремә канатлар үскән!..

...Өйгә кайткач, Алинәдән: «Гафу ит, дустым, килә алмадым. Шуып булдымы?» – дигән СМС килде.

«Ни диеп җавап бирим икән?» – дип уйлап торган арада, челтер-челтер итеп, тагын бер хәбәр килеп төште. Анда: «Күзләре матур, әйе бит...» – дип язылган иде...

Ләйсән Абрахманова – Кайбыч районы Р. Кәлимуллин исемендәге Борындык мәктәбенең IX сыйныф укучысы. Әлеге хикәясе Флүс Латыйфи исемендәге Х «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби әсәрләр бәйгесендә беренче урынга лаек булды.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев