Логотип Идель
Әдәбият

“Ә мин... Ә мин кышта калдым” (Ренат Галиәсгар шигырьләре)

Ренат Галиәсгар тумышы белән Балтач районы Борнак иле авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында белем ала, армия сафларында да хезмәт итәргә өлгерә. Бүгенге көндә Казанда яши, шигырьләр, җырлар иҗат итә, бәйрәмнәр оештыру, алып бару белән дә шөгыльләнә. Язган шигырьләрен инстаграм битенә урнаштырып бара, шул сәбәпле «сүземне кыска тотарга тырышам», - ди.

Ренат Галиәсгар тумышы белән Балтач районы Борнак иле авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында белем ала, армия сафларында да хезмәт итәргә өлгерә. Бүгенге көндә Казанда яши, шигырьләр, җырлар иҗат итә, бәйрәмнәр оештыру, алып бару белән дә шөгыльләнә. Язган шигырьләрен инстаграм битенә урнаштырып бара, шул сәбәпле «сүземне кыска тотарга тырышам», - ди.

Уйлар җебе
Уйлар җептәй… Сүтелде дә китте.
Җыеп алып булмый. Чорналды.
Лабиринтның уртасында торам.
Йә арты юк аның, йә алды.

Энә күзен әле кайчан гына
Саплый идем. Очы югалды.
Еллар үтеп, кире сүтмәк булам -
Кая бакма, шунда караңгы.

Тартып алып ташланылган икән
Җепләремнең очын еракка.
Төенләнгән йомгак сүтәрмен дип,
Карамаган идем уйлап та.

Уйларымның башын төенләргә
Дөнья җебен җаннан үткәрәм.
Төнне таңга тегеп, өзми генә
Шигырь сүтеп хәзер көн күрәм.

Шулай язган
Шулай язган. Юллар киселешү
Соң булгандыр. Бәлки бик иртә.
Ачу сакламыйкчы язмышларга.
Читенсенмә. Ал мине искә.

Элеккедәй чын күңелдән җырла,
Булсын, әйдә, тыңлаучы үзгә.
Күкләр өчен шулай уңай, димәк.
Тик елмаеп ал мине искә.

Хыяллар да чынга ашсын әле,
Икебезнең бары ике җирдә.
Улларыбыз, бәлки, адаш булыр,
Булмаса да, ал мине искә.

Карашлар да аска төбәлмәсен,
Хатирәләр җылы өрсен безгә.
Яр буенда парлар күренгәли…
Бәхетле бул! Син минем истә.

Шөкер кыласы калган
Читнекенә түзеп була,
Яман үзеңнең ялган.
Саулык сорадым Ходайдан,
Тынычлык онытылган.

Кемгә генә җиткән дә соң,
Кемнән моңарчы арткан?!
Мал сораганчы Ходайдан,
Шөкер кыласы калган.

Ялгыш арты ялгыш ялгап,
Акыл йөрәктән арган.
Сөю көткәнче Ходайдан,
Тиң яр табасы калган.

Чиксез уйларга чорналып,
Каләмем төшми кулдан.
Илһам урынына Ходайдан
Бәхет сорыйсы калган.

Мәхәббәт
Шүрләвеңне беләм. Хатларыма
Бер шик катыш, пауза саклап,
Нык көттереп, фикерләрең чарлап,
Саран сүзләр атып, килә җавап.

Син яшь, матур. Ә мин – ир уртасы.
Сырланса да күптән киң маңгай.
Зурдан кубып, язгы аҗагандай,
Сине уйлыйм бала-чагадай.

Бер тәкъдим бар. Утыз күпмени соң?
Җир җимерткән егет кешегә?
Икебезнең яшьне кушыйк та без,
Кыл урталай бүлик икегә!


***
Мин дөньядан бүген төшеп калдым.
Дөнья үзе әллә ваз кичте?..
Еракта җир. Бар да шаулашалар.
Ә мин җиргә кайтмам шикелле.

Кайчан гына тик мин атлаганга,
Әйләнәдер кебек тоелды.
Шаклар катып, күзәтәмен читтән...
Буш уй булган икән бу тойгы.

Күчәреннән тотып борыр чаклар
Артта калды инде кирегә.
Йолдызлардан кызу тизлек белән
Атыламын галәм чигенә.

Йолдызларга бергә үрелгәндә
Тарайды да калды бар җиһан.
Җитәкләшеп качар урынга да
Хәзер менә ялгызым очам.

***
Офыкларга йөгергәндә
Туктап, артка ясыйм адым.
Яздан исә салмак җилләр.
Юк, уйлама... сагынмадым.

Үзгәрешсез ага тормыш.
Көннәрем дә төннәр катыш.
Исертерлек беркемем юк...
Аек килеш яшәп ятыш.

Тәрәздә ~ кыш... Урам, ташлар,
Үткәннәр дә ~ тоташ кардан.
Атлап йөри торгач, тормыш,
Олы юлдай, нык каралган.

Күнегелгән булса кирәк:
Язган юллар кыштай салкын.
Каралтырга ашыгабыз
Сафлыгын без ак карларның.

Офыкларга йөгергәндә
Туктап, артка ясыйм адым.
Яздан исә салмак җилләр...
Ә мин... Ә мин кышта калдым.

Ренат Галиәсгар

фотолар шагыйрьнең "Вконтакте" битеннән алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: әдәбият татар шигърияте заман мәхәббәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев