Логотип Идель
Әдәбият

МИН ӘНИ БУЛДЫМ, ӘНИ!..

Син мине уйлаганымнан Күбрәк сөйгән икән.

Син мине уйлаганымнан
Күбрәк сөйгән икән.
Син дә аңламыйсың дисәм,
Син мине хәтта үземнән
Күбрәк белгән икән.

Көзләрем ник сары дисәм,
Синең сагыштан икән.
Җанга ник ут капты дисәм,
Хисләр табышкан икән.

Мин дә бүген синең кебек
Гамьнәргә тулдым, әни.
Мин сине яңа аңладым -
Мин әни булдым, әни!..

Илсөяр ИКСАНОВА

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев