Логотип Идель
Әдәбият

Мин шундый бер генәме?

Рәдиф Кашапов 1982 елда Балык бистәсе районының Котлы Бүкәш авылында туган. Мәктәпне – Яр Чаллыда, университетны Казанда тәмамлый. 2005-2014 елларда Петербурга яши. Ундүрт яшьтән шигырьләр, җырлар, хикәяләр иҗат итә, егерме бер яшьтә татар телендә яза башлый

Рәдиф Кашапов 1982 елда Балык бистәсе районының Котлы Бүкәш авылында туган. Мәктәпне – Яр Чаллыда, университетны Казанда тәмамлый. 2005-2014 елларда Петербурга яши. Ундүрт яшьтән шигырьләр, җырлар, хикәяләр иҗат итә, егерме бер яшьтә татар телендә яза башлый. 2006 елда – «Стереолистья», 2008 елда «Окно в потолке» исемле романнары дөнья күрә. 2000 елдан башлап төрле музыкаль төркемнәрдә уйный, Мәскәүдә, Вроцлавта, Берлинда чыгыш ясый. 2015 елда Казан, Санкт-Петербург, Хельсинки, Мельбурн, Түбән Новгород студияләрендә язылган «Тамгалар» исемле тәүге альбомын чыгара. Хәзерге вакытта икенче альбомы әзерләнә. 

Бөтендөнья яшьләре форумы җитәкчесе урынбасары. 

Мин шундый бер генәме? 



Шик булса синдә, 
караңгылыкның килсә коточкыч әкияте, 
син истә тот – 
күңелемдә һәрвакыт моңлана, сокландыра якты сүрәтең 

йөрәгеңдә яра калдырсам, 
җанымны бирермен, диеп – калмасын хәтта төен! – 
син истә тот – 
күңелемдә һәрвакыт моңлана ягымлы, назлы җыр-көең 

хәбәрлек соңгы булып бара, 
яңалыклар булмасын хатирәләр өязе, 
син истә тот – 
тормышымның бер генә бар чын, үзгәрә алмаслык мәгънәсе 



шәһәремдә, 
аңымда, 
урамымда, 
йөрәгемдә, 
кайгымда, 
күзем карасында, 
фикеремдә, 
көрсенүемдә, 
көемдә, 
өметемдә, 
бер мизгелдән икенче мәңгелегемдә, 
язмышымда 
син 



Мин яшәр идем, 
мин үләр идем, 
бәлки, бәхеткә охшаш нәрсә эзләр идем, 
көләр идем, 
дога кылыр идем, 
сайрар идем, 
адашыр идем, 
әмма беркайчан сине очратмас идем .
Һәм шуңа күрә гомеремне 
тагын бер тапкыр 
үтәр идем. 
Һич тә кызганмыйча 



Мин синең турында берни дә әле белмим: 
ничек син йоклыйсың, 
ничек син язасың каләм белән кәгазьгә, 
ничек берүзен биисең тыныч бүлмәдә – биисең бит? 
ничек син ишекне ябасың, 
ничек, уйламыйча, карыйсың социаль челтәрләрне, 
ә аннары хафаланасың, вакыт узды дип; 
ничек, аяк астыңа карап, йөрисең бозлы тротуарда, 
ничек торасың кибет чиратларында, 
ничек чәйнең кайнап җиткәнен көтәсең, 
ничек күлмәгеңне саласың кичен, сөйләшә дә алмыйча, 
ничек син юрганнар астына качасың, ничек ачыласың; тукта! – 
һәркөнне, һәртөнне сине яңадан танып белү чатнатыр идеме тормышны? 



көзгесенә кара, 
үзеңә, 
көзең нинди булыр? 
ихласлымы? яки моң күңел 
тауларыннан шуачакмы. 
өйдә каләм табалмадым, шуңа 
күңелемнән язам, 
җәйнең үткен карашын яшермичә 
көтмәгез – бу очракта да авазлар туры килмәс, 
тик җилләр бер якка генә сулар 
һәм елгалар күлләргә җыелыр, 
балалар ярларында йөгереп йөрсен дип 



мин генәме икән? 
мин күрше бүлмәдә утны кабызам, кемдер бар сыман – 
мин шундый бер генәме? 
сораштырам төнлә, караңгыда, челтәрдә 
мин генәме? 



карлар эри, аяк таймый, 
күңел җиңеләя 
һәр авазда язлар шаулый, 
һәр җөмләдә җәя, 
өндәү, сорау. Бәхет ымлый 
әйталмаслык сүзләр, 
тормышымны туры аклый 
ачык тәрәзәләр 





ике төрле була: 
кайвакыт күрәсең — 
чуалган чәчләр, кыю караш, 
җәлеп итүче моңсулык — 
кушасың, ышанып, күңел матурлыгын, 
еллар буе җыйналган кояш яктылыгын, 
һәм якын да килмисең, 
чөнки бу күргәзмә көннәр буе эшли: 
кайвакыт күрәсең – йоклый автобуснын 
арткы урындыгында, 
арган, арып беткән, 
карарга да авыр, 
бизәнергә, җир өстеннән аның күтәрелергә 
һич тә ысуллары юк, 
әмма – яратасың, яратасың, яратасың, 
чынлыгына инанып 



гашыйк булсаң 
шагыйрәгә, 
кем турында 
жырлар сузган ул, 
кем турында хәзер яза дип 
сорап торма 
әмма һич тә язмаса 
йә качырса шигырьләрен, 
тыныч төшләр күрергә ашыкма, 
гасаби шәүләләр йөрер төшеңдә 

10 

әни әйтә – ник минем турында җырлар язмыйсын? 
кичә чыктым күпергә, карарга, ничек туры 
почмак ясап, юл бара, юл бара. 
юл бара…
чәчәк атмый көйләр өчен, 
йолдыз очмый моңнар өчен, 
җил уйнамый кылларда, 
кылларда… 
тормыш үзе йөзә, канатландыра, 
зиһен сыный йөрәкне, 
ә йөрәк барыбер тибә кабыргаларга, 
кабыргаларга 



шуңа күрә оста әйтемнәр булмас, 

фикерләр, түшәмгә бәрелеп, яңгырамас, 

әмма сорасалар – кая монда мәгънә, 

бөтен мәгънә – ике күземдә 


шунда карый алсаң, 
килердер иң тәкъва сүзләр 
йә кояшсыз кызарган алмалар 
алмалар, 
алмалар, 
алмалар, 
алмалар. 


11 

әгәр дә мин, онытылып, 
канатларны ачсам, 
син бир миңа яңа каләм, 
җитәр инде, диеп 

әгәр дә мин, аз булса да, 
очсам һаваларга, 
син һич тә кызганма мине, 
кайтар туфрагыма 
әгәр дә мин, сайрый-сайрый, 
күз салсам болытка, 
син шунысын гына уйла – 
якынмы ул безгә 

12 

әнигә ундүрт яшь, 
1974 ел, киләчәк фикерләр хәйран булса да, 
күбесе башкача килеп чыгар, 
кар шулай ук яуган, мәктәпкә кадәр язын-көзен – 

сәпиттә, урманнар чолгый һәр иртәнге сәгатьне, 
һәркөнне Идел ерактан карый, 
әйтә сулары: без кайтырбыз, без үзгәрмәгән, 
әнигә 14 яшь бу рәсемдә, 
күзендә үземне ачыктан-ачык күрәм 

13 

гарип җеннәремне яптым келәткә, 
ачкычны ташладым диңгез төбенә, 
гаярьләргә суздым бишек җырлары, 
ачулар, ишеткән идем, күчте башка галәмгә, 
мин төнлә уяндым, 
мин сине сагындым, 
беркайчан да җәйне, чынлап, сөймәдем, 
көзләреңне көтәм, җәй нәсыйхәт 
булып калсын 

14 

болытлар китсен, кулларны кесәләргә качырма, 
әгәр дә төннәр төшсез үтсә, 
кирәкми төннәр, 
әгәр синсез узса көннәрем – 
тизрәк узсын гомерләр, 
баштан башлансын, 
яңакласын, 
тик 
яраланмасын күңелләр.

 


Рәдиф Кашапов

"Идел" журналы архивыннан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Шигырь татар шигърияте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев