Логотип Идель
Әдәбият

МИНДӘ БҮГЕН - ҖИЛӘК ТУЛЫ ҖӘЙ

Зөлфия Ибләминова Буа районы Черки-Килдураз авылыннан. Балачагы шунда узган. 2013 елда Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга керә. Бүгенге көндә магистратураны тәмамлап, «Идел» яшьләр үзәгендә эшли.

   Зөлфия Ибләминова Буа районы Черки-Килдураз авылыннан. Балачагы шунда узган. 2013 елда Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга керә. Бүгенге көндә магистратураны тәмамлап, «Идел» яшьләр үзәгендә эшли.


***
Нинди ел фасылын син хәзер сулыйсың?
Миндә бүген - җиләк тулы җәй.
Әйдә болыннарны бер карап әйләник,
Кошлар булып. Канатларың җәй.

Без ирекле, без ирекле бүген,
Урманнарны бер әйләнеп очыйк.
Вакыт безнең өчен туктап калган.
Мамык болытларны, әйдә, кочыйк.

Кояш нурларында иркәләник,
Җылы һава безгә булсын бишек.
Без бит бүген бик тә бәхетлебез,
Без бәхетле бүген, галәм, ишет.


***
Моң булып, җыр булып агылдың
Шул серле көеңне ишеттем.
Уралып сихерле авазга
Йөрәгем тик сине иш итте.

Синең җан тудырган көйләргә
Язылды шигырьләр бәйләме.
Илаһи музыка тылсымы
Безне бер мизгелдә бәйләде.

Куркуның иң зурсы - оныту.
Ходаем, күрергә язмасын.
Мин - шигырь, син - көе. Бербөтен.
Бу җырның яшәргә бар хакы.


***
Йоклыйсыңдыр, инде бүлмәңә дә⠀
Төн карасы кергән күптәннән. ⠀
Бер мәртәбә кабат күрим диеп⠀
Синең төсең эзлим үткәннән.⠀

Вакыт яра эзен юган кебек⠀
Күзләр җуя күргән сурәтен.⠀
Якты киләчәкне көткән көндә⠀
Мәрхәмәтсез бәреп керә төн.⠀

Йөрәк бары саклый иң түрендә⠀
Тәүге туган хиснең бөресен.⠀
Чәчәк атар дигән өметләрнең⠀
Язмыш безгә бирде киресен.⠀


***
Җыеныйк та китик бу җирләрдән,
Безгә җитәр бары бер букча.
Кирәк әйбер кайда да табылыр,
Безгә кирәк - сыяр бер учка.

Иң кирәге - күңелнең түрендә
Күзләр җыйган тормыш сурәте.
Туфрак аша кабул итеп алган
Мул җирләрнең бетмәс куәте.

Безгә кирәк назлар тулы җилләр,
Алтыннан да кыйммәт булган су.
Күкрәк тутырырлык иркен һава-
Барлык кирәк әйбер менә шул.

Йөрәкләргә күбәләктәй кунган
Канатландырырлык саф хисләр.
Мохтаҗ бары шуларга инсаннар
Калганнары килер дә бер китәр.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев