«Минтимер Шәймиевнең Әмирхан Еникигә карата хөрмәтен әти вафатыннан соң да тойдык»
Әмирхан Еники белән шәхсән аралашырга өлгермәгән буынга халык язучысының шәхесен аның әдәби әсәрләреннән, публицистик язмаларыннан, басылган интервьюларыннан эзләргә кала. Димәк, һәркем үзе өчен үз Еникиен ача.
Әмирхан Еники белән шәхсән аралашырга өлгермәгән буынга халык язучысының шәхесен аның әдәби әсәрләреннән, публицистик язмаларыннан, басылган интервьюларыннан эзләргә кала. Димәк, һәркем үзе өчен үз Еникиен ача. Халык язучысы шәхесе белән якыннанрак танышырга тагын бер мөмкинлек бар әле – Әмирхан Еникинең әсәрләрен оригиналда укыган, аның архивын тәртипкә салып, дәүләткә тапшырган кызлары Резидә Тюменева (1934) һәм Флера Карташова (1938) исән. Язучының гомер соңында алар әтиләре янәшәсендә булган, аңа иҗат итәр өчен уңайлык тудырган, янына килгән күпсанлы әдипләрне, журналистларны кабул итәргә булышкан. Әмирхан ага варисларының икесе белән дә әңгәмә корырга ниятләсәк тә, Флера ханым белән сөйләшү әлегә насыйп түгел икән – җәмәгате белән алар бу арада сырхаулап тора. Резидә ханым да саулыкка туенмый, шулай да аның белән телефоннан сөйләшә алдык. Әдипнең тәрҗемәи хәле, иҗаты инде күптән өйрәнелсә дә, талантлы шәхеснең әле без белеп бетермәгән якларын да бераз ачып карыйсы, варислары белән танышасы иде...
Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясе 1965 елда язылган. Димәк, шул чакта ук язучы хикәядә күтәрелгән мәсьәләләрне йөрәгеннән үткәргән. Әмирхан ага васыятьләрен әйтә идеме? Үзе булдырган рухи-интеллектуаль, матди мирасның киләчәк язмышы турында ул уйландымы?
Уйлангандыр. Тик уйларын безнең белән бик уртаклашмады, чөнки аз сүзле кеше иде. Минемчә, мирас язмышы турында артык борчылмагандыр әти – ул безгә ышана иде. Матди байлыклар дисәк, халык язучысы тыйнак яшәде. Чехов урамындагы йорттан (анда күп кенә иҗат-сәнгать әһелләре яшәде һәм әле дә яши – Авт.) фатир бирелгән иде аңа. Оныгы Рөстәм (язучының бердәнбер оныгы, Резидә Тюменева улы – Авт.) гаиләсе дә пропискада булгач, фатир табигый рәвештә аларга күчте. Иске генә машинасы бар иде, анысы инде, үзе карап-төзәткәләп торгач, Флерага калды. Китапханәсен әти, васыятьнамә язып, миңа тапшырды. Минем оныкларым Регина белән Искәндәр әти киткәндә әле кечкенә иделәр – аларга теле белән әйтеп, нидер васыять итәргә иртәрәк булгандыр.
«Соңгы китап» әсәрен бастырганда, аны цензура шактый тураклаганы мәгълүм. 1993 елгы бер әңгәмәсендә Әмирхан ага китапны, төшеп калган өлешләрен дә кертеп, яңадан бастырасы килүе турында әйтә. Бу әсәрнең язмышы ничек булды?
«Соңгы китап»ның автобиографик әсәр булуы билгеле, анда аның нәселе, язмышы турында истәлекләр бар. Аны тулысы белән бастырырга теләвен мин әти үлгәннән соң гына, «Биектән карап торасым килә» дигән публицистика җыентыгын әзерләгәндә укып белгән идем. Миңа, «Соңгы китап»ны яңадан бастырырга сорап, берәүнең дә мөрәҗәгать иткәне юк.
Резидә ханым, утызынчы елларда бик күпләргә, асылда хакимияткә һәм аның идеологиясенә дошман булмаса да, «халык дошманы» ярлыгы тагылган. «Җәза машинасы»ннан сирәк язучылар гына котылып кала алган. «Машина»га тапталмаганнар арасында Әмирхан Еники дә бар. Гәрчә ул үзе, чабаталы булса да, морза нәселеннән, элекке сәүдәгәр улы – теге заманнар калыбына салганда, репрессияләүгә иң беренче кандидат бит инде. Өстәвенә, яшь чагында «сәүдәгәрлеген» исенә төшереп, комсомол билетын да тартып алганнар...
Әти үз фикерен беркайчан да кычкырып әйтми иде. Заманасы шул булган. Эченнән ни уйлагандыр, анысын белмибез. Язучы коллегалары белән дә артык якынаеп, үз карашлары турында сөйләп йөрмәгәндер, әлбәттә. Хәтта гаиләдә ачылып китеп, андый хәтәр темаларга сөйләшкәне юк аның. Шуңа да карамастан, Казан архитектура-рәсем курсларыннан да, университет рабфагыннан да чыгышы аркасында китәргә мәҗбүр булган.
Ләкин ул елларга караган истәлекләрне барлыйм да, бабакаем йортының (гаиләбез Нигъмәтҗан бабайлар белән бергә Достоевский урамы ахырындагы йортта, нәкъ тимер юлга терәлеп торган җирдә яшәде) ачык һәм киң күңелле булганлыгын аңлыйм. Ул елларда безнең ишек бикләнмәде. Күрше-күлән кич утырырга яки берәр йомыш белән керә, язучылар узып барышлый булса да сугыла. Бер карасаң, утызынчы еллар, ләкин гаиләбез үз эченә бикләнеп, һәр кешедән куркып яшәмәгән.
Әмирхан Еники биографиясе белән танышкач, күрәбез ки: утызынчы елларда ул Казанда тормаган да диярлек. Йә Баку якларына китеп эшләгән, йә Урта Азиядә укыткан... Казанга сыймаганмы, әллә бу репрессиядән саклану чарасы булдымы икән?
Репрессиядән саклану чарасы булган. Әти тирәлегеннән генә дә ничә кешене алып киткәннәр бит. Әти Урта Азиядән кайтып барганда, сугыш башланган. Кайтуга сугышка алганнар. Сугыштан соң андый хәлләр кабатланмады. Һәрхәлдә, сеңелем белән миңа моның җиле ничектер кагылмады – заманалар инде үзгәргән иде. Без совет идеологиясен ихлас кабул итеп, мәктәптә укыдык, югары белем алдык.
Әмирхан Еникигә карата югарыдагылар мөнәсәбәтенә кагылмасак, әңгәмәбез тулы булмас. Әдип туксанынчы елларда Татарстан Президенты делегациясе составында, авырып китүе сәбәпле, Төркиягә бара алмыйча кала. Ләкин савыкканнан соң язучының һәм каләмдәшләренең Төркиягә сәфәре барыбер оештырыла. Минтимер Шәймиевнең халык язучысына карата шәхси ихтирамы билгесе идеме бу?
Әйе, президентыбыз әтине бик ихтирам итте. Югыйсә, әти беркайчан да югары җитәкчеләргә якынаерга омтылган кеше түгел. Бик тыйнак иде ул. Нәселебез белән шундый, күзгә бәрелергә яратмыйбыз. Тик Минтимер Шәймиевне әти ихластан хөрмәт итте. Беренче Президентыбызның югары кешелек сыйфатларына ия, мәрхәмәтле кеше булуы билгеле бит.
Әтинең вафатыннан соң да моңа кабат инандым әле мин. Аңардан мирас булып калган фатирга улым гаиләсе 2003 елда ремонт ясатты. Осталар нәрсәнедер дөрес ялгамаганмы, дөрес бормаганмы – торба шартлап, үзебезнең катка һәм астагы, беренче катка су аккан иде. Аста исеме бик мәгълүм партия функционерының кызы яши. Зыянны каплар өчен аңа, үзара килешеп, бер мең доллар җыеп бирдек. Риза булып алды. Күпмедер вакыт узгач, суд искы килеп төште: функционер кызы, һөнәре буенча юрист, судка бирә. Экспертлар чакырып, зыян күләмен йөз илле мең сум дип билгеләгәннәр. Заманына күрә бик зур сумма иде ул, безнең гаилә аны берничек тә күтәрә алмый. Улым университетта кечкенә генә хезмәт хакына эшли, хәтта иске генә машинаны сатсак та, җитәрлек сумманы җыеп булмый.
Шулай хафаланып йөргән көннәрдә зарымны бакчадагы күршебез Туфан Миңнуллинга сөйләдем. «Резидә, сиңа ничек ярдәм итеп буласын белмәсәм дә, уйлап карармын әле», – диде миңа Туфан. Берничә көннән тагын хәбәр алдык: йөз илле мең сум бурычыбыз... түләнгән икән. Бу очракны Туфан Минтимер әфәндегә сөйләп биргән. Безне әлеге котылгысыз хәлдән коткарыр өчен, Президент үзе акча күчергән. Дөнья бәясе кешеләр! Сүзем Туфан рухына дога булып барсын. Минтимер Шәймиевкә ул чакта юньләп рәхмәт тә әйтә алмадык – күрешеп, аралашкан кешеләр түгел бит без. Газета аша рәхмәт белдергән идем. Ләкин бу очракны безнең гаилә беркайчан онытмый, без сезгә һәрвакыт рәхмәтлебез, Минтимер Шәрипович.
Редакциядән:
2012 елның җәендә Резидә Әмирхан кызы Тюменева «Идел» журналы редакциясенә шактый санда китап бүләк итте. Кайчандыр Әмирхан Еники китапханәсендә сакланган китаплар арасында калын-калын сүзлекләр дә, төрле авторларның, үз култамгасын салып, аксакал язучыга бүләк иткән нөсхәләре дә бар. Аларның берише редациядә аерым китап киштәсендә урын алды, кайберләре ул чакта редакциядә эшләгән шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинга тапшырылды. Редакциядә булсын, Рүзәлдә булсын – Әмирхан Еники китаплары ышанычлы җирдә, кадер-хөрмәттә саклана! Әлегәчә беркайда да Еники музее ачылуы турында ишетелгәне юк. Ә «Идел»дә, музей ук булмаса да, халык язучысының «үз» киштәсе бар! Әлеге матур ядкәрне редакциябезгә тапшырганы өчен Резидә ханымга тагын бер кат рәхмәт әйтәбез.
Әңгәмәне тулысынча "Идел"нең март санында укырга мөмкин булачак
Фотолар Резидә Тюменеваның шәхси архивыннан
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев