Логотип Идель
Әдәбият

МӘХӘББӘТ ЧЫПЧЫКЛАРЫ (хикәя)

Гөлназ Гаффарова хикәясе

Гөлназ Гаффарова

Ларисаларны бергә укыган группадашы туган көненә чакырды. Чакырган җиргә бар, куган җирдән кач, дип яшәгән Лариса да бу юлы икеләнеп калды. Шәһәргә терәлеп тормыйлар, илле-алтмыш чакрым барасы. Кышкы юл, өстәвенә, атна уртасы. Баргач утырыла, төнлә кайтыла, ә икенче көнгә эшкә. Барсаң – бер, бармасаң ике кыен, дигәндәй. Кеше чакырып та, бармый калсаң, сансынмаган кебек, килешми дә. Әнә шундый уйлар белән иңке-тиңке килеп йөргәндә, ватсабына тагын хат килеп төште.

«Иң-иңнәрне генә чакырабыз, кеше күп булмый, «килмибез» не кабул итмим», – диелгән иде анда.

Әллә ни якын ахирәтләр булмасалар да, институтта укыганда биш ел бер табадан кыздырылган бәрәңге ашап, бер бүлмәдә яшәделәр бит.

– Нишлибез, Зиннур, Румия туган көненә чакыра, – диде Лариса, иренә сораулы карашын төбәп.

– Кайсы Румия? Теге атна саен мәхәббәт яңарткан Румияме? – Зиннур көлемсерәп куйды.

– Хатын-кыз кебек чәйнәнмә, зинһар, кешенең шәхси тормышында берәүнең дә кысылышы юк.

Иренә ачуланса да, Зиннур хаклы иде. Былтыр туган көнен Румия унбиш яшькә кече, үзенең улы кебек кешенең дачасында уздырды. Торуын шул биш-алты ай гына торып алдылар шикелле ул кәттә егет белән. Бер-ике ел алда юбилеен әтисе яшендәге бабай белән ресторанда бәйрәм иткән иде. Ире Самат та кимен куймый: әле унсигез яшьлек кызлар белән җылы якка ял итәргә оча, әле шактый өлкән яшьтәге хатынга йортка кереп, акыллы ир булып яшәп ала. «Бездә ирекле мәхәббәт, әмма гаиләбез тату» дигәннәрен ишеткәне бар Ларисаның.

– Ярый соң, авыз күптермә, серкәң бер дә су күтәрми тагын. Барып килик. Ат җигеп, чанага утырасы түгел бит. Бардың-килдең! Нигә бармадык дип, аннан үз-үзеңне ашап йөриячәксең бит. Миңа барыбер, үзең кара-синең ахирәт!

Чәршәмбе сәгать алтыга Лариса белән Зиннур Румияләргә барып та җитте. Дөрес әйткән Румия: Ларисалардан кала тагын өч пар – бергә укыган дуслары килгән. Өстәл сый-хөрмәттән сыгылып торса, Румия белән Самат, кияү белән кәләш кебек, бик чибәрләр. Киенеп-ясанганнар, икесендә дә бертөсле күлмәк, бизәкләре дә бер, мода журналыннан сикереп төшкәннәр диярсең. Табынны Самат ачып җибәрде.

– Хөрмәтле кунаклар! Бүген минем сөекле тормыш иптәшем, балаларымның газиз анасы, дөньядагы иң чибәр ханым – Румиямнең чираттагы унсигез яше! Чын күңелемнән җаный-җанашымны туган көне белән котлыйм! Кадерлем, сиңа ныклы сәламәтлек, ап-ак бәхетләр, кояштай озын гомер телим. Икәү бергә шулай кулга-кул тотынышып, озын-озак гомер юлыннан атларга насыйп булсын!

Самат «чуп» итеп Румиянең ирененнән үбеп алды.

– Җаныем, рәхмәт изге теләкләреңә! – Румия кояштай балкып, иркәләнеп, иренең иңбашына башын салып алды.

– Ә монысы кызлардан һәм миннән бүләк!

Самат кесәсеннән бик матур тартма чыгарды. Аны ачып җибәргәч, кунаклар «ах» итте: тартма эчендә бриллиант йөзек ята иде. Самат аны бик җитез хәрәкәтләр белән Румиягә кидереп тә куйды.

Кунаклар шаулатып кул чапты.

– Рәхмәәәәт, кадерлем! – Румия бер йөзеккә, бер кунакларга карап, күзләрен челт-челт йомып алды. Мәҗлес әнә шулай бик матур башланып китте. Бокаллар тулып, сый артыннан сый өстәлгә чыгып кына торды. Кунаклар да теләкләрен әйтеп, бүләкләрен тапшырды. Тулай торак, студент тормышын сөйләп, рәхәтләнеп көлешеп, җырлашып, биешеп күңел ачтылар. Мәҗлеснең башыннан ахырына кадәр Румия белән Самат бер-берсенә исемнәре белән түгел, «җаныем», «матурым», «кадерлем» диеп кенә эндәштеләр.

– Җаныем, менә бу салатны, зинһар, салып бир!

– Кадерлем, кунакларны сыйла бераз!

– Матурым, әллә эсселәнеп киттең, бәлки, форточканы ачарбыз?

Лариса, түзә алмый, вакыты-вакыты белән иренең аягына басып-басып алды. Юк, көнләшү түгел иде бу...

Мәҗлес тәмамланды. Кунаклар, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, өйләренә таралышты.

Шәһәрне чыкканчы сөйләшмәделәр. Лариса, юлда хәрәкәт күп булгач, иренең игътибарын читкә юнәлтмәскә тырышты. Ниһаять, шәһәр ыгы-зыгысы артта калды.

– Кадерлем, сиңа туган көн ошадымы? – Лариса Румиягә охшатып әйтергә тырышты бу сүзләрне.

– Эндәшмә, болай да өч сәгать чөке-чөке килгәннәрен тыңлап гарык булдым мәхәббәт чыпчыкларының!

– Кара әле, җаныем! Әллә тизлекне бераз киметәсеңме? Барган җиреннән Зиннур кисәк кенә тормозга басты:

– Тагын берәр миңа шулай дип эндәшсәң, төшереп калдырам да... җәяү кайтырсың авылга!

Юк, шаярырга охшамый иде Зиннур. Лариса да үзенең хатасын аңлады. Иренә елмаеп карады:

– Зиннур, әйдә, тыныч кына кайтыйк, иртәгә эшкә!..

Шулай ук укыгыз: БИКЛЕ ГОМЕР (хикәя)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев