-
Коронавирус йоктыручылар саны арта Пандемия башланганнан бирле республикада 155 185 коронавирус очрагы теркәлгән.150 591 кеше сәламәтләнгән
-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
МӘХӘББӘТТӘН ДӘВА ЮК
Раил Мәүлет улы Гатауллин 1977 елның 1 мартында Кукмара районы
Мәмәшир авылында туган. Казан дәүләт педагогика университетында татар мәктәпләрендә физика һәм информатика укытучысы белгечлеге буенча югары белем алгач, туган мәктәбенә укытырга кайта. Аннан аспирантура тәмамлый, студентларга белем бирә. Казан шәһәренең 5 нче татар гимназиясендә
укыткан елларында да укучылар белән актив иҗат эше алып бара. Авиатөзелеш районы мәгариф идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыкларында эшләгәндә мәктәпләрне интернетлы итү буенча тырышлык куя. «Белем.ру» порталы һәм «Татнетны үстерү фонды»на нигез сала һәм җитәкли. «Әдәби марафон», «Сәламәт иртә» кебек проектлар авторы.
2018 елда Татарстан китап нәшриятында «Иң зур сер» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.
ҖЫРЧЫЛАРГА СҮЗЕМ
Язылмаса әгәр матур көйләр,
Язылмаса шигырь юллары,
Җырчы җырчы була алмас иде
Гади кеше булыр иде нибары.
Килми калса илһам шагыйрьләргә,
Композитор моңга батмаса,
Заллар тулы була алмас иде,
Шигырь әгәр көйгә ятмаса.
Алкышлыйк без, әйдә, шагыйрьләрне;
Композитор, сине алкышлыйк!
Җыр ошаса, шуны иҗат иткән
Авторлары белән танышыйк.
Һәм зур талант – шушы уй-хисләрне
Ирештерә алу халыкка.
Җырчы җырны, ә җыр җырчыларны
Талант итеп илгә таныта.
***
Кул кушырып утырганнар,
Диванда ятып торганнар,
Сериаллар караганнар
Морадына ирешми.
Үрләрне яуларга кирәк,
Җиңүне дауларга кирәк,
Алга атлау кирәк, димәк.
Тик утыру килешми!
***
Үткән – беткән, җилгә очкан, диләр.
Үзгәртелми инде үткәннәр.
Ныклы яши иртәгәсен уйлап,
Бүгенгедән өмет иткәннәр.
МАТУРАЯ КАЗАН!
Матурая Казан! Кешеләрнең
Күңелләре матурайган саен.
Әллә туган ягым булгангамы
Шәһәрләр аз Казан кебек тагын.
Чәчәк ата татар башкаласы,
Бөтен дөнья таный Казанны.
Күңел тели мәдхияләр укып
Казаныма җырлар язганны.
Матурая Казан! Горурланам
Халкы белән анда яшәгән.
Елмай, Казан, арынырга вакыт
Күзләреңнән аккан яшьләрдән!
*Шагыйрьнең күбрәк әсәрләрен "Идел" журналының гыйнвар санында укый аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз