МОГҖИЗА
Илгиз Зәйниев хикәясе
«Кыш Бабай юк, ул уйдырма гына. Андый әкиятләргә ышанып йөрергә син инде зур», — диде әти-әнисе Артурга. Әтисе сүзне коры тотты:
— Могҗизалар булмый! Кыш Бабай да, Теш феялары да, ләкләкләр юк. Бар булганы атаңның менә бу куллары белән эшләп табылган.
Артурның дөньясы асты-өскә килде, яшәвенең яме бетте. Ул хәзер Кыш Бабайдан шулкадәр зарыгып көткән бүләкләрен дә сорый алмый иде. Аның хыяллары атасының кесә калынлыгына карап чамаланырга тиеш була хәзер. Ничә ел рәттән Кыш бабай чыршы төбенә бик теләгән велосипед урынына йә свитер, йә киез итек калдырып китте. Менә нәрсәдә булган икән хикмәт...
Әмма элек аның өмете булса да бар иде, ул яңа елга кадәр калган көннәрне саный, утыз беренче декабрьдә иртән-иртүк уянып, хыялланган бүләген чыршы төбендә табып алу мизгелен якынайту өчен, утызынчы декабрьдә иртәрәк йокларга ята иде.
Артур әтисенең әйткәннәрен иң якын дусты Рәсимгә сөйләп бирде. Дуслар зур мәктәп портфелен аркаларына асып, уку әсбаплары авырлыгыннан һәм каршы искән җилдән артка егылып китмәс өчен, бераз алга авышып кайтып баралар иде. Алар бик озаклап бәхәсләштеләр. Салкыннан инде тиз сөйләшә алмыйлар иде, иреннәре акрын хәрәкәтләнә, битләрендәге кан куерып, тамырларына мәктәп ашханәсендәге солы боткасы тутырылган сыман авыраеп калган иде. Ярты юлга җиткәндә, дәлилләре калмагач, малайлар төрткәләшә башладылар. Алар гомер буе дус булды. Җиде ел буена тату яшәделәр! Һәм беренче мәртәбә сугыштылар. Рәсим төкерек чәчә-чәчә, йодрыгын төйни-төйни, Кыш Бабайны яклады, Артур – әтисе әйткәннәрне. Алар ауный-ауный әүмәкләштеләр. Пыяла сыман коры кар яка-куеннарга, кая тишек тапса, шунда кереп тулды...
Бусагада уллары Рәсим урынына Мәскәүдән Парижга качып барган бәләкәй Наполеонны күреп, әти-әниләре куркып калды. Аннары гына аңышып, уллары янына ашыктылар. Ләкин Рәсим аларны үзенә якын китермәде. Бәләкәй Наполеон күренмәс кылычын болгапмы-болгый. Үзе туктаусыз әтисе белән әнисен гаепли:
— Нигә сез мине алдадыгыз?!
— Улым, нәрсә булды? Ничек алдадык? – дип сорадылар.
— Нигә сез миңа Кыш Бабайның юк икәнен әйтмәдегез?
Өйдәге җылыдан аның каш-керфекләре, киемнәрендәге карлар эреп, күз яшьләре белән бергә ага башлады. Малай бөтен гәүдәсе белән бу ялганчы дөньяга үпкәләп елый иде!
Аны чишендереп, киемнәрен алмаштырдылар. Рәсим, яшьләренә буыла-буыла, нәрсә булганын сөйләп бирде. Әтисе белән әнисе аның сүзләреннән ничектер сәер итеп бер-берсенә карашып куйдылар. Бу карашны малай да тотып алды һәм тагы да ныграк үпкәләде. Алар малайны бала-чагага саныйлар, хәтта хәзер, ул читләрдән чынбарлыкны белгәч тә, аны танырга теләмиләр. Димәк, алар аны ахмакка саный. Аны – башлангыч сыйныфлар арасында шахмат буенча мәктәп чемпионын! Рәсим әти-әнисен моның өчен кичерә алмады һәм үч алырга булды. Аларның сүзләренә ышанган булып кыланды һәм, әтисе менә хәзер үк Кыш Бабайга хат язарга тәкъдим иткәч, шундук ризалашты. Ул коридор идәнендә юеш эз калдырып, портфелен ишек төбеннән сөйрәп килде. Шакмаклы дәфтәр чыгарып, зур хәрефләр белән хат язды:
«Кадерле Кыш Бабай! Миңа Яңа елга бер кәрзин кып-кызыл җиләк бүләк ит, зинһар!» – диде.
Язып бетерде дә, әти-әнисен чарасызлыкта калдырып, беренче җиңүенә ирешкән Наполеон кебек масаеп, аш бүлмәсенә чыгып китте. Ул бит авыл малае, кышын җиләк булмаганны бик яхшы белә. Рәсим үзен хөрмәт итмәүләре өчен ачуын алуына эчтән генә тантана итә иде. Шуннан ул, чыршы төбендә җиләк юклыгы ачыклангач, әти-әнисенең нинди сүзләр белән акланачагын, ниһаять, алдаганнарын танырга мәҗбүр булуларын күзаллап, утыз беренче декабрьне зарыгып көтә башлады.
Яңа ел алды кичендә йоклап китмәскә тырышып, озак ятты. Йоклаган булып кыланып, әти-әнисенең чыршы астына берәр бүләк куярга кергәнен, шунда аларны кулларыннан эләктерәчәген көтте. Җиләк табылмагач, әтисенең ничек боргалана-сыргалана акланачагын ул ап-ачык күрә иде. Йокы белән күпме генә көрәшсә дә, ул җиңелде һәм уникегә кадәр уянмыйча да йоклады. Күзләрен ачкач та, беренче эш итеп, сәгатькә карады һәм сикереп торды.
Ялганны фаш итү мизгелен йоклап үткәргәне өчен үзенә ачуланды. Ул яланаяк кына чыршы янына килде. Чыршы төбендә ялтыравык кәгазьгә төрелгән тартма тора иде. Рәсим аны эләктереп алды да тартма төрелгән кәгазьләрне ерткалап ачты һәм катып калды. Тартма эчендә кәрзин тулып кып-кызыл, эре җиләкләр ята иде. Бу җиләкләрнең матурлыгыннан гына да авызга сулар җыела, алар уенчык сыман ялтырап ята. Тартма эченнән борынына бәрелгән хуш ис аны шундук җәйгә алып китте. Рәсим җиләкләрнең чынлыгын тикшереп карарга булды! Берсен койрыгыннан эләктереп тешләп тә алды – җиләк! Чын! Сусыл! Кыш уртасында! Мондый җиләкне җәй көне дә таба алмыйсың.
Бу могҗиза иде! Моны бары тик Кыш Бабай гына майтара ала! Шатлыктан бәреп чыккан күз яшьләре җиләген чәйнәп йотарга да бирми торды хәтта. Әти-әнисе аны алдамаганнар, алар аны ахмак малай дип санамый! Ни кызганыч, ә бит ул чынлыкта әле һаман да ахмак, юкса, могҗизалар булмавына ышаныр идемени! Ә бусагада шат елмаеп, Рәсимнең әтисе белән әнисе тора иде.
фото: Нияз Хаҗиәхмәтов
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев