Логотип Идель
Әдәбият

Монда бар да синең ише хыял халкы...

 Сәрбиназ Фәнис кызы Шәйхелова 1998 елның 10 сентябрендә Татарстанның Әлмәт районы Түбән Абдул авылында дөньяга килгән.

 Сәрбиназ Фәнис кызы Шәйхелова 1998 елның 10 сентябрендә Татарстанның Әлмәт районы Түбән Абдул авылында дөньяга килгән. Бик укымышлы һәм иҗади кыз ул: КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында дүртенче курста белем ала, «Бионанотехнологияләр» фәнни-тикшеренү лабораториясендә хезмәт куя. Шул ук вакытта «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсе һәм «Гыйлем» фән һәм мәгърифәт үзәге әгъзасы булып тора. «Идел» журналында беренче генә басылуы түгел. Яшь шагыйрәнең өр-яңа илһам бөртекләрен тәкъдим итәбез.

 

***

Җирдән качам. 
Бар көчемә 
Күккә очам. 
Энә дә җеп алып, 
Канатымны тегәм. 
Бер талпынгач, 

Утыз ике тешем белән көләм. 
Бу – карурман. Монда халык җанын асрый: 
Башын иеп, диюләрдән утын сорый. 
Кемдер яши бу урманда (йә маташа), 
Диюләргә чыдый алмый
, кемдер шаша, 
Хыялым да туа алмас монда – юк адашы. 
Көн дә йөргән карурманда гел адашып, 
Канат тегәм. 
Күккә ашам – җиргә төшәм – канат тишәм: 
Энә дә җеп – мин бит исән, бар да яхшы! 
Очрашалар кояш вә ай кара-каршы. 
Монда бар да синең ише хыял халкы, 
Елмаялар нәкъ синеңчә яше, карты. 
Күккә ашам – җиргә төшәм – канат тишәм: 
Энә дә җеп – мин бит әле һаман исән! 
Йә тузганак булып очам, җилдәй исәм, 
Һәм бер мәлне кеше булып яшим дисәм, 
Күгәрекле кайчы алып, 
Канат кисәм. 
Бар көчемә 
Җиргә төшәм. 
Җаным тишәм.

 

***

«Башкасың –
башкалар янында,
үз-үзең белән дә мең төрле...»

Син үзең көзләрнең
суыгын сөйлисең,
тик һәрбер сүзеңдә

яз исе.
Бер пыскый чырага
ымсынган чагында
иртәнге чыкларга
кем тисен?..

Матур ла, дисең,
зәңгәр кыр чәчәге –
шунда ук умырып өзәсең.
Бер Аллаһ һәм
үзеңдер шаһит:
кичләрен, тигезләп,
китаплар куенына тезәсең.

Син көйлисең
көн дә гел бер үк көйләрне
кара җир өстендә;
аякта – зур башмак.
Ул җыр-моң башканың
халәтен сөйләрме?
Тудырырмы яңа табышмак?..

Бер болыт җиһанга
хушбуен мул сипте

беләсең, бу бит нибары
чыланган тузаннан.
Тик аңа бакчаның
алмасы да хәтта
кояштан оялып кызарган.


Аның кырмавык уйлары
миенең иң тирән сырына
сыешкан.
Ишеген ачалмый,
Үзеннән качалмый,
Киртәгә кунмыйча саескан.

 

 

***

Бер мәл син дә...
Иртәнге кояш нурларын вакытында күрерсең, 
Чал чәчеңне салмак кына толым итеп үрерсең. 
Ѳч сәгатьтән шалтырыйсы сәгатьне кѳйләмәссең, 
Сәхнәләрдән, хискә бирелеп, шигырьләр сѳйләмәссең. 
Озын юлда колакчыннар алмашыныр йокыга. 
Имтихан турында сүзләр салмас сине куркуга. 
Иртәнге, тѳшке, кичкене ашарга онытмассың, 
Суда бик тиз эри торган каһвәләр ясамассың. 
Иртә торыр ѳчен шулай ук бик иртәләп ятарсың. 
Яндырмассың ашыгудан күлмәгеңнең якасын. 
Син сибә башларсың бер кѳн башка тѳрле хушбуйлар. 
Җирдән генә атлап барыр галәмдә очкан уйлар.. 

Шулвакыт син...
Сагынырсың ул йокысыз яшьлекне, 
Егерме яшьлек күңелгә киеп бер карт битлекне, 
Кѳзгедән сиңа багарлар ут-очкын чәчкән күзләр, 
Бер кат суга, берне утка салып тилерткән сүзләр 
Яңгырарлар кайтаваздай иләсләндереп башны, 
Йѳз сырлары тигезләнмәс җыермасаң да кашны. 

Мин ышанам, килер ул кѳн, ашыкмый гына килсен, 
Нәкъ бүгенге кебек ул да яшел күлмәген кисен. 
Еллар аркылы караучы картлыгым болай диде:
(тирән итеп сулыш алып) 

Сәрбиназ Шәйхелова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев