Логотип Идель
Әдәбият

МӨНҖИЯ (БӘЯННЕҢ ДӘВАМЫ)

Бүгенге көндә Төркиядә яшәп иҗат иткән Айзирәк Гәрәева-Акчураның «Мөнҗия» бәяны укучыларыбызда зур кызыксыну уятты.

Бүгенге көндә Төркиядә яшәп иҗат иткән Айзирәк Гәрәева-Акчураның «Мөнҗия» бәяны укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Тумышы белән Актанышның Илчебай авылыннан булган, репрессияләнгән мулла кызы – Ходай биргән сәләтен Кыргызстан опера театрында ача алган татар кызы – Мөнҗия Еркимбаева язмышы турында тетрәнеп укыдык. Язмыш татарны ничек кенә ормаган-какмаган, рухы нык милләттәшләребез читтә дә югалып калмаган. Бүгенге вазгыятьтә Мөнҗия язмышы гыйбрәт тә, үрнәк тә булырлык. 

 

4.
Мөнҗия сәнгать дөньясына танылган композиторның үзеннән фатиха алды! Хәтта кешегә чын канатлар таксалар, күңеле бу кадәр очынмастыр. Ул бит укырга керәчәк!


Чынын әйткәндә, аның хыялы җырчы түгел, пианистка булу. Аз гына буш вакыты чыктымы, кала кинотеатрына чапты. Телсез кинолар һәм шул кинолар барганда фортепьянода уйнаучыларны тыңлап әсәрләнде. Бер кисәк ипи өчен уйнаган бу музыкантлар чын профессионаллар, Бетховен кебек музыка даһилары иҗат иткән әсәрләрне шул дәрәҗәдә камил уйныйлар, Мөнҗия бар дөньясын онытып музыкага кереп китә, бөтен җаны классик әсәрләрнең камиллеген сеңдерә, күңелендә югары сәнгать үрнәкләрен аңларга, алар югарылыгын тоемларга омтыла. Шул музыкантлар төсле уен коралларында уйнарга өйрәнү теләге көннән-көн ныгый. Әгәр ул музыкантлыкка укый башласа... Бу бит хыялы тормышка ашкан дигән сүз! 


Танылган татар композиторы, татар операсына нигез салучы Нәҗип Җиһановтан укырга керергә фатиха алган көннәрдә Мөнҗия эшче кызлар тулай торагында яши иде инде. Яше уналтыга җиткән, эшчеләр мәктәбендә укып йөргән бер кыз иде. Бу чорда тулай торак бүлмәсендә урын табу зур бәхеткә тиң күренсә дә, бер бүлмәдә дистәләгән кеше яшәгәнне һәм аларның төрле җирләрдән, төрле юллар үтеп калага килүләрен исәпкә алганда, яшь кызны һәр яктан сыный торган урын булды ул. Карашлары төрлечә: берләре яшьтәшләрен күралмый, берләре үлеп ярата... Тормыш мәгънәсен эзләүчеләр югалтканнарны юата, тегеләре боларны батыра... Кем оясында, кем урамда тәрбия алган, кем ни күреп үскән, дигәндәй, һәркайсының «үз җене». 


Мөнҗия башта эшкә, аннары мәктәпкә укырга чаба, Хәдичә апаларын да ташламый. Шулай завод, мәктәп, асрамалык чоры узган өй арасында бөтерелә. Арып-талып тулай торак бүлмәсендәге урынына кайтып ауганда исә һаман бер дога кылды: «Я, Ходаем, мине туры юлдан алып бар, начар юлларга кертеп адаштырмы! Миңа укырга, белем алырга ярдәм ит. Юньсезлекләрдән, начар хәлләрдән Үзең сакла!» 


Мөнҗия каланың бормалы урамы буйлап атлап килә. Кала урамындагы бер-берсенә берегеп диярлек «үскән» йортлар, шулар ишегелдындагы каралты-куралар – язмышның бормалы юлына буйсынып тезелгәннәр диярсең. Шул урамдагы асты таш, өсте агач ике катлы йорт – бер бай йорты – Мөнҗиянең дә көн күргән җире. Ятимә кызны кала шунда сыендырып ачлы-туклы яшәтсә дә яшәтте, түбәле итте бит! 


Урамдагы тәкәббер торган бай йортларына кереп-чыгып йөрүче кырыс чырайлы ирләр, аларның аяк арасында буталган, урамда йөгерешкән алама-салама киенгән хәерче балалар, урам колонкасыннан су тарткан түтәйләр күренә... 


Элеккеге нигез хуҗаларының ара-тирә яшәп калган сыңар-сыңар варислары белән бергә җан асрарга урын, яңа тормышка ышаныч, баш очына түбә тапкан яңа хуҗалар катышкан кала урамы бу. Ак якалы каланыкылар белән чабаталарын өстерәп килгән авылныкылар, кенәз варислары белән морза балалары, кызыллар белән... кызыллар буталган урам. 


Алай димәс идең дә... Бу хакта өй эчендәге җиһазларны ташыганда каерылганга күрә ябылып бетә алмыйча интеккән, яртылаш ачык торган биек агач ишекләр сөйли. Бу хакта акшары кубып яртылаш ялангач калганга кыенсынудан җиргә сеңгән капка ташлары сөйли. Бу хакта әле күптән түгел генә шушында нәсел нигезен салганнарны эссе җәйләрдә күләгә ясап куандырган, хәзер исә бераз һава бозылып, җил купса сынып өй кыекларын, түбәләрне җимерердәй булып үскән агачлар сөйли. Бу хакта җил-яңгырда төзсезләнеп киткән тәрәзә кәрнизе бизәкләре сөйли. Бу хакта мөшкел хәлдә калдырылган, таланган, куылганнарның нигезләреннән аерыла алмаган рухлары бер ачып, бер япкан тәрәзә капкачлары, ишек төбендәге чит-ятлар таптаудан сыкраган бусагалар сөйли.


Хикәятләре озын, көн-төн дәвам итәр. Мәңге бетмәс, өзелмәс төсле.


Әмма тавышлары шыгырдавык, теңкәгә тиеп ачуны кузгата торган өзек-төтек, шомлы авазлардан тора. Шуңа хикәятләрен тыңлыйсы да, аңлыйсы да килми. Агыйдел буйларында тургай сайрауларын, чишмә челтерәүләрен, урман шаулавын – табигатьнең һәр гаҗәеп, кабатланмас аһәңен ишетеп-тоеп үскән Мөнҗия ул тавышларга озак ияләште. Ияләште дип, кайбер вакытта шомлы авазларны моңлы-сагышлы авыл көйләренә төрде, кайбер вакытта яңа заман яшьләреннән отып алган дәртле-күтәренке җырлар белән дер селкетте. 


Тора-бара таш капка, тәрәзә капкачлары, бусага-ишекләр яшьлеген Казанда каршылаган асрама кызны хикәят итәрләр... Әлегә алар тынып калдылар төсле. Чөнки Мөнҗия ике катлы «бай өе»нә ерак җирләрдән, йөзләгән чакрымнарны үтеп килеп ирешкән хәбәр алып килде һәм «Мин китәм», – диде.


Ятим калып тормыш сукмаларында бәргәләнә торгач, Урта Азия якларына кадәр барып чыккан бертуган апасыннан хат алды ул. Сөембикә апасы кияүгә чыккан, гаилә корган икән. Чит гаиләдә яшәткәнче дип, сеңлесен үзенә сыендырырга карар иткән. Мөнҗияне, Кыргызстанда укырга керерсең дип, үзе янына чакырып хат язган. Шул хат менә, ниһаять, кулдан-кулга, танышлардан-танышларга йөри торгач, иясен килеп тапты. 


Хәдичә Мөнҗиянең кат-кат укылган хатны өстәлгә куйганын түземсезләнеп диярлек көтте. Кыз, ничектер, гаепле кеше төсле аска карап кына китәргә карар кылуын әйтте. Аннары:


– Хәдичә апа... Бертуган апага ышанмасам, аңар бармасам... – диде дә җөмләсен бетерми туктап калды. 
– Барысы яхшы булыр, Мөнҗия.
Хәдичә кыз консерваториягә керергә җыенып йөргәнгә күрә, бәлки китми калыр, дип тә өметләнде. Аның уен сизгәндәй, Мөнҗия:
– Хәдичә апа, ташламам, – диде.
– Алай дисең дә... Син озакка китәрсең, Мөнҗия. Барсын ташлап китәсең бит...


Гарип хатын күзенә тулган яшьләрен сөртеп алды. Тәрәзәгә табарак борылып утырды һәм урамга күз ташлады.

***
Кышкы кала урамыннан бер кыз бала чана тартып бара, үз-үзенә сөйләнәме, көйлиме шунда. Кардан шуган чана тавышы сүзләрен күмә килә. Ныклап ишетелми. Юлда очраганнар, бу кызый чанасына утырткан бәләкәй апаен шулай олыларча орышадыр дипме, туктап карап калалар... Әмма шәлгә төренгән баланың һич кенә дә бала түгеллеген абайламыйлар. Мунчага килгәннәр дә игътибар иттеләр. Һәм ачык күрделәр. Аяклары үсми калган кечкенә буйлы Хәдичәне үзеннән берничә дистә яшькә кечерәк асрау кыз балаларча бакты: чанага утыртып мунчага алып килде, чишенергә булышты... Үзе эченнән нидер көйли, нидер сөйләнә... Үзе авыру хатынны гомер буе караган кебек, җайлап кына юындыра... 


Хәдичә юл буе үзләренә төбәлгәннәрне шәл астыннан гына карап килүен килде, ләкин түземлеге бетте, кырыс тавыш белән кычкырып куйды:


– Мөнҗия!


Кыз «дерт» итте. Уе белән әллә кая китеп барган бит, авылларындагы мунчада әнисенең юындырганын көтеп карап утыра икән. Балаларына күңелле булсын дипме, аркаларын такмаклап-такмаклап ышкый, тегеләре көлешкән, чырык-чырык килгән булалар, бер-берсен шаярталар. Ул чакта күңелле иде, ә менә хәзер, нишләптер, шул такмаклар искә төшкәч, күзләреннән яшьләр тәгәри. Мунчада тирләп юына диярләр, елап утыра димәсләр дип, яшьләрен хәтта сөртми, хәер, ничек сөртсен, сабынлы куллары белән.


– Мөнҗия!
И Аллам, кайнар суны күбрәк салдымы әллә?! Хәдичә апасының үтә күренмәле тәнен пешердеме әллә?!
– Мөнҗия, нәрсә сөйләнәсең?! Бөтен кеше безгә карый! Синең зарыңны тыңлап, юынырга оныттылар, әнә!
– Хәдичә апа, кем зарлана?! Мин бит такмак әйтәм...
– Әйтсәң, кеше аңларлык итеп әйт.
– Авылда чакта әйткәннәрен ишеткән идем. Истә калмаган инде...
– Белмим, белмим, баядан бирле телең тик тормый. 


Әле генә ачуланып алган Хәдичә Мөнҗиянең табактагы суны алыштырганда күз яшьләрен сөртеп алганын шәйләде. Шунда сулы табакны алдына китергәнне көтеп торды һәм кызны мактап куясы итте: 


– Мөнҗия, син бит бик әйбәт кыз... Мин дә аңларлык итеп сөйлә такмакларыңны, яме?!
Мөнҗия Хәдичәнең арык тәненә чиста суны акрын гына агызды, бала кешегә хас булмаган бер уйчан караш белән чынбарлыктан аерылды төсле һәм теленә килгән юлларны кабатлады: 
    Утын-печән чанасы, 
    Утырасы да чабасы. 
    Әтисе кискән утын түгел, 
    Инәсе яккан мунча түгел. 
    Минем кулым түгел, 
    Гайшә-Фатыйма кулы.
    Көндез уйнасын, төнлә йокласын, 
    Әтиле-әниле булсын, 
    Алтын канатлы булсын, 
    Сау-сәламәт булсын, 
    Озын гомерле булсын, 
    Бәхетле-тәүфыйклы булсын,
    Олыларны олы итсен, 
    Кечеләрне кече итсен...
Бераздан инде Хәдичә такмакны чанада Мөнҗияне елмаеп тыңлап кайтты. 
    Минем кулым тугел, 
    Гайшә-Фатыйма кулы.
    Көндез уйнасын, төнлә йокласын,
    Сау-сәламәт булсын, 
    Озын гомерле булсын...
Их, сабый чагында шулай теләсәләр, бәлки имгәккә тарып интекмәс иде, кеше кулларына-каравына мохтаҗ бер гарип бәндә булып яшәүләре бер дә рәхәт түгел шул.

***
Җил тәрәзә төбенә яшел каен яфрагын очыртып алып килде, бераз күз алдында бөтерде һәм кабат очыртып алып китте. Хәдичә яфракны тотып калырга теләдеме, тәрәзә төбенә таба тартылып куйды. 
Асрамага алдылар дип... Мөнҗия аларга бер туганнарына әйләнде төсле, ачлыкны, авырлыкны уртага салып бүлештеләр. Ярдәмчел кыз үзен сыендырган өчен рәхмәтне меңе белән кайтарды. Мең кат тир түгеп кайтарды. Укырга омтылды, эштән дә качмады.


Хәдичәгә бер таяныч, иптәш иде. Инде менә аерылышыр вакыт. Китмә, ташлама, ераклашма туган-үскән җиреңнән! Ни генә күрсәң дә юлыңда миһербанлы бәндәләр очрамый калмас, укырга керергә дә мөмкинлек ачылып тора! Әй, кыз бала, никләр Казаныңнан аерыласың, никләр хыялыңны бер читкә этәреп, еракларга ашкынасың?! 


Күз яшьләрен тагын тотып кала алмады, тагын елап җибәрде. Аннары юлга җыенып йөргән Мөнҗияне янына чакырып дога кылды.


– Мөнҗия, син бик матур кыз. Игелекле, тәртипле... Барсы да яхшы булсын, бәхетле бул. Күңелең киң, бик мәрхәмәтле син. Беркайчан алдыңнан аш китмәсен... 
Мөнҗия кешеләр ярдәменә мохтаҗ, тумыштан гариплек газабын татып яшәгән хатын догасы белән, Казанны калдырып, ялгыз башы ерак юлга кузгалды. 
...Казаннан Мәскәүгә кадәр баручы поезд вагонында барлы-юклы кием, документлары салынган янчыкка башын терәүгә «әвен базары»на китеп тә барган. Поезд туктаган, кешеләр тыз-быз килгәнгә уянып китсә, бар әйберләреннән җилләр искән! 
Бер документсыз, бер тиен акчасыз Мәскәүдә калуына ышанмыйча, үзе утырган тирәдән, вагон идәненнән әйберләрен эзләргә кереште. 
– Әйберләрем кая киткән соң? Баш астына куйган идем бит, – дип өзгәләнде.
Шул тирәдә утырып барган бер ир, аңар русчалап нидер әйтте, әмма Мөнҗия аңлап җиткермәде. Ул исә Мөнҗиянең татарчасына төшенми. Шулай да кызның бәлагә тарыганын, янында утырып барган башка юлчыларга ышануы, беркатлылыгы аркасында зыян күргәнен чамалады, күрәсең. Үзенчә аны юатырга, хәленә керергә тырышты. 


Бераздан алар танышып киттеләр, вагоннан да бергә төштеләр. Ир Мәскәүнеке икән. Мөнҗияне әнисе фатирына барырга, шунда куна калырга күндерде. Вокзалда берүзен калдырып китәргә кыймады, үзе белән ияртеп алып китте. Мөнҗия нишләсен, гомерендә беренче мәртәбә күргән Мәскәү вокзалында бер тиен акчасыз, бер сынык иписез басып калсынмы?! 


Яңа билетлар алганчы ун көнләп шулай җиде ят кешеләрдә калды. Әгәр дә юлына шушы мәрхәмәтле адәм очрамаса, бу башына төшкән баләдән ничек котылыр иде, күз алдына китерә алмады. 
Әлбәттә, документларын эзләтеп карадылар, ләкин файдасыз: ул вокзалда кем генә йөрми, ул поездга кемнәр генә утырмый... Шулай да башына төшкән бәласе кимеде – яңа танышлары билет юнәтеп бирделәр. Болай алар кызны үз итеп, бөтенләй китмәскә дә үгетләп карадылар әле. Мәскәүдә кал, укырга кер дип, киңәш иттеләр. Әмма Мөнҗиянең апасы янына бару карары нык иде, шуңа күрә билет алгач та, кабат юлын дәвам итте. 


Әйтерсең, һәр юлның үз югалтулары. Карлы-буранлы урман юлы өйле балалыгын каерып алса, инде монысы әтисеннән, туган җиреннән тәмам аерырга теләгәндәй, исем-фамилиясе язылган документларына кадәр җуйдырды. 


Бу вакытта совет илендә документсыз калуның никадәр куркыныч һәм кеше язмышын бөтенләй көтелмәгән якларга борып җибәрә торган хәл икәнен төшенеп җиткермәде, билет булганга куанды. Берничә айдан соң аңлады. Әмма, барыбер, бу хәлнең еллар узган саен ныграк әрнеткән яралар ясыйсы алда иде әле.

5. 
Русия үзәгендәге ач, җимерек, шул ук вакытта үзәккә үткән суык дөньядан котылырга, качарга теләгәннәрнең ел дәвамында яшелчә-җимештән өзелмәгән, шул сәбәпле дә азмы-күпме тук җирләр тоелган җылы Азия якларына таба юл тотулары гаҗәпме?! Түгел, әлбәттә. Төшләренә дә кереп карамаган болытлардан биегрәк Тәңретау буйларында йөрерләр, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кытай чикләрен таптарлар дип, кем юраган?!


Беркем дә рәхәттән качмый, михнәт теңкәсен корытканга туган җирләреннән аерыла. Тора-бара аларны туган якларында калган газизләре «бәхет эзләп чыгып китүчеләр», дип атыйлар һәм гомерләре буе хатларын көтеп яшиләр. Китүчеләр исә, «нужа бабай куып йөртә» диләр һәм гомерләре буе кайларга гына барып төпләнсәләр дә җирсенеп яшиләр. 


Менә шулай, Фрунзе шәһәре инкыйлабтан соңгы елларны «нужа бабай» куып китергәннәр белән тулды. Алар Кыргызстан башкаласында аяк астында аунаган кирпеч-балчык, такта кисәкләре белән әтмәлләнгән алачыклар, киез тирмәләр, кечкенә уем кадәр тәрәзәләре җир белән тигез землянка өйләр корып яңа урамнар барлыкка китерәләр. Утызынчы еллар башында исә төрле милләт мөһаҗирләренең хәлен яхшырту һәм аларны эш белән тәэмин итүгә юллар ачылып китте һәм моңа Чехословакиядән килгән интернациональ ярдәм сәбәпче була. Үзләре белән бергә сәнәгать җиһазлары алып килгән чехлар ярдәмендә шәһәр үсә, ныгый башлады. Эшчән, көн-төн дими тырышкан совет кешеләре көче белән «Беренче бишеллык» төзелешләре алып барылды, уку йортлары, хастаханә һәм башка биналар корылды, авыл хуҗалыгы өчен яңа үзәнлекләр үзләрештерелә. Инде утизбишенче-утыз җиденче елларга дистәләгән төзелешләр тәмамланды, парклар яссалды, хәтта өч катлы йорт калкып чыкты. 


Яңача итеп төзелгән матур таш диварлар калыккан, совет яшьләренә зур мөмкинлекләр вәгъдә иткән уку йортлары ачылып торган калада яшь кызга яшәве дә, көн күрүе дә күпкә җиңелрәк булыр кебек...
Әмма... Кыз өченче ай инде үзгә бер сагыш белән үкседе: әле мендәренә капланып елады, әле тавыш-тынын чыгармаска тырышып сулкылдады. Ни авылда, ни Казанда булсын, күз яшьләренә бер генә тапкыр чыланмады түгел. Ул елаулар кайгыдан, кагылып-сугылудан иде. Ә хәзер ни күтәреп булмастай авырлык, ни ачы кайгы башына төшмәде, югыйсә... Әмма чит җирләрдә күңеле рәхимсез язмышына үпкә-рәнҗештән, чарасызлыктан әрнү белән сыктады да сыктады.


Чөнки ул кияүгә чыгарга тиеш иде. Апасы шулай диде. «Документларыңны рәткә салыр, фамилиясен дә бирер», – диде. 


Газиз туфракларыннан аерылган йөзләрчә татарлар җирләшкән Урта Азия халыклары – кыргызлар, казакълар, үзбәкләр арасында «белемле кыз – калымлы кыз» санала, һәм бу сүзләр бигрәк тә татар кызларын күз алдында тотылып әйтелә иде. 


Кыргыз егетләре Русия үзәгеннән килгән татар кызларының булдыклы, чиста һәм белемле булуларына сокланып, аларга өйләнү өчен бөтен тырышлыкларын куялар. Хәтта улларына киленне үзләре сайларга, борынгыдан килгән тәртип белән өйләндерергә тырышкан әти-әниләр моңар каршы тора алмыйлар. Яңа кызыл буын яңача яшәргә омтылды. 


Хәерче крестьян гаиләсендә туып-үскән Ширгази, балачактан алган гыйлеме әллә ни булмаса да, Ташкенттагы Үзәк Азиянең Ленин исемендәге берләшкән хәрби мәктәбен тәмамлап лейтенант дәрәҗәсенә иреште. Кыргыз кавалерия полкының пулемет эскадроны взводы командиры буларак совет өчен күп батырлыклар куйды. Ләкин әлегә башлы-күзле булырга өлгермәгән иде. 
Ширгазида татар кызына өйләнү теләге хәрби дустының гаиләсенә карап ныгыды. Ул якын дусты – Сөембикәнең иренә һаман бер сүзен әйтә килде: «Менә миңа синеке төсле үзе акыллы, үзе укыган, үзе эшчән татар кызы кирәк». 


Ә бит, андый кызны эзләп, ерак китәсе дә юк икән! Сөембикәнең сеңлесе Мөнҗия Казанда берүзе яшәп ята, апа кеше сеңлесен һаман юксына, аның өчен борчылып йөри. Менә үз яннарында булыр. Аннары бер дигән хәрби ир аны көтеп тора, лабаса. Иң гаярь холыклы, нык һәм көчле кыргыз егетләреннән торган кавелерия командиры бит ул! 


Мөнҗия апасы белән җизнәсенең үгет-нәсихәтләренә өч ай елый-елый каршы килде, аннары килеште, шулай гел көтмәгәндә-уйламаганда, хыялларыннан тагын да ераклашып, хәрби хатыны булып куйды. 
Бер караганда, Мөнҗия бу хәлләрне язмыш, тәкъдир дип, үзен үзе юатырга тырышты. 
Ләкин ул кайбер мизгелләрдә үзен әле һаман Казаннан утырып киткән поезд вагонында бара кебек хис итә. Поезд ниндидер колак ишетмәгән, күз күрмәгән җирләргә таба ашыга. Тимер юлга бәрә-бәрә ашыга. Шул поезд вагонында документларын урлаткан ятимә татар кызы бәргәләнә. Туктатыгыз поездны, төшерегез аны! Күрмисезме әллә, аның очам дисә хыяллары, җирләрне яулыйм дисә, нык ниятләре бар! Әмма беркем дә йөзләгән татарларның тормышын тау-ташлар арасына төяп киткән поездны туктатмый. 


Чөнки язмыш вагоны бикләрен ачып ташларга беркемнең куәте җитмәс.
Чөнки илдә корылган система вагонын теләсә кайсы вакытта, теләсә кайсы поездга тагып җибәрүләре бар, төшеп калырмын димә.

6.
1937-38 елларда Севетларга каршы элементларны табу, юкка чыгаруны күз алдында тоткан үзәкләштерелгән, махсус оештырылган массакүләм операцияләр игълан ителде. Сталинчылар элеккеге инкыйлабчылардан арына, хакимлекләрен ныгытырга керештеләр. Бу ил күләмендә уздырылган коточкыч репрессия чараларының берләре кулакларны, аларның балаларын эзәрлекләүгә таба юнәлтелсә, икенчеләре чит ил шпионнарын ачыклауга кагылды. Хәтта шул дәрәҗәгә барып җиттеләр, кешене хөкем итәргә суд үткәрү дә мөһим булмый башлады. Җирлектәге партия оешмасы җитәкчесе, НКВД нәчәлниге һәм прокурордан торган «өчлек» җыелышларында меңләгән кешеләрнең язмышлары хәл ителде, кемнәргә унар ел сөрген, кемнәрне атарга – барсына карар чыга торды.
Ә советларга каршы дип табылган элемент ни кылган, ни сөйләгән, чынлап әйткәнме, чынлап каршы килгәнме – бер Ходай белә. Әмма чекистлар өчен барсы ачык – көч кулланып гаепне танытулар, ялган шаһитлар, шымчылар ярдәмендә элементның, һичшиксез, совет иленә зыян-зарар салучы икәнне раслаулар – барсы кәгазьләргә кире каккысыз документ рәвешендә теркәлә бара. Әйтерсең, бу гаеплеләр совет илен яшереп кенә кискәләргә, турарга маташкан көяләр, тизрәк аларны үтерергә, тончыктырырга, изгәләргә кирәк. Ә «көя» урынына күрелмәгән бәндәнең зыялы бер галим, яки шушы советлар өчен инкыйлаб вакытында батырларча көрәшкән бер ярлы баласы, яки йөзләрчә совет баласына аң-белем бирергә тырышкан мөгаллим, шәһәр төзегән инженер, хәтта республиканы җитәкләве дә мөһим түгел. 


Сугыш бармаган, әмма барыбер җаннар елга булып күкләргә ашкан еллар. «Кара конгыз»лардан якыннарыңны яклый, хатыныңны яки иреңне коткарып кала, балаңны саклый алмаган заманнар. Күрше-күршене, туган-туганны, хезмәттәшләр бер-берсен тереләй ашаган караңгы төннәр. Үзләрен, гаиләләрен саклап калу өмете белән меңәрләгән ялган шикаятьләргә кул куелган авыр, куркыныч, тынычсыз көннәр... 


Менә Мөнҗиянең ирен – 1932 елдан Эшче-крестьян Кызыл Гаскәрендә хезмәт иткән 27 яшьлек лейтенантны 1938 елны партия, «идеологик яктан тотрыклы, мораль яктан ныклы түгел», дип тапты. Берләшкән партия комиссиясе «репрессиягә эләккән абыйсын кызганган өчен, эшкә, хәрби бурычларына салкын караган, тотнаксыз булган өчен, территориаль системаны дискредитацияләгән өчен» шелтә белдерде. Ай-һай гаепләре күп җыелган!


1938 елның май аенда уздырылган партия җыелышында: «Сәяси үсеше канәгатьләнерлек», – дисәләр дә хәрби җитәкчегә коточкыч бәяләмә бирелде: «Партия биремнәрен төгәл үтәми. Үз өстендә эшләми. Эшенә гадел карамый. Хезмәттә һәм партия эшендә үзен күрсәтми. Үз эченә бикләнгән һәм дисциплинасы, авторитеты юк». 
Бу Сталин тарафыннан Кызыл Армия җитәкчеләре сафын ил күләмендә «чистарту» галәмәте идеме, әллә бөтен сәбәп – «репрессиягә эләккән абыйсын кызгануда» идеме – аңлашылмады. «Территориаль системаны дискредитацияләгән», ягъни максатчан рәвештә, алдан уйлап системага каршы килүче, аның авторитетын, дәрәҗәсен төшерүче дип табылган бит ул! Моңар дәлилләр, фактлар исә партия бәяләмәсендә күрсәтелмәде, әмма ул тиешле кешеләр өстәленә, тиешле папкаларга – «дело»ларга салынды. 
Илчебай кызының тормыш капкасын репрессия икенче мәртәбә какты. Какты гына мы, каерып атты.
Наркомат коридорында үзен чакырганны көтеп торган Мөнҗия әле ерактагы, әле якындагы бүлмәдән ачынып кычкырган тавышларны тыңлады. Һәр бүлмәдә бер газап чигүче һәм газаплаучы. Монда һәр бүлмәдә, ә теге чакларда аларның авылларында һәр өйдә шулай иде бугай. Үзәген өзгән, җанын теткәләгән, канын качырган шушы мәл аңар бик тә таныш кебек тоелды. Теге юлы өйләренә иртән бәреп кергәннәр дә шулай кыланды бит, акырдылар, туздырдылар, куркыттылар. Аннары әле урамда калып йөргәндә башкаларның өйләрендә дә шундый мәхшәр оештырганнарын күргән иде бит. 


Бала хәтере алдамый, бүгенгедәй сеңдереп барган. Менә аз гына кагылуга барысын ачып салды: беренче репрессия камчысыннан калган һәм һаман төзәлеп бетмәгән җөйләр әрнүен, бугазындагы никадәр йотарга тырышып та, бары тик җырлаган чакта гына язылып китә торган төер-төер укмашкан ятимлек ачысын, һәммәсен бөтен җаны-тәне белән тойды. Калтырана башлаган куллары белән үзен-үзе кысып кочаклады. Әйтерсең ул, авырып яткан әнисенең төшләренә кереп саташтырган әрвахлар, өрәкләр чолганышында калды. Бүлмәләрдән чыгалар да газаплардан тилмергән, җәфаланган рухлар баш очына килеп туктаусыз ләгънәт укыйлар, җан ачысы белән үкси-үкси, елый-елый, кычкыра-кычкыра... Югыйсә, бу кадәр чарасызлык кайлардан килер?! Ләкин нигә аны каһәрләргә, нигә аны каргарга, барыгыз, әнә бүлмәләрдә утыра сезнең җаннарны кыючылар!
Ирен, торган җирләрен тентү-тикшерүләр аркасында әллә ничә төн йокланмаган, хәлсезләнгән. «Аягүрә төшләнә башладым, ахры», – дип, үзен кулга алырга тырышты, аркасы белән салкын диварга терәлде. Шулай иткәч бераз аңына килде төсле. Коридорда сакта торганнар аңа астан гына карап куйдылар. 


Нарком каридоры тәүлекләр буе таш күтәргән, таш ваткан егәрлекләре ташып торган ирләрне дә, партия кәнәфиендә утырган хәтта үзләре «халык дошманнары»на каршы көрәшкән җитәкчеләрне дә сындыра. Иң алдан менә шулай, башкалар күргән газаплар белән очраштырып, йөрәкләренә курку хисен йөгертә, сагайта. Курку үтеп кердеме, ярты эш тәмам дигән сүз, ничек телисең шулай бөгәргә, бетерергә, юкка чыгарырга җиңел. 


Ничектер, бүлмәләрдән ишетелгән тавышлар ераклашты, ишетелмәс булды. Чөнки Мөнҗия йөрәген курку-чарасызлык хисеннән саклар өчен калкан тапты – әтисенә дәште.


«Әти, күпме гомер үткән, ә безнең сөйләшкән дә юк, әйеме?! Күпме гомер дип, ун еллап бар инде. Әни исән чакта, минем турыда унсигездә дөньяга килдең, дип сөйләнә идегез бит. Димәк, миңа хәзер егермеләр тирәсе инде... Соң, документларымны урладылар бит. Ул хакта бер дә сөйләмәдем шул...»
Күңеленә килгән беренче уен шулай, тышка чыгармый эчтән генә кабатлагач, җиңеләеп китте төсле. Катканаклы юлдан абына-абына барган җирдән, үләнле тигез сукмакка чыктымыни. Шул сукмак буйлап акрын гына мәчеттән кайтып барган әтисе артыннан сөйләнә-сөйләнә яланаяк тәпиләде. 
«Белмәем инде, нигә менә шулай килеп чыга, һаман «Әни» дип елыйм. Йә, җырлыйм. Әни дип, авылны сагынам, әни дип, өебезне, бакчабызны, Агыйделне юксынам. Нәмәгә, шулай икән, әти... Әллә кулларымда интеккәнгәме, һаман әни диям. Әллә аның киткәнен күргәнгәме... Таңда бик интекте, саташты, кулларымны кысып тотты да: «Мөнҗиям, сине кемнәргә калдыраем?! Сине миннән башка кем яклар, саклар?!» – дип, и өзгәләнде, бәгырькәем. Исеңдәме, әти, иртә җитеп килә иде, мулла бабай ясин чыкканда йөзләре алсу таң төсле яктырды бит аның...»


Мөнҗия сулышын ачып җибәрергә теләгәндәй, бераз тын алды да кабат әтисе артыннан йөгерде.
«Әти... Хәзер менә, әти, дим. Исеңдәме, син мине Америка капчыгына салып җибәрмәскә җан тартышкан идең, җибәргән булсаң икән, ә... Барыбер менә авылдан әллә кайда читтә. Синең Урта Азия илләре турында ишеткәнең бардыр, әйме. Синең бит белмәгәнең юк. Русча да, гарәпчә дә укыйсың. Таулар арасында мин хәзер. Кыргызстанда. Апа янында. Әле ул башкаларны эзләп тапмакчы, китертмәкче... Белсәң, безнең якларда мондый тауларны беркемнең күргәне юктыр!»
– Еркимбаеваны, кертегез!
«Әти... Ә теге минем оятка калган исеңдәме? Бер туган тиешле абый миннән ничек көлгән иде? Минем җүләр төсле һаман җырлап йөрүемнән. Хәтерләсәң, бергә җыелып чәй өстәленә утырган идек кенә, шунда кунак абзый әйтеп салмасынмы:


– Мөнҗия, бая бәдрәфтә җырлаган кебек, тагын җырла әле!


Барыгыз пырхылдап көлеп җибәрдегез, ә мин оялудан кая качарга белмәдем. Ул чакта ишегалдында кеше йөрсә бәдрәфкә бару бер оят эш санала иде бит, ә мин җитмәсә шунда онытылып китеп җырлаганмын, башкалар тыңлап торган. Син әле мине юаткан идең. Янәсе көлми ул, шаярта гына, имештер җырлаганыма исе киткән. Әти, әллә шулай рәхәтләнеп җырлап җибәримме соң?!»


– Еркимбаева, көләр чак түгел!
Мөнҗия әтисе белән сөйләшеп, үзен коридорда торган сакчылар эткәләп бүлмәгә керткәннәрен абайламый калган. Тикшерүче өстәле каршында торган урындыкка ул «бәдрәф вакыйгасын» искә төшереп торганга, елмаеп килеп утырган, күрәсең. Ә тикшерүченең, йөзендә курку урынына елмаю чагылган яшь хатынны күрүгә, җене котырырга өлгергән. 


Кырыкка җитеп килгән, кызыллыгы күзәнәкләренә кадәр сеңгән, совет дошманнарына каршы көрәштә бернинди мәрхәмәт күрсәтелмәскә тиешлеккә бөтен булмышы белән инанган бер адәм иде ул. Адәм дисәң, телең корыр, адәмлеге бик чамалы калган шул. Партиянең мәңге тутыкмас, искермәс үткен бер коралына әйләнүенә инде күп еллар. Шулай да башта ул үзен яшь чибәр хатынга әдәпле, итагатьле, ышанычлы бер ир кеше итеп күрсәтеп карарга булды. Хатын-кыз хисләрендә уйнап алсамы әллә... Әмма күпне күргән ир бер күз ташлауга Мөнҗиянең күзләрендәге горурлык белән сугарылган битараф, салкын карашын тиз тотып алды. Җиңел уен белән генә бу карашны җимерә алмаячагын чамалады, ниятеннән кире кайтты. Каршында хатын-кыз да, ир-ат та түгел, «халык дошманы» баласы утыра лабаса. 


Тышта кичке караңгылык иңеп бара, алда төн. Бәлки соңгы мәртәбә көннең бу серле мизгелен менә шулай, тәрәзәдән күреп калуыдыр... Мөнҗия кечкенә тәрәзәдән күзен аерып ала алмый торды. Бары тик тикшерүченең һәр сүзенә басым ясап әйткән сораулары аны чынбарлыкка тәрәзә төбеннән өстерәп төшерде. Тикшерүче сораулары белән камчылапмы камчылый…
– Еркимбаева, сорауларга җавап бирегез!
– Еркимбаев сезнең кемегез?
– Сез аның белән нинди мөнәсәбәтләрдә?
– Сез үзегезнең «халык дошманы» хатыны икәнне таныйсызмы
– Советларга каршы барырга сезне кемнәр котыртты? Исемнәрен әйтегез?
– Сез «халык дошманы» баласы буларак, советларга каршы нинди оешмаларда тордыгыз?
Мөнҗия тикшерүченең акыру-бакыруларыннан һәм әллә нинди тупас тавыш белән бирелгән мәгънәсез сораулары камчысыннан качарга теләгәндәй, күңеленнән кабат әтисенә дәште. Чөнки бу басымга, бу акылга сыймаслык хәлгә, сорауларга түзәрлек, чыдарлык түгел иде. 
Менә ул кабат тар сукмактан атлый, алда әтисенең озынча, какча җилкәсе шәйләнә. Нишләптер, ашыгып атлый башлады, намазга соңга каламы, башка эше чыктымы – белмәссең. Кыз шуңа аның артыннан калышмаска тырышып, йөгереп диярлек тәпиләде. Әгәр борылып караса, кызының күзләренә тулган яшьләрне күрсә... Ходаем, ни әйтер?! Бәлки, болай ук ашыкмас иде. Калышмаска кирәк... Сорап калырга кирәк... 
«Әти, ышанмыйм! Ничек моңар ышанмак кирәк. Әле «халык дошманы баласы» ясаганнар иде, хәзер «халык дошманы хатыны» диләр. Әти, әтием, син бит акыллы, русча, гарәпчә белгән мулла кеше, укыган, гыйлемле кеше, син кемнәргә дошманлаштың соң? Хәзер менә иремнең шундый булганы ачыкланды. Каян, ничек ачыклыйлар моны, әти аңлат, зинһар... Әти, без затлы, белемле, горур болгарлар нәселеннән. Әни белән үзегез шулай әйтә идегез, бит. Сез үзегез дә шундый идегез... Тыйнак кына яшәгән, күп сөйләшеп тормас чирле әнием дә бит нинди көчле иде! Соң, ә әби?! Дер селкеткән кортка! Килеп барыбызның иманын укытып китәргә күп сорап тормас иде...»
...Бүлмәнең кайсыдыр бер почмагыннан тык-тык машинка баскан тавыш ишетелеп ала. Күрше бүлмәләрдән ачыргаланып кычкырганнар сагайта. 
Халык комиссары – иптәш тикшерүче акыруыннан туктап калды. Аннары ялт кына өстәлендә яткан бер буш кәгазьгә ашыгып яза башлады. Бала-чага белән нәрсә вакланып утара әле ул, менә хәзер үзе биргән сорауларга, үзе үк җаваплар язып чыга, аска кул куйдырта – бетте эше. Синнән хәтәррәкләрне сындырды! Идәнгә беркетелгән урындыкка карап алды, арестантларның сынган мизгелләрен исенә төшереп, язуын дәвам итте, килде.


Берсендә сорау алуларга, гаепләүләргә түзәр әмәле калмаган интеллигент аның үзенә ташланды. Сулыш алырга өлгерми калды, идәнгә җәеп тә салды. Ничектер, абайламый-сизми калды шул. Укыган, белемле кеше шулай, гомер буе урамда тукмашып йөргән төсле ташланыр дип көтмәде, күрәсең. Әзмәвердәй гәүдәсе белән өстенә ятты да берни кычкырмый, үзе утырган урындык аягы белән башын төяргә тотынды. Башы ярыламы дип тора. Машинистка черелдәп ишек төбендә караулда торучыларны чакырмаса, ни белән бетәр иде... Ник, тикшерүчеләрне бит шулай сорау алганда буып үтергәннәре дә бар. Монда да булды андый хәл, күрше бүлмәдә генә. Алар коткарырга йөгереп кергәндә «допрос» үткәрүче чекист соңгы сулышын алган иде инде. «Беткән баш беткән. Хет болай гаепле булып үләрмен», – диде «халык дошманы». Аны шунда ук, бүлмәдә үк аттылар. Аннары наркомда саклану чаралары күренә башлады. Урындыкларны идәнгә беркетеп куйдылар. Тикшерүчеләр коралларын өстәлдә, кул сузымы урында гына тоттылар. Чөнки әллә туганнан бирле эшләп үскәнгә һәм тормыш авырлыкларына чыныкканга, әллә теге ачлык елларында үлми калган балалар булганга, «халык дошманнары» физик яктан бик ныклар иде. Ташлансалар, берүзең генә җиңмәле түгел. Алар бит котырган эт кебек, чәйнәп өзәрдәй ташланалар. 


Кайберләре, киресенчә, ялварып ялыналар, алларына куйган буш кәгазьләргә дә имзаларын салырга каршы килмиләр. Шулай, гаепләнүчеләрдән ялган шаһитларга әйләнәләр, үзләре артыннан НКВД подвалларына башкаларны өстериләр.
Тикшерүче үзе язды, үзе Мөнҗиягә астан гына карап алды. Каршында гаярь ир кеше басып тормый, ләбаса. Егерме яшьлек иркә мулла кызы утыра, еларга җитешеп. Әзергә-бәзер җылы кочакта көйләнеп үскән буржуаз калдыгы, кулак баласы. Монымы сындырасы бар?!
– Иптәш Еркимбаева! Сез «халык дошманы» баласы. Куегыз имзагызны.


Сукмак буйлап әтисе артыннан элдерткән кечкенә кыз олыгаеп китте, сискәнеп чынбарлыкка кайтты. 
Әмма шул хыяллары белән чынбарлык арасында тыелып калган мизгелдә әтисе борылып басты. Күз алдына бу манзара ачык килде. Тик әтисе яшел чирәмле сукмактан ашыгып барган мулла абзый түгел инде. Талчыккан, борчылган. Кышкы караңгы урман юлында басып тора. Соңгы тапкыр күргәндәге хәлендә. «Кичерегез мине, балакайларым! Булдыра алсагыз, кичерегез! Бәхил бул, кызым!» – дигән сүзләре колагында яңгырап алды. Аннары ак кар һәм кышкы айның сүрән яктысына күмелеп югалды. 
Шул мизгелдә Мөнҗия башын горур күтәреп тикшерүченең күзләренә туры карады. Төнге урманда бүреләрдән качарга тырышканда дилбегәне ничек кысып тоткан булса, куллары урындык читенә шулай ябышты. Аннары еллар хисабына торырлык, әмма бик кыска мизгел яралды. Рухы күтәрелде. Каннан килгән үҗәтлек, башбирмәс чыдамлык, бишек көйләре белән сеңдерелгән газизлек, балалык чорыннан ятланган догалар, нәсел биргән яшәү көче, ата-ана гыйлеме, каты тәрбиясе, табигатьнең серле назы, кабатланмас тормыш моңы белән тукылган рухы калыкты. Һәм... Ачы-моңсу хатирәләрне тибеп очырды. Авыр йөк булып өелгән зарларны чәчкәләп ташлады. Бу, җирәнгеч күзкөеге аңар «халык дошманы» баласы диме?! Әле шуны танырга куша түгелме?! «Признание»гә кул куйдыртмакчы?! 
Мөнҗия торып басты. Тикшерүчегә өстән карап әйтте: 
– Мин, әтисе эзсез югалган ятим бала. Бер гаепсез бала. Минем әтием мулла кеше иде. Беркайчан «халык дошманы» булмады. Ул хәбәрсез югалды. 
Җиде ят җирдә, туган илләренннән меңәрләгән чакрымнар ераклыкта, НКВДның төтенләп беткән тар бүлмәсенә шанлы татар милләтенең ике газиз баласы – бер улы, бер кызы килеп кысылды. Әмма, ни кызганыч... Тирә-юнь әләк, ялган «донослар», атарга, утыртырга, озатырга дигән приказлар, меңләгән үлекләр белән тулган заманның икесе ике тарафында.
– Еркимбаева! Утыр урыныңа!
Тикшерүченең аклы-каралы тавышыннан хәтта күрше бүлмәдәгеләр тынып калды төсле. Мөнҗия исә, киресенчә, үзен булдыра алган кадәр сабыр һәм тыныч тотарга тырышты. Баскан килеш кырыс тавыш белән сүзен дәвам итте:
– Пистолет яныгызда. Өстәлегездә генә ята. Атыгыз.
Араларында «дело»лар чәчелгән пистолетлы нарком өстәле. Араларында инде сәгатьләр буе барган «допрос»ның бөтен сорауларына җавап буларак яңгыраган кыска-кыска җөмләләр: 
– Мин «халык дошманы» баласы түгел. Атыгыз.  
НКВД подвалларында җәзалап сындырылган арестантлар елый, бүлмәләрдә кешелекләре боерык-указлар белән сындырылган чекистлар гаепсезләрдән «халык дошманы» ясар өчен акыра. 
Нарком тикшерүчесенең «признание» тоткан кулы, әллә көтелмәгән җавап ишетүдән, әллә ачудан калтырады. Урыныннан сикереп диярлек торды һәм «барыбер изәм» дигәндәй, Мөнҗияне кансыз карашы белән басарга тырышты. 
Аннары үзе дә абайламый калды, идәнгә кадакланган урындык аягына абынды. Шуннан тагын да котырып Мөнҗия өстенә килде. 
– Еркимбаева! 
Мөнҗия, бәлки, соңгы мәртәбәдер дип, тәрәзәгә карады. Анда инде берни күренми, караңгы төн. Тагын бер төн, дип уйлады. Әтисе, хет бер баласы белән бәхилләшеп китә алган икән. Ул менә, караңгы төнне бәхилләр. Әмма йөзләгән гомерләр газап утында янганны яшергән кара төн белән ничек бәхилләшмәк кирәк соң?! Алай да... Рухы әнисеннән, әтисеннән отып калган соңгы калимәләрне кечкенә тәрәзәдән төнге караңгылыкка очырды: «Бәхил булыгыз». Теле исә әле генә әйткәннәрне кабатлады:
– Атыгыз.
Мөнҗия беркайчан әтисен «халык дошманы» дип танымаячак. 

 

Автор фотолары. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев