Муса Чахаровский: "Күңелемдә әле һаман чиксез күк, биек таулар"
Инде өч тулды, мин һаман Йоклый алмыйм төн ката. Эт шикелле аруларым Мендәр өстендә ята.
Муса Чахархан Чахаровский – шагыйрь, журналист, тәрҗемәче. Польшаның Вроцлав шәһәрендә поляк татарлары гаиләсендә дөньяга килә. Поляк телендә дөнья күрә торган «Przeglad Tatarski» («Татар күзәтүе») иҗтимагый-мәдәни журналының баш мөхәррире. Уналты шигырь китабы, Коръәннең поляк теленә соңгы тәрҗемәсе авторы. Шигырьләре хорват, рус, төрек, венгр телләренә тәрҗемә ителгән. Татар телендә тәүге тапкыр дөнья күрә.
***
Инде өч тулды, мин һаман
Йоклый алмыйм төн ката.
Эт шикелле аруларым
Мендәр өстендә ята.
Шкаф – дивар арасында –
Шул киңлекнең кисәген
Ашаргамы исәбе?
***
Үтенәмен,
и су-анам, чиста суым,
кочакла бер,
ял итимче, гамем юып.
Сеңлем атлар алып килер,
туйганчы эчәрләр.
Үтенәмен,
дала-атам, мәңгелегем,
коткар мине,
кыргый үлән үссен димен.
Сеңлем атлар алып килер,
туйганчы ашарлар.
***
Чиксез далада туганбыз
Бүре баласы кебек,
Кан тартуы бик сизелми –
Алда буласы кебек.
Әниләрдән – сарык ите,
Аннары бия сөте...
Кичен аналар җыр суза
Озын, сагышлы итеп.
Җырлар – бабайлар телендә,
Сүзләрен беркем белми,
Гүя изге моң эчендә
Күләгәләре бии.
Алар һәрчак мәңге зәңгәр
Күк капусы астында,
Җир, Су, Һава көче белән
Тирбәләләр бер тында.
Аннан әтиләр, күтәреп,
Ат сыртына утырта.
Чуалган ялны ике кул,
Бер булып, каты тота.
Җил йотабыз, ашкынабыз,
Йон исе сеңә аңга,
Йөрәкләр бөтенләй ачык –
Дөньяга, алсу таңга.
Җилдерәбез. Үлән шаулый...
Җир чәчрәп кала артта...
Без монда!.. Әйе, без – монда!..
Юртып киләбез атта!..
***
Кичә төнлә
бабам килде,
сүзсез торды.
Күзләре пыяла иде.
Ул күзләрдән
бер йорт карый,
ап-ак дивар...
Өй каршында – карт һәм сабый.
Шул йорт ялгыз
басып калды,
ал офыкка
күләгәсе озынайды.
Һәм, ниһаять,
шыр ялангач
туган нигез.
Җиргә сеңдек өй артыннан
гүя агач.
Робагыйлар
***
Анык хәтерлим: бервакыт кыргый атларны күрдем.
Бала чагымның якты ягына алар йөгерде.
Тояк тавышы еракта калды, кешнәүләр тынды,
«Куып тотармын!» дигән сүзләрем җилгә күмелде.
***
Минеке – минеке инде. Читләрнекен теләмим.
Чибәр хатын, иркен тирмә һәм җитез ат – теләгем.
Шуңа өстәп, гомеремнең ахырында бер хыял:
Аллаһ белән күрешүне өмет итә йөрәгем.
***
Авыл мулласы буласы килде һәм... шагыйрь булдым.
Муллага Аллаһ булыша, ә мин ябык юл кордым.
Яшим һәм янам, ләкин Аның да тавышын тоям.
Татар шагыйрен, и Ходам, кичер, диеп пышылдыйм.
***
Минем анам өлкән яшьтә, нәзберек, йөзе – ап-ак,
Бөек «көтү»гә чумган ул, ныклы ышаныч саклап.
Әкрен генә елмая да мәңгелекне күзәтә:
Оҗмахта зур савап көтә әнине төрле яклап.
***
Йоклаганда бары бер төш күрәм мин бала чактан:
Еракка – далага китәм, төш куып тота арттан.
Төшем ат, чишмә турында; йокым тыныч һәм каты.
Бу төшемдә – мин далада, кабат йокларга яткан.
Шагыйрь һәм мөфти
Мөфтиемнән килгән бер хат саклана иде миндә,
Кызганыч, аны югалттым: кайчан, ничек... белмим дә.
Әй Илаһым, хат булмагач, күңелем әрнеп тора,
Кабат сорыйм мөфтиемнән, мин, өенә килим дә...
***
Күңелемдә әле һаман чиксез күк, биек таулар,
Еш сындырды бөркеттәй нык канатны каты яулар,
Ләкин киң далам өстендә очып йөрим һаман да,
Йөрәгемне яндырганчы тәкъдир – соңгы сынаулар.
Ленар Шәех тәрҗемәләре
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев